Мәдәни җомга

Һөнәрле кулда бәрәкәт бар

Декоратив-кулланма сәнгать остасы Лияна Алимбек-Таһирова иҗатына сокланмыйча мөмкин түгел.

Ул үзе дә иҗатының җимешләрен бик ярата. “Алар нәкъ менә йоннан булулары белән күңелгә якын. Йонның исе үк күңелемә илһам бирә”, – ди ул, диварларга эленгән үзенчәлекле, кабатланмас сюжетлы, киез келәмне басып иҗат ителгән гобеленнарын күрсәтеп. Шулар арасыннан “Бехтерев урамы, 13 нче йорт” дип аталган гобелен аеруча кадерле. Чөнки 1941 ел җәендә дөньяга килгән кыз Казанның нәкъ менә шушы урамындагы ике катлы агач йортта бәхетле балачагын кичергән. Башка бала-чага төсле гел урамда уйнап йөрмәгән, биш яшендә үк, әнисе булышлыгында, йон җепләрдән үзенең беренче баш киемен бәйләгән. Әлеге шапканы Лияна Хәлим кызы юксынып искә ала: “Кечкенә һәм зур кар бөртекләре бизәкләре дә кертеп бәйләнгән, кырыйлары кайтарылып куелып, артына бант беркетелгән Скандинавия шапкасына “мин дә бәйли алачакмын” дип тотындым. Һәм шуннан бирле күңелемдә ышаныч: “Мин булдырам!” дигән хис яши”.


“Без – Ульян өлкәсе мишәрләре” диюе – бу буш кәпрәю түгел. Лияна ханым, чыннан да, күп мишәрләргә хас эшлек­лелек сыйфатына ия шәхес. Моңа әле аның үз нәселен, үз нәселе тармакларында яшәгән башка шәхесләрне дә бик яхшы хәтерләве, алардан үрнәк алуы да булышлык итә. Мәгълүм Алимбеклар нәселеннән ул, ә алар үзләренең педагогика өлкәсендәге казанышлары белән дан тота. “Нәселебез тарихында Вәлиулла Алимбеков дигән шәхес булган. Фамилиябез инкыйлабтан соң Алимбек дип кыскартылган. Ә Вәлиулла Алимбековның тормышы үзенчәлекле, – ди ханым. – Чөнки аның язмышы 1872 елда, Дракино исемле татар авылында яшәүче бар халык тупланган җыенда, рус грамотасын өйрәнү өчен укырга җибәрерлек баланы сайлап куюда хәл ителә. Сембер губерниясенең Карсун һәм башка күрше өязләренең рус авыллары чолганышында югалып калган Дракинода беркем дә бер авыз русча сөйләшә дә, укый-яза да белмәгәнгә күрә, (рус хакимияте өчен рәсми кәгазьләр дә сырларга кирәк) авыл бер ир баланы русча грамотага укытырга җибәрергә мәҗбүр була. Училище тәмамлаган егет гомер буе уку-укыту эшен авыр крестьян хезмәте белән бергә алып бара, ул вакытларда укытучыларга сукыр тиеннәр генә түләнсә дә, балаларына да барыбер  белем алырга кирәклеген тө­шендерә. Алар арасындагы, үскәч ха­лык укытучысы булган Хәнәфи абые­быз Алимбекның 1909 елда, Гурьевта Габдулла Тукай белән очрашуын нәселебез әле дә горурланып искә ала. Бу очрашу Хәнәфи агай күңелендә тирән эз калдырган, шуннан бирле ул ­шагыйрь иҗаты белән кызыксынып яшәгән, аның сүзләренә язылган җырларны яратып башкара торган булган. (Акчурин байларга кунакка килгән һәм аларның фабрикаларында тир түгүче эшчеләрнең, хәтта кечкенә балаларның да иза чигеп эшләүләрен күргәннән соң, Акчуриннарга карата күңеле кайткан Тукайның кәефе бик төшкән, бу хатирәләр аның язмаларында да сакланган). Дракино авылында Г.Тукай иҗатын һәрчак бик яратканнар, һәр гаиләдә, хәтта беркем укый-яза белмәгән гаиләләрдә дә Тукайның ул исән чакта ук нәшер ителгән китаплары сакланган. Әүвәл анда биш мең ярым халык яши иде, соңрак халык саны биш йөзгә калды, ә хәзер нибары – утыз ихата. Менә шушындый укытучыларга, сәләтле табибләргә бай нәселнең, Вәлиулла Алимбековның бертуганы Гафур мулла нәселеннән мин. Аның улы Баһаветдин – минем дәү әтием, ә аның улы Хәлим – әтием. 

Гафур бабам Дракинода олы ихтирамга лаек мулла булган, тик инкыйлабтан соң яңа хөкүмәт аннан Дракино мәчете манарасындагы ярымайны бәреп төшерүен таләп иткән. Гафур мулла бу гамәлдән баш тарткан, авыл мулласы итеп әлеге явызлыкны башкарырга ризалашкан башка кешене билгеләгәннәр, ә ул күпме генә тырышса да, мәчетнең ярымаен бәреп төшерә алмаган. Гомумән, әлеге төбәк белгече аңлатканча, Алимбековлар нәселе мәчет китапларына 1680 елдан языла башлаган. Узган ел авылның дүрт йөз еллык юбилеен да зурлап үткәрделәр, әтиле-уллы тарихчылар Рәхим  һәм Марат Зибировлар авыл тарихына багышлап китап та нәшер итте. Бу авылда әти-әнием туганга күрә, җаным гел шунда тарта.

Гаиләдә берүзем үскәнгәдер дә, әнием мине бик яратты, кул эшләренә дә бик теләп өйрәтте. Сәләтле педагог иде, Ленинградтан Казанга эвакуацияләнгән ятим балаларны укытты, аларны да кул эшләнмәләре ясарга өйрәтте. Ул бу балаларны бик үз күрә, бик жәлли иде...”

Үсә төшкәч, инде сугыш бетеп, тыныч еллар башлангач, Лиянаның да, бар кызлар кебек үк, өстенә матур кием-салым киеп йөрисе килә. Кибеттә һич табып булмаган күлмәкләрне ул үз куллары белән тегеп кия. Киң итәкле итеп тегелгән күлмәкләр аның озын буйлы, төз гәүдәсенә бик килешә. Тик менә уку йортын сайлап алуда гына дөрес карар кабул ителми. Рәссамлыкка сәләте булган кыз мәктәптә рәсем дәресләре алып барган укытучысы Лилия Виктор кызы Горскаяның: “Лияна, син, һичшиксез, Казан сынлы сәнгать училищесында белем алып, рәссам булырга тиешсең!”дигән сүзләрен игътибар белән тыңласа да,  кыз Казан азык-төлек сәнәгате техникумын тәмамлый һәм финанс белгече булып эшли башлый. Әмма илһамлы иҗат  теләгенә мондый төгәллек таләп итүче эше дә комачау итә алмый. “Теләгән юлын табар, теләмәгән сәбәп табар” дигәндәй,  ул үз уй-хыялында йөрткән, төшләрендә үк күргән образларны тормышка ашырырга да җитешә. Иң әүвәл  Казан ит комбинатында эшли башлый. Аның уңган, җаваплы кеше икәнен күреп, киң куллану товарлары цехы җитәкчесе, цех мастеры итеп куялар. Ә ул бу җитәкчелек вазифасыннан баш тартып, шушы ук цехка сөяктән сыннар уеп ясаучы булып урнаша. Алар арасында Казан сынлы сәнгать училищесын тәмамлаган рәссамнар да була. Бергәләп, махсус эшкәртелгән мал сөякләреннән һәм мөгезләреннән төрле сыннар ясыйлар. “Мин кечкенә күләмле фил һәм кош­лар ясадым. Алар шәһәр кибетләрендә күпләп сатыла иде, – дип искә ала Лияна Хәлим кызы. – Бер елдан соң комбинат бик еракка күченде һәм мин башка эшкә алындым. Экономист булып эшләү белән беррәттән Мәскәү финанс-экономика институтында читтән торып укый башладым. Иҗаттан да туктамадым, каләмнәр белән төсле рәсемнәр ясадым, акварель һәм хәтта майлы буяулар белән дә эшләдем. Балачакта ошаткан төсле итеп үк, тукымадан курчаклар тектем. Кечкенәдән үк пластик курчакларны бер дә яратмый идем. Хәзер дә шулай. Алар бит җылы түгел.” 

Лияна Алимбек-Таһированың ире Рафаэль кинәт дөнья куйганнан соң, җиде яшьлек улы һәм бер яшьлек кызы белән калган ханым, аларны берүзе тәрбияләп, укытып, аякка бастыра. Улы Эдуард – инженер-химик, Казан  музыка училищесын да уңышлы тәмамлаган. Джаз юнәлешен яхшы белә, көйләр яза, гитарада уйный. Эдуардның кызы, Лияна ханымның яраткан оныгы Алиса да кул эшләнмәләрен бик яратып башкара, Гоген, Моне кебек мәшһүр рәссамнарның картина күчермәләрен төгәл итеп, тапкыр­лап чигә икән. Лияна ханымның кызы Эльвира да – сәләт иясе. Сәнгать көллия­тен тәмамлаган чакта диплом эше итеп, җилпәвеч тоткан япон хатын-кызын киездә сурәтләгән. Рәссамлык сәләтен үстерү максаты белән Бөекбританиягә барып, анда стилист һөнәренә укып кайт­кан һәм бүген шушы юнәлештә эшли. Эльвираның улы Никита – компью­тер дизайнеры. Балалары Мәскәүдә яшәсә дә, Лияна ханым алар белән гел аралашып тора. “Яше кырыктан узган адәмнәрнең биоритмнары үзгәрә, хәл кими, организмнары биоэнергияне экономияләүгә көйләнә дисәләр дә, бу халәт миңа хас түгел. Мин һәр көн нинди дә булса кул эшләнмәсе ясыйм”, – ди оста. 

“Сез ничек итеп мондый үзенчәлекле гобеленнар иҗат итә башладыгыз?” – дим. “Тукылмаган материаллар фабрикасының баш технологы итеп билгеләнгәч, нәрсә эшләдем дип уйлыйсыз? Киезгә төрле ясалма, синтетик җепләр кушып, гобеленнар иҗат итәргә керештем, – ди Лияна ханым. – Хәтта киездән искиткеч гобеленнар ясаучы, декоратив-гамәли сәнгать остасы Ләлә Мөхәммәт кызы Калью­ранд (Муллинова) үзенең укучыларын ияртеп, безнең остаханәгә килеп йөрде һәм  гобеленнарны бергәләп  иҗат иттек. Аның технология алымнарын бик яратам. Ләлә ханымның киез гобеленнарны механик пресслап ясау буенча үз авторлык технологиясе дә бар хәтта.

Сәләтле рәссам Дания Һашим кызы Басыйрова белән бик күп гобеленнар иҗат иттем. Безнең остаханәгә хәтта Татарстан Рәссамнары берлегенең яшьләр бүлеге  әгъзалары да килеп, иҗатыбыз үрнәкләренә, шушы гамәли сәнгатьтәге индивидуаль мөмкинлекләребезгә шаккатып китә иде. Өстәвенә, остаханә диварларына элеп куелган гобеленнарыбызга сокланып кына калмыйча, төрле оешмалар, предприя­тиеләр, җирле халык безгә мөрәҗәгать итеп, аларны үзләре өчен сатып алырга әзер булуларын белгертеп торды. Казан сөт комбинатының кызыл почмагы өчен гобеленнар һәм хәтта пыяла витражлар ясап бирдек. Витраж ясау техникасын махсус үзләштердек. Кызыксынучанлыгыбызның чиге юк иде. Ул чакта яшьләр клублары күпләп ачылды, Дания Басыйрова белән бергәләп, аларның да берничәсен бизәдек. Үз җитәкчеләребезнең дә безне аңлап эш итүләренә сөенә идек. Арып-талып эштән кайтуга, әле өстәл артына утырып янә төрледән-төрле курчаклар тегергә дә җитешә идем”. 

Әмма бу еллар тиздән үзгәртеп кору еллары белән тоташачак һәм җитәкчеләр дә еш яңарып торган илдә аларның фабрикасы идарәчеләре дә алышыначак. Лияна ханым да пенсия яшенә җитәргә ел ярым вакыт калгач, лаеклы ялга  алданрак чыгып, өйдә утыра башлаячак. Әмма, билгеле инде, мондый тере, тиктормас кеше кул кушырып утыра аламыни! Ул кечкенә баласын үстерүче кызы Эльвира белән бергәләп, янә яңа гобеленнар ясарга керешә. “Кесәләрне саегайткан, ачлы-туклы яшәргә мәҗбүр иткән 1990 елларда гобеленнар ясап, шуларны сатып көн күрдек”, – ди ул. “Һөнәрле кулда бәрәкәт бар” мәкале менә шулай раслана да инде. Гел өйдә генә утырмый әле ул, оныгы укыган мәктәптә кечкенә балалар белән кул эшләнмәләре ясый,  яңа гына ачылган “Олимп” иҗат үзәгенә эшкә чакырылып, ун ел дәвамында балаларны тегәргә, чигәргә, курчаклар ясарга, батик ысуллы паннолар иҗат итәргә өйрәтә. “Алар арасыннан талантлы рәссамнар чыкты”, – дип искә ала. Останың шәхси тормышында да үзгәреш барлыкка килә. Хәрби хезмәттән соң лаеклы ялга чыккан полковник Рөстәм Әсхәт улы белән тормыш коргач, яшәеше тагын да җанлана. Курчакларына  милли киемнәр тегеп кидертү уе белән яна ул. Ә алар арасында Нурсолтан ханбикә дип аталганы аеруча үзенчәлекле булып килеп чыга. Чибәр һәм зирәк ханым, Казан, Кырым ханбикәсе Нурсолтанны Алтын Урдада, Рус, Төркия, Мисыр һәм башка илләрдә дә хөрмәт итүләрен белгәнгә күрә, бу курчакның да өстендә – бик затлы татар күлмәге, башында – зиннәтле мех белән каймаланган башлык. Ханбикә хәтта хаҗ кылырга барган һәм аннан соң бар дәүләтара дипломатик хатларын хаҗия дип имзалаган, ә хаҗдан кайткач, үзе атланып сәяхәт кылган атын... Иван III кә, язган хатым буш булмасын дип, өстәп,  бүләк итеп җибәргән.

Аның мондый төр курчаклары арасында, бәлкем, иҗатына мөкиббән тамашачылар хәтерли дә булыр, тагын бер үзенчәлекле, минем карашка, шедевр-курчак булып саналырлыгы да бар әле. Бу – Сөембикә. Аның образын Лияна ханым ак җепләрне ыргак белән үреп ясаган. Бу курчакка алынуның үз тарихы бар.

2010 елгы җәй челләсендә бакчага ял итәргә барган гаилә өчен дә кояш аяктан егарлык кайнар нурлары белән хәтердә калган. “Кояш баемыйча торып, бакча эшенә алынырлык түгел иде, – ди ул. – Үзем белән алган бәетләр китабын ачтым да укый башладым. “Сөембикә бәете”н укыгач, аны кызганып бик нык еладым да, инде күптәннән эче куыш булган курчак ясарга кызыгып йөргәнемне исемә төшереп, эшкә керештем. Ыргак белән челтәр төсле итеп үрелгән бизәкле күлмәк, баш киеме... бик нәфис куллар, ханбикәнең йөзе... Мин Сөембикәнең кайгыдан көенеп, ябыгып, тәнендә бер җаны гына калганын сурәтләп бирдем. Шуңа күрә аның эче дә куыш, ул үтә күренмәле, тулаем ак мамык челтәрдән генә тора торган курчак кыяфәтендә килеп чыкты ”.

2001 елда, Татарстан Республикасының Милли музее залларында ачылган күргәзмәдән башлап, 2018 елда ачылган “Истәлекләр фантазиясе. Балачагым шәһәре” дип аталган шәхси күргәзмәсенә килүче даими тамашачылары бар аның. Алар останың күпкырлы иҗатына сокланып туя алмый. Ул, татар хатын-кызларының гарәпчә модага тартылуларын күреп, үз милли киемнәребезнең үрнәкләрен дә тегә, чигә, ыргак белән бәйли, бизәлеш­ләрендә макраме куллана һәм мондый кием җыелмаларыннан 2010 елны Б.Урманче музеенда яңа күргәзмә дә ача. 

Казанда үткән “Төрки дөньяда киез сәнгате: тарих һәм бүгенге заман” халыкара симпозиумында катнашкан сәнгать белгечләре, декоратив-кулланма сәнгать осталары тарафыннан Лияна Алимбек-Таһирова гобеленнары да югары бәя алып, динамикалары буенча да, яктылык һәм төс уены матурлыгы буенча да бик үзенчәлекле әсәрләр дип табылган. 

Унсигез ел дәвамында Татарстан Милли музеенда, “Эбиволь” галереясында, Б.Урманче, Е.Баратынский, В.Ульянов-Ленин музейларында, “Хәзинә” милли сәнгать галереясы залларында да һәм заманча сәнгать галереясында да уңыш белән барган күпсанлы күргәзмәләре артта калып, инде сигезенче дистәне вакласа да, кинәт авырып китеп, урын өстенә калган ирен караудан бушамаса да, Лияна Хәлим кызы рухын төшерми. Аның өстендә һичкайчан салпыланып торган кием күрмәссең.  Аны әледән-әле яңа күргәзмәләрдә катнашырга чакыралар. Тантанага киярлек кәҗүл читекләре дә бар, шул читекләргә төс булырлык купшы күлмәкләре дә җитәрлек аның. Алар да кулдан тегелгән һәм хәтта ирланд челтәре ысулында бәйләнгәннәре дә шактый. Ә бу бәйләү ысулы гомумән катлаулы булып санала: башта оста күлмәкнең төп бизәкләрен, әйтик, чәчәк һәм яфрак өлешләрен аерым-аерым итеп, ыргак белән бәйли, аннан соң аларны бик төгәл пропорциядә чыгарлык итеп, араларын ятьмә рәвешендә үреп, үзара тоташтыра. 

“Һәрбер гаиләдә буыннан-буынга күчкән ядкәр була. Минем дә шундый әйберем бар, – ди Лияна Алимбек-Таһирова. – Бу –  борынгы намазлык”. Матур, төрле җепләр кушылган, тамбурлы чигү алымы белән чигелгән, бик кадерләп сакланган, куе кызыл төстәге намазлык аңа дәү әнисеннән, әнисеннән төс булып калган. “Берничә ел элек мәчеткә бардым да, намаз укучыларга кушылып, намаз уку тәртибен өйрәндем, шуннан бирле намаз укый башладым. Догалар язылган китапларым да күп”, – ди ул. 

Укымышлы, уңган шәхесләргә бай нә­селнең бер вәкиле булуы белән чиксез горурланучы останың тагын бер иҗади эше хакында әйтәсе килә. Минемчә, Лияна ханымның җанын, күңелен тагын да тулырак ачып биргән курчак ул. Оста Шүрәлене... кулына ромашка чәчәге тоткан килеш гәүдәләндергән. Ул шул чәчәкнең таҗларын бер-бер артлы өзә: “Ярата! Яратмый!  Ярата!..” “Ни өчен әле Шүрәле Г.Тукай әсәрендә сурәтләнгән төсле генә булырга тиеш?! Минем уйлавымча, ул йомшак күңелле, гыйшык та тотучан була ала. Менә шундый уйлардан соң туган могҗизаи образ аша йоннан ясалган курчак инде бу!”

Гомере буе саннар, төгәл исәп-хисап дөньясында кайнарга туры килсә дә, Табигать, Галәм аша бирелгән сәләтләр, образлы фикер йөртү, кызыклы идеяләре аны гел иҗатка этәреп торган. “Коры һәм юеш ысул белән ясалган йон әйберләрен дә иҗат итә беләм, әмма күңелем шушындый гобеленнар ясауга күбрәк тартыла. Хәзерге вакытта мин йонны махсус энәләр белән тыгызлап эшкәртеп, иҗат итәм. Йоннан ясалган гобеленнарым эчтәлекле булып килеп чыксын өчен татар халкы тарихын өйрәнгән төбәк белгече Карл Фукс хезмәтләрен, татар халык әкиятләрен, риваятьләрен укыйм, милли бизәлешләр барлыйм. Гобеленнарымның күбесен рәссамнарның киндергә язган картиналары белән чагыштыралар. Мондый бәяләмәләрне ишетү – минем өчен шатлык. Рәссамлык сәләтемне җиргә күммичә, аны дәвам итүемә сөенәм”, –дип куанычы белән уртаклаша оста.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: