Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә кунак килде

Заманча интерьер курчаклар ясаучы

Бүген бездә кунакта заманча интерьер курчаклар ясаучы Гөлназ Латыйпова. - Гөлназ, гадәттәгечә, үзең белән якыннан танышудан башлыйк әле. Кайдан буласың? Кайда белем алдың? - Тумышым белән Түбән Кама шәһәреннән. Ирем Марсель, кызым Элина белән Казан шәһәрендә яшибез. Түбән Камада Муса Җәлил исемендәге беренче татар гимназиясендә белем алганда, параллель рәвештә 5...

Бүген бездә кунакта заманча интерьер курчаклар ясаучы Гөлназ Латыйпова.


- Гөлназ, гадәттәгечә, үзең белән якыннан танышудан башлыйк әле. Кайдан буласың? Кайда белем алдың?

- Тумышым белән Түбән Кама шәһәреннән. Ирем Марсель, кызым Элина белән Казан шәһәрендә яшибез. Түбән Камада Муса Җәлил исемендәге беренче татар гимназиясендә белем алганда, параллель рәвештә 5 ел буе сәнгать студиясенә йөрдем. Анда рәсем ясау, декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләндем. Аннары Казан мәдәният һәм сәнгать университетының социаль мәдәни эшчәнлек факультетында белем алдым. Әлеге һөнәрне педагог-оештыручы дип әйтергә мөмкин. Әмма үземнең профессиям буенча эшләмәдем. Персонал буенча идарәче булып киттем. Бүгенге көндә балалар кибетендә маркетолог булып эшлим.

- Курчакларны шул хәтле матур итеп тегәсең. Бик сыйфатлы. Үзлектәнме әллә махсус осталык дәресләре алып өйрәндеңме?

- Кызым Элинага 5 яшь. Бала үстергәч, кире балачакка әйләнеп кайткан кебек буласың. Интернетта заманча тегелгән курчакларга күзем төште. Аны бер кешенең үз куллары белән тегүен белдем. Әлеге курчакларга гашыйк булып, ясап карау теләге туды. Махсус осталык дәресләрен эзләп табып, шунда йөрдем. Өстәмә интернеттан видео дәресләр карадым. 2015 елның җәеннән бирле курчаклар тегәм. Моңарчы машинада теккәнем булмады. Хәзер курчак ясап, машинада тегәргә дә өйрәндем. Эшне җиренә җиткереп башкарырга яратам. Әгәр үземә ошамаса, мин аны сатуга да куймыйм.

- Курчак өчен тукымаларны каян аласың? Эчлеген нәрсә белән тутырасың?

- Сыйфатлы тукымалар сатып алам. Нигездә, ул мамык тукыма. Ә эчлек өчен синтепон кулланыла. Аны да сатып алам. Шулай ук курчак өчен кирәкле аксессуарларны, мәсәлән, чәч каптырмасы, сумка, чәчәк бәйләме кебек әйберләр сатып алына. Чәчләрне дә махсус кибеттән яки заказ белән кайтартам. Ул чәчләр тарагач та, формасын югалтмый. Аяк киемнәрен үзем дә ясыйм, сатып та алам.

- Беренче ясаган курчагың кызмы, әллә малай идеме?

- Кыз (елмая). Малай курчак ясармын дип уйламадым да. Бер заказ бирүче малай курчак теләгәч, ясап карадым. Менә шуннан китте инде. Хәзер "малайлар"ны да, "кызлар"ны да тегәм.

- Барысына да ничек җитешәсең? Курчаклар да тегәсең, эшлисең дә...

- Үзем дә шаккатам (елмая). Вакыт күп калмый, әлбәттә. Гаиләне дә карарга кирәк. Яраткан шөгылем бит. Алла боерса, икенче балабызны алып кайтканда курчакларны күбрәк ясармын дип уйлыйм.

- Ә бер курчакны ясарга күпме вакыт китә?

- Бик тырышсаң, ике көн.

- Эш процессы иң беренче нәрсәдән башлана?

- Иң башта баш, гәүдә, аяк-куллар өчен җитәрлек тукымаларны кисәм. Аннары теккәч, бармакларга мозоль чыкканчы, синтепон белән эчлекләрен тутырам. Тыгыз итеп тутырмасаң, матур килеп чыкмый. Икенче көнгә инде образ тудырам. Курчак ясаганда зиһенем ял итә, күңел тынычлана. Әле курчак ясаган саен кызым: "Әнием, бу миңа буламы?" - дип сорый. Аяк киемнәрен, башлыкларын алыштыра. Үзенә ясап биргән бер курчак битенә борыны белән авызын ясап куйган иде. Чәчләрен үрә. Аның белән рәхәтләнеп уйный. Балалары пөхтә уйнаса, интерьер курчакларымны уйнарга да алалар. Ә, нигездә, болар барысы да интерьер курчаклар, ягъни матурлык, бизәү курчаклары.

- Бәяләре күпме соң?

- Бер курчак бәясе 2500-3000 сум. Чәченең озынлыгына һәм кергән тукымаларның бәясенә карап куям.

- Осталык дәресләре бирергә теләмисеңме?

- Бик телим. Киләчәктә үткәрермен дип уйлыйм. Хәзерге вакытта салкын фарфордан чәчәкләр ясарга өйрәнәм. Алар чын чәчәк сыман күренәләр. Хыяллар күп. Барысын да тормышка ашырып бетерергә вакыт кына җитсен.

Эльза ГАЗИЗОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев