Мәдәни җомга

Башкортстан энҗесе

Чулпан Билалова

“Кечкенәдән биергә һәм рәсем ясарга яраттым. Бәлки, яхшы балерина да була алыр идем, тик олылар рәсем ясавымны күбрәк ошатты. Рәсемнәрне барлык диварларга, өй җиһазларына ... кулыма килеп кергән, рәсем ясарга яраклы барча күмер, акбур, каләмнәр белән ясадым... Бераздан әтием түзмәде, бер метр киңлектәге катыргы төргәге алып кайтып, диварның буеннан-буена  беркетеп чыкты һәм тантаналы рәвештә: “Менә инде хәзер күпме теләсәң дә ясый аласың!” – диде. Инде үсеп, урындыкны аска таба әйләндерсәм, хәтта анда да үз рәсемнәремне күрдем. Балалар бакчасында яшьтәшләремә бер көтү куян, болан сурәте ясап биргәнемне дә хәтерлим, и шатлана иделәр! Өстәвенә, алар гәүдә төзелешләре буенча да бик төгәл килеп чыга иде әле. Ә балалар бакчасындагы тәрбияче “Ч” авазын әйтә алмый иде, әмма ул да миңа һәрвакыт: “Тюльпан, син рәссам булачаксың!” – дип, үзенчә киләчәк һөнәремне билгели килде. Шушы сокланулы мактаулардан соң үз башыма да: “Бары тик рәссам булачакмын!” - дигән уй кереп утырды.

Мәктәп елларындагы бар стена газеталары да минем тарафтан бизәлде. Билгеле инде, урта мәктәпне тәмамлагач,рәссамлыкка укыдым. 1987 елны Башкортстанның М.Акмулла исемендәге педагогика университетының сынлы сәнгать-графика факультетын тәмамладым.Укытучыларыбыз академик юнәлешкә өйрәтте, әмма шул ук вакытта безнең сәнгатькә булган үз карашларыбызны да исәпкә ала иде”, – ди рәссам.

Университеттан соң Чулпан Билалова укытучы булып эшли: 1987-1990 елларда Дүртөйленең 5 нче урта мәктәбендә рәсем һәм сызым дәресләрен, ә инде 1990-1999 елларда Уфаның 2 нче педагогика көллия­тендә сынлы сәнгать, рәсем, композиция һәм сызымлы геометрия дәресләрен алып бара.

Балаларга һәм балачак дәверенә булган мәхәббәт аны 1999 елда Уфада  балалар һәм яшүсмерләр өчен нәшер ителә торган “Акбүзат” журналына эшкә китерә. Ул анда башта бүлек мөдире, ә аннары җавап­лы сәркатип вазифаларын башкара. 2007 елны үз тормышына зур үзгәреш кертеп, улы һәм кызы белән бергә Мәскәүгә юл ала. Бу олуг тәвәккәллек таләп иткән адым бер яктан башкаладагы тормышында сынауларга дучар итсә, икенче яктан рәссам Чулпан Билалованың талантын илкүләм дәрәҗәдә таныту өчен бер сәбәп тә булып тора. Мәскәүдә  ул “АРС Комьюникейшнс” эвент-компаниясенең креатив бүлегенә арт-директор итеп билгеләнә. Ике кечкенә баласын берүзе тәрбияләү җиңел бирелми. “Ашарга икмәк калмаган көннәр дә булды”, – дип искә ала ул зур шәһәрдә башланып киткән әлеге чорны. 2015 елга кадәр Чулпан шушы оешмада эшли һәм, ниһаять, 2016 елдан соң үзе өчен хөр рәссамлык юлын сайлап ала. “Мәскәүгә килгәч, өч ел буе үз иҗатым белән шөгыльләнергә, картиналар язарга вакыт тапмадым. Ә инде өч елдан соң үземне тәмам пешеп җиткән җиләк халәтендә хис итә башладым һәм көннәрдән бер көнне бу “җиләк”нең согы чәчрәде: мин 24 әр сәгать картиналар язарга тотындым! Һәм хәзер дә шулай дәвам итә. Мин – бик эмоциональ кеше, – ди Чулпан. – Башымда туган композицияләрне тиз генә эскизга төшерәм дә, кулга кылкаләм алам. Һәм әйтерсең лә транс халәтенә керәм, бер сулышта ясыйм да ясыйм... Кылкаләмнәрдән хәтта кул бармакларында уемнар пәйда була, инде  аларда  сөялләр барлыкка килер дәрәҗәгә җитә, ләкин картина язылып бетмичә тукталмыйм. Ашау да, эчү дә  онытыла. Үземне физик яктан ял иттерергә мәҗбүрлим. Тәнәфес ясыйм. Әгәр дә әсәр язылып беткән булса, күп очракта аңа инде бер деталь дә өстәргә туры килми. Аңа инде минем бар иҗат энергиям кереп беткән була. Күп вакытта, сайланган темага параллель рәвештә, тагын шушы ук теманы ачып биргән, яңа, башка төр композицион төзелештәге идея да туа. Яңадан  алдыма чиста киндер куям һәм иҗат итә башлыйм. Мәсәлән, мин песиләр темасын бик яратам. Аларның холкы кешеләрнекенә охшаш. Песиләр тормышы белән бәйләп язылган картиналарым күбәйгәч, “Песи кичәләре” дип аталган серия дә хасил булды. Тагын бер үзенчәлекле сериямне “Кешеләр һәм балыклар” дип атадым. Без –  табигать балалары, яшәеш эволюциясе буенча судан чыкканбыз. “Аллаһы һәрнәрсәне судан яратты” диелгән Коръәндә. Сәдаканы да су белән бирүнең әҗер-савабы күп дип язылган бит. Кеше яралгысы да сулы тирәлектә үсә... шушы мохит, су стихиясе белән бәйле эшләрем күп минем. Үзем суда йөзә дә белмим, әмма Балык йолдызлыгы астында тугангадыр (16 март), мин төрле балыкларны, сулыкларны, су асты патшалыкларын сурәтләп бирергә бик һәвәс. Хәтта төшләремдә дә үземне балык белән бәйле ассоциацияләр аша күзаллыйм. Бу сериядә символлар да күп. Әлеге тема күңелемә бик якын.”

Чулпан Билалова иҗатындагы тагын ике төп темага тукталыйк. Бу – балачак һәм ана булу бәхете. Күңелле балачак дәверен әлеге рәссам кебек югары осталыкта сурәтләп бирүче иҗатчылар күп түгел. “Һәрбер бала – рәссам. Балалык чорыннан чыккач та, рәссам булып кала алуда гына инде ул бар кыенлык ”, – дигән бит Пабло Пикассо.Чулпан әлеге картиналарын үз балачагы истәлекләренә таянып яза. Ә алар, һичшиксез, бары тик шатлык­лы мизгелләрдән генә тукылган: елгада коену, елкыларны су кертү, сыер көтүен куулар, тиктомалга үпкәләүләр,“тирмә корып” уйнаулар, авыл басуларындагы тук көнбагышлардан авыз итү, елга буенда чуер ташлар барлау...  Башкортстанның Хәйбулла һәм Борай районнарында узган шушындый бәхетле балачак хатирәләре аның күп кенә картиналарының төп сюжетын тәшкил итә. Алар яңгыравык атлы Әбүбәкер һәм Каразирек авыллары белән бәйле. Авылларның тиңдәшсез матурлыгы Чулпанның җанына туган якка карата тирән мәхәббәт хисләре сеңдереп калдырган һәм хәзергәчә рәссамның иҗаты өчен бер чыганак булып тора.

“Әгәр дә берәр картинамны язу ниндидер сәбәп буенча тукталып калса, аңа күнекмәс өчен, киндерне диварга борып куям да, башка әсәргә алынам. Ләкин күпмедер вакыттан соң, мин аны барыбер тәмамлыйм, чөнки әсәремә җанымның, йөрәгемнең бер өлеше бүлеп бирелгән. Кылкаләмсез узган көннәрем бик сирәк. Чөнки көнем бушка узса, җаным авырта, эчем поша, күңелемә төшенкелек хисе килә, ә төшенкелеккә бирелү – ул иҗатчы өчен дә, башкалар өчен дә начар халәт. Әгәр дә иҗат итмәсәм, үз-үземне битәрлим,  Аллаһы Тәгалә алдында гаепле хис итә башлыйм. Бу – иҗатка булган сусау, уй-фантазияләремнең тизрәк кәгазь битенә, киндергә күчергә омтылулары да... 

Мин – бик уңай карашлы,оптимист кеше. Күңелемдә ярату хисе булуын ошатам. Урамда барганда гына да үземнең андагы барча халыкны яратуымны бар җаным белән тоям. Бәлки, бу бәхет халәтедер?! Тамашачыларымның күңелләренә дә әсәрләрем аша яктылык, игелеклелек өстисем килә... Иҗат көчем эчке халәтемне чәчәк атырга өнди, тормышыма мәгънә бирә, үземне бәхетле итеп хис итәргә булыша!” – ди Чулпан Билал кызы.

Аның картиналарында – абстракция, импрессионизм, экспрессионизм юнәлеш­ләре. Ә ул бизәгән берничә дистә китап үзенчәлекле рәсемнәргә бай булуы белән аерылып тора.  Рәссамның берсеннән-берсе кызыклырак булган төсле рәсемнәре һәм графика эшләре Мостай Кәрим, Мәҗит Гафури, Факия Тугузбаева, Әнвәр  Бикчәнтәев, Әхмәдин Әфтах, Кәрим Булат, Рамил Янбек һәм башка  авторларның китапларына кертелгән.

Чулпан Билалова  2003 елдан алып Россия рәссамнар берлеге, 2019 елдан – Мәскәү рәссамнар берлеге әгъзасы да. 2000 елдан Россия һәм Башкортстан журналистлары берлекләре әгъзасы да булып исәпләнә. Аның уңганлыгын, өлгерлеген, сынлы сәнгатькә карата булган чын мәхәббәтен һәм чиксез эш сөючәнлеген ачык раслаучы, әле тулы булмаган исемлек бу!

Ул ел саен ике-өч Халыкара һәм өч яисә биш шәһәр күргәзмәләренә чакыру ала, әмма пленэр яки күргәзмәләрнең нинди шартларда үтәчәгенә дә игътибарлы. Бу нисбәттән, Алабуга шәһәре музей-тыюлыгы тарафыннан һәр ел саен үткәрелгән арт-симпозиумнар аның күңеленә күптән якын. Әлеге симпозиумнар ачылган көннәр бик тантаналы төстә узганга күрә, мәдәни чара шарты буенча, рәссамнар үз милләт киемнәрен кияргә тиеш. Бу шарт башка күп этно-арт-фестивальләргә дә кагылышлы. Шуңа күрә Чулпан да үзе милли киемнәрен булдырган. Аның зифа буй-сынына, ягымлы карашлы нурлы йөзенә туры килеп, килешеп торган күлмәкләрдән, милли костюмнардан төшкән фотосурәтләренә карап, аларның рәссамның үз куллары белән тегелгәнен белгәч, Чулпанның гаять осталыгына тагын бер кат сокланырлык! “Тегүчелек белән җитди рәвештә шөгыльләнүем яшьлек елларыма барып тоташа. Үземә дә, соңрак инде балаларыма да күп киемнәр тектем.Тегү машинасында тегелгән өс киемнәрнең, курткаларның, эшләпәләрнең барысын да бик ошатып кидек. Хәзер инде кибетләрдә заманча кием-салым мулдан, әмма берничә төрле милли киемнәрне мин үз кулларым белән тектем һәм аларга яраклы этник бизәнү әйберләрен, башка аксессуарларны да үзем ясадым. Бу – хобби яссылыгындагы шөгылем. Башкорт халкының милли киемнәрен төрле мәдәни чаралар үткәрелгән җирләрдә бик яратып киям”.   

Чулпан Билалова – төрле елларда Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы тарафыннан оештырылган “Бишек җыры”, “Бөек Ефәк юлы”, “Көймә. Халык җырлары сакральлеге”, “Йолалар һәм гореф-гадәтләр”,“Халык уеннары һәм күңел ачу” дип аталган халыкара арт-симпозиумнарда актив катнашкан рәссам. Әлеге арт-симпозиумнарның темаларына багышланган ике эшенә генә күз салыйк: аларның берсе – “Китә казлар Донбасска”, ә икенчесе –“Кыз урлау” картинасы. 

Беренчесендә ак ситсы блуз­ка киеп, зәңгәр итәкләрен җилфердәтеп, Күк таганында атына-атына сәфәргә чыккан кыз сурәтләнгән, ә аңа бу юлны киек казлар үзләре күрсәтеп бара.

“Шахта” җырын инде күптән күңеленә салган шат күңелле кызның  караңгы һәм үтә куркыныч җир астында тырышып күмер чабучы зимагур татар егете янына, һичшиксез, барып җитәчәге дә көн кебек ачык! Кыз урлау йоласын чагылдырган икенче әсәр исә язылып бетүгә үк, ир-ат рәссамнарның да иң югары бәяләмәләренә лаек булган!

Сәнгатьсөярләр Чулпанның картиналары каршында басып торганда да, чабып баручы атның тояк тавышларын ишеткән кебек, иреннәрендә диңгезнең тозлы су тамчылары тәмен татыган кебек була.Мондый бәяләмәләрне чит илләрдә дә еш әйтәләр. Чөнки рәссам Нидерланд дәүләтендәге Геффен шәһәрендә остаханәсе булуына да шат, аның остаханәсенә җирле халык,балалар осталык дәресләре алыр өчен килә. Яңа картиналары да шәһәр галереясында даими экспозициядә. Бу ил кырыс табигатьле булганга күрә, анда яшәүчеләр картиналарда җете төсләр күрүгә шат. 

Чулпан Билал кызы шактый вакытын монотипиягә дә багышлаган.“Иҗат дәверләрем бер-бер артлы дәвам итә: йә мин озак вакыт бары графика белән шөгыльләнәм, йә аннан кулыма кылкаләмнәр һәм майлы буяулар алып, җете төсләрдән торган картиналар яза башлыйм,йә инде һавадай җиңел акварель рәсемнәремнең санын арттырам”, – ди оста.

Ч.Билалованың “XIX гасыр паровозлары”, “Урал мотивлары”, “Музыка кораллары”, “Апельсин шәрабы”, “Джаз” һ.б. серияләре дә бар, киләчәктә аларның саны күпкә артыр. 

Мондый уңышлы иҗатның сәбәбе бер генә һәм ул – Чулпанның ихлас фикерләрендә: “Һәрбер картинамда җан-хисләрем бар. Үз уй-фикерләремне, кичереш­ләремне киндергә ышанып тапшырам, аларны тамашачылар да ошатыр дип өмет итәм". 

Иң әүвәл мин Ч.Билалова белән “Китә казлар Донбасска” картинасы аша таныштым. Совет чорында яшәгән, хезмәт куйган күпләр өчен әлеге картина зур Илне искә төшерүче бер хатирә. Рәссам үзе дә картинаның язылу тарихын һич кенә дә исеннән чыгармый икән:

 “Әлеге картина шулай язылды, әйтерсең минем җанымдагы ниндидер бер чакыру авазы язды аны. Мин кечкенә чакта, әбием бу җырны җырлый иде һәм мин шул чакта әйтерсең “фильм” карый идем.

“Китә җаныем, китә җаныем,
Китә инде Донбасска!
Ул китә инде Донбасска,
Сүз бирдек ташлашмаска.
Шахталарга син төшәрсең,
Җырлап күмер кисәрсең,
Әмма мине бик сагынсаң,
Бик сагынсаң, нишләрсең...
Китә казлар, китә казлар,
Китә казлар Донбасска,
Мин дә уйлап торам әле
Шул казлардан калмаска”.
“Шахта” җыры инде бу...

 Бервакыт пленэрга баргач,авылда, миңа  таныш булмаган бер әби әлеге  җырны җырлап җибәрде.Мин шулкадәр тәэсирләндем... җыр бар рухымны биләп алды. 

Рәссамның балалары хакында сорашам.“Алар мине сөеп яши, – ди Чулпан. – Кызым Элиза Мәскәү технология һәм дизайн университетының сәнәгать дизайны факультетында укыды. Улым Олег Г.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының математик экономика һәм информатика факультетын тәмамлады. Алар укырга, эш сөючән булырга, беркайчан да ялкауланмаска кирәк икәнлеген кечкенәдән белеп үсте".

Чулпан Билалова рәсем сәнгате өл­кә­сендәге уңышлары өчен “Пресса-2017”, “Пресса-2018”, “Матбугатның алтын фонды” халыкара күргәзмәләре вакытында, “Матбугат көзгесендә өстенлекле милли проектлар” бәйгесе кысаларында мактаулы дипломнарга лаек булды, 2017 елда Алабуга шәһәрендә узган “Үзенчәлекле рәсем буенча I биеннале” нәтиҗәләре буенча махсус диплом белән бүләкләнде. Быел аның иҗаты Россия рәссамнары берлеге тарафыннан китап бизәлеше сәнгатенә багышлап  оештырылган “Сүз һәм образ” күргәзмәсендә дә лаеклы урын алды. Талантлы график, дизайнер буларак, ул мондый махсус  күргәзмәләрдә инде 1995 елдан бирле катнашып килә. Рәссам катнашкан күргәзмәләр саны да дистәләп санала:1999 елда Белградта һәм Лондонда узган “Golden Pen” иллюстрацияләр буенча Халыкара биеннале, “Зур Идел” (Саранск, 2011), 2012-2013 елларда Нидерландта уздырылган дүрт күргәзмә, 2016 елда Лондондагы “Россия рәссамнарының этно арт-фестивале”, 2012 елда Женевада оештырылган “Уралда яшәүче бүгенге көн рәссамнарының сынлы сәнгате” күргәзмәсе, 2013 елны Нидерландның Нордвейк шәһәрендә уздырылган Халыкара арт-фестиваль, 2018 елда Кипр Республикасының Фамагуста шәһәрендә үткәрелгән Халыкара арт-симпозиум, 2019 елда шушы ук дәүләттә узган “Тат­лису” Халыкара арт-симпозиум...

2005 елны, ЮНЕСКО карамагындагы “Цивилизацияләр диалогы” иҗади экспедициясендә дә катнашып,Брест-Берлин-Страсбург-Париж-Лион-Дрезден-Варшава-Мәскәү-Уфа маршрутын үткән. Лион шәһәрендә урнашкан Поль Гарсен сараенда “Башкортстан бүләкләре” дип аталган шәхси күргәз­мәсен дә ачкан. Ул 2018 елны Башкорт­стан төзелүнең 100 еллыгына багышланган, сынлы сәнгать буенча Бөтенроссия бәйгесе йомгаклары буенча уздырылган гала-күргәзмәдә “станлы сынлы сәнгать” номинациясендә дә җиңгән. Чулпан – Башкортстанның Ш.Бабич исемендәге республика яшьләренең Дәүләт премиясе лауреаты да!

Шундый олуг уңышлары өчен рәссам Чулпан Билалованы хаклы рәвештә Башкортстан энҗесе дип йөртәләр дә инде!

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: