Батырша рухлы Әлфиз
Финляндиядә яшәүче милләттәшебез Рафаэль Сәйфуллин
Финляндиядә яшәүче милләттәшебез Рафаэль Сәйфуллинның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә ачылган күргәзмәсеннән алган куаныч хисе тоныкланып та өлгермәде, ерактагы тагын бер газиз татар улының иҗатын күрү бәхете насыйп әйләде. Бу юлы очрашу тагын да сөенечлерәк.
Пермь өлкәсенең Октябрь районы Ишим авылында туып-үскән Әлфиз Сабиров, яшь буын вәкиле булуына һәм Мәскәүдә укып кайтуына карамастан, иркен рәвештә татарча сөйләшә. Егетнең Европа сын сәнгатен әйбәт белүе борынгы грек осталарының - кентавр, француз сынчысы Огюст Роденның уйга бирелгән кеше сынын хәтерләткән әсәрләреннән чамалау мөмкин. Шул ук вакытта Әлфизнең борынгы риваятьләргә багышланган иҗатында төрки сәнгатькә мәхәббәте ярылып ята. Автор тамырларыбызны барларга, без кем, каян килдек, барыр юлыбыз нинди, дигән сорауларга җавап табарга омтыла сыман.
Әле күптән түгел генә Казаныбызда Г.Камал театры каршындагы мәйданда «Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәме белән бергә «Түгәрәк уен» фольклор фестивале яңгырап үтте. Анда «Ирен таңнары» фольклор ансамбле белән Пермь өлкәсе Октябрь районы Ишим авылыннан Резидә апа һәм Ясәви абый да чыгыш ясады. Исеме Ирен елгасына багышлап кушылган «Ирен таңнары» ансамбле «Түгәрәк уен» фестиваленнән читтә калганы юк. Резидә һәм Ясәви Сабировлар – Әлфизнең әти-әнисе.
Күргәзмәдәге ташбака, үрдәк, ябалак, аю бала һәм башка образлар Әлфизнең күңелендә бала чагыннан бирле йөргән. Алар сабый чакта ук әби-бабасының риваятьләре, әти-әнисенең әкиятләре белән сеңгән була.
Ә.Сабиров сыннарга кадәр рәсем сәнгатенең төрле өлкәләрендә көчен сынап караган. Ныклап сынчылык белән шөгыльләнә башлавына әле алты гына ел. Шул кыска гына вакыт эчендә егетнең үз йөзен табып өлгерүе һәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Екатеринбург, Төмән, Красноярск, Иркутск калаларында гына түгел, Рига, Лондон, Париж, Гренобль, Нью-Йорк, Токиода да сәнгать белгечләренең зур бәясенә лаек булуы шаккатмалы.
Урал төбәге үзе сергә, могҗизага бай. Галимнәр яңа чорга кадәр VII – яңа чорның XII гасырларына караган археологик табылдыклардагы бизәкләрне Пермь хайван стиле дип гомумиләштереп кенә калмаган, тирәнтен өйрәнгәннән соң, аларның скиф стиле белән уртаклыгын күреп, берсе икенчесенең дәвамы буларак барлыкка килгән дигән нәтиҗәгә килгән. Әлфиз Сабиров шул стильгә үзенең мөнәсәбәтен, карашын белдергән сыман тоела. Дөньяда глобальләшү барган, Россиядә чираттагы тапкыр милли телләргә һөҗүм купкан заманда, яшь егетнең үткәннәр белән кызыксынуы ничек барлыкка килгән, дигән сорауга җавап эзләгәндә, Урал төбәгенең элек-электән гаярь каһарманнар белән дан тотканын, канлы империягә каршы иң кыю сугышларның да биредә купканын, Гайнә татарларының Батырша яуларында да күпләп катнашканын, аннан соң егерме ел үткәч, Пугачев гаскәрләренә дә теләп ияргәнен, милли, дини азатлыкны байрак иткән һәр ике сугышта да курку белмәс кыю гаскәриләр буларак танылганын да истә тоту кирәк.
Төрки сәнгатькә фикерне читләтеп әйтү, күпмәгънәлелек, тышкы охшашлыкка омтылмыйча, гомумиләштерү хас. Шул ук сыйфатларны Әлфизнең иҗатында да күрергә мөмкин. Экспозициядә үзәк урында торган, бөтен күргәзмәгә исем биргән «Аю бала» сынында да төрки сәнгать билгеләре ачык чагыла. Аю кебек көчле бул дип, балага сәламәтлек, ныклык теләү гадәте бар. Әлфиз бу сынны шул теләкләрне исендә тотып иҗат иткән. Әмма биредә сүз физик көч турында гына түгел, рухи көч турында барганын чамалавы кыен түгел. Баланың башы – аю башы. Һәм бөтен гәүдәсе аю тиресе белән уратып алынган. Скульптура тыгыз, бербөтен булып гәүдәләнгән. Ягъни адәм баласы тумыштан бик зур көчкә ия. Бу көч аңа ата-бабаларыннан мирас булып күчкән. Ләкин буыннардан килгән бу мирас кешегә җаваплылык та өсти. Бабалар турында хәтерне саклый алырмы ул, яисә үзенең, балалары, оныкларының тормышына җавапсыз карап, туздырырмы, җилгә очырырмы? Баланың фәкать бер нәни тәпие аю тиресенә төрелмичә, ачык калган. (Бу Ахиллес һәм аның зәгыйфь үкчәсе турындагы риваятькә ишарә булып аңлашыла). Ягъни зур байлыкка ия булса да, гомерне мәгънәле итеп үткәрү өчен адәм баласы үзе дә тырышырга тиеш. Оптимальләштерәбез, дип татар мәктәпләрен япканда, мәгариф турындагы кануннан милли компонентны чыгарып ташлаганда, мәктәпләрдә диннәрне өйрәтәбез, дигән булып, нарасыйларыбызны уптым илаһи христианлаштырырга омтылганда, аю бала ата-бабалары мирасыннан көч алып бу афәтләргә каршы тора алырмы, дигән сорау туа.
Күргәзмәдә күзгә ташланган бер нәрсә бар – Әлфизнең каһарманлык темасы белән җенләнгән булуы. Экспозициядә төрки сугышчыларның нәни сыннары еш очрый. Арада ук белән яраланган берәү игътибарны аеруча җәлеп итә. Ук аркага кадалган. Дошманы – яугир белән күзгә-күз очрашырга курыккан астыртын бер вак җан дигән сүз бу. Авторның кемгә ишарәләвен аңлау кыен түгел. Империячел рухлы кемсәләрнең, гасырлар буена төрле милләтләрнең хезмәтеннән, байлыгыннан файдаланып та, телләрен кисү, диннәрен кысу, тарих, мәдәниятләрен аяк астына салып таптаулары әнә шулай астыртын рәвештә аркаларына ук атуга бәрабәр түгелмени?! Яугирнең аяклары шәлперәеп төшсә, башы иелсә дә, беләкләрендә көч бетмәгән әле. Ул, кулларын ботына терәп, хәлсез гәүдәсен турайтмакчы, күтәрелмәкче була. Аннан да бигрәк яугирнең өскә таба, югарыга үрелгән чәч толымы өмет уята. Автор адәм баласының космос, Аллаһ, бөек хакыйкать белән бәйләнешен әнә шулай күрсәткән...
Әлфиз хәтта бала сынына да сугышчы шлемы кидергән, кулына кылыч тоттырган...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев