Мәдәни җомга

ПИТРАУДА КҮҢЕЛ ОЧАРГА ҖИЛКЕНӘ

Бүгенге көндә бөтен дөнья өстендә кара канатларын җәйгән глобаль-ләшү афәте тәэсире һәм идеологларыбызның илебездә яшәүче халыклардан бүленмәс, бердәм Русия халкы ясау омтылышы нәтиҗәсендә традицияләребезнең тоныклана барганын күреп торабыз. Илдә-көндә гөрләп Универсиада булып узды. Шул уңайдан Казаныбызга бөтен дөньядан спортчылар җыелды. Буш вакытларында алар башкалабыз белән танышып йөрде. Бу көннәрдә Бауман...

Бүгенге көндә бөтен дөнья өстендә кара канатларын җәйгән глобаль-ләшү афәте тәэсире һәм идеологларыбызның илебездә яшәүче халыклардан бүленмәс, бердәм Русия халкы ясау омтылышы нәтиҗәсендә традицияләребезнең тоныклана барганын күреп торабыз. Илдә-көндә гөрләп Универсиада булып узды. Шул уңайдан Казаныбызга бөтен дөньядан спортчылар җыелды. Буш вакытларында алар башкалабыз белән танышып йөрде. Бу көннәрдә Бауман урамында Универсиада кунаклары аеруча күп иде. Анда инглиз, испан, алман, гарәпләрне, бүтән милләт вәкилләрен бер-бер артлы тезелеп киткән сувенир кибетләре сатучылары колач җәеп каршы алды. Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр. Сувенир кибетләренең тышкы бизәлешендә дә татар, Казан, Татарстан символикасын чагылдырырга тырышканнар, билгеле. Әмма арада самавыр янында бер-берсенә елмая-елмая чәй эчеп утыручы татар карты белән татар карчыгыннан да ешрак очрый торган һәм бик җентекләп эшләнгән бүтән символ күренми. Татарның символы шәлперәйгән йөзле картлык микәнни?! Ә ат өстендә ут уйнаткан гаярь яугирләребез, Аурупаны буйсындырган шанлы Атилла турындагы хәтер кая? Сувенир кибетләрендә үзбәк, төрек милли ашлары, Америка гамбургерлары исләре кушылмасыннан гыйбарәт, "Бауман урамы һавасы" дип исемләнгән һәм пайтәхетебезнең бүтән урамнары исеме белән аталган башка шуның ише консерв банкалары сата башлаганнар. Ә иркен далаларның шифалы, саф һавасы кайда?..

Шулай күңел хөрлеккә, бәйсезлеккә сусаган мәлдә керәшен татарларының Мамадыш районы, Җөри авылында булып узган Питрау бәйрәмендә катнашырга насыйп әйләде. Андагы күтәренке рух, байлык, муллык, күңел хөрлеге татарның милләт буларак картаюы, яраксызга чыгуы турындагы күңелсез уйларны таратып җибәргән кебек тоелды.

Питрау - керәшен татарларының борынгыдан килә торган бәйрәме. Ул апостол Петр хөрмәтенә үткәрелә башлаган. Питраудан соң печән чабарга, көзге чәчүгә, шифалы үләннәр, мунча өчен себерке җыярга чыга башлаганнар.

Район үзәгеннән 34 чакрым төньяктарак, Нократ елгасы бассейнындагы Юкәче суы буенда мәгърур тау итәгенә, куе урманга тоташып урнашкан, Казан ханлыгы чорыннан ук билгеле борынгы Җөри авылында Питрау менә инде 14 нче тапкыр үткәрелде. Авылга илтә торган юл машиналарның күплегеннән зур трассаларда гына була торган "бөке"не хәтерләтә иде. Питрау үтә торган Тырлау аланына кергәнче тамашачы бик бирелеп, мавыгып, җан атып ат чабышларын карады. Атларны чаптыру юлының озынлыгы 1300 метр. Ә ул юлның буеннан-буена һәм берничә рәт булып Питрауга килүчеләрнең машиналары тезелгән. Кешеләр һаман аерымлана, үз эченә бикләнә, бәгъзе халыклар таркаулана барган хәзерге заманда зур булмаган керәшен авылында шул дәрәҗәдә колачлы бәйрәмнең узуына күңел ышанмады хәтта. Авылга җиткәнче үк әллә каян Тырлау аланын җилләрдән ышыклап торган тауларның берсендә ташлар тезеп язылган "Питрау-2013" дигән язуга күз төшә.

Кунакларны иң элек Питрауның төп мәйданында сәламләделәр. Быел Питрау бәйрәме мәдәни Универсиаданың программасына кертелгән иде, шуңа күрә программаны татар, урыс, инглиз телләрендә алып бардылар. Прологта артистлар керәшен татарларының "Нардуган", "Олы көн" (Пасха), "Торыйсын" (Троица) бәйрәмнәрен дә тасвирлады, аннары печән чабу күренешләрен уйнап күрсәтеп, Питрауның мәгънәсен ачты. "Җәмле җәйләр, җырулар-җырлар, җолаларны барлар чаклар җитте, арулармысез, кардәшләр, арулармысез, туганайлар!" - дип сәламләде кунакларны алып баручы, һәм һаваны ярып әйтелгән "җ" авазларында без, "ярар, яме" дип йомшак сөйләшергә гадәтләнгән Казан татарларыннан аермалы буларак, бүгенге көндә милләтебезгә җитенкерәмәгән кискенлек, гаярьлек, кыюлык, җитезлек кебек күркәм сыйфатларның авазы ишетелә иде кебек.

Бәйрәмдә кунакларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин һәм үз исеменнән парламент җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова сәламләде.

"Милли бәйрәмнәрен бүтән халыкларга кызык булырлык итеп үткәрә белгән милләт кенә үз алдына зур максатлар куярга һәм аларга ирешергә мөмкин. Универсиада - шуның бер дәлиле", - диде үз чыгышында Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Тырлау аланына җыелган халыкны шулай ук Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, Татарстан керәшеннәр җәмгыяте рәисе Иван Егоров, Татарстан халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров сәламләде.

Аннары Мамадышның үзеннән, Чиләбе, Оренбур, Самара, Башкортстанның Бакалы районы, Казан, Түбән Кама, Кайбыч, Яңа Чишмә, Балтач, Мөслим, Менделеев, Әлмәт районнарыннан җыелган керәшен фольклор коллективлары парады булып узды. Питрау әләмен күтәрүне танылган җырчыбыз Георгий Ибушев һәм үткән ел "Питрау чибәре" бәйгесендә җиңгән Ольга Бочковага тапшырдылар. Кыскасы, Питрауны ачу Универсиада ачылышын хәтерләтте. Әмма спорт уеннарыннан аермалы буларак, Питрауда милли матурлык бар. Ул матурлык бәйгеләрдә дә, җыру, биюләрдә дә чагыла. Апостол Петр бер үк вакытта балыкчылык кәсебенең яклаучысы да саналган, шуңа күрә Питрауда кул белән балык тоту ярышы матур гадәткә әйләнгән. Әзмәвердәй ирләрнең, балалар сыман, балык тотып суга чумуын, 90-100 килолы кешеләр суга килеп төшкәндә су чәчрәүләрен күзәтеп тору бик күңелле иде. Су өстендәге авыш баганага менү бәйгесе дә тамашачыларда зур кызыксыну уятты.

Яшьләр элек-электән Питрауда үзләренә яр сайлаган. Шуңа күрә быел да бәйрәмдә кызларның чибәрлек бәйгесенә зур әһәмият бирелде. Анда Русиянең төрле төбәкләреннән 12 керәшен кызы көч сынашты. Нәтиҗәдә, "Керәшен чибәре" исеменә, көмеш таҗ һәм 50 мең сум акчага Тукай районыннан Елена Чулакова ия булды.

Быел беренче тапкыр "Димче Горпи почмагы" оештырылды. Биредә һәр теләгән кеше үзенә пар таба ала иде. Бәйрәмдә Русиянең төрле төбәкләреннән килгән керәшен фольклор ансамбльләре чыгышларын карарга да, милли ризыклар белән сыйланырга да, Питрау музеен тамаша кылырга да мөмкин иде. Кыскасы, балалар таганыннан алып, ретро машиналарга кадәр бар иде Тырлау аланында. Ә иң мөһиме, бар җирдә милли рух ташып торды. Танылган җырчылар Венера Ганиева, Георгий Ибушев, Галина Казанцева, Зоя Борисова, Лена Бичарина, Лидия Әхмәтова, Вадим Захаров, Виталий Агапов, "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле башкаруындагы җырулар аны тагын да көчәйтте. Без Казан Сабан туйларында күрергә гадәтләнгән матрешкаларның, урыс сарафаннары, урыс частушкаларының әсәре дә юк иде биредә.

Бер татар бәйрәме дә көрәштән башка узмый, билгеле. Быел Питрауда авыр үлчәүдә җиңгән баш батыр Илдар Аббасовка тәкә һәм "Daewo Nexia" машинасы бирелде. Шулай ук җиңелрәк авырлык үлчәвендә батыр калган Теләче егете Раил Нургалиев "Lada Granta", Мамадыштан Максим Степанов "ВАЗ-2114" машиналарына утырып китте.

Питрау таң атканчы дәвам итте һәм зур салют белән тәмамланды.

Ә кайтырга чыккач, юлыбыз кабат ат чабышлары турысыннан үтте. Керәшен кардәшләребезнең Питрау аланында хөрлек, иркенлек, муллык, гаярьлек, бәйсезлек, миллилектән исергән күңелдә милләтебезнең әлеге дә баягы картлык чырае азрак тоныклана төшкән кебек булды. Аның урынына очар канатлы ат сурәтендәге яшьлек рухы алга чыкты. Озаккамы икән?

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Казан - Җөри - Казан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: