Мәдәни җомга

Әрем  исе хәтерне яңарта

Татарстан Рәссамнар берлегенең Биләрдәге чираттагы пленэры тәмам. Дәүләтчелегебезне торгызу хыялыбыз җәй айлары кебек бик кыска булмасын һәм картиналарыбызда гына калмасын иде дә бит...

Җәйләрдә табигать яшьнәп яшәп ала. Үләннәр, яфраклар яңара, чишмә сулары, озын-озак вакыт тоткын бул­ганнан соң иркен дала күргән аргамактай, ярсуланып ага. Җәйләрдә күңелләрнең иң яшерен төпкелләрендә күмелгән өметләр, хыяллар  кабына. Дала, әрем исе хәтерне әллә кайларга алып китә. Җәйләрдә хәтта хәрабәгә калган борынгы шәһәрләр дә яңадан калка. Рәссамнар күңелендә, аларның киндерләрендә калка ул шәһәрләр. Җиде кат туфрак астында яткан яугирләребез гүя яңадан кайта. Алар белән элеккеге даныбыз, дәүләтебез, көчебез иңгәндәй була. Җәйләрдә далаларны уратып алган әрем исе, кылкаләм осталарыбызның милли хисе әнә шундый сихри көчкә ия... Татарстан Рәссамнар берлегенең Биләрдәге чираттагы пленэры тәмам. Дәүләтчелегебезне торгызу хыялыбыз җәй айлары кебек бик кыска булмасын һәм картиналарыбызда гына калмасын иде дә бит...


Бу юлы пленэрда Татарстан, Башкорт­стан, Казахстан, Чувашия, Хакасия­дән унбишләп рәссам катнашты. Кылкаләм осталарының бу изге җирләргә өченче тапкыр җыелуы. Беренче килгәндә Биләр турындагы матур риваятьләрне гәүдәләндерделәр, Чыңгызхан гаскәрләренә каршы торып һәлак булган унике кызны, шулай ук Биләр өчен гомерләрен аямыйча сугышкан, әсирлеккә эләгеп, тереләй күмелгән яугир хатын-кызлар турында тетрәндергеч тарих сурәтләнде. Тагын бер баруларында кышкы Биләрне тасвир кылдылар. Бу юлы «Шәһри Биләр. Урта гасыр Болгар дәүләте» темасына үзләренең уйларын киндергә иңдерделәр. 

Сурәт осталарыбыз иҗат итеп кенә калмады, «Сәләт» җәйге лагерендагы балалар белән очрашты, аларга осталыкларын өйрәтте. Бөтен дөньяга дан тоткан шәһәрләребез җимерелсә дә, борынгы бабаларыбызның рухы эзсез югалмавын, татар сүзе, милли гадәтләр булып, «Сәләт»тә яшәвен дәвам итүен күреп сөенделәр, тагын да илһамланып иҗат иттеләр. 

Чуашстаннан сәнгать мәктәбе балалары Изге Биләр җиренә махсус килгән. Биредәге «Хуҗалар тавы»н, «Изгеләр чишмәсе»н сурәткә алып кына калмаган, көн саен пленэрда катнашкан бер рәссамнан осталыкка өйрәнгән, алардан шанлы тарихыбыз турында бик күп кызыклы мәгълүмат сеңдергән. 

Эш тәмам булгач, рәссамнарыбыз күргәзмә оештырган. Аны Илбаш Рөстәм Миңнеханов та килеп караган. Өч ел эчендә Биләр турында җитмештән артык картина иҗат ителгән. Биләр үзе юк, ә хәтер исән! Бер картинада ул умарта күчедәй дошман өстенә ябырылган уклар булып күзгә чалынып үтә. Тагын бер сурәттә сугыш уты булып йөрәкне яндыра. Курку белмәс кызларны дошманга каршы яуга күтәргән Алтынчәчнең бөдрә чәчләре булып дулкынлана. Җәмигъ мәчете манарасыннан кичке азан булып ишетелә. Яуда батырларча башын салган  яугирнең могҗиза белән исән калган баласының авазы  булып киләчәккә өмет уята...

Киндергә ягылган буяу инде кипкән­дер. Ару-талуны белмәс Мөдәррис Мин­һаҗев җитәкчелегендә унлап рәссам ин­де тагын бер пленэрга - Чабаксарның бәйрәме уңаеннан рәссам, профессор Анатолий Данилов оештырган җыенга юл алды. Аннан кайткач, Буага, шулай ук тынгы белмәс Раил Садриев оештырган пленэрга юл тотачак. Аннары Чистайга барырга ниятлиләр. Күптән түгел бер баруларында Чистай мәчетләрен сурәткә алган иделәр. Хәзер Чистай шәмаилләре иҗат итү ният­ләнелә. Әмма күңелләренә һаман бер уй тынгы бирми – үз заманында Киев, Чернигов, Владимир кебек рус шәһәрләреннән әллә ничә мәртәбә зуррак булган Биләребез ничек юкка чыккан? Париж, Лондон шәһәрләре чәчәк ата, ә заманында алардан җиде-сигез тапкыр зуррак Биләребездән анда-санда ташлар гына тырпаешып калган. Бу уйлар белән алар изге Биләргә кабат килеп башларын ияр. Килгән саен милли хисләре ныгый, иҗат куәсләре зурая, картиналары көчлерәк яңгыраш ала барачак. Рәссамнарыбызның бу омтылыш­ларын күтәреп аласы, үстерәсе иде бит. Биләр турында йөзгә якын картина иҗат ителгән икән, алар өчен галерея кирәк! Һәр баруларында диярлек вакытларын кызганмыйча «Сәләт» балалары белән әвәрә киләләр, аларга рәсем сәнгатенең серләре, шанлы тарихыбызны сурәтләүдәге куанычлы һәм четерекле яклары турында сөйлиләр икән, нишләп Биләрдә сәнгать мәктәбе ачмаска?! Париж, Лондоннан җиде-сигез мәртәбә зуррак урта гасыр шәһәрләребезнең ни өчен җир йөзеннән юкка чыгуы турында уйлар галереяга килгән тамашачыларның да, «Сәләт»кә җыелган меңләгән баланың да ешрак күңеленә килеп, уйландырыр, элеккеге даныбызны кайтару өчен ниндидер чаралар күрергә этәрер иде.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: