Мәдәни җомга

«Ил-ат»ны иярләгән Сәйфулла оныгы

«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Финляндиядә яшәүче милләттәшебез, рәссам Рафаэль Сәйфуллинның иҗат әсәрләреннән күргәзмә ачылды.

Исеме күпләребез өчен яңа булса да, һәр казанлының Рафаэль абыйның ким дигәндә бер эшен  күргәне бардыр. Ул – былтыр Казаныбызның Бауман урамы башында Татарстан Фәннәр академиясе каршында куелган «Ил-ат» сыны. Бу сынны Баумандагы мәче, Әби-патшаның каретасы кебек халык абынып-сөртенеп йөри торган гап-гади бер урам скульптурасы итеп түгел, калкурак бер урында, зуррак үлчәүдә, ерактан күренеп тора торган рәвештә күрәсе килгән иде, әлбәттә. Әмма шунысы өчен дә рәхмәт. Аның каравы Рафаэль Сәйфуллинның «Ил-ат» композициясенә салынган идеяләре барысы да тормышка ашкан дияргә була. Ат сыртындагы татар тарихыннан алынган символлар да бар. Аркасындагы түгәрәкләп эшләнгән нәни генә авыл балачакны сагындыра. Һәр татар кешесе әби-бабасының кендек каны тамган җирне күңелендә йөртә бит. Нәкъ авыл уртасында якты аен ялтыратып горур мәчет тә басып тора.

Рафаэль абый атны калкан өстенә бастырырга ниятләгән иде. Моның белән ул күпләгән сугышларда илен яклаган ватанпәрвәр милләт булуыбыз­ны ассызыкларга теләгән булса кирәк. Баумандагы «Ил-ат» тояклары астында, чыннан да, ташлар калканга охшатып түшәлгән. Ай-һай бер кизәнүдә ватыла торган таш калкан турында хыялландымы икән рәссам? Кырыч калканның ташка әйләнүе сынны куярга алынган хакимиятнең әлеге дә баягы акчаны янга калдыру ниятеннән түгелме икән? Әмма үткән эшкә салават. Былтыр кысканны быел кычкырмыйлар, дигәндәй, тарих онытылган, әдәп-әхлак югалган бу заманда «Ил-ат» композициясен бөтенләй куймасалар  да, гаҗәп булмас иде. 

Сүз уңаеннан, Рафаэль Сәйфуллинның «Ил-ат» композициясенә охшаш сын-сурәтләр бүтән шәһәрләрдә дә куелды. Мәсәлән, Чиләбедәге дөя сурәте бик мөлаем килеп чыккан. Рәссамнарыбызның Чиләбедә иҗат итү тарихы үзе бер кызык. Рәссамнарыбыз дигәндә Рафаэль абыйның олы улы шулай ук рәссам Камилне дә истә тотып әйтүебез. Чиләбедә Сәйфуллиннарның иҗат эшләре бер генә дә түгел, ким дигәндә өчәү. Борынгы грек скульптурасы Венера Милосская белән аваздаш исемдәге «Венер» сыны торба, болт, гайка кебек тимер-томырдан гыйбарәт һәм эшчеләрнең көчен гәүдәләндерә. «Венер» авыр, дәһшәтле күренсә, трактор чылбырыннан башкарылган «Пролетариат» композициясенә, киресенчә,  җиңеллек хас, ул гүя  рәссамның бер-ике кул тиюеннән хасил булган. Анда гәүдәләндерелгән пролетарий эш белән шундый мавыгып киткән ки, хәтта башын югалткан, авыр чүкече белән селтәнеп бәрүен белә. 

Милләттәшләребезнең металлургия башкаласында  илһамланып иҗат итүләренең сере гади –  Сәйфуллиннар «Чиләбе – эшчеләр шәһәре» бәйгесендә җиңү яулап, тимер скульптуралар ясау хокукына ия була. Драма театры янә­шәсендә куелган «Ил-ат»ның туганы дөя скульптурасы исә шәһәрнең символы булып аңлашыла, чөнки Чиләбенең гербында дөя сурәте төшерелгән. Аның сыртында символлар аркылы шәһәрнең тарихы чагылдырылган. Аркасында – 2013 елда Чиләбегә килеп төшкән метео­ритка охшатып ясалган  таш сыман бер нәрсә дә бар. 

Аңлашылганча, Рафаэль Сәйфуллинның иҗаты символизм белән сугарылган. Кызганыч ки, бөтен тамашачылар да сәнгатьтә символлар телен яратып бетерми. Ат – атка, дөя дөягә охшасын, диләр. Чиләбедә, мәсәлән, социаль челтәрләрдә Сәйфуллиннарның скульп­тураларын сүгеп нинди генә сүзләр әйтмәделәр. Караңгы шахталарда җәфа чигеп эшләгән халыкның терминаторга охшаган «Венер»ны, трактор чылбырын түгел, күзләрне иркәли торган нәфисрәк сын-сурәтләр күрәсе килүе табигый. Тимерне буйсындыр, утны ияргә ал һәм шуның өчен берничәшәр ай хезмәт хакыңны тоткарласыннар да, син ипи сатып алсам, сөткә акчам калачакмы, дип баш ваткан вакытта күзеңә символлар күренәме соң?  Ил халкын шул дәрәҗәгә җиткергәч, сәнгать кайгысы калмаган шул инде. Ул дөяне ничекләр генә итеп мыскыл итмәде бичара Чиләбе халкы. Шәһәргә ике миллионга төшәчәген белгәч, хакимият башлыгы Сергей Давыдов  дөяне үзенең пеләш башына куйсын, дип ачыргаланучылар да булды.  «Шәһәр гербында эт сурәте булырга тиеш иде.  Шәһәрнең «этләргә калуын» теләмәгән берәү геральдик комиссияне сатып алганга күрә генә, Чиләбе гербында дөя сурәте пәйда булды. Чынлыкта, дөянең безнең шәһәргә бер катнашы да юк. Чиләбе халкы  үлгәнче, бөкре чыгарып авыр хезмәт кылсын, дигән сыман килеп чыккан», дип язды тормышыннан гарык булган берәү. Халыкның авыр хәятеннән туган бу сүзләрен күтәреп алып татарга каршы оста файдаланучылар шунда ук табылды. «Фәлсәфә Азия халыкларының кулыннан килә торган эшмени? Аларның ата-бабалары ат урлауга гына яраган. Тормышны алга җибәрә торган милләт түгел бу», дип зәһәрен чәчте Павел Всеволодович исемле интернет кулланучы... Татар «Ил-аты»н да яратып бетермәүчеләр бар. Ичмаса мәчегә охшаган, дип Казан мәчесе сын-сурәтен аннан артыграк күрүчеләр булды. Яшьләр арасыннан берәү хәтта атыбызны кальян белән чагыштырган иде. Олуг рәссам Рафаэль Сәйфуллин  тормышларын күңел ачуга корып, кальян томаннарында адашкан мескеннәргә дә, авыр тормыш йөген тартып, дөньяның ямен күрүдән мәхрүм эшче халыкка да үпкәләми. Чын сәнгать һәр чорда да каршылыклы фикерләр уяткан.  Композитор Жорж Бизе, әнә, халык «Кармен» операсын  кабул итмәгәч, өч ай дигәндә кайгыдан сулып җан тәслим кылган. Хәзер «Кармен» – дөньяда иң күп башкарыла торган операларның берсе. Рәссам Ван Гогны танымаганнар, хәзер исә картиналары өчен миллионлаган доллар  да кызганмыйлар. Алман язучысы  Франц Кафка хәерчелектә үпкә авыруыннан үлгәндә бөтен хезмәтләрен бергә җыеп яндырырга  васыять әйтеп калдырган. Әле дә ярый җан дусты васыятьне бозган. Иҗат кешесе укучыларын, тамашачыларын уйларга өйрәтсен, үзе аңа иярмәсен. Кем ни генә әйтсә дә, һаман иҗат итсен. Безнең аталы-уллы Сәйфуллиннарга һәм башка татар рәссамнарына бигрәк тә интернет челтәрендәге Павел Всеволодович кебек шовинизм чирен йоктыр­ган мәкерле, зәһәр адәмнәрнең авызын каплар өчен бертуктамый бирелеп, иҗат итәргә кирәк. 

Рафаэль абыйның нәселе Ульян өлкәсеннән. Бөек Ватан сугышында фашист пленында интеккәне өчен, кайткач әтисе Җиһанша абзыйны Үзбәкстанның Китаб шәһәренә сөрәләр. Балалары үсеп җиткәч, Җиһанша абзый гаиләсен алып Самарага күченә. Рафаэль Сәйфуллин Ленинградта В.Мухина исемендәге югары сәнгать-сәнәгать училищесын тәмамлаган. Аннары 1992 елга кадәр Ленинград өлкәсендә яшәгән. 1980 еллар азагында Сәйфуллин «Дорога в Кикерино» исемле күргәзмәдә зур уңыш казана һәм шул ук елны Америкада керамика сәнгатенә багышлап нәшер ителгән затлы журналда аның турында зур мәкалә бастырып чыгалар. Рәссамның бер иҗат әсәре бүген Америка музеенда саклана. «Мәхәббәт тарихы» дип исемләнгән ике зур алма рәвешендә ясалган скульптур композицияне исә «Apple» компаниясе сатып алып дөньядагы иң бай кешегә бүләк иткән. Рафаэль Сәйфуллин Ленинград өлкәсендә матур эшләре белән танылгач, бервакыт Халыклар дуслыгы йорты аның иҗат эшләрен Хельсинкига алып бара. Шуннан соң рәссам үзе дә төрле илләрдә була. Үзгәртеп кору елларында иҗат халкына яшәү авыр була башлагач, Сәйфуллиннар гаиләсе Финляндиягә күченә. Анда берникадәр вакыт эшләп үзен күрсәткәннән соң, татар рәссамына элеккеге кинотеатрны остаханә итеп бирәләр. Һәм Рафаэль абый утыз елга якын вакыт шунда уңышлы иҗат итә. 

Үзебездә рәссамнардан тартып-сузып үлчәгәндә дә, бер бүлмәле фатир зурлыгыннан артмаган остаханәләрен дә күпсенәләр. Карл Маркс урамындагы күргәзмәләр залы һәм сәнгать фонды бинасында урнашкан остаханәләрдән әнә кылкаләм осталарыбызны бүген-иртәгә куып чыгарырга торалар. Никадәр остаханәне, рәссамнардан тартып алып, сауна, чәчтарашханә, матурлык салоны тотучыларга тапшырдылар. Ә Финляндиядә Рафаэль абый берүзе 700-800 кеше сыйдырган элеккеге кинотеатр би­насында эшли. Кышларын ул бина бик салкындыр, мөгаен. Әмма Рафаэль абый балчык яндыра икән, остаханәдә миче бар, димәк. Илдәшләренең ихтирамлы мөнәсәбәте дә җылыта, әлбәттә. 

Шуңа күрә Казанда ачылган күргәзмәсе дә Финляндиягә мәхәббәт белән сугарылган. Анда мичтән чыккан керәч плитәләрдә Финляндия пейзажларын, финнар тормышыннан төрле күренеш­ләрне күрергә мөмкин. Шул ук вакытта Рафаэль абыйның татар өчен җан атып, шатлыкларына – сөенеп, хәсрәтләренә кайгырып яшәве күренә. Түбән Новгород өлкәсенең бер авылында репрессия­ләнгән татар кешеләренә багышланган монумент эскизы да, «Сак-Сок» бәете турында скульптур композиция дә шуны искәртә. Без үзебездә Казанны яклап шәһит киткән бабаларыбызга багышланган һәйкәл нинди булырга тиеш, дип озак кына баш ваткан идек. Әле Үзбәкстанда, әле Ленинградта, әле Финляндиядә гомер кичергән Рафаэль абыйның репрессия­ләнгән милләттәшләребезне искә алып башкарылган монумент проекты, әнә, ислам һәм татар сәнгатенең  бөтен матур гадәтләрен үз эченә алган. «Сак-Сок» композициясе дә шул сыйфаты белән күңелләргә хуш килә. Гомумән, экспозициядә хан, патша резиденция­ләрендә генә күреп булырлык затлылык хакимлек итә. Интернет киңлекләрендә Павел Всеволодовичлар тикмәгә генә котырмый, димәк...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.  
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: