Мәдәни җомга

Сәнгать академиясен дәгъвалаучы рәссам

Кемдер киңәш сорый, шалтырата, рәсми хат китерә – рәссам Илнур Сираҗиев остаханәсенең ишеге ябылып торганы юк. “Кайнап чыккан чәйнек халәтендә мин һәрчак”, – дип көлә ул үзе дә. Бик күңелле халәт.

Бүген ул рәссамнар даирәсендәге иң абруйлы лидерларның берсе. Өстәвенә, Казанда Бакый Урманче исемендәге сәнгать-сәнәгать академиясен ачу нияте белән янып йөри. Менә инде бер елдан артык иҗади җәмәгать оешмасын җитәкли: “Россия рәссамнар берлеге” дип аталган иҗади – җәмәгать оешмасының “Татарстан рәссамнар берлеге” бүлегендә рәис вазифасында.


“2018 елда безнең бүлек Төмән өлкәсе белән ике арада регионара күргәзмәләр белән алышты. Татар рәссамнарының эшләре өч ай буе И.Словцов исемендәге музей комплексында күрсәтелде, ә Төмән рәссамнарының иҗаты белән Яшел Үзән, Казан, Чаллы, Алабуга халкы танышты. Башка әсәрләрдән торган тагын бер күргәзмә Ростов-на-Дону шәһәрендә, ә әлеге шәһәр иҗатчыларының әсәрләре “Казан” милли мәдәни үзәгендә оештырылган күргәзмәдә катнашты, – дип узган чараларны искә алды ул. – Әлеге үзәктә, август­тан бирле, республикабызны данлаучы яңа күргәзмә дә эшләде. Түбән Новгородта “Зур Идел”не оештырдык. Аның йомгаклары буенча Мәскәүдә узачак зур күргәзмәдә дә рәссамнарыбызның картиналары шактый урын алачак. Хәзерге вакытта Татарстанның күп кенә кылкаләм осталары “Дуслык юллары буйлап. Татарстан рәссамнары Башкортстан шәһәрләре буйлап” дип аталган күчмә күргәзмәләрдә катнаша. Бу күргәзмәләр Башкортстанның Салават, Стәрлетамак, Бәләбәй, Белорецк, Нефтекамск һәм Ишимбай шәһәрләрендә апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Алар 2019 елны Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулу уңаеннан, шушы юбилейга багышланган күргәзмәләр булганга күрә дә, без һәр шәһәргә берничә картинабызны һәдия итеп тә киләбез. 2020 елда 
ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан Яшел Үзәндә, Алабугада, Әлмәттә, Чаллыда һәм Казанда башкорт дусларыбызның иҗатларын яктыртачак күргәзмәләр ачу да планлаштырылды.

2019 елның 23 декабрендә СССРның халык рәссамы Харис Якуповның тууына 100 ел тулу уңаеннан күп төрле мәдәни чаралар уздырачакбыз. Ел ахырында шушы уңайдан алты номинацияле зур күргәзмә-бәйге оештырабыз. Аның барышында каталог нәшер ителәчәк, махсус истәлек медальләрен тапшыруны да күз алдында тотабыз. Мөштәри урамы ягыннан, Сынлы сәнгать фонды диварына бөек татар рәссамы истәлегенә багышланган мемориаль такта да беркетеләчәк. Харис Якупов – ул безнең өчен үзенең җуелмас иҗаты, иҗтимагый эшчәнлеге һәм студентларының аң-белемен күтәрүгә куйган хезмәтләре белән дә якты үрнәк! Ул 1997 елны Россия сынлы сәнгать академиясенең хокукый әгъзасы итеп тә танылган рәссам! Ә бу вакыйга 1914 елны әлеге хөрмәтле оешмага татар җирлегеннән академик итеп сайланган рәссамыбыз Николай Фешиннан соң... бер гасыр диярлек узгач, 83 елдан соң гына мөмкин булган мәртәбә! 

Санкт-Петербург рәссамнар берлеге белән хезмәттәшлек итү йөзеннән быел алар бездә – ике күргәзмә, без дә Петербургта ике күргәзмә ачабыз. Май-июнь айларында Кронштадт шәһәрендә узачак “Арт-Идел. Кораб эзе” исемле экспози­циябез дә уңышлы узар дип уйлыйм. Көзен өч коллекциябезне Россиянең көнь­як төбәкләренә юнәлтәчәкбез. Бу – Волгоград, Әстерхан һәм Калмыкия Республикасының Элиста калалары. Һәм, билгеле инде, болар барысы да республика күләмендәге күмәк һәм шәхси, юбилей күргәзмәләре белән параллель рәвештә үтәчәк. Чөнки оешмабызның иҗади активы куәтле, бездә тупланган яшьләр әлеге чараларда бик актив катнаша, берлектәге яшь рәссамнарның барысы да иҗади идеяләргә бай шәхесләр. 

Бүген безнең бүлек составында 179 һөнәри рәссам исәпләнә, әле бу сан тагын да артачак. Шуны да искәртим, берлеккә кабул ителү өчен рәссам берничә төбәк күргәзмәдә, ике – зональ һәм бер Бөтенроссия күргәзмәсендә катнашкан булырга тиеш. Бу – җитди сайлау. 

Татарстанда инде болай да биш иҗади оешма бар һәм мондый хәл бары тик бездә генә күзәтелә. Аларны бер рәссамнар берлегенә туплау турында сүзләр булды, әмма кайбер шәхесләр моны хупламады һәм, ни галәмәт, ул бүлекләрне беркем дә тыя алмый. Ләкин һөнәри рәссамнарны гына тупламаган бу берлекләр кайчан да булса таркалыр. Чөнки халык күргәзмә залларына югары сәнгать әсәрләрен күрү өчен килә, бәяләмә бирә һәм әсәрләрне чагыштырып таный”, – дип төшендерде Илнур әфәнде. 

Бу янып-көеп эшләүче җитәкче үз хезмәте өчен гомумән дә хезмәт хакы алмый. И.Сираҗиев бу хәлне акчаның күргәзмәләр оештыруга һәм картиналарны ерак юлларга чыгару өчен ялланган транспорт чыгымнарына гына җитүе белән аңлата. “Бүлеп бирелгән сумма берничә мәртәбә артык булса, мин дә хезмәт хакы алыр идем, ә болай... бу һич мөмкин түгел”, – дип йомгаклады ул үз карарын һәм алдагы планнары белән таныштыруын дәвам итте: 

“Мин яңа пленэрлар оештыру хыялы белән дә яшим. Һәр ел Кырлайда яшьләр өчен аерым һәм өлкән рәссамнар өчен аерым пленэрлар үткәрергә кирәк дип саныйм. Әлеге мәдәни чарага Россиянең атказанган рәссамнарын да чакырырга мөмкин. Тукай иҗаты күпләргә мәгълүм, шулай ук тарихыбызны, мәдәниятебезне һәм туган телебезне яхшы белүчеләр дә бу чарада катнаша алыр иде. Аларның нәтиҗәләре буенча Кырлайда, Яшел Үзәндә, Чаллыда, Казанда күргәзмәләр оештырып булачак, әсәрләрнең бер өлеше музей фондлары тупланмаларына да өстәлә алачак. Бу нисбәттән республика һәм федерация күләмендә үткәреләчәк бәйгеләргә кушылып, грант алу буенча мөрәҗәгатьләр әзерлим”. 

Күп кенә сәләтле рәссамнар үз эшләрен Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан сатып алынмавына зарланган вакытта бу план тормышка ашарлык микән соң?! Әңгәмәдәшем, ә ул әле Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе комиссиясе әгъзасы да, бу нисбәттәге сәнгать мәсьәләләрен чишүдәге ныклы үз позициясе булуын раслады. 

“Хезмәтләр сатып алынсын өчен, алар югары сәнгать әсәре дәрәҗәсендә булып, сатып алу гозерен башкаларга музей хезмәткәрләре җиткерергә тиеш дип саныйм. Министрлык теләсә кайсы “чүп”не сатып алырга тиеш түгел. Шулай ук, мәсәлән, “Зур Идел” күргәзмәсендә яисә берәр Бөтенроссия күргәзмәсендә катнашкан әсәрләрнең сатып алынуга лаек булуы бар, чөнки алар өч кат сайлау аша узгач кына, әлеге күргәзмәләрдә катнашырга хокук ала. Премияләр биргәндә дә, без аларны иң әүвәл, русча әйткәндә, “выдающийся” әсәр булырга тиеш” дип язылган рәсми Положениегә таянып эш итәбез. Әмма, гомумән, сынлы сәнгать өлкәсендәге премияләрне бирү өчен төзелгән комиссия составына читтән килгән белгечләр дә керергә тиеш дип саныйм. Мәсәлән, Рус дәүләт музее яисә А.С.Пушкин исемендәге сәнгать тарихы Дәүләт музее сәнгать белгечләре... Бары шул очракта гына карарның бәйсезлегенә, принципиальлегенә, төгәллегенә ышаныч арта.

Яңа төр премияләр булдыру да иҗатчылар өчен бик мөһим. Мәсәлән, биш елга бер тапкыр биреләчәк Харис Якупов исемендәге Дәүләт премиясе булырга тиеш дип саныйм һәм шушы теләгемне дә тормышка ашырырга уйлыйм. Чөнки безгә аның иҗади мирасын һич тә онытырга ярамый, ул – XX гасыр Татарстанының эпик сынлы сәнгать елъязмасын иҗат итүче, безне халкыбыз тарихына бәйләүче җепләребезнең берсе. Без болай да кысрыкланып яшәүче халык... Безнең халык һөнәрчелегебезнең чын иҗат үрнәкләре музейларда гына саклана диярлек. Кайбер төбәкләрдә, әйтик, Хакасиядә үз милли сәнгатьләрен, милли кыйммәтләрен ничек кенә зурлап күрсәтмиләр! Ә бездә хәтта милли киемнәребез дә гел тоташ атластан тегелә, әйтерсең халык гомер буе шушы тукымадан киенеп йөргән! Мирасыбызны саклау, халык традицияләрен дәвам иттерү максатын онытмасак иде. 

Мин Казанда Бакый Урманче исемендәге сәнгать-сәнәгать академиясе ачарга ниятләдем. Бу идеяне хуплаучы фикердәшләрем күп, шәһәрдә әлеге белем учреждениесе өчен туры килерлек территория бар һәм Санкт-Петербург шәһәренең А.Л.Штиглиц исемендәге дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе галимнәре, укытучылары уку программасы белән тәэмин итәргә әзер булуларын раслады”. 

Илнур Илбрус улының изге максатын күзаллап карыйк әле. Аның уенча, әлеге академия бик зур территориядә урнашачак һәм анда академик сынлы сәнгатькә өйрәтү бүлегеннән кала, сәнәгать дизайнына, ландшафт дизайнына караган белем биреләчәк, үзле балчыктан, пыяладан, металлдан әсәрләр иҗат итәргә өйрәтеләчәк. Театр, кино, анимация өлкәсе рәссамнары белгечлегенә укытачаклар.Татар милли зәркәнчелек бүлеге һәм барлык төр материалларны да реставрацияләүгә өйрәтәчәк аерым бүлек тә булдырылачак.

 Әңгәмәдәшем киләчәктә, бу реставрация бүлеге нигезендә, бөтен Идел буе төбәген тәэмин итеп торачак реставрация үзәге дә ачылачак дип белгертте. Чөнки аңа төзекләндерү эшләре буенча бик еш мөрәҗәгать итеп, бу өлкәдәге тәҗрибәле белгечләрне табып бирүен үтенеп сорыйлар, ә аларга – кытлык. 

“Академиядә татар халкының тарихи, милли киемнәрен бүгенге заман таләпләренә яраклаштырып, яңача милли кием-салым тегергә өйрәтүче сәнгати текстиль бүлеге ачу да артык булмас, – диде ул. – Чөнки милли киемнәребезнең күптөрле булуы да мөһим. Боларга өстәп, әле сәнгать белгечләре дә әзерләргә кирәклеген билгеләп үтәм. Чөнки бездә сәнгать белгечләренә һәм тәнкыйтьчеләренә шулай ук кытлык. Әлеге укыту базасын ачып, талантлы яшьләргә бер ел белем бирү өчен күләме буенча бер “Рубин” футболчысының яисә “Ак Барс” хоккейчысының бер еллык хезмәт хакына туры килгән финанслау сорала. Моны бары тик ТР Президентының сәяси ихтыяры, мәсьәләне аңлавы һәм рәсми ризалыгы гына хәл итә ала. Бездә финанс резервлары бар, без Россиянең бай республикасы булып саналабыз. Бу мәсьәлә буенча мине инде мәдәният министры И.Әюпова кабул итте, академия ачу идеясен хуплады. Укыту программасының финанс ягы да ачыкланган, киңәйтелгән вариантын әзерләп йөргән вакытым”. 

– Хөкүмәтебезнең булышлык күрсәтәсенә ышанычыгыз зурмы? – дидем мин бу кыю шәхес­кә тагын бер кат, ә ул инде үз хыял-максатыннан һич тә кирегә чигенмәячәген, милли гамәли сәнгатебезне яңарту уйларыннан кире кайтмаячагын белдерде. 

– Моңа ышаныч булырга тиеш, кул кушырып утырырга җыенмыйм. Советлар Союзы таркалгач, һөнәри югары белем учреждениеләре саны биш-алтыга гына калды, алары да төрле министрлыклар җавап­лылыгына эләкте. Бөтен Россия Федерациясендә ике академия эшли. Россия сәнгать академия­се каршындагы Санкт-Петербургның И.Е.Репин исемендәге сәнгать, сынчылык һәм архитектура дәүләт академик институты һәм Мәскәүдәге В.И.Суриков исемендәге дәүләт академик сәнгать институты. Бу бик аз. Талантлы яшьләребез һөнәри инфраструктурасы көчлерәк булган Мәскәүгә, Петербургка юнәлә, аннан кире әйләнеп кайтырга теләүчеләр күп түгел. 

Илнур Илбрус улы үзе дә шул сукмакны узган: Казан сәнгать училищесын, В.И.Суриков исемендәге дәүләт академик сәнгать институтын тәмамлаган, Мәскәүдә төпләнгән, бихисап заказлар алып эшләгән бер мәлдә, әти-әнисенең үтенечен тыңлап, башкаладан Казанга кайткан. 

– 1999 ел иде. Мин үземне биредә коточкыч вакуумга эләккән кебек хис иттем. Эш мәйданым тарайды. Заказлар юк. Шуннан соң әкренләп-әкренләп шәһәрдәге кафе, рестораннар бизәлешен башкаруга алындым, соңрак республика күләмендә үткәрелеп килгән мәдәни чаралар бизәлешенә үз өлешемне керттем. Татарстан Президентының Яңа ел балын үткәрү чарасында да катнаш­тым. Татарстан Рәссамнар берлегендә хезмәт куя башладым, ә иң куанычлы мизгелләрне 2011 елны В.И.Суриков исемендәге дәүләт академик сәнгать институтының Казан филиалында белем бирә башлагач кичердем. Чөнки анда бик сәләтле яшьләр укыды, – дип искә төшерде узган елларны рәссам. 

Монументалист белән яңа һәйкәлләр хакында да гәп кордык. Һәм ул һәйкәлләрнең эскизлары белән теләге булган бар сәнгатьсөярләр дә алдан танышырга тиешлеген һәм аларның барысының да исемнәре мәгълүм бер-ике сынчы тарафыннан гына куелуларына чик кую яклы булуын ассызыклады. Чит шәһәрләрдә яшәүче сынчылар ясаган һәйкәлләр дә шыксыз яисә үтә гадилек чигендә килеп чыга, шуңа күрә үзебезнең бүгенге яшь скульпторларыбызга да иҗат итү мөмкинлеген бирү зарур, дип белдерде ул. 

– Башкалага татар мәгърифәтчеләренә куелган һәйкәлләр җитми һәм аларга багышлап бюстлар гына түгел, ә Мулланур Вахитов һәйкәле дәрәҗәсендәге мәгърур сыннар иҗат ителергә тиеш. Мин әле Казанның һәрбер районына берәр Казан мәчесе сынын куеп чыгар идем! Мәсәлән, биштәренә сөт, кефир тутырган мәче сынын да күзаллыйм. Аннан соң метро тукталышлары территорияләре гаять буш, “Кәҗә бистәсе” тукталышына кәҗәкәйне өстерәп кайтып баручы әби сынын кую да бик урынлы килеп чыгар иде! 

Рәссамның үз иҗатына килгәндә, Илнур Сираҗиев майлы буяулар кулланып портретлар язарга бик ярата. Аның Актаныш һәм Әтнә районнарында үткән балачак хатирәләре әле дә күңеленең иң түрендә саклана. Авыл тормышын якыннан белгәнгә күрә, бу күренешләр аның иҗатында зур урын алып тора. Ул бүгенге көндә авыл туризмын үстерү, матур тәрәзә йөзлекле, бизәкле капкалы агач йортлардан торган урамнарга бай авылларда туристлар өчен махсус экскур­сияләр үткәрүне хуплый.

Киндердәге портретлар арасында үз иҗатташларына, рәссамнарга багышланганнары да байтак. Һәр ел Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тарафыннан оештырыла торган Халыкара заманча сәнгать симпозиумында катнашканда ул, сайлап алынган гомуми темадан кала, йөз-сыннары кызыклы булып тоелган рәссамнарның портретларын язарга да җитешә. Останың супрематизм иҗат ысулын кулланып ясалган кызыклы эшләре дә елдан-ел күбәя генә бара. 

И.Сираҗиев – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 2014 елны ул иң яхшы графика әсәрләре өчен Татарстан сәнгать музее тарафыннан махсус премиягә лаек дип табылган, шушы ук музей аның утыздан артык картиналарын үз тупланмаларына кабул итеп алган. И.Сираҗиев әсәрләре Нидерланд, Германия, Италия, Франция, Япония, Кытай һәм Америка Кушма Штатларында да саклана. 

“Мин үз милли тарихыбыз, мәдәниятебез, әти-әнием, нәсел-нәсәбебез биргән рухи мирас аша туенам, – диде ул әңгәмәбез ахырында. – Хәзер тормыш мине гадәти кешеләргә хас кабык белән каплады, берникадәр дәрәҗәдәге кырыслыкка да китерде”.

Бу кырыслык аңа яңа күргәзмәләрне бүгенге буа буарлык уртакул рәссамнарның “иҗат әсәрләреннән” ялыкмыйча аралау, “академия ачарга ниятләдем” дигән сүзләрен тормышка ашыру өчен дә кирәк. “Ният – ярты гамәл” дисәк тә, бу гамәлне яшәештә булдыру юлында туачак киртәләр аз булмаячак. Изге теләген тормышка ашыруда ышанычлы хезмәттәшләре күбәюен һәм бу мәсьәлә Татарстан Президенты хозурында булуын телик! 

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА. 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: