Мәдәни җомга

ФЕСТИВАЛЬ ОФЫКЛАРНЫ КИҢӘЙТӘ

30 августта Казанда VI Халыкара яшьләр фольклор фестивале төгәлләнде. Бу чарага дөньяның 20 иленнән - Малайзия, Тайвань, Төркия, Польша, Көньяк Корея, Финляндия, Аргентина, Мексика, Израиль, Һиндстан, Төньяк Кипр, Греция, Латвия, Венгрия, Бразилия, Колумбия, Сербия, Хорватия, Молдавия, Канададан фольклор коллективлары җыелды. Моңа кадәр дә үткәрелеп килгән фестивальнең быелгы үзенчәлеге нидә иде...

30 августта Казанда VI Халыкара яшьләр фольклор фестивале төгәлләнде. Бу чарага дөньяның 20 иленнән - Малайзия, Тайвань, Төркия, Польша, Көньяк Корея, Финляндия, Аргентина, Мексика, Израиль, Һиндстан, Төньяк Кипр, Греция, Латвия, Венгрия, Бразилия, Колумбия, Сербия, Хорватия, Молдавия, Канададан фольклор коллективлары җыелды.

Моңа кадәр дә үткәрелеп килгән фестивальнең быелгы үзенчәлеге нидә иде соң? Беренчедән, элек ул "Бәхетле балачак" бию ансамбле, Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы тарафыннан оештырыла иде. Быел исә Татарстан Мәдәният министрлыгы бу чараны үз карамагына алды. Быелгы фестиваль 2013 елны Казанда узачак Универсиадага багышланды, катнашучы илләр исемлеге бермә-бер артты. Океан арты илләренең дә безгә килергә теләк белдерүе фестивальнең мәртәбәсен тагын да күтәреп җибәрде.

Соңгы елларда Русиядә фольклорга, аутентик сәнгатькә игътибар артканнан арта бара. Алга киткән чит илләрдә исә милли тамырларның һәрвакыт күз уңында торуы мәгълүм, һәм фольклор анда югары дәрәҗәдә өйрәнелә, бәяләнә. "Бу чарага без бер ел элек хәзерләнә башладык, - диде Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары И.Әюпова. - Ерак илләрнең фестивальгә килергә теләк белдерүе, безнең республика белән кызыксынулары зур куаныч. Юл бәясен кунаклар үзләре күтәрде. Мәсәлән, Аргентинадан Казанга килү үзе генә дә күпме тора? Ә коллективларда 16дан алып 30га кадәр кеше. Әмма чыгымнар фольклор сәнгатенә хөрмәт алдында берни тормый шул. Чөнки төрле халык сәнгатенең энҗе-җәүһәрләрен шушындый фестиваль сәфәрләрендә, аралашуларда гына күреп була".

Казанда кунакларны бай программа көтә иде. Милли музей, Казан Кремле кебек тарихи урыннардан тыш, аларны республикабызның Чистай, Буа, Яшел Үзән шәһәрләре, Саба районы үзенә чакырды. Яшь фольклор осталары Универсиада корылмалары белән дә танышты, концертлар бирде. Шулкадәрле дөнья халыкларын, аларның фольклорларын Казан сәхнәләрендә күрү зур яңалык иде. Соңгы елларда башкалабызда халыкара чаралар еш үткәрелә. Бу яктан хәзер кешене шаккатырып булмый. Шулай да яшьләр фольклор фестивален тамаша кылмаучылар күп нәрсәдән мәхрүм калгандыр кебек. Кунакларның һәркайсы бай программа әзерләгән иде. Фольклор, аерым халыкның сәнгате һәм гореф-гадәтләреннән тыш, аның холык-фигылен, көнкүрешен дә ачып сала. Канадалылар, мәсәлән, үз чыгышларына спорт алымнарын да кертеп җибәргән. Көньяк Кореялылар, тайваньлылар фокус элементлары белән шаккатырдылар. Корея халкы үзенең гадәти тормыш-көнкүрешен тасвирлады. Бу күренештәге маймыл һәм барс аларның ни дәрәҗәдә табигать белән тыгыз бәйләнештә булуын сөйли иде.

Рига шәһәреннән килгән "Золото Ситечко" ансамбле Иван Купала бәйрәмендә яшьләрнең күңел ачу, үзара аралашу күренешләрен күрсәтте. "Золото Ситечко" сезнеңчә җидегән йолдыз дигәнне аңлата, ансамбльдә җиде төркем уңышлы эшләп килә, - ди ансамбльнең оештыручысы һәм алыштыргысыз җитәкчесе Ф.Баштейн. - Киләсе елда 55 еллык юбилеебызны үткәрергә җыенабыз. Шушы вакыт эчендә дөньяның 86 иленә гастроль сәфәре кылдык. Казанда өченче тапкыр булуыбыз. Фестиваль югары дәрәҗәдә оештырыла. Сездә сәнгатьне бәяли беләләр".

Фая ханым үзе дә алты яшеннән бии. Ә бу ансамбльне ул 17 яшьлек вакытында оештырган. Кызы да шушында ук педагог булып эшли. "Бию - минем тормышым, яшәү чыганагым, күңел күтәренкелегем. Мин биюсез яши алмыйм", - ди 72 нче яше белән баручы Ф.Баштейн.

Һиндстанның Мумбай шәһәреннән килгән "Раян" фольклор төркеменең оешуына тугыз ел. "Раян" милли мәктәпләр челтәре шактый еллардан бирле Һиндстанның төрле шәһәрләрендә үз эшчәнлеген алып бара. Алар туган телдә белем биреп кенә калмыйлар, ә төрле мәдәният һәм сәнгать учаклары да ачып җибәрәләр. Әлеге фольклор төркеме күп тапкырлар Һиндстанның төрле шәһәрләрендә, Лондонда фольклор фестивальләрендә чыгыш ясарга өлгергән инде.

- Фестивальләр - башка халыкларның сәнгате белән танышу өчен иң яхшы мөмкинлек, - ди "Раян" ансамбле солисты Рушаб Санхви. - Алга таба үсеш өчен дә бик мөһим бу.

Кунаклар Казан читендәге Петровский бистәсендәге "Регина" кунакханәсенә урнаштырылган иде. Монда аралашу, мастер-класслар үткәрү өчен дә менә дигән мөмкинлекләр тудырылды. Яшь фольклор осталары 30 август - Республика һәм Шәһәр көнендә Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда 4 сәгатькә сузылган гала-концерт бирделәр. Соңыннан кунаклар күмәкләшеп татар халык биюен башкардылар. "Бәхетле балачак" хор ансамбле җитәкчесе, бу фестивальне оештыруның башында торучы Светлана Ишкузина әйтүенчә, болай күп кунак чакырудан курыкмаска кирәк. "Безнең башка илләрдән бер генә дә ким җиребез юк. Бездә булган сәяси һәм матди проблемалар аларда да бар, әмма алар фестивальләр үткәрергә комачауламый. Киресенчә, мондый аралашулар төрле хәл-вакыйгаларга дөнья күзлегеннән карарга ярдәм итә. Офыкларыбыз тагын да киңәйсен, дусларыбыз тагын да артсын иде",- диде ул.

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

.Фестивальдән күренешләр.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: