Мәдәни җомга

Иясез заманның ияләр иясе

Татарстанның халык рәссамы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхсән ага Фәтхетдиновның арабыздан киткәненә дә җиде ел булган.

Исән булса бу көннәрдә аңа 80 яшь тулган булыр иде. Хәер, Әхсән аганың 80 еллыгы җитте, дигәнгә кем ышансын! Исән чагында ук ул йөзьяшәр дәрвиш сыман иде. Ап-ак чәчләре, нәни генә ак сакалы, миллионлаган еллар адәм баласын ышыклап торган күк йөзе төсендәге зәп-зәңгәр күзләре генә дә ни тора! Аның иҗатындагы сагышлы ияләр, моңсу шүрәлеләр, баганалар, кабер ташлары... Рәссам  әйтерсең лә без белмәгәнне белә, гади күзгә күренмәгән нәрсәләрне күрә, тоя иде. 

Беренче карашка, Ә.Фәтхетдиновның шүрәле, су аналары беркатлы, сәер, балалар иҗатыдай артык самими тое­ла кебек. Әмма ияләрнең сагышлы йөзләренә, кыйшайган баганаларга күбрәк караган саен, мәгънәләрен тирәнрәк аңлый башлыйсың. Һәм бер мизгелдә рәссам иҗатының нигезендә яткан тирән фәлсәфәгә төшенәсең. 

Чирмешән районының Вагаповка авылында туып, Камышлы һәм Богырыслан педагогика училищеларын, Түбән Тагил педагогика институтын тәмамлагач, Әхсән Фәтхетдинов респуб­ликабызга кайтып төпләнергә уйлый. Казанда торак мәсьәләсе авыр тора, шуңа күрә ул яңа гына төзелә башлаган Түбән Кама шәһәренә барып урнашыр­га була. Башлы-күзле булып өлгергән яшь рәссамга яңа калада килүенә үк фатир бирәләр. Һәм Ә.Фәтхетдинов утыз ел Рәссамнар берлегенең сәнгать фондында хезмәт итә, Түбән Каманың байтак җәмәгать биналарын бизи, бетон, пыяла, тимер корылмаларга җан өрә. 

Түбән Кама – рәссамның бәхете дә, бәхетсезлеге дә. Ай үсәсен көн үсеп, гөрләп аякка басып килгән яшь калада иҗат өчен мөмкинлекләр зур, дәртле төзелешләр рухы анда яшәгән һәркемне рухландырмый калмый. Кала белән бергә рәссамның иҗаты да үсә. Берзаман алар икесе бергә берегә.  Әхсән агага «Түбән Каманың шәрәфле гражданины» исеме дә тикмәгә генә бирелмәгән. Әмма шул ук вакытта яшь кала аякка баскан, ныгыган саен, кылкаләм остасының күңелендә  урман, күлләрнең, иркен иген кырларының яңа йортлар, зур заводлар астында калып юкка чыгуларына карата ризасызлык, таш калаларда  халык хәтерен, адәм баласының җанын югалту ачысы үскәннән-үсә бара. Адәмнәрнең табигатьнең дошманына әйләнә барганын, кара урманнарның, ак кош күлләренең, айның, кояшның яклаучысыз, иясез калганын күреп, рәссамның күңеле актарыла. Шәһәрләрдә әхлак бозылуны да ул тыныч кына күзәтә алмый. Һәм рәссам үткәннәргә кайтып, терәк-таяныч, үзенә ярдәм эзли. Әнә шулай итеп шүрәлеләр, ияләр, баганалар, кабер ташлары барлыкка килә. 1970 еллар була бу. Ул чакта рәссамны аңлаган кеше сирәк очрый. Күбрәк тәнкыйть­лиләр, иҗатын җитдигә алмыйлар, үзенә исә шикләнеп карыйлар. Ә ул аның саен дәртләнебрәк иҗат итә, хәтеребезне яңартырга,  алтын баганаларыбызны барларга, милли йөзебезне, буыннар дәвамчылыгын сакларга тырыша. Рәссамнар берлегенә  аны утыз елдан соң, 1992 елда гына кабул итәләр. Ә тагын бер елдан ияләр иясе рәссам Әхсән Фәтхетдинов иң олуг бүләккә - Тукай премиясенә лаек була. 

Рәссам Әхсән Фәтхетдиновның бөтен иҗаты – без кем, каян, ни өчен килдек, дигән сорауларга җавап эзләү. Рәссам еш кына бу хакта уйлануларын иҗатташлары һәм дуслары, шагыйрь - язучылар белән уртаклаша. 1980 елларда Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга язган хатларында да Җир, милләт, тел, сәнгать язмышы турында фәлсәфи уйлары күп. Бөтен хатларны җыеп, рәссамның иҗат әсәрләре  белән бизәсәң, кызыклы китап булыр иде, мөгаен. Әмма без аларның кайбер өзекләрен генә бастырырга булдык. Алардан фәлсәфәче рәссам Әхсән Фәтхетдиновның кемлеге дә, иҗатының асылы да әйбәтрәк аңлашылыр дип өметләнәбез. Ә кемдер, аларны укып, үзен табар, бәлки... 

«Үрсәләнә, бии ал яфраклар!
Тамырлары тибә җанымда!»

Ничектер бу сүзләр минем дә тормышыма кагыла. Соңгы елларда миңа агач белән эш итәргә, аның эченә керергә туры килде, алардан төрле-төрле сәнгать әйберләре ясадым. Агачны бөтенебез дә беләбез кебек, аны яратабыз, ул җимешләр, яфраклар бирә, утын булып җылылык бирә, тактага әйләнеп коймалар була, бүрәнәсеннән өйләр, каралтылар төзибез, баганалар куябыз. Бакчалар үстерәбез, күләгәсендә ял итәбез, аны җырларда җырлыйбыз, шигырьләрдә сөйлибез, моңлы да, нык та, нечкә дә ул, дибез. Кешеләр белән,  иң матурлары (сылу, батыр) белән чагыштырабыз. Агачлар туа, үсә, кеше өчен очыннан алып тамырына кадәр булган бөтен нәрсәләрен жәлләми, үзләрен корбан итә. Ә үзләре аз белән генә дә канәгатьләнәләр, яп-ялангач кеше кебек, бөтенесен дә күрсәтеп, бернигә дә төренмичә, кайда гына үсмиләр – биек тау башында да, су буйларында да, авыл эчендә дә, урамда, кырларда, кара урман булып та, берүзләре генә дә, салкында да, кызу кояш уты астында да, сахраларда да, утрауларда да. Җирне матурлыйлар, күңелләрне баеталар. Күпме кошлар, бөҗәк, хайваннар өчен өй булып торалар. Күпме генә истәлекле биналарга әйләнмәгәннәр, күпме генә тормыш хәлләренең шаһитлары булмаганнар. Утыра торган җиреңдә күзеңне күтәреп карасаң, йә агачның үскәнен, йә аңардан ясалган әйберләрне күрерсең. Кеше бит агачтан ясалган әйбергә, йә агачның үзенә утырып шигырьләр яза, уйлана, ял итә, мәхәббәтле төннәрен уздыра. Өйрәнеп тә киткәнбез: агач кешедән әллә ни сорамый да, сык­ранмый да, елаганын да ишетмибез. Әйе, агачның теле юк шул. Теле булса, әйтер иде кайбер нәрсәләрне. 

Әле без күбрәк агачның тышын гына күрәбез, ә инде тамырларын бөтенләй күрмибез диярлек. Агачлар фаҗигале үлем белән үлә, йә авып чирли, йә су буйларында аунап ята, балыкчылар аны жәлләмичә яндыралар, пилорамнарда ачы тавыш астында яралар, мөлдерәп яфрак ярган чагында кисеп аударалар. Әйе, фаҗигале ул агачның үлеме! Ә бит һәрбер агачның да, кешенеке кебек, үзенең биографиясе бар: кайдан ул, кем, ничек үскән, урман кырыендамы, эчендәме, ачык кырдамы һ.б. 

Менә шулай агач белән эш итәргә тотынгач, мин аны аңлый башладым, эчендәге матурлыгын: фактура, структураларын, ботакларын (күзләрен), төсләрен күрдем. Шуның өчен эшләремдә агач бүрәнә килешме, такта килешме, аунап ятканмы – аның биографиясен сакларга тырыштым, үзем әйтәсе уйларны аның биографиясенә, сыйфатына кушылып өстәп җибәрергә генә булдым.  Яна, чери торган агачларга икенче тормыш бирергә, гомерләрен озайтырга тырыштым. Яраланган сугышчыларны сугыштан алып чыккан кебек, әллә кайлардан алып кайтып дәваладым, үлгәннәрен терелттем (икенче тормыш биреп), төсләренә җан керттем. Аларны янудан коткардым, кулларыма сөял чыкканчы иркәләдем, матурладым. Ә инде үлгән агачлардан чын сәнгать әсәрләре дә чыкса, аңарга бәетләр, дан җырлары язган кебек була. Агачтан күбрәк «Шүрәле» образлары ясыйм, чөнки ул – агачларның күңел хуҗасы, сакчысы, карап үстерүчесе, урман иясе. Нинди каршылыклы бу тормыш! Учак турында ниләр генә язмыйбыз, шартлап-шартлап агачлар яна бит анда (биографиясе белән), учак исләрен сагынып сөйлибез, янында җылынып, көлеп утырабыз, пировать итәбез, ә бит телсез агачлар яна анда! Нинди гаделсезлек! Бәлки, шул агачлар янганда, үзебез дә нәрсәнедер югалтабыздыр, көлгә әйләндерәбездер?..

Күкләр яна, җир җелеген ягып...

Фатирның дүрт ягы булса да, һәр ягында да тәрәзәләр юк, әлбәттә... Сөйлим әле тәрәзәдән ниләр күргәнен. Нинди генә фаҗигале янулар күренми бу тәрәзәдән! Элегрәк бер факеллы, ә хәзер инде биш факеллы комбинат өстендәге һаваларда  нинди генә хәлләр булмый! Күз алдыңа китер: ике якка (уңга-суңга) киткән зур киңлектә, әллә кая киткән биеклектә, җир өстеннән, күк яна. Иртән дә, төш вакытында да, кичен, төнлә, төн уртасында, аның бетеп барган чагында;  кышын, язын, җәен, көзен; бураннарда, томаннарда, яңгырларда, кояш астында, ай яктысында бертуктаусыз күк яна. Ул кызгылт та, зәңгәрсу да, коңгырт та, соргылт та була, кызыл төстә, шул төсләр буталган төстә дә яна. Авыл янгыннарына да, сугыш вакытындагы шәһәрдәге янгыннарга да охшый. Яна-яна, Кавказ тауларына әйләнеп китә, давыллы диңгез-океаннар кебек кайный, кызуланган да була, туктап та тора, әкрен генә дә яна; ачуланган да була, елмайган да була (шулчак җырлардан «татарлар елмаеп үлделәр» дигән юллар искә төшә), үксеп-үксеп елап та яна. Аяз көнне бик еракларга күренеп, курыкмыйча яна. Янына килсәң, һава гөҗләп тора, тавышы да бар, «бозлы су» сорый кебек, ә ерактан, телсез кино кебек, фаҗигале тышы гына күренеп яна. Кайчак өскә менеп китә, кайчак җиргә ята, кайчак бер якка гына омтыла, ә кайчак уралып-уралып төрле якларга китә. Төнлә уянсаң, тәрәзә – язылган картина, триптихтан тора кебек. Уйлар да шуңарга ияреп үзгәрә. Берәр нәрсә янса, «нәрсә бу» дип сорыйлар, ә мин инде сорамыйм. «Кара алтын», «җирнең мае» дөресрәге, миллион еллар җыелган җирнең «җелеге» яна. Миллион еллар җыелган «җир җелеге» җирнең физик тарихы яна. Аны җир астыннан, батырларча хезмәт куеп, насослар белән суырып-суырып чыгарып, бер җиргә җыеп, шулай ук, батырларча хезмәт куеп яндыралар. Сасы ис чыгарып яна ул. Роза, чәчәк исләре юк. Хәер, чәчәкләр янса да, хушбуй исе килми бит. Уйлап куям, кеше йөрәге янганда да исләр чыгадыр? Әйе, «җир җелеген» бөтенләй үк яндырмыйлар, сөт өстеннән каймагын җыйган кебек алалар кирәген. Жәлләмәс иде җир үзенең маен кешеләргә, янар иде ул барысы да кирәккә китсә. (Әйтеп китәм, фәндә табигатьне саклау өчен «безотходное производство» дигән сүзләр бар, ә алар теориядә әле күбесе. Практикада «җир мае»ның кирәге дә яна). Әйе, «җир җелеге» үзенең соңгы җырын җырлап, симфониягә әверелеп, горурланып яна. Бу яну – кешеләрнең аңлаганын көтеп яну...

Күкләр яна «җир җелеген» ягып,
Агачлар да дөрли учакта.
Алар белән бергә йөрәк яна,
телгәләнә, әрни шул чакта...

...Менә тагын Алабугада да зур заводлар төзи башлаганнар. Әхсән, шатлан гына бит! Туган җиреңдә нинди зур төзелешләр! Шул куәт, көчләргә бәйләнеп, кит тә, шуның җырчысы бул, дим үземә. Безнең җирдә тормыш яңара! Кешеләр яңара! Күпме генә лозунг кебек пафос сүзләр әйтеп булмый бу хәлләргә. Өзелә сыман тормыш җепләре дә, ялгый-ялгый куллар канлана. Халык моңын ишеткәндә генә, күңелләрем минем җанлана... Равил дус! Син уйлама, мин шигырь язып, шагыйрьләр белән ярышка чыктым дип. Бу шул якта яшәгән бер халык вәкиленең фикерләре генә. «Әхсән, илгә кирәк бит, тормыш өчен кирәк нәрсәләр эшләнә», диярсең. Ләкин бер корылма да тарих кабере өстендә булырга тиеш түгел...

«Откольни?», «Син кайдан?»

...Ниндидер бер сүз күңелгә кереп кала да әллә нәрсәләрне искә төшерә, үзе янына төрле истәлекләрне җыя, үсә, зурая... «Откольни» («откуда», «кайдан») сүзенә күбрәк тукталасы килә. Әле балачакта, үз авылыңнан башка бер авылны күрмәсәң дә, тирә-яктагы авылларны кешедән ишетеп беләсең. Ничектер төрле авыллар төрлечә характерлана: берсе усал авыл, икенчесе юаш – бай, ярлы, саран, сугышчан һәм башкалар. Авылга кунак малайлары килсә, иң беренче сорау: «Каян?» Ул – исәнләшү дә, танышу да. Авылының исемен әйтсә, ул малай да шул авыл характерына керә, усал авылдан булса – ул малай да усал була кебек, үзе юаш булса да чынында. Ә инде кунак малаеның авылын белмәсәң, кайсы авылга якынрак булганлыгын белеп, төбенә төшенә идек. Ул кайсы авылга якын булса, шуның характерын  бирәсең. Авыл аша урыс, чуаш, мукшы малайлары да үткәли. Менә шул малайларга без: «Откольни, откольни», - дип, нәрсә әйткәнебезне дә белмичә, кычкырып кала идек. Кем өйрәткәндер шул сүзне? Зурлардан ишеткәнбездер инде. Аның бит мәгънәсен дә аңламый идек, ул үртәү сүзе дип белә идек. Әй, барасың инде арба артыннан бер көтү малай кычкырып: «Откольни», «откольни», - диеп. Зурларның берсе арбадан төшеп, камчы белән аркадан сырлаганчыга кадәр. 

Бераз зурайгач, юлда очраган урыс, мукшы малайларыннан, бераз җитдирәк итеп: «Откольни?» - дип сорый идек. Бу чакта инде сүзнең эчтәлеген аңлый идек. Зур кешеләр кебек сөйләшеп, дуслашып та китә идек... Хәзер генә бит ул бер-береңнән сорамыйлар: «Син кайдан? Откуда?» - диеп. Күршеңнең дә кайдан икәнен белмисең. Ә бит элек иң беренче сорау шул иде. Хәтта адашкан этләрнең дә (кешеләрнең генә түгел) кайсы авылдан икәнен белә идек бит, кызыксына идек. Ә бит бу сорауда ниндидер бер мәгънә бар. Туган җирне белүгә дә ярдәм итә ул. Яңа мәгълүматлар да керә. Инде тагын да зурайгач, укырга башка җирләргә киткәч, яңа кешеләр белән очрашкач: «Син кайдан?» - дип сорау бирүләр һәрчак булып торды. Район территориясендә: «Кайдан?» - дигән сорауга авыл исемен әйтсәң: «Урман астыннан». (Безнең авыл – Урман­асты Үтәмеш. «Үтәмеш»ен әйтмәсәң дә беләләр ул авылны).  Инде бераз ераккарак киткәч: «Урманасты Үтәмештән Чирмешән районыннан», - диясең. Тагын да ераккарак киткәч (армия вакытларында): «Татариядән», - диясең. Районын сорасалар, Чирмешәннән, диясең. Тагын-тагын да ераккарак (Кавказ, Себер якларына) китсәң: «Волга буеннан  (Поволжье) – Татарстаннан», - диясең. Әллә кая (Африка, Америка, Австралиягә) барып чыксаң: «Европадан, Татарстаннан», - дияр идең. Әгәр инде Җир шарыннан башка җирләргә очсаң, галәм эчендә кешеләр очратсаң: «Җир шарыннан» («Җирдән»), - дияр идең. Инде кояш системасыннан чыгып, әллә кайларга очсаң: «Кояштан, Җирдән» – дип җавап бирер идең. 

Күңел бит әллә кайларда, иксез-чиксез галәм эчендә оча. Кояш та, җир дә бик еракта калган кебек була. Ә шунда да авылга килгән кунак малайлары, авыл аша үткән урыс, мукшы, чуаш малайлары очрар кебек. Сиңа һәрчак: «Откольни?», «Син кайдан?» дигән сораулар ишетелеп торыр кебек, балачакны искә төшереп яңгырарлар кебек. Менә шулчак өзелеп-өзелеп, сагынып-сагынып, җавап бирәсе килә: «Урманасты Үтәмештән, Чирмешәннән, Татарстаннан, Европадан, Җир шарыннан, Кояштан», - дип. Шулчак матурлыгы белән әллә ни аерылмаган (ләкин минем өчен иң матур, изге урын) безнең авыл – Урманасты Үтәмеш искә төшәр, райүзәк булган Чирмешән сагындырыр, үзебезнең җиребез Татарстан өзгәләндерер күңелне, әле күз күрмәгән Европа да, әле тоелып бетмәгән Җир шары да, балачактан бирле иң беленгәне, иң аңлашылганы – Кояш та искә төшәр... Галәмнәрдә очып кайткач, туган җирнең кадере бигрәк тә арта бит. Шуннан башлана бит барысы да. «Төпсез коелар» (балачак) булган җирдән, изге ташлар калган җирдән. Шуннан башлана бит ак кәгазьләрне бәхетле итү дә...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: