Мәдәни җомга

БИЛӘРНЕ КАЙТАРЫГЫЗ!

Моннан 25 ел чамасы элек кенә, туксанынчы еллар башланганчы, без Биләр турында ишеткәләп кенә һәм гомумән күрмичә яшәдек. Сталин партиясенең 1944 елгы карары, Мәскәү каршында гел тез чүгеп яшәү әтиләрнең канына сеңгән, күрәсең, алар хәтта безнең буынга да борынгы башкалабыз турында авыз ачтырмады. Ниһаять, туксанынчы еллар уртасында Чаллыдан Биләргә походлар...

Моннан 25 ел чамасы элек кенә, туксанынчы еллар башланганчы, без Биләр турында ишеткәләп кенә һәм гомумән күрмичә яшәдек. Сталин партиясенең 1944 елгы карары, Мәскәү каршында гел тез чүгеп яшәү әтиләрнең канына сеңгән, күрәсең, алар хәтта безнең буынга да борынгы башкалабыз турында авыз ачтырмады. Ниһаять, туксанынчы еллар уртасында Чаллыдан Биләргә походлар оештыра башладык. 2002 ел җәендә шәһәр хакиме Рәшит Хәмәдиевне күндереп, хәтта 800 дән артык Чаллы зыялысын иллеләп автобуста борынгы мәркәз туфрагына сәяхәткә алып бару бәхетенә дә ирештек без.
Дөресен әйтим, шуннан ары Биләр туфрагына барганым юк иде. Бәхетемә, "Татмедиа" җитәкчелеге бер ай чамасы элегрәк борынгы пайтәхет нигезенә сәфәр оештырды. Төп максатыбыз укучылар белән очрашып, газета-журналларга язылу күләмен арттыру булса да, борынгы бабаларыбыз рухына сәҗдә кылырга да вакыт таба алдык.
Юхаланмыйм, Биләр нык үзгәргән. Изге чишмә тирәләрен, гомумән, танымаслык. Иске ерымнарны кушып-тирәнәйтеп, бик тә матур, зур күл ясаганнар. Тирә-юне буйлап затлы чатырлар тезелешеп киткән. Беркадәр читтәрәк, ялан аръягында шәп агачтан гаять матур бина төзегәннәр. Анда - "Сәләт" лагере, ул быелдан башлап дөньяның төрле почмагыннан җыелган татар балалары өчен ел дәвамында эшләячәк матбугат һәм тарих мәктәбенә, ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләчәк җылы, якты үзәккә әйләнәчәк икән.
Хак булса, хәзер изге Биләр туфрагына баш ияргә килүче сәяхәтчеләр саны ел әйләнәсенә 160 меңгә якынайды, диләр. Сәфәрчеләр арткач, Изге чишмә янәшәсендә Биләр тыюлыгының дирекциясе дә, тарихи музей да ачылган. Автобус һәм җиңел машиналарны кую өчен асфальтланган әллә ничә мәйдан булдырганнар. Сукмакларга заманча, затлы таш түшәлгән, һәр тарафта пөхтәлек һәм тәртип. Ләкин бу заманчалыкның икенче бер чире - алып-сатарлык, сәүдә эше чиктән ашып киткән. Тыюлыкта, төтен һәм бу чыгарып, әллә ничә кафе эшләп ята, мангаллар ут чәчә. Сукмакларны кулдан бәйләнгән кием-салым, затсыз сувенир, бала-чага уенчыгы сатучы "эшмәкәрләр"нең сәүдә өстәлләре басып алган. Иң гаҗәбе - алар белән күзгә күренмәгән, читтәге түрәләр җитәкчелек итә, кафе хуҗалары илә "эшмәкәрләр" тыюлык идарәсенә сыңар тиен дә "тамга хакы" түләмиләр икән!..
Үзен зыялы санаган һәрбер татар өчен Биләр - борынгы башкалабыз. VIII гасырда ук инде монда болгарлар канат җәйгән. 922 елда Болгар илтабары Алмыш хан нәкъ шушында гарәпләрнең ибн Фадлан сәркатиплек кылган илчелеген каршылап, газиз Исламны дәүләт дине дәрәҗәсендә кабул иткән. 985 елда безнең бабаларыбыз үз өсләренә корал тотып килгән Владимир Кызыл Кояш һәм аның гаскәрбашы Добрыня Никитич белән ике ил тарихында да иң беренче - тынычлык турында солых төзегәннәр. "Колмак су төбенә китсә һәм таш су өстендә йөзә башласа гына бозылыр безнең дуслык", - дигән искитмәле матур сүзләр язылган бит анда. 1006 елда Владимир Русе белән Болгар дәүләтләре арасында тамга салымын түләмичә сәүдә итү турында да тәүге килешү төзелгән. 1024 елда Ростов кенәзлегендә коточкыч ачлык башлангач, безнең бабайлар 30 дан артык корабта алар җиренә ашлык озатканнар. Тик шушы кадәр изгелекләр кылуның да файдасы тимәгән шул. Ерак бабаларыбыз Биләрне, төп пайтәхет һәм сынмас кирмән ясап, 1120 елда - Юрий Долгорукий, 1164 һәм 1172 елларда - Андрей Боголюбский, 1184, 1186 һәм 1205 елларда Всеволод Зур Оя баскыннарыннан яклап калган. Биләребез шул елларда мәйданы буенча 700 гектарга, халык саны белән 50 меңгә җиткән, ул Кайсаркала (Константинополь) белән Сәмәркандтан кала җиһандагы иң зур мәркәзләрнең берсе булган инде. Чагыштырып карау өчен Европаның үтә мәдәниятле булып кыйланган башка пайтәхетләренә күз салыгыз: ул вакытта Парижның мәйданы - 440, Лондонныкы - 200, Киевныкы - 150, Владимирныкы нибары 40 гектар гына тәшкил иткән, ә бүген Европаны туендырып торучы Берлин бөтенләй җир йөзендә булмаган да әле. Ә Биләрдә инде бу вакытта ерак Иран, Гәрабстан, Каф тау, Урта Азия, Скандинавия илләреннән килгән сәүдәгәрләр үзләренең кибетләрен тоткан, монда мәшһүр тимер остасы Әбүбәкер, атаклы тарихчыбыз Якуб Ногман, ахыр чиктә шигъриятебезнең тәүге пәйгамбәре - бөек Кол Гали гомер иткән.
Ни үкенеч, бабаларыбыз 1236 елда Батый гаскәренә каршы тора алмаганнар, ул үзенең өч канатлы армиясе белән бердәм ябырылып, борынгы пайтәхетебезне җимереп вәйран иткән. Әле шуннан соң да, гаскәрләрен җыеп Батый Мәскәү Русен яуларга китүгә үк, Җик мәргән һәм Баян батыр җитәкчелегендәге болгарлар Изге чишмә янәшәсендәге Хуҗалар тавына яңа кирмән корып, үз дәүләтләрен кабат торгызу өчен ихтилал фетнәсе күтәргәннәр. Батый хан тарафыннан озатылган Сүбүдәй нойон төмәннәре болгар халкын кабат тезләндергән. Асылда, Биләр туфрагының һәр карышы азатлыкка омтылган бабаларыбызның изге каны белән сугарылган. Моңа яңа дәлил: олуг тарихчы Фаяз Хуҗин җитәкчелегендә эшләгән археологлар июль аенда гына Җәмигъ мәчет хәрабәләре белән янәшәдә тагын бер таш мунча нигезләре тапкан. Хәтта шул мунча чокырыннан да кеше сөякләре казып чыгарганнар. Гөманлауча, пайтәхетне пыран-заран итеп бетергәндә әлеге мунча түбәсенә менеп, соңгы сулышынача орышкан бабайлар җәсәде бу. Димәк, без - гаярь бабаларыбызның рухын, дан-шәүкәтен саклап һәм кадерләрен белеп яшәргә тиешле дәвамчылар. Ләкин шулаймы соң, туганнар, йә, шулаймы?..
Эреле-ваклы балчык өемнәре белән тулы яланлыкта борынгы Биләрдәге Җәмигъ мәчет нигезләрен чокып табуга да 40 еллап кына гомер үтте инде. Тарихчылар җир астыннан таш манара фундаментын һәм намаз залы астыннан 24 колонна нигезләрен казып чыгардылар. Әлбәттә, алар безнең күзләр күреп ияләнгән бетон яки мәрмәр фундаментлар түгел. Аннары Татарстан - мәрмәр белән гранитка ия Скандинавия йә Урал да түгел. Бабаларыбыз елга ярларыннан тапкан ап-ак ташларны булачак колонналар астына тезеп салган. Ләкин шул "ничарадан бичара" ташлар да мең ел буе җебеп, вакланып, яргаланып, таралып бетмичә ятканнар бит әле! Әмма мең ел буена туган туфрагы кочагында, "консервациядә" яткан ташлар алар. Ә табигать ихтыярына, җил-давыл, яңгыр-кар һөҗүменә ачып ташлагач, аларның асылда да яргалана, ватыла, тарала башлавы да мөмкин. Мисырда, хәтта Париждагы Лувр музееның капкасы төбендә дә борынгы һәйкәлләрне, фиргавен җәсәдләрен, данлы корал яки бизәнү җиһазларын затлы пыяладан ясалган колпак-мәгарәләр астына яшерә белгәннәр бит. Республика җитәкчелеге максат итсә, Биләрдәге Җәмигъ мәчет нигезләрен дә пыяла корылмаларга төрү берни тормый. Ә реставрация остасы С.Айдаров яисә башка бер белгеч ясаган макет нигезендә, янәшәдә Җәмигъ мәчетнең мең ел элеккеге бинасын калкытып та була. Моның өчен тик бер таләп - үзебезне, үткән данлы тарихыбызны, газиз милләт ядкәрләрен сөя белү кирәк.
Вахит ИМАМОВ.
.Биләрдәге борынгы Җәмигъ мәчет колонналарының нигезе.
.Борынгы Җәмигъ мәчет макеты. С.Айдаров.
.Борынгы Биләр. Ф.Халиков рәсеме.
.Болгар бабаларыбызның Иран дәүләте белән сәүдә итүенә асыл һәйкәл - шаһ Сасанидлар чорында (VI гасыр) ясалган фарфор чүлмәк.
.Болгар хатыннары өчен гәрәбәдән эшләнгән бизәнү әйберләре.
.Биләр нигезеннән табылган борынгы көмеш алка.
.Изге чишмә янәшәсендә соңгы елларда пәйда булган ясалма күл.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: