Мәдәни җомга

«Кояшка йөзең белән борыл!»

Альберт Гәрәев күпләргә интерьер бизәүче, олы күләмдәге дивар бизәмнәре ясаучы оста буларак та мәгълүм.

Рәссамның балачак фотолары – алдымда... Бу бала бераз үсеп, көн саен рәсемнәр ясый башлагач, Казанның  3 нче сәнгать мәктәбе ишеген ачып керәчәк... Инде армиядә хезмәт итеп кайткач, Казан сынлы сәнгать училищесында да белем ала башлаячак. Аны тәмамлагач, 3 нче мәктәпкә янә  кайтып, укытучы булып эшкә урнашачак. Югары белемле дә булачак. “Балаларны  укыту  өчен  бик  түзем булу сорала, кешенең холкында бу сыйфат булмаса, укытучы булып эшләү авыр”, – ди Альберт Рафаэль улы.

Күп еллар буе сабыйлар өчен рәсем дәресләре алып барганнан соң, 2001 елда ул Казан сынлы сәнгать училищесында укыта башлый. “Әлеге  һөнәр, минем очракта  сынлы сәнгать, рәсем һәм  композиция дәресләрен  алып бару, беренче карашка гына  җиңел кебек тоела, – дип төшендерә  Альберт  Гәрәев. – Әмма шулай  да  мөгаллимлек миңа бик ошый, менә бу уку йортында да унҗиде ел белем бирдем инде”.

Аның кичәге студентлары да: “Альберт Рафаэль улы безгә профессиональ гыйлем биреп  кенә  калмады, ул безне үз үрнәгендә, бик игелекле, мәрхәмәтле, киң күнелле, тырыш һәм үз-үзеңә таләпчән була белергә дә өйрәтте. “Гомумән, хәлеңнән килгәнчә игелек итәргә тырышыгыз, чөнки бары тик шул вакытта гына сезне башкалар якын күрәчәк һәм истә калдырачак”, – дип еш кабатлады ул безгә”, – дип  мактап телгә ала. 

“Рәссамлыкка укучыларның күбесе сулагай...” – дим хөрмәтле укытучыга, ә ул елмаеп  кына куя.  

- Иң акыллы, иң сәләтле адәмнәрнең күбесе сулагай булган бит һәм хәзер дә шулай. Рәссамнар, дизайнерлар арасында сулагайларның күп булуы гаҗәеп түгел, бу үзенчәлек аларның нибары образлы фикер йөртүләре куәтле булуын гына раслый.   

Альберт Рафаэль улының киндердә иҗат ителгән картиналары байтак, тик  мин аларны нибары фотосурәтләрдә генә  күрәм, чөнки эшләрне сәнгатькә гашыйклар инде бик тиз арада ошатып, сатып алып бетергән булып чыга. Ул әсәрләрендә гади генә әйберләрне дә бик килешле тәртиптә тезеп, матур итеп сурәтләп бирә белә. Әйтик, “Статуэтка белән натюрморт” картинасының  алгы планында – купшы чәчәкләр, алтын каймалы ваза, алтын сәгать, алтын кысадагы портрет, китаплар, үзенчәлекле статуэтка, ә икенче планда матур архитектуралы бина күрәбез. 

1963 елның 30 декабрендә,  (Кәҗәмөгез йолдызлыгы) туган иргә  Кәҗәмөгезләрнең холкына туры килә торган күп күркәм сыйфатлар: тырышлык, эшне сыйфатлы итеп башкару, ахырына кадәр җиткерә белү, җаваплылык хас. Рәссам пейзажлар, натюрмортлар, портретлар жанрларында уңышлы иҗат итә. “Иҗатта иң мөһиме, – ди ул, – реализмга артык дәрәҗәдә бирелмәү”.

Альберт Гәрәев күпләргә интерьер бизәүче, олы күләмдәге дивар бизәмнәре ясаучы оста буларак та мәгълүм. Ә менә антиквар җиһазларны ошатучылар өчен ул – алтын куллы, тәҗрибәле реставратор да. Бу өлкәдә озак еллар буе хезмәт куйганга күрә, аңа нинди генә төр җиһазлар төзекләндерергә туры килмәгән. 

Билгеле, ул иҗат өлкәсендәге башка төр юнәлешләр белән дә кызыксынып караган. Кыйммәтле ювелир бизәнү әйберләре ясау техникасына да тирәнтен төшенгән, катлаулы ювелирлык технологиясендәге бизәнү әйберләре: алкалар, йөзекләр, беләзекләр, муенсалар иҗат иткән. Ә берара күңеле үзле балчыктан сәнгать әйберләре ясауга да тартылган. Әмма ахыр чиктә барыбер майлы буяулар белән  картиналар язу юнәлеше җаны өчен иң якыны булып чыккан.

“Тормышымдагы төп максатым яшьләргә белем бирү белән бәйле. Дөрес, үз кызларым Лия белән Раяна, рәссамлыкка сәләтләре булса да, бу һөнәрне сайламады. Инде оныкларым үсеп җиткәч, аларның нәкъ менә рәссам булып китәчәкләренә өметләнергә генә кала. 

“Картиналардан башкаларның җанына җылылык, уңай  энергетика иңсен өчен иҗатчының һәрвакыт позитив карашта булуы да сорала. 

“Кояшка йөзең белән борыл, шәүләләр синең артыңда калачак” дигән әйтемне  Яңа Зеландиядәге маори халкы юкка гына уйлап тапмагандыр дип саныйм. Ә тормыштагы иң зур  шатлык – ул ныклы сәламәтлек. Сәламәт фәкыйрь сырхау корольгә караганда бәхетлерәк! Шуңа күрә  безгә бүләк иткән шифалы нурлары өчен, сәламәтлек белән узган көннәребез өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтле булу да бик кирәк”, – ди Альберт Гәрәев. 

 Зилә  НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: