Мәдәни җомга

Әсәрләр табибе

Рөстәм Садыйков Н.Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студентларына рәсем, сынлы сәнгать техникасы һәм пластик анатомия дәресләрен бирү белән беррәттән Татарстан Респуб­ликасы дәүләт сынлы сәнгать музееның темпералы сынлы сәнгать әсәрләрен реставрацияләү бүлегендә дә хезмәт куя

“Рәссам булып китүем – очраклыклар чылбыры. Рәсем ясарга яратуымны күргәч, әти-әнием сынлы сәнгать мәктәбенә бирде, алар җитешмәгәндә, хәтта күршеләребез дә мине аңа илтеп куеп, алып кайтып йөрде. Казан сынлы сәнгать училищесын, Санкт-Петербург шәһәренең А.Штиглиц исемендәге сәнгать-сәнәгать академиясенең монументаль сәнгать факультетын тәмамладым. Сынлы сәнгать училищесының элеккеге директоры, рәссам Мәхмүт Ваһаповның киңәшен тыңлап, Казанга әйләнеп кайттым һәм укыта башладым. Эшем белән канәгатьмен, училищебыз ил күләмендәге иң дәрәҗәле белем учакларының берсе булып санала”.


Рөстәм Садыйков Н.Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студентларына рәсем, сынлы сәнгать техникасы һәм пластик анатомия дәресләрен бирү белән беррәттән Татарстан Респуб­ликасы дәүләт сынлы сәнгать музееның темпералы сынлы сәнгать әсәрләрен реставрацияләү бүлегендә дә хезмәт куя. “Музейдагы әсәрләрне саклау һәм төзекләндерү, әүвәлге халәтләренә кайтару – бурычым. Алар сине кабул итәргә дә, кабул итмәскә дә мөмкин, аларның кайберләрен үзем дә бераз ошатмыйм, әмма җиң сызганып эшкә тотынам. Реставратор буларак берничә еллык тәҗрибәм бар. Төзекләндерү эше җитәрлек, чөнки безнең музей гаять зур тупланмага ия”, – ди Рөстәм Рәшит улы. “Менә Леонардо да Винчи, үз картиналарын, фрескаларын яза башлаганчы, башта аларны гасырлар буе саклаячак лаклар уйлап табу белән мәшгуль булган. Эшне сузу бит инде бу, бер карасаң”, – дип шаяртам остага, ә ул килешми. “Лак – мөһим нәрсә түгел, техник материалларга караганда, рәссамның картина композициясен камил башкаруы әһәмиятлерәк. Тәэсир көчен арттыру өчен, рәссамнар кайчандыр буяуларга хәтта уылган пыяла да кушканнар, әмма беренче чиратта барыбер тирән мәгънәгә ия булган даһи әсәрләр генә сак­ланып калган”. 

Ул шушы гади хакыйкатьләрне, катлаулы рәсем ясау алымнарын да студентларына үтемле итеп аңлата белә. “Аларның бер ише оста гына ясый, икенчеләре киндергә язу өчен мотивация таба алмый аптырый, оясында җим көтеп утырган кош балаларын хәтерләткәннәре дә шактый, һәрберсенең күңеленә юл табу мөһим, шуңа күрә укытучылык хезмәтен җиңел димәс идем. Мин аларның һәммәсен дә яратырга тиеш. Дөрес, дисциплинасыз рәссам бернәрсәгә дә ирешә алмый дип саныйм. Бу башка иҗади һөнәрләр буенча да шулай. Студентларым үземне дә күп нәрсәгә өйрәтә, чөнки “әгәр рәсем ясарга өйрәнәсең килсә, моның өчен башка берәүне рәсем ясарга өйрәт” дигән гыйбарә бар бит. 

Миңа да кайчак алар белән бергә әсәр темасын эзләргә, картиналарының идеяләренә бергәләп төшенергә туры килә. Гомумән, һәр студентым минем өчен аерым бер планета кебек. Аның алдына куелган биремне үтәгәндә, син аның фикерләү логикасын аңларга омтыласың, эш кульминациясен күрергә телисең, ә бу һәрчак барып та чыкмый, чөнки ул идея дилбегәсен тиз арада укытучы кулларына күчереп куярга да риза”. 

“Мондый һөнәрдән ару хисе кичерәсеңме?” – дим 2007 елдан бирле белем бирүче рәссамга. “Ардыра, – ди Рөстәм Рәшит улы. – Әмма студентларымның дүрт еллык белем җыю вакыты бербөтен җыр булырга тиеш дип саныйм. Җыр да бер мизгел эчендә өйрәнелми. Минем укучылар да нык­лы белем, практик тәҗрибә туплагач кына, шәп картиналар язачак”. “Күрүгә үк һуштан язып егылырлык “Джоконда”га тиң картинанымы?” “Джоконда” – ул пиар-компания, шул ук Луврда, шул ук итальян рәссамнары арасында да башка даһи картиналар чиксез күп, анда башка титаннар да җитәрлек! Тик һичнәрсә дә мәңгелек түгел! Бүген “Джоконда”ны күреп һуштан язучылар, иртәгә уңышлырак макталган башка картина алдында акылларын җыя алмыйча басып торырга мөмкин”. 

Әйе, Рөстәмнең һәр темага үз карашы, рас сүзләре булу, тормышта бары яктылыкка, игелеккә омтылуы сокландыра. Укучылары өчен бар энергиясен, буш вакытын кызганмыйча укытуы да башкаларга үрнәк. Тавыш интонациясенә үк чыккан җаваплылык хисе аның холкын төгәл чагылдыра. Ул тормышның һәр мизгелен хәлиткеч дип саный. Шушындый киеренкелектән азат булу – аның өчен түгел. 

“Яшьлек – ул олуг мөмкинлекләр чоры, – ди Рөстәм. – Студентларыма катлаулы булып күренгән гыйлемнең тора-бара гадиләшә баруын аңлатып бирә, әсәрне нәкъ менә килешенгән вакытка тәмамлау зарурлыгын төшендерә алсам, бүгенге җиңүләрнең генә бары тик киләсе иҗади җиңүләргә көч-куәт бирәчәгенә өмет өстәп, үз талантларына булган ышанычларын тагын да арттыруга ирешсәм, көндәлек бурычларымны үтәдем, дип саныйм. Һәр көн шулай. Шул ук Леонардо да Винчиның да үз эшләрен ахыргача җиткермәве сәбәпле генә дә, күп хезмәтләре сакланып калмавы, алар өчен бер мисал булып тора”

Хөрмәтле һөнәр иясе Рөстәм Садыйковның төзекләндерү эшләре хакындагы сүзләре күңелдә яңа караш тудырды. Әйтерсең лә музей остаханәсе мизгел эчендә шифаханәгә, ә ул үзе табибкә әйләнде: “Менә бу әсәрләр терелде инде! – диде ул, остаханә әсәрләре белән таныштырып. – Агачның тамырлары буенча түгел, җимеш­ләре буенча фикер йөртәләр, ди гарәпләр”. “Студентларыңа нинди теләктә каласың?” – дип сораштым әңгәмә ахрында. Рөстәм елмайды һәм остаханәдә язгы нурларын сирпүче кояшка өстәлеп, тагын бер учак кабынды төсле: 

– Уңышлы иҗат иясе булу бик мөһим, әмма кайчак дәрәҗәләр дә күзгә күренми, язган әсәрләр дә... Шуңа иң әүвәл, мин аларның бик бәхетле булуын телим! 

Зилә  НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: