Мәдәни җомга

Алинәнең күңел җимешләре

Хәзер кибеттә уенчыкларның ниндие генә юк! Җаның теләгәнне сайла! Ә җан кибетләрдә сатылмаган бүтән уенчыкларга тартыла.

Алинә Ермолаеваның курчаклары нәни генә. Күбесе уч төбенә сыеп бетә.  Кыз  аларны башыннан ахырына кадәр үзе ясый. Табигый тукымалар гына куллана. Курчакларыңа компьютер ярдәмендә күзләр, борын, авыз ясыйк, дип тәкъдим итүчеләр булган. Әмма остакул ризалашмаган. Кешеләр төрле булган кебек, уенчыкларның да һәркайсының үзенең холкы, табигате бар. Берсе шаян, икенчесе моңсу булырга мөмкин. Зур күзләрен ачып, дөньяга гаҗәпләнеп караучы курчаклар да, оялган сыман, күзләрен йомып елмайганнары да бар. Роза чәчәге сыман балкып торган матур, лалә чәчәге кебек тыйнаклары була. Сипкелле, почык борынлы, уйчан, коңгырт, зәңгәр, яшел, соры күзлеләр... Компьютер һәркайсының холкын, табигатен күрсәтеп бирә аламыни? 

Алинә белән курчаклар турында сөйләшәбез. Бигрәк тә кызның милли йөзле уенчыклары кызыксындыра. Кыз хатирәләрендә балачагына кайта. Әтисе Равил абый хәрби хезмәттә булу сәбәпле, Алинә 7 яшенә кадәр гаиләсе белән әле бер, әле икенче шәһәргә күчеп йөргән.  Иркутск шәһәрендә яшәгәндә, үзләре кебек үк хәрби татар гаиләсе белән танышуларын исенә төшереп сөйләде. Шул вакытта сөенечебезнең чик-чамасы булмады, ди. Чит-ят җирдә үзебезнекеләрне очраттык бит! Татарча сөйләшүче, бәйрәмнәрдә өчпочмак, гөбәдияләр әзерләп кунак итүче, милли моңнарыбызны көйләүче... Үзебезнекеләрне! Җиде яше дә тулмаган Алинә бу мизгелне хәтерендә шулай нык калдырган икән, әнисе Флүрә апа һәм әтисе Равил абый өчен бу очрашу чыннан да мөһим вә тансык булган дигән сүз. 

Ә  бүген бөтен адәм баласы кешенең табигатенә ят бер мохиттә яши кебек. Ихлас хис-тойгылар, күңел җылысы, табигый матурлык югала бара. Аларның барысын да җансыз машина, компьютер, роботлар алмаштырды. Җаның биреп эшләүгә караганда, эшне күбрәк күләмдә һәм тизрәк башкару артыграк бәяләнә.  Шуңа күрә кибетләрне генә түгел, сәнгать, мәдәниятне, әдәбиятны арзанлы, бер көнлек әсәрләр, кешенең күңелен очсызлы хисләр басты. Һәм адәм баласы үзенең асылыннан ераклаша барган саен, әйләнә-тирә мохит аңа ятрак була бара. Ят әдәбият, ят сурәтләр, ят ризыклар, ят уенчыклар... Бала үстерү өчен яратылган чын хатын-кызның бер матурлыгы да булмаган, кыска итәкле, ябык сыйраклы, нык кершәнләнгән, артык сөрмәләнгән Барбилар, мунча пәриеннән дә куркынычрак Монстер Хай курчаклары ят безгә, ят! Алар белән уйнап үскән балалар кызганыч кына түгел, аларны безнең өчен ят, югалган буын дияргә була. 

«Үзебезнекеләр» сүзенең мәгънәсен югалтырга, тәмен җуярга өлгермәгән Алинә, сабыйларыбызны Барби кебек салкын, нурсыз булып үсүдән саклар өчен, курчаклар тегә башлаган да инде. Һәм Алинәнең күңел җылысын биреп ясалган уенчыкларын кулыңа алганда, чыннан да,  Иркутск салкыннарында тилмергәннән соң, ниһаять, кояш җылысы тойгандай буласың. 

Җан җылысын кушып эшләгәнне кая да югары бәялиләр. Алинәнең курчагы, мәсәлән, Лондонда чыгарыла торган «Vogue» журналының мода бүлеге редакторы Сара Харрис тупламасында да бар. Дуслары Алинәдән Сара ханымга охшатып ясаттырган курчакны аның үзенә бүләк иткән. Кызганыч ки, югары технологияләр заманында саф-чиста хисләр очсызланып калган кебек, кешелек асылыннан ераклашып, бертөрлеләнә барган җәмгыятьтә милләтләргә дә урын юк. Чын сәнгать, мәдәниятнең хәле бер кызганыч, милләтләрнең, шул исәптән татарның хәле мең кызганыч. Алинә курчаклар ясауны нәни улы өчен бәләкәй аю, куяннар тегүдән башлый. Ә берәр елдан, татар балалары өчен бернинди уенчык юклыгын аңлап алгач, милли рухлы кыз, егетләр тегүгә керешә. Татар курчакларын аеруча Казаныбызга килгән туристлар яратып ала, Казанның бер билгесе итеп үзләренең шәһәрләренә, яшәгән илләренә калфаклы кызчык белән кәләпүшле малайны алып китәләр. Ә алардан да бигрәк татар курчакларын Казаныбызга кайткач, язмыш җилләре төрле илләргә сипкән милләттәшләребез ярата. Ярминкә вакытларында уенчыклар киштәсе янында аларны җиңел танып аласың. Нәни курчакны учына кысып, күзен йомган, хыялында туган авылына, ата-анасы, әби-бабасы, туган-тумачасы янына, бала чагына, яшьлегенә кайткан һәм рәхәтлектән изрәгән кешеләр нәкъ үзләре булыр. Үзебезнекеләр, үзебезнең курчаклар янында, үзебезнең тормышны сагынып...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: