Мәдәни җомга

Мари Илендә яңа гөсләләр табылды

Гөслә - борынгы уен коралы. Идел буенда яшәүче халыкларда (татар, чуваш, мари, удмурт) ул элек-электән кулланышта булган. Хәзерге көндә гөсләдә уйнау традициясе керәшеннәрдә сакланган. Тик ул югалып бару дәрәҗәсенә җитте. Башкаручылар саны (аларның күпчелеге - өлкән яшьтәге апалар) елдан-ел кимеп бара. Әлеге традицияне тирәнтен өйрәнү, саклау һәм яңарту максатыннан мин...

Гөслә - борынгы уен коралы. Идел буенда яшәүче халыкларда (татар, чуваш, мари, удмурт) ул элек-электән кулланышта булган. Хәзерге көндә гөсләдә уйнау традициясе керәшеннәрдә сакланган. Тик ул югалып бару дәрәҗәсенә җитте. Башкаручылар саны (аларның күпчелеге - өлкән яшьтәге апалар) елдан-ел кимеп бара. Әлеге традицияне тирәнтен өйрәнү, саклау һәм яңарту максатыннан мин 2013 елдан бирле махсус экспедицияләргә чыга башладым. Балтач, Арча якларында халык арасында гөсләләр әле дә бар. Әмма быелгы табышлар - гадәттән тыш! Мари Иле республикасында моңарчы татар фольклоры фәнендә яктыртылмаган гөсләләрнең ике яңа төре ачылды.
Беренчесе - дәү гөслә, ике кеше кара-каршы утырып уйнау өчен эшләнгән. Аның озынлыгы - 97 см, киңлеге - 62,5см, калынлыгы - 25 см (чагыштыру өчен, гади үрнәкләрнең үлчәмнәре: 70-90 х 30-35 х 11-14 см тирәсе). Гөсләне Носла пүчинкәсенә Иске Чипья авылыннан (хәзер Балтач районына керә) күченеп килгән Алексеев Михаил Алексеевич үзенең кызларына ясаган булган.
Икенчесе - өстәл рәвешле гөслә (өч аягы, капкачы бар). Озынлыгы - 91,5 см, киңлеге - 49 см, калынлыгы - 13,5 см, идәннән биеклеге - 73 см. Гөсләләрне тез башларына (бу очракта ул еш кына шуып китә) яисә өстәл, урындык сыман каты һәм тигез булган әйберләргә куеп уйныйлар. Әлеге үрнәкне Арча районы Сәрдәбаш авылы остасы Архипов Сарафьон Архипович (1915 - 1985/86) ясаган.
Хәзерге заманда мондый мөһим табылдыклар бик сирәк очрый. Сәяхәт вакытында ярдәм күрсәткән өчен Мари Иле төбәге татар мәдәни үзәге хезмәткәрләренә рәхмәтемне белдерәм. Аеруча - Гәрәй Мәгъсүмьяновка рәхмәтем зур. Өстәвенә, ул табылган зур (ике кеше уйный торган) гөсләне төзәтеп, шушы көннәрдә "Түгәрәк уен" фестивалендә (быел ул Мари Иле җирлегендә уза) яңгыратырга тели. Димәк, тарихи гөсләнең искиткеч матур тавышын ишетергә дә мөмкин!
Эльмира КАЮМОВА,
сәнгать фәннәре кандидаты,
Республика традицион
мәдәниятне үстерү
үзәге әйдәп баручы
фәнни хезмәткәре.
1.Каюмова Эльмира Ринат кызы (музыка белгече-фольклорчы). Алдагы планда - ике кеше кара-каршы уйный торган гөслә. Кече Носла авылы (Носла пүчинкәсе), июнь, 2015 ел.
2. Дәү (ике кеше өчен) гөсләдә уйнау рәвеше.
3. Өстәл кебек гөслә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: