Мәдәни җомга

Нәфис челтәрләр яңарышы

Казан (Идел буе) федераль университеты карамагындагы Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының дизайн һәм халык иҗаты кафедрасы студентларга киң масштаблы белем бирү программасы буенча эшли. Шушы кафедраның өлкән укытучысы Гөлназ Әхмәтшина биредә рәсем, сынлы сәнгать һәм композиция дәресләрен алып барудан тыш, үз студентларын алтын җепләр белән чигү осталыгына да өйрәтә.

Ә иң үзенчәлеклесе – университет студентлары Гөлназ җитәкчелегендә нырты челтәр бәйләме ысулын да ныклап үзләштерәләр. “Мин Кукмара районының Үрәсбаш авылында туып-үстем. Укытучылар династиясен дәвам итәм. Урта мәктәпне һәм Кукмара сынлы сәнгать мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының милли сәнгать институтына укырга кердем. Декоратив-гамәли иҗат кафедра­сында биш ел буе кул эшләнмәләре иҗат итәргә өйрәндем. Нырты челтәр бәйләме ысулына да тәҗрибәле укытучыбыз Альбина Обрезкованың тәфсилле аңлатып укытуы ярдәмендә төшендек. Ул шушы ысулны өйрәнер өчен фәнни экспедиция­ләр оештырган, беренче укыту методикасын төзегән Татарстандагы бердәнбер оста булып та санала. Бу ысулдагы кул эшләнмәсенә тәүге тапкыр алынганда,  эш процессы аңлашылмас кебек тоелды, ә аннан соң бизәкләрне бик оста бәйләп киттек. Студент Юрий Назаров эшләрен дә үрнәк итеп күз алдында тоттык. Бу егет “Кәләшнең туй күлмәгендәге челтәр элементлары” дип аталган диплом эшен яклап, күпләрне таң калдырган иде.

Мондый челтәр бәйләү ысулы Казан губернасында XVIII гасырдан соң киң кулланышта булган, хәзерге Татарстан территориясендә берничә бәйләү үзәге эшләп килгән. Татар мохитенә ул рус дәүләтенең төньяк өлкәләреннән бирегә күченеп килгән халыкның кул эшләнмәләре буларак үтеп кергән. Казан губернасының Лаеш, Мамадыш, Чистай һ.б. өязләрендә әлеге бәйләмне аеруча ошатып шөгыльләнгәннәр. Ә инде Нырты авылында гомумән дә сәнгать мәктәбе ачып, сәнәгать тармагын булдырып, халыкның шушы кул эшләнмәләренә булган ихтыяҗын тәэмин иткәннәр. Әмма XX гасыр башында ысул онытыла башлап, аның кагыйдәләрен белгән челтәрчеләр дә берничә генә калган. Хәзер дә, ни кызганыч, әлеге төр челтәр бәйләме рәсемнәре бик аз өйрәнелгән, үзәкләр хакында да бары тик истәлекләр генә калган”, – дип сөйли Гөлназ, көрсенеп.

Нырты челтәр бәйләме ысулы өчен эш кораллары бик күп кирәк түгел түгелен: эченә пычкы чүбе тутырылган озынча мендәр (валик), аңа тотрыклык бирү өчен махсус терәгеч, берничә дистә агач җиякләр, рәсем схемалары һәм рәсем зурлыгына карап ике йөздән алып бер мең данәгә кадәрле энәләр, җитеннән ясалган яисә киҗе-мамык җепләр. Һәм, билгеле инде, һәр иҗатчыга хас тырышлык, пөхтәлек, максатчанлык сыйфатлары хакында да онытмаска кирәк.

2010 елдан алып шушы уку йортында белем бирүче остаз сүзләренә караганда, студентлар бу бәйләм ысулына бик теләп өйрәнә, алтын җепләр белән кулдан чигүне дә үз итә. Дөрес, әле мондый ысулдагы бәйләү остаханәләрен ачучылар юк, әмма укып бетереп, гаиләле булган, сабыйлар үстереп, шатлыклы мәшәкатьләргә чумган яшьләр университет белемнәрен искә алып, челтәр бәйләүләрен дәвам итә икән. 

“Бәйләмдә хәтта кечкенә детальләр дә бик мөһим. Һәрбер рәсемне укучыларым белән анализлап чыгам, һәр бизәк үз мәгънәсенә һәм символ буларак үз әһәмиятенә ия. Татарстанда, гомумән, бу юнәлештә эшләүче осталар бик аз, – дип аңлатты Гөлназ ханым. – Шуңа күрә кафедра халык иҗатын тернәкләндерү, аны тагын да үстерү максатыннан чыгып, төрле кул эшләнмәләренә өйрәтү программаларын җентекләп төзи, методик әсбаплар нәшер итә. Узган ел шушы юнәлеш белән бәйле дәүләт грантына да лаек булдык. Дүртенче курс студенткасы Алсу Касыймова белән бергәләп төзелгән программабыз әлеге грантны отуда булышлык итте. Кафедрабызда менә инде берничә ел өстәмә белем бирү курслары эшләп килә. Узган ел үзем дә алтын җепләр белән чигү чигәргә һәм нырты челтәр бәйләме ысулында эшләнмәләр иҗат итәргә теләгән сигез кешегә белем бирдем, курс нибары ай ярым вакыт ала. Быел да кул эшләнмәләренә өйрәнергә теләгән, алар белән чыннап торып кызыксынучан затларны көтәм. Бу курска йөрүчеләр үзләренә яңа шөгыль табуларына сөенә, чөнки  кул эшләнмәләре ясау чит илләрдә дә, безнең илдә дә бик киң таралган. Һәм бу шөгыль алар өчен өстәмә акча чыганагы булып китәргә дә бик мөмкин”.

“Мин үзем дә, буш вакытым табылса, чигү-бәйләү белән мәшгуль”, дип оста әлеге ысул белән күптөрле иҗат эшләре тудырып булуын да ассызыклады. Болар – күңелгә ятышлы рәсемне бәйләп, аны кысаларга алып, диварга элеп куярлык картиналар да, зур һәм катлаулы паннолар да, якалар, жилетлар, зонтлар, түбәтәйләр, башка төр баш киемнәре, татар милли хатын-кыз киемендәге изү, өс киеме өчен килешле аппликацияләр, кечкенә сумкалар, акча янчыклары, телефон тышлыклары, сөлге очлары, пирчәткәләр... Дөрес, югары сәнгать техникасындагы әлеге кул эшләнмәләре арзан бәягә сатылмый.

“Безгә яңа технологияләр белән эшләүче һәм яңа инновацияләр кертүче кадр­лар кирәк”, – ди талантлы модельер Валентин Юдашкин. Әмма замана таләбе үзгәрсә дә, җиякләрне җитез генә алыштыра-алыштыра кулдан бәйләнгән челтәрле эшләнмәләрнең дә бик тансык булуын раслый вакыт. Челтәрчеләр һәр гасырда булган һәм булачак. Шуңа күрә дә: “Без халык иҗатының барлык төр юнәлешләрен үстерү, онытыла, җуела башлаганнарын яңарту һәм яңа һөнәрләр үзләштерергә теләүче яшь дизайнерларга ныклы белем бирү юлында”, – ди Гөлназ Әхмәтшина.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

 

.Гөлназ Әхмәтшина.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: