Мәдәни җомга

РУМЫНИЯ ТАТАР ТАРИХЫН ӨЙРӘНӘ

Күптән түгел Татарстан Милли китапханәсенә Румыния Фәннәр академиясе нәшриятендә «Татарларның тарихи мирасы: татар тарихы, мәдәнияте һәм цивилизациясе» сериясендә профессор Тәсин Җәмил һәм доктор Нажи Пинару редакциясендә басылган «Mostenirea istorica a Tatarilor» дигән фундаменталь гыйльми хезмәтнең 2 нче томы кайтарылды. Ул румын, инглиз һәм төрек телләрендә нәшер ителгән. Румыниядә татарлар һәм...

Күптән түгел Татарстан Милли китапханәсенә Румыния Фәннәр академиясе нәшриятендә «Татарларның тарихи мирасы: татар тарихы, мәдәнияте һәм цивилизациясе» сериясендә профессор Тәсин Җәмил һәм доктор Нажи Пинару редакциясендә басылган «Mostenirea istorica a Tatarilor» дигән фундаменталь гыйльми хезмәтнең 2 нче томы кайтарылды. Ул румын, инглиз һәм төрек телләрендә нәшер ителгән.

Румыниядә татарлар һәм Ауразиянең төрки халыклары тарихына багышланган халыкара фәнни симпозиумнар үткәрү, алда күрсәтелгән сериядә хезмәтләр бастыру идеясе безнең милләттәшебез, бөтен дөньяда танылган румын-татар тарихчы галиме, Госманлы империясе һәм Кырым тарихы, төрки-татарлар мәдәнияте һәм тарихы белгече, Румыния парламентының элеккеге депутаты, Румыниянең Әзәрбәйҗан һәм Төркмәнстандагы элеккеге илчесе, хәзер Клуж-Напока шәһәрендәге Бабеш-Болай университетының Тюркология һәм Үзәк Азия тикшеренүләр институты директоры профессор Тәсин Җәмилнеке. Мин аның белән 2005 елда Төркмәнстанда узган гыйльми конференциядә танышкан идем.

Аннары Тәсин Җәмил Казанга бөтендөнья татар галимнәре җыенына килде, шул чакта Татарстан Фәннәр академиясе һәм татар галимнәре белән ныклы фәнни элемтәләр урнаштырып китте. 2012 елның декабрендә Казанда үткән V Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда Румыния профессоры үз якташларын тәкъдим итте.

Алда аталган китап 2010 елда Румыниянең Констанца шәһәрендә үткән II халыкара «Татарларның тарихи мирасы» фәнни симпозиумы материаллары нигезендә төзелгән. Симпозиумда дөньяның төрле илләреннән килгән 62 галим һәм белгечнең чыгышы яңгыраган иде. Русия Федерациясеннән әлеге фәнни җыенда КФУның тарих институты профессоры А.Борһанов һәм Уфадан В.Әхмәтов катнашты.

Китап Румыния Фәннәр академиясе вице-президенты академик Дан Бериндейның сәламләү сүзе белән башлана, аннары Тәсин Җәмил, шулай ук Румыния татарлары һәм төрки-мөселманнары демократик берлеге президенты Варол Әмәтнең кереш мәкаләләре бирелә. 8 бүлектән торган мәҗмугада 48 мәкалә урын алган.

«Урта гасырларда даланың социаль һәм икътисади үсеше» бүлеге Тәсин Җәмил мәкаләсе белән ачыла, ул Госманлы империясе составындагы Румыния төрки-татарлары тарихына багышланган. Альберт Борһанов мәкаләсе Алтын Урда һәм Казан ханлыгы тарихын, Татарстанда һәм Идел буенда әлеге чор ядкәрләрен өйрәнү нәтиҗәләрен яктырта. Төрек галиме Хәлил Четин Госманлы дәүләте үсешендә дала төрки-монгол мәдәниятенең әһәмиятенә туктала. Э.Николуй мәкаләсе Алтын Урда составындагы молдаван җирләре белән таныштыра. Италия тикшеренүчесе Дж. Косутто иң Көнчыгыш Аурупа һәм Кара диңгез буе дәүләтләре үсешендә татарларның роленә кагылышлы материаллар турында сөйли.

Нажи Пинару Хаҗи Гәрәй ханның (1438-1466) тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган мәкаләсе белән катнаша.

Төрки-татар филологиясе мәсьәләләренә багышланган бүлеккә 6 мәкалә кертелгән. Тагын 6 галимнең хезмәте татар диаспоралары һәм эмиграция проблемаларына багышланган. 7 мәкаләдән торган махсус бүлек Румыния татарлары тормышын яктырта. Татарлар үсешенең иң мөһим өлеше буларак, төрки-татар династияләре, нәселләре һәм элитасы тарихын өйрәнүгә багышланган бүлек бик зур әһәмияткә ия. Геосәясәт һәм геостратегия проблемаларына бәйле бүлектә Румыниянең элек Казахстандагы, хәзер Әзәрбәйҗандагы илчесе Василиу Соаре мәкаләсе кызыксыну уята, анда Идел-Урал татарларының Урта Азия дәүләт һәм халыкларының урта гасырлар, яңа һәм иң яңа тарихындагы роленә бәйле материал һәм фактлар китерелә. Берничә хезмәт урта гасырлар, яңа һәм иң яңа чор төрки-татар дәүләтләрендәге халыкара багланышлар һәм дипломатиягә багышланган.

Әлеге гыйльми хезмәт Шәрекъне, тюркология, татар халкы тарихын өйрәнүдә бик мөһим фәнни чыганак булып тора.

Альберт БОРҺАНОВ,

тарихчы-археолог, КФУ профессоры.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: