Мәдәни җомга

Милли кием урыны – сандык түгел!

Милли киемнәребез турында сөйләгәндә, күз алдыбызда музейларда эленеп торучы затлы камзул-күлмәкләр, чигүле калфаклар җанлана. Йә булмаса, сәхнәдә татар биюе башкаручы кызларның алъяпкычлары җилфердәп, егетләрнең кырын салган кәләпүшләре күзгә чалынып киткәндәй була.

Гасырлар буена сакланып килгән, безне чит кавемнәр арасында аерып торган милли киемнәребез шулай итеп музей залларында һәм сәхнәләрдә генә торып калыр микәнни?.. Әле үткән гасырның 90 нчы елларына кадәр чын татарча итеп, бәби итәкле күлмәкләр, камзуллар киеп, ак яулыгын җәеп бәйләп йөрүче читекле әбиләребез шактый иде. Ләкин милли киемне тормышта саклаучы соңгы могиканнарыбыз рәте көннән-көн сирәкләнә бара шул.


Шөкер, милли киемнәребезнең тарих тузанында күмелеп калуы белән килешмәүче яшьләребез “үсеп җитте”. Айгөл Сингатуллина – “Татарча casual. Заманча милли кием” брендын оештыручыларның берсе, булдыклы яшь ханым – шундыйларның иң кыюыдыр, мөгаен. Бөтен дөньяны кытай чүпрәге баскан заманда “мин заманча, уңайлы, затлы милли кием тегәчәкмен” дип игълан итү өчен, әлбәттә, зур кыюлык, тәвәккәллек һәм булдыклылык кирәк. Ә Айгөлдә бу сыйфатлар ташып тора.

Лаеш районының Пәрәү авылы кызы ул. Пәрәү – Казанга иң якын татар авылы. Туфан ага Миңнуллин әйтүенчә, Пәрәүдә усал татарлар яши. Усал булмаса, урыска биш гасыр буе баш бирмичә сакланып кала да алмаслар иде.

Айгөл укытучылар гаиләсендә туып-үсә. 90 нчы еллар баласы, “30 августта шәһәр көне түгел, суверенлык бәйрәм иткән буын” (үз сүзләре) вәкиле. Милли тәрбия алып, суверенлык һавасын сулап калган кеше. Мәктәп елларында Айгөлләр сыйныфы 5-11 классларны татар теле кабинетында укый. Ә ул бүлмә милли рух белән өретелгән, сөлгеләр, милли кием үрнәкләре, чулпылар белән бизәлгән. Көн дә күргән менә шул милли нәкышләр кызның күңеленә сеңә. Татар теле укытучысы исә балаларны иҗат итәргә рухландырып тора, язган әйберләрен “Көмеш кыңгырау” газетасына җибәрә. Ә алар басылып чыккач, бала күңеле мәтәлчек ата: үз исемеңне газета битендә күрүнең рәхәте тамырларга тарала. Әле өстәвенә гонорары да килеп төшә. Мәктәптә “5”кә генә укый Айгөл, ә яхшы укучыларга колхоз рәисе 100 сум стипендия түләп тора. Балачактан башланган каләм тибрәтү аны Казанга, университетның журналистика факультетына алып килә. Әлеге һөнәрне үзләштерү белән беррәттән, пиарчы белемен дә алып чыга ул. Нәкъ менә шул белеме аңа үз эшен оештырганда ярдәм итә дә. Тик аңа кадәр зур бер медиа ширкәтендә матбугат хезмәтендә эшләргә, аннары Петербург шәһәрендә коммерция оешмасында гади хезмәткәрдән башлап сату бүлегенең җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелергә кирәк була әле. Үзе әйтмешли, чит кавем арасында, ят телдә көне-төне сату эшендә кайный. Тик гел бер урында эшләү тиктормас холыклы кызны ялыктыра, эшендә бик яратсалар да, Мәскәүгә китеп бара. Анда да югалмый, кием-салым сәүдәсе өлкәсендә маркетолог булып эшли. Кияүгә чыккач, Мәскәүдәге тормышы үзгәрә. Эштән китә, иркә хатын булып өйдә “ята” башлый. Тик бу “яту” бер айга гына сузыла. Рухи азык эзләп, ул Асадуллаев йортында урнашкан татар үзәгенә китә. Тик анда эзләгәнен таба гына алмый: туган тел, татар биюе өйрәнеп мәш килүчеләр белән аңа кызык булмый.

Шундый көннәрнең берсендә Айгөл интернет киңлекләрендә бер дизайнер кызның эшләрен күрә һәм бу өлкәнең үзенә бик якын икәнлеген аңлап ала. Ул дизайнерга хат язып сала һәм тиздән бергәләп эшли башлыйлар. Ярты еллап бергә эшлиләр. Камал театрында беренче коллекцияләрен тәкъдим итәргә әзерләнәләр. Ләкин нәкъ менә шул коллекцияне әзерләү барышында фикерләре төрле икәне ачыкланып, юллары аерыла. Ләкин Айгөл инде заманча милли кием идеясе белән “җенләнеп” өлгергән: идеяләр ургылып тора. Тик коллекцияне әзерләп бетерергә нибары 2 атна калган! Төшенкелеккә бирелмичә, берүзе эшләп чыга Айгөл аны. “Калеб” җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтовага бик рәхмәтле ул, аның ярдәме белән, “Калеб” проекты кысаларында Камал театрының кече залында беренче заманча милли кием коллекциясе тәкъдим ителә. Бу – 2015 ел. Анда җәмгысе 8 күлмәк һәм милли аяк киемнәре, сумкалар күрсәтелә. Айгөл аларны камил иде дип уйлаудан ерак тора. Тик бу акчасыз килеш, кырык киртәләрне үтеп, 3 атна эчендә ашык-пошык эшләнгән эш һәм аңа чиксез йөрәк җылысы салынган була. Иң башта “Татарча casual” киемнәрен, сумкаларын милләтче яшьләр күреп ала, мактыйлар, хуплыйлар, күз кыздыралар. Ләкин ни кызганыч, милләтпәрвәрләр нигездә акчасыз кавем һәм аларның бу милли бренд әйберләрен сатып алырга мөмкинлекләре булмый... Тора-бара “Татарча casual” киемнәрен, эшләнмәләрен сорап гади халык килә башлый, Казанга килгән кунаклар шәһәребез истәлеге итеп, милли бизәкләр белән чигелгән сумкалар, күлмәкләр сатып алып китә. Бүләккә дә күп алалар. Мин Айгөл белән әңгәмә корган арада гына бер ханым Мәскәү кунагына дип атап, бик матур ак күн биштәр алып китте.

4 ел эчендә “Татарча casual” берничә дистә коллекция чыгарырга өлгергән. Бу гүзәл дә, заманча да милли чалымлы киемнәр, нәкышле сумка-биштәрләрне дөньяга китерүдә әүвәл тулы бер команда эшлидер дип уйлыйсың. Тик идеядән башлап, брендның рекламасына кадәр Айгөлнең берүзе шөгыльләнүенә ышануы да кыен. Ул үзе – дизайнер да, үзе үк тегүчеләр, мастерлар табып, эшне оештыручы да, үзе үк тауарны кешеләргә тәкъдим итү, пиар белән шөгыльләнүче дә. Дөрес, баштарак Айгөл рәссамнарга мөрәҗәгать итә, аларның милли бизәкләр юнәлешендәге идеяләрен сатып алып, эшләрендә куллана. Ләкин үзләре саткан идеяләрнең коллекциядә җанланганын күреп, ризасызлык күрсәтү, дәгъва белдерү очраклары була. Һәм Айгөл үзен дизайнерлык юнәлешендә сынарга, үз көченә, үз талантына гына таянырга карар кыла. Әлбәттә, милли бизәкләр тарихына кагылышлы хезмәтләрне карап, өйрәнеп чыга. Мәктәп елларында берара рәссамлыкка укырга китәргә хыялланып йөргән кыз, ниһаять, иҗатта ачыла. Ул табигый тукымалар: җитен, вискоза, киҗе-мамык, күн белән эшләргә ярата. Милли киемнәрне заманга яраклаштыру юнәлешендә эшләүне Айгөл “милли үзаңны күтәрү” дип саный. Брендның бер сумкасы быел “Татарстанның иң яхшы сувениры” дип танылган. Әлбәттә, бу умырып акча эшли торган бизнес түгел. “Үз бизнесымны кору төп максат түгел иде. Акча эшләүне максат итсәм, мин инде күптән Кытай товары сатыр идем”, – ди ул үзе. Әлеге юнәлешне ул милләткә хезмәт юлындагы иҗтиһат дип саный. Әгәр “Татарча casual”дан бер тапкыр әйбер алган кешеләрнең 70 проценты кире әйләнеп кайта икән, димәк, ул иҗтиһатын җиренә җиткереп башкара. Яңа туган балалар өчен милли бизәүле биләүсәләр коллекциясе чыгаргач, япь-яшь кызлар “миңа бик тиз бала кирәк” дип игълан иткән икән, димәк, Айгөл дөрес юлда. Ул халыкның рухи байлыгы булган бизәкләр байлыгын, милли зәвыкны яшьләр өчен аңлаешлы телгә, үлчәмгә күчерә алган дигән сүз. Әлегә кадәр бернинди дотация, грантларсыз эшли һәм Татар бистәсендә даими эшләп торучы үз кибетен ачу турында хыял белән яши бүген Айгөл. Хәзерге вакытта “Татарча casual” Мәрҗани мәчетенә караган бәләкәй бер бүлмә арендалап тора. Җәй көне брендның дөньяга килүенә 5 ел тулачак. Кибет турындагы хыялы чынга ашып, өр-яңа матур коллекция белән сөендерергә насыйп итсен аңа. 

Эльмира СИРАҖИ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: