Үзгә Су анасы белән Шүрәле
Интернет челтәрендә бик үзенчәлекле, матур рәсемнәргә тап булдым. Алардан ниндидер эчке җылылык бөркелә иде. Авторы исә Югары Ослан районының Татар Мокылы авылында туып-үскән Алия Хәбибуллина булып чыкты. А.Хәбибуллина туган авылында 11 еллык мәктәпне тәмамлаган. Активист һәм мәктәп "президенты" булган. Бүген Казан федераль университетындагы Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының III...
Интернет челтәрендә бик үзенчәлекле, матур рәсемнәргә тап булдым. Алардан ниндидер эчке җылылык бөркелә иде. Авторы исә Югары Ослан районының Татар Мокылы авылында туып-үскән Алия Хәбибуллина булып чыкты.
Беренче ясаган картинасын әле дә саклый ул. Алия аны редакциягә күрсәтергә дә алып килде. Беренче иҗат җимешеннән үк нурлар бөркелә. Алия пристаньда кораблар җыелган урынны ясаган. Кояш баткан мәл, тынычлык, кошлар оча. Бу сурәттә ниндидер ихлас җиңеллек хөкем сөрә. А.Хәбибуллина фикеренчә, бар матурлык та йөрәктән чыгарга тиеш.
- Су анасы белән Шүрәлене ясаганда, иң беренче чиратта, аларның тыйнаклыгын һәм барлык эчке матурлыкларын күрсәтергә теләдем, - ди рәссам. - Әкиятләрдә һәм башка бик күп төрле иллюстрацияләрдә аларны тискәре яктан күрсәтәләр. Ә мин, үз чиратымда, киресен эшләргә булдым. Әкият геройларының хисләрен күрсәткән вакытта ,үзең дә шул атмосферага чумасың. Аларны чынбарлыктача итеп сурәтләргә тырыштым. Әкияти сурәт кенә булса да, бу эш бик күп вакытны ала. Бар күңелемне биреп, ихлас хисләремне салып эшләгәндә генә, рәсемнәремнең нәтиҗәсеннән канәгать калам. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев