Мәдәни җомга

ИДЕЛ-ЙОРТТА КАБАТ САБАН ТУЕ

Президент Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә иртәгә республикабыз авылларында Сабан туйлары башлана. Сабан туе халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәреннән берсе. Һәркем аны ел буе көтеп ала. Кайда гына яшәсә дә, бәйрәмдә катнашу, туган-тумачалары, дус-ишләре белән очрашу өчен туган ягына кайтырга ашкына. Сабан туе - табигать уянуына һәм язгы кыр эшләре тәмамлануга бәйле...

Президент Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә иртәгә республикабыз авылларында Сабан туйлары башлана. Сабан туе халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәреннән берсе. Һәркем аны ел буе көтеп ала. Кайда гына яшәсә дә, бәйрәмдә катнашу, туган-тумачалары, дус-ишләре белән очрашу өчен туган ягына кайтырга ашкына.

Сабан туе - табигать уянуына һәм язгы кыр эшләре тәмамлануга бәйле календарь йолаларына нигезләнгән милли бәйрәмнәребезнең берсе, яшәү рәвешебезнең элек-электән килә торган аерылгысыз бер өлеше. Ул үзенең уен-көлкегә, күңел ачуга төрле-төрле уеннарга, бәйгеләргә байлыгы ягыннан башка бәйрәмнәрдән аерылып тора. Сабан туенда һәркемгә тамашачы булуы белән бергә, ярышларда катнашу мөмкинлеге дә бирелә. Көчеңне сынап кара, сәләтеңне күрсәт. Башкалардан җитезрәк булсаң, истәлеккә Сабан туе бүләген дә алып кайтып китә аласың әле.

Милли бәйрәмебезнең бик борынгы заманнардан ук үткәрелүенә шик юк. Әмма беренче Сабан туйларының кайчан һәм кайда үткәрелүе хәзергә ачык түгел. Тарих фәннәре докторы, үзе дә күп кенә Сабан туйларын үткәрүдә актив катнашкан, көрәш буенча спорт остасы, озак еллар Русия халыкларының милли спорт төрләре федерациясе президиумы әгъзасы булган Дамир Шәрәфетдинов Казан шәһәренең 1000 еллыгына багышлап чыгарылган "Татар барда - Сабан туе бар" дигән китабында Сабан туен башка төрки һәм фин-угыр, славян халыклары йолалары, гореф-гадәтләре белән тарихи-чагыштырма анализ ясап, ул халыкларга карата олы ихтирам саклаган хәлдә, әлеге бәйрәмнең борынгы татарлар Урта Идел һәм Чулман буйларында яши башлаган чорларга кадәр үк барлыкка килүе хакындагы фикерне үткәрә.

Хәзер Сабан туе татарлар яши торган барлык төбәкләрдә бәйрәм ителә. Соңгы елларда гомумрусия Сабан туен үткәрү дә традициягә керде. Сүз уңаенда шунысын да искә алып китү урынлы булыр: әлеге бәйрәмне үткәрү 1990 елда кануни расланып, гомумреспублика бәйрәмнәре исемлегенә кертелде. Мондый статус бирелү муниципаль органнар җитәкчеләренең Сабан туйларын үткәрүдә башлап йөрүенә китерде. Бәйрәм программаларына яңа уеннар, яңа бизәкләр өстәлде. Хәтта кайбер авылларда һәм районнарда бәйрәмне оештыручылар арттырып та җибәрәләр. Ел дәвамында төрле тармаклар буенча башкарылган эшләргә сәгатьләр буе йомгак ясыйлар, мактау грамоталары, төрле бүләкләр тапшыралар. Шул рәвешле Сабан туен колхоз җыелышына, район конференциясенә әйләндерәләр. Ә Сабан туе уеннарын карарга, ял итәргә килгән халык мәйданнан китү ягын карый. Чаманы белергә, быел мондый хәлне кабатламаска иде.

Иртәгә - авылларда Сабан туйлары, шагыйрь әйтмешли, Актанышы-Балтачы, Минзәләсе-Арчасы бәйрәм итә барчасы. Бәйрәмнәр гөрләп үтсен. Рәхәтләнеп ял итегез!

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

.Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: