Мәдәни җомга

Серле дөнья сурәте 

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган рәссамы Вәкил Шәйхетдинов – редакциябезнең якын дусты.

Бервакыт интернетта аның  танылган артистыбыз Әзһәр Шакиров портретын күреп,   соклануыбызны яз­ган идек. Шуннан Вәкил абый олпат сәхнә остасының сурәтен рес­публикабызга бүләк итәргә ният кылган һәм озак көттермичә,  Казаныбызга килеп тә җитте. Аның килүенә Әзһәр аганы да кунакка чакырдык. Башкортстан рәссамының картинасында үзен күреп, артист бик мәмнүн булды. Бүген ул портрет Татарстан милли музеенда саклана. 


Рәссам В.Шәйхетдинов – сәнгать, мәдәнияткә га­шыйк кеше. Үзенең мәхәббә­тен ул олуг шагыйребез Габдулла Тукай, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани, драматург Туфан Миңнуллин, рәссам Бакый Урманче, балет остасы Рудольф Нуриев, күренекле актерыбыз Ринат Таҗетдин, җырчы Илһам Шакиров, язучылар Рабит Батулла, Ләбиб Лерон һ. б. күп кенә иҗат әсәрләрендә тамашачыга сурәтләп күрсәткән. Рәссамның үзенә генә хас  төсләр гаммасы бар. Ул кычкырып тормаган, затлы, тыйнак, тыныч төсмерләрне яратып куллана. Зәңгәр, көрән төсләр аеруча күңеленә хуш килә сыман. Язучының язу өслүбеннән, рәссамның картинасыннан холкын чамалап була. Вәкил абый үзе дә –  чын ир-атларга хас булганча, сүзен  өздереп әйтә белүче, затлы, дәрәҗәле шәхес. Эчке затлылыгын озын төз буй-сыныннан, үз-үзен горур тотышыннан, туп-туры озын борыныннан, киң маңгаеннан, акыллы, үткер күзләреннән дә чамаларга була. Сүз башласа, сөйләгәнен тыңлап туймыйсың. Ни кызганыч, бүген Вәкил әфәнде кебек татарча төзек, матур җөмләләр белән фикерне анык белдереп сөйләүчеләр көннән-көн сирәг­рәк очрый башлады. 

Рәссам В.Шәйхетдинов белән һәр очрашу – күңелгә бәйрәм. Шуңа күрә Кол Шәриф мәчетендә урнашкан татар шәмаиле галереясендә күргәзмәсен дә ашкынып көтеп алдык. 1996 елда Вәкил әфәнде хаҗ сәфәре кылган. Ерак сәфәрдән алып кайткан тәэсирләрен киндердә сурәтләргә булган. Шулай итеп утызлап картина иҗат ителгән. Бүген галереядә әнә шул сурәтләрне күрергә мөмкин. 

Беренче карашка абстракт картиналарда вакыйга, геройлар юк сыман. Әмма игътибар белән карагач, аларның мәгънәсе ачыла башлый. Шундый бер сурәттә, мәсәлән, Мөхәммәд пәйгамбәрнең, кяферләрдән качып котылу өчен мәгарәгә яшеренүе турында риваять сурәтләнгән.  Үрмәкүч мәгарәгә кергән төшкә пәрәвезен үрә, күгәрченнәр очып килеп, оя кора. Дошманнар бу билгеләрне күреп, ялгыш юлдан китеп бара һәм сөекле пәйгамбәребез исән кала. Картинаны карагач, Аллаһының бөек кодрәтенә тагын бер кат сокланып куясың. 

Чираттагы бер картинада канатларын җәйгән матур кош сурәте шәйләнә. Ураза вакытында җиргә төшеп, адәм балаларын күзәтүче, теләкләрен белүче, ураза тәмамлангач исә яңадан бөек Алла янына кайтучы Дудаил фәрештә икән. Ул ике канаты белән түгәрәк Җир шарын кочаклап алган сыман. Бер канаты алсу төстә һәм көнчыгышка караган. Икенчесе зәңгәрсу, шәмәхә төсләрдә һәм көнбатышка таба җәелгән. Картинадан тамашачыга гүя күпләгән күзләр төбәлгән. Аллаһ барысын да белүче, бөтенесен күрүче, дип юкка гына әйтмәгәннәр.

Ә берсендә шакмак, өчпочмаклардан серле фигура хасил булган. Картина «Өч диннең җәүһәр ташы» дип исемләнгән. Озаклап карасаң, Давыт йолдызын, христианнарның тәресен, сигез почмаклы ислам дине билгесен һәм ярымайны аера башлыйсың. Диннәрне хөрмәт итәргә чакырган Коръән сүзен рәссам әнә шулай ­чагылдырган. 

Шулай итеп бу юлы  рәссам Вәкил Шәйхетдиновның   абстракт ислам сәнгате өслүбендәге картиналарына карап шаккаттык. Тагын никадәр сер, хыял байлыгы яшеренгән икән бу кешедә?!

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: