Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә кунак килде

Җырлары – ил йөрәгендә

Халык рухының сакчысы булган җыр сәнгате сату-алу коралына әйләнеп калды…

Без – Луиза Батыр-Болгари җырларын тыңлап үскән буын. Аның «Мин сине шундый сагындым», «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Кайту», «Син бит татар кешесе» кебек халык бәгырен кузгатырлык җырлары һәр җирдә яңгырый һәм сөеп җырлана  иде. Хәер, алар хәзер дә халкыбызның иң яраткан, тузмас җырлары исәбендә. Шедевр җырларыннан тыш, композитор «Әйдә барыйк, кызлар карыйк», «Эх машина, машина», «Сихерле урман» кебек 25ләп комедия-мюзикллар, күп санлы инструменталь әсәрләр авторы да. Тик соңгы елларда без аны бераз югалттык. Бүген исә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай исемендәге бүләк иясе Луиза ханым – редакциябез кунагы. Без аннан гомер юлы, иҗаты, сикәлтәләр, табышлар, борчулары хакында сөйләттек.


МИНДӘ – БАБАЙЛАР РУХЫ

Әтием Миңнегали Хәйдәр улы – Пермь  өлкәсеннән, Пугачевның бер ставкасы торган Озын Алан авылыннан. Ерак бабабыз Батыркай Иткинин исә Пугачев гаскәрендә яубашы булган. (Аны «Пугачев явында татарлар» хезмәтендә В.Имамов та искә ала, ул бабамны 1773 елның декабрь аенда ук Уса, Көңгер, Красноуфимск калаларын эләктерү өчен яулар алып барган, полковник дәрәҗәсенә ирешкән, дип яза). Туры сүзлелек, уйлаганымны курыкмыйча әйтә алу кебек сыйфатларым шул бабамнан ук киләдер, дип уйлыйм. Әнием, Миңлегөл Исламгали кызы – Әлки мишәре, техникум тәмамлагач, аны юллама белән Уралдагы химзаводка эшкә җибәрәләр. Мин шунда, Бобровка дигән эшчеләр бистәсендә туганмын. Без анда бердәнбер татар гаиләсе идек, әтине «Мишка-татарин» дип йөрттеләр. Миңа 4 яшь тулгач, гаиләбез Казанга күченеп кайтты. Әти Уралга киткәнче, Островский урамындагы Ш.Камал музей-фатиры ишегалдында туганы белән йорт җиткезгән иде. Минем балачагым, үсмер, яшьлек елларым шул Островский урамындагы 15 нче йортта, шәһәрнең үзәгендә узды. Мин урыс телле Казанда үстем, урыс мәктәбендә укыдым. Кырык балалы сыйныфыбызда бер биш бала татар булгандыр. Кечкенәдән шовинистик мөнәсәбәтне үз җилкәмдә тоеп үстем, дия алам. Еллар үтеп, Әбрар Кәримуллин кебек шәхесләр белән аралаша башлагач кына мин чын тарихыбызны, нинди бөек халык булуыбызны аңладым. Өйдә әти-әнием, Хәсбиҗиһан әби урысча бер авыз сүз белмәгәнгә күрә, гел татарча гына сөйләшәләр иде. Аннары өйдә һәр иртәдә Татарстан радиосы сөйләп, татар музыкасы яңгырап тора иде…

Ш.Камал йортының икенче катында язучының сеңелесе Хаҗәр апа яши, әти-әнием аннан миңа музыка белән шөгыльләнү өчен «Кызыл Октябрь» пианиносын сатып алды. Ул чакта музыка коралларын юнәтү шактый авыр эш… Ә Хаҗәр апаның ире Шәрәф бабай миңа балалар җырлары тупланган калын китап бүләк итте. Бу 1920-1950 еллардагы совет балалар җырлары антологиясе иде һәм ул минем өчен чын ачыш булды.

Шәһәрнең тарихи үзәгендә яшәгәч, Качалов театрына, ТЮЗга даими йөри, Натан Рахлин оркестры концертларын бер дә калдырмый идем.

УНИКЕ ЯШЕМНӘН МУЗЫКА ЯЗА БАШЛАДЫМ

Дөресен әйтим, музыка мәктәбен мин башта бер дә яратмадым, хәтта күралмый идем. Чөнки Галина Всеволодовна атлы музыка укытучысы гел кулларыма  суга, кычкырып җибәрергә дә күп сорамый. Гаммалар уйнарга мәҗбүр итә… Музыкадан тәмам гайрәтем чикте. Дүртенче сыйныфка кадәр һәр елны музыка мәктәбен ташларга җыендым, тик әни «ташласаң ташларсың, тик уку елы ахырына кадәр генә түз инде» дип үгетли дә, җәйге каникулда теге газаплар онытыла төшә һәм барысы да яңадан башлана иде. Шулай итеп дүртенче класска җиттем. Тәнәфес вакытларында, гаммалар уйнаудан тәмам туеп, күңелемә ошаган көйләргә үземнән импровизацияләр өстәп, уйный башладым. Сүз уңаеннан әйтим, әтием дә белеме энергетик булса да, пианинода импровизацияләр уйнарга ярата иде. Минем шулай төрле көйләр чыгарып уйнаганны иптәшләрем укытучыларга да җиткергән. Музыка мәктәбенең директоры уникаль шәхес – Роза Шәмси кызы Болгарская миңа шунда ук аерым игътибар бирә башлады. Мине Василий Иванович Виноградов атлы композиторга дәрескә йөртә башладылар. Ул заманында Җиһанов тарафыннан читкә кагылган талантлы композиторларның берсе иде. Аның өенә аена ике тапкыр барып, дәресләр ала башладым, мәктәп аңа моның өчен аена 30 сум акча түли иде. Якшәмбе көннәрендә 3-4 сәгать шөгыльләнәм. Ул миңа өйгә заданиеләр бирә, мин ике атна эчендә ул кушканча язып килә идем. Композиторлык белемен 4 ел буена нигездә мин анда алып чыктым. Ул чорда кадрлар үстерүне бик кайгырталар иде. Яшь композиторлар конкурсларын гел уздырып торалар. Күп тапкырлар беренче урыннарны алдым, хәтта Бөтенсоюз конкурсында да җиңдем. Музыка мәктәбен тәмамлагач та олы җанлы укытучыларым мине гел кайгыртты. Пианистка да буласым килгәч, миңа музыка училищесының берьюлы өч бүлегендә укырга мөмкинлек тудырдылар: пианино, теория, композиция юнәлешләрендә белем алдым. Училищены тәмамлаганда  Ленинград консерваториясенә рекомендация-юллама язып бирделәр, укуымны бик тә шунда дәвам итәсем килә иде. Хыялым – джаз пианисты булу… Шулай очынып йөргән көннәрдә училище директоры Гомәров абый чакыртып алды да, Нәҗип Җиһанов шалтыратып, мине Казан консерваториясенә чакырганын әйтте. «Әгәр син аны тыңламыйча Ленинградка китәсең икән, ул анда шалтыратып әйтәчәк һәм сине анда кабул  итмәячәкләр», – диде. 

АҺӘҢЕМНЕ ҖУЙМАДЫМ

Шулай итеп, Казан консерваториясендә укый башладым. Мине Рафаэль Белялов классына билгеләделәр. Үзе болай яхшы кеше булса да, карашлары бөтенләй башка, ул авангардист һәм мине дә шул юнәлешкә борырга тырыша  иде. Минем аһәңле көйгә, мелодизмга тартылуымны ул искелек калдыгы дип саный, модасыз, иске музыка язасың, дип шелтәли. Бу басымга түзә алмадым, беренче курсны тәмамлауга мин Мәскәүгә, композитор һәм педагог Альберт Семенович Леман янына консультациягә киттем. Ул – безнең барлык милли композиторларыбызның укытучысы, заманында Җиһанов белән конфликт аркасында Мәскәү консерваториясенә киткән. Аның белән бер сөйләшү миңа барлык икеләнүләремнән котылырга мөмкинлек бирде. Минем ноталарымны карагач, ул: «Сез музыкаль материалны яхшы үстерә беләсез, тик мелодизм-аһәң ягын тирәнәйтә төшү кирәк», – диде. Рафаэль Нуриевич мине аһәң өчен тәнкыйть­ләсә, Леман миңа нәкъ шул юнәлештә эшләргә киңәш бирде! Мин канатланып кайттым. Консерваториягә инде күңелем суынган иде, бәйләнмәсеннәр өчен генә юк-бар авангард музыка язып илтәм. Җитмешенче елларда ук менә шулай музыканы җимерү башланган иде инде, авангард юнәлешләрне алга сөрделәр. Мин исә эшкә чумдым: балалар хорында концертмейстер, пединститутта – фортепиано укытучысы, рес­публиканың нәфис гимнастика җыелма командасында композитор-аккомпаниатор булып эшлим… Консерваторияне ул чакта әти-әни рөхсәт итмәгәне өчен генә ташламадым…

ТӘҮГЕ ҖЫРЛАР

Консерваторияне тәмамлауга мине Владимир өлкәсендәге бер балалар санаториена музыка укытучысы итеп чакырдылар, баруга фатир да була, дип вәгъдә иттеләр. Инде китәр көнем җиткәч, Татарстан китап нәшриятына музыкаль редактор итеп чакырдылар. Шулай итеп, мин шагыйрьләр, язучылар кайнап торган җиргә килеп эләктем. Музыка училищесында, консерваториядә классик музыка, Европа традицияләре белән тәрбияләнгән шәһәр баласы өчен бу ниндидер яңа дөнья ачылуга тиң иде. Миңа ул чакта  инде танылган шагыйрә, җырлар авторы булган Гөлшат Зәйнәшева шунда ук дикъкат итте һәм «Луиза, әйдә, көй язып кара әле» дип үзенең шигырләрен бирде. Иң беренче җырларым – «Бөтен нәрсә сине хәтерләтә» һәм «Бәхет юллары» язылды. Алар радиодан яңгырый башлауга ук халык арасында популярлашып та китте. Үзем дә сизмичә, мин милли җыр иҗат итү дөньясына чумдым…


МӘШӘКАТЬЛӘР…

Җырларым халыкка танылса да, тормыш мәшәкатьләре, бигрәк тә фатир мәсьәләсе хәл ителмәү үзәккә үтте. Хәләл җефетем, талантлы үзбәк композиторы Абусәид Нәбиев, бәлки, республикабызның милли музыка сәнгате өчен дә күп файда китерә алган булыр иде, тик мондагы союзда аңа якты чырай булмады һәм без Ташкентка китеп бардык… Сәид Америка симфоджазына гашыйк, үзе дә шул юнәлештә яза, күп фильмнарга музыка, фортепиано өчен әсәрләр язды. Тик иҗатында заманча юнәлешләргә мөкиббән булса да, анда көчле шәрык холкы, ә минем ирек сөючән рухым аның карашларына баш бирергә теләмәде… Үзбәк илендә иркен фатирда яшәсәк тә, мин бөтенләй диярлек музыка язмадым, балалар белән мәш килүче өй хатынына әйләндем. Болай озак дәвам итә алмый иде, мин яңадан Казанга кайтып киттем…

Тик өч бала әнисе, танылган композитор булсам да, Казанда мине хәтта фатир чиратына да куярга теләмәделәр. Матбугатта Фәния Хуҗахмәтнең язмасы чык­каннан соң гына боз кузгалды. Фатирны алырга миңа Министрлар Советы ярдәм итте. Горисполкомга ордер алырга баргач, Композиторлар берлегеннән миңа фатир бирмәүне (!) сорап язылган хатны күрсәттеләр. Ышанасызмы, башка иҗат берлекләре үз иҗатчыларына фатир бирүне сорап яза, ә монда бирмәүне сорыйлар!.. Шулай да миңа, хәлемә кереп, ул фатирны бирделәр. Соңрак, күршеләр музыка тавышына ризасызлык күрсәткәч, йорт алыр­га теләдем. Иҗат кешеләренә җир бирәләр дигәч, мин дә Биектау районына барып җир сорадым, тик иҗат кешеләренә дигән җирләрне ничектер Әлмәт төбәге нефтьчеләренә саттылар, ә минем гаризам җавапсыз калды. Аннары эзли торгач, республикадан читтә бәясе белән кулай йорт таптым һәм шунда күченеп яши башладым…

Дөресен әйткәндә, илдән китәргә әллә нихәтле мөмкинлекләрем булды. Заманында Норвегиягә эшкә чакырдылар, инглиз телен дә өйрәндем… Америкага өч визам гына янды. Чөнки теләсә кайда эшли ала идем: мин бит пианист, концертмейстер, педагог, теоретик, редактор, менеджер сәләтем дә бар. Кайда да югалмас идем. Тик мин күңелем кушкан юлны сайладым - милли сәнгатебезгә хезмәт иттем. 

УТЫЗ ЕЛГА СУЗЫЛГАН ГАДЕЛСЕЗЛЕК

Островский урамында 1949 елда әтинең йорт салуын, шунда балачагым, яшьлегем узуын сөйләдем инде. 1957 елда шул йортны ЖЭК балансына күчерер­гә мәҗбүр иттеләр. 1993 елда, бар халыкны тузган торактан күчергәндә, мин бу йортны үземә бирүне сорап, Исхаковка мөрәҗәгать иттем. Анда әдәби-музыкаль музей һәм продюсерлык үзәге ачарга теләдем. Үтенечемә уңай җавап алдым, бу 260 кв. метр җирне һәм 45 кв. метр йортны   3,5 миллион сумга сатып та алдым. Барлык документларым кулымда, инде реконструкция проекты да әзер иде. Тик шәһәр администрациясендәге бер түрә абзыйның бу йорт биләмәсенә күзе төшкән һәм ул аны күршедәге үз участогына кушып, үзенә алырга теләгән булып чыкты. Нәтиҗәдә мин инде сатып алган, рәсмиләштергән җир биләмәсен арткы число белән ялган документлар ясап, шул түрәгә бирделәр. Миңа исә җир өчен дә, йорт өчен дә түләгән акчамны беркем дә кайтарып бирмәде. Судлар башланды, тик  гаделлек эзләп бәргәләнүләремнең бер нәтиҗәсе дә булмады, бары тик саулыгымны югалттым, инвалид дәрәҗәсенә җиттем. Шул кичерешләрдән тавышым бетте, озак еллар пышылдап кына сөйләшә алдым. Соңрак Кытай табиблары ярдәме белән генә тавышымны кире кайтардым…

2006 елда шәһәр хакимиятенә Метшин килгәч, яңадан бер талпынып карадым, тик эшне яңадан караудан да баш тарттылар. Халык өчен кирәкле профессиональ продюсерлык үзәге ачу максатым әлегә хәтле хыял булып кала бирә. Югыйсә, мондый үзәк бүген бик тә кирәк...

Ләкин түрәләр өчен шәһәрнең тарихи үзәгендә әдәби-музыкаль үзәк түгел, ә автосервис бизнесы эшләтү мөһимрәк булып чыкты. 

Утыз ел элек үк мин үз студияң кирәклеген аңладым. Радионың Горький урамындагы искиткеч тавыш яздыру студиясен пыран-заран китерделәр, югыйсә ул Идел буендагы иң яхшы студия иде. Анда оркестрлар, хор да языла ала иде. Хәзер исә хосусый студияләр генә калды. Нәтиҗәдә үзешчәнлек чәчәк атты, профессионаллар сәнгатьтән китә, чөнки перспектива күрмиләр… Без шул үзешчән наданлыкка күндек, ияләштек. Халыкны кызганам. Без кайчандыр зур булган халыкның абориген кыйпылчыкларына әйләнеп барабыз…

ХӘЛЛӘР УТЫРЫП ЕЛАРЛЫК

Татар халкын музыкасы, җыр­лары дәүләтсезлек шартларында да саклап калган. Әйе, дин түгел, рухны һәм милли үзаңны нәкъ менә җырлар саклап калган. Искиткеч борынгы халык җырларыбыз – милләтнең рухи генофонды. Ләкин соңгы берничә дистә елда респуб­ликабызда һәм эфирда, һәм эстрада сәхнәсендә, концерт залларында, җыр конкурсларында нигездә авыл клубы дәрәҗәсендәге үзешчән музыка яңгырый. Мин һич тә милли үзаңның чишмә башы булган авыл сәнгатенә каршы түгел, тик шәһәр профессиональ җыр культурасының юкка чыгу алдында торуы йөрәкне әрнетә. Бүгенге татар милли эстрадасының дәрәҗәсе хәтта Урта Азия республикалары, Кавказныкыннан да түбәнрәк. Кайчандыр башка халыкларга яктылык, белем өләшкән халкыбыз ничек мондый хәлгә төште соң? Әгәр музыкаль мәдәният белән үзешчән автор һәм җырчылар, ягъни дилетантлар идарә итә икән, республикадагы музыкаль югары уку йортлары, Композиторлар берлегенең  нигә кирәге бар?

Гавәми музыкаль мәдәният, ягъни эстрада турыдан-туры милләтнең, бигрәк тә яшьләрнең рухына тәэсир итә ләбаса. Борынгы җырларыбызның халыкның үзендә әлегә хәтле яшәп килүе генә күңелне җылыта. Ләкин шәһәр музыкаль мәдәния­те өлкәсендә хәлләребез хөрти. Беренче чиратта җыр өлкәсендә эшләрлек профессионаллар кытлыгы хөкем сөрә, чөнки хәзерге шартларда яхшы сыйфатлы җыр язу һәм аны яздыру композитор өчен файда китерми, алай гына да түгел, аны фәкыйрьләндерә. Чөнки яңа җырга аранжировка ясату һәм җырны яздыру өчен ким дигәндә 40 меңне чыгарып салырга кирәк, ә Мәдәният министрлыгы җыр өчен нибары 10 мең сум түли. Әле җырны халык­ка ирештерү өчен дә ротациягә радио һәм телевидениегә әлләни хәтле акча китә. Бүген җырны яхшы прфессиональ сыйфатта яздыру  өчен талант һәм белем генә җитми, ә кесәң калын булу да кирәк. Кызганыч ки, һәр җыр­чы һәм композиторның моңа хәле җитми. Нәтиҗәдә сыйфатсыз язмалар эфирга чыга, акчасы булганнарның түбән сыйфатлы җырлары ротацияләнеп, милли эстраданы кирегә өстери…

Музыка өлкәбездәге торгынлыкның икенче сәбәбе – эстрада өлкәсендә  милли кадрлар булмау. Казандагы музыка вузларында академик һәм фольклор юнәлешләр өчен җырчылар, дирижерлар, укытучылар әзерләнә, ә эстрада юнәлеше өчен юк диярлек. Дөрес, музыка училищесында күптән түгел эстрада җыры бүлеге ачылды, бәлки, эшенең нәтиҗәсе булыр. Ә менә Казан консерваториясе хәзер теләсә кайсы юнәлештә милли кадрлар әзерләүгә бармак аша карый, чит ил студентларына коммерция нигезендә белем бирүгә йөз тота… Чагыштыру өчен үземне мисалга китерәм. 11 яшемдә музыка яза башлаган балага 60нчы елларда үсү өчен барлык шартларны тудырдылар, чөнки милли кадрларны кайгыр­ту югары дәрәҗәдә иде. Яшь композиторлар өчен конкурслар даими үткәрелде, милли кадр буларак, миңа училищеда берьюлы берничә белгечлек буенча белем алырга мөмкинлек бирделәр. Ни кызганыч, милли талантлар үстерүгә карата булган бу мөнәсәбәтне хәзер сагынып искә алырга гына калды. 

Эстрадабыздагы кризисның өченче сәбәбе – дипломлы, белемле җырчыларның иҗатта перспективалары булмау, продюсерлык үзәкләренең юклыгы. Үзен продюсер дип таныткан Фәттахов әфәнде кебекләр чын продюсер булудан ерак тора. Продюсер – ул җыр­чыны акча эшләү чарасы итеп кенә караучы түгел, ә беренче чиратта, аның башкару мөмкинлекләрен бәяли алучы, киләчәген күзаллаучы, шагыйрьләр, композитор, аранжировщик, тавыш режиссерлары белән эш алып баручы, замана сәнгатендәге музыкаль юнәлеш­ләрне аңлаучы кеше. Ә яшь җыр­чының согын сыгып, кабалага төшереп, соңыннан судлашып йөрерлек хәлдә калдыручы түгел… Фәттаховның республика бюджеты хисабына җыр конкурслары үткәреп, авторларның әсәргә хокукларын үзләштереп, шәхси баю чарасына әйләндерүе хакында да дәшмичә мөмкин түгел. Бер генә үзен хөрмәт иткән композитор да мондый конкурста катнашмаячак, үз әсәренә хокукларыннан символик бәягә баш тартмаячак. Нәтиҗәдә әлеге конкурста уртакул җырлар катнаша, җиңә һәм рекламалана. 

Эфирның коммерцияләнүе, анда түбән сыйфатлы музыканың яңгыравы, сайлап алуның булмавы турында да күп сөйләргә мөмкин. Халык рухының сакчысы булган җыр сәнгате сату-алу коралына әйләнеп калды… Югыйсә, эфирның кечкенә өлешен түләүле итеп, аны үзешчән җырларга бүләргә булыр иде. Ләкин эфирның төп өлеше иң яхшы профессионал әсәрләр белән генә тутырылырга тиеш. 

Гомумән, республикада бүген музыка сәнгатен үстерүгә, аның дәрәҗәсен  күтәрүгә юнәлтелгән бердәм сәясәт юк. Хәтта Мәдәният министрлыгында гомергә эшләп килгән сәнгать бүлеген дә юкка чыгардылар, сәнгать юнәлешләре буенча белгечләр калмады. Халыкның культурасын һәм зәвыгын тәрбияләү, бай милли классик мәдәнияте белән таныштыру белән хәзер беркем дә шөгыльләнми. 

Бу мәсьәләләрне хәл итү максатында, милли музыканы күтәрү өчен төрле юнәлешләр буенча белгечләрне (музыкант, җырчы, композитор, аранжировщик һ.б.лар) туплаган зур сәнгать берләшмәсе оештыру кирәк.

Борынгы кыйммәтле җыр мирасыбызны кадерләп дөнья дәрәҗәсенә чыгарасы урынга, «Үзгәреш җиле» кебек фестивальләр үткәреп, милли җырларыбызны танып булмаслык дәрәҗәдә бозуларын күрәбез. Мәскәү музыкантлары, заманча яңгыраш артыннан куып, татар җырларының милли рухын үтерә, еш кына авторларның җырларын да бозып башкаралар. Әлеге фестивальгә биниһая бюджет акчасы сарыф ителсә дә, килмешәк музыкантлар татар эстрадасына бернинди дә үсеш өстәми шул. Фестивальнең музыка җитәкчесе В.Эйленкриг минем «Ни өчен безнең милли җырларыбызны бозасыз, рухларын һәм стильләрен үзгәртәсез, ни өчен аранжировкалар исән авторлар белән киңәшеп эшләнми?» дигән соравыма җавап итеп, үзенең музыка өлеше буенча бөтенләй дә җаваплы түгеллеген әйтте. Ә минем «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Бөтен нәрсә сине хәтерләтә» кебек җырларым аныңча һич тә милли әсәрләр түгел икән… Фестивальдәге җырларга аранжировканы 7 ел буена Белгород өлкәсеннән С.Артеменко исемле музыкант яза икән. Югыйсә, үзебездә дә бер дигән талантлы аранжировка осталары бар бит. Милли сәнгатебезне үстерәсе йөз меңнәр менә шулай татар җырын тоймаган кемсәләргә исраф ителә…

Автордан. Халкыбыз музыка сәнгатен гүзәл әсәрләре белән баеткан композиторыбызның күңеле иҗади гамь белән генә түгел, борчу-зар белән дә тулы шул. Бу көннәрдә ул үзенең 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгели. Иҗат эшчәнлегенә исә 55 ел тула. «Мәдәни җомга»лылар исеменнән без аны чын күңелдән тәб­риклибез. Кызганыч ки, шушы түгәрәк бәйрәме уңаеннан булса да без аның ничә еллар опера-балет театры киштәсендә тузан җыеп ятучы «И  Сабантуй-тамаша!» музыкаль комедиясен дә, балалар өчен «Тылсымлы урман әкияте» балетын да, автор тарафыннан планлаштырылган ике авторлык концертын да тамаша кылудан мәхрүмбез. Мәдәният министрлыгы танылган композиторның юбилеен лаеклы билгеләп үтүнең кирәклеген аңлар дип өметләнеп калабыз… Күпме артыннан йөреп тә, үзе дистә елдан артык китап нәшриятында музыкаль редактор булып эшләп тә, җырлары җыентыгы да әлегәчә басылып чыкмады. Беренче һәм бердәнбер «Якты моңнар» җыентыгы исә 1988 елда ук 6 мең ярым данә тираж белән басылып чыга һәм ике атна эчендә таралып та бетә. 225 җырны туплаган 3 томлы «Аккош моңы» җыентыгы исә күптән әзер булса да, әлегәчә дөньяга чыкмаган – акча юк, диләр… Менә шулай кадерлибез сандугачыбызны. Тик шулай да Луиза Батыр-Болгари – бәхетле кеше. Чөнки ул гомере буе намусы кушканча яшәгән, уйлаганын кешенең күзенә карап әйткән, гаделсезлекләргә күз йоммаган. Ә аның иҗаты, әсәрләре, җырлары – милләтнең йөрәгендә, бәгырендә, 
хәтерендә…

Эльмира  СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев