Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә кунак килде

«Ут кыз» бездә кунакта

Ярышларда җилдән җитез җилдергәнгә күрә, 1961 елгы йөгерешче Фирая Солтанованы Актаныш районының Түке авылында: "Ут кыз!" - дип йөртәләр. Мондый дан аны алтынчы класста белем алганда, район мәктәп­ләре укучылары арасындагы узышта беренче урынны яулагач "куалап тота". Шуннан соң шигырьне яттан сөйләп сәхнәдә еш күренгән кызның артист булырга теләү хисе сүрелә...

Ярышларда җилдән җитез җилдергәнгә күрә, 1961 елгы йөгерешче Фирая Солтанованы Актаныш районының Түке авылында: "Ут кыз!" - дип йөртәләр. Мондый дан аны алтынчы класста белем алганда, район мәктәп­ләре укучылары арасындагы узышта беренче урынны яулагач "куалап тота". Шуннан соң шигырьне яттан сөйләп сәхнәдә еш күренгән кызның артист булырга теләү хисе сүрелә төшә. Гаделлекне хөрмәтләүче, туры сүзле кызның юрист һөнәрен юлдаш итәргә җыенуы да могҗизалы спорт дөньясының күләгәсендә кала. Әмма чынга ашмаган хыялларның йогынтысы язмышын көндәлек күнегүләргә бәйләгән спортчыны гомер буе озатып бара. 5, 10, 20 чакрымга һәм марафон дистанциясендә 42 чакрым 195 метрга йөгергән Фирая, клубтагы кебек, төрле очрашуларда тәэсирләнеп чыгыш ясый. Кеше хокукы сагында торучы белгеч сыман, җитешсезлекләрне ачыктан-ачык тәнкыйтьли, кимчелекләрне бетерергә омтыла.
Унөч ел буе Американың Флорида штатында яшәүче Фирая Рифкать кызы әлеге холкын Казандагы Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә узган очрашуда да күрсәтте. Үзенең мөлаемлыгы, ихласлыгы белән ул студентлар, укытучылар, тренерлар күңеленә кереп калды.
- Соңгы вакыттагы иң зур куанычым - үзем 1976-1979 елларда укыган Әлмәт физкультура техникумындагы гимнастика залының төзекләндерелүе, - дип сөйләде Европа һәм дөнья чемпионатларында йөгерү буенча 6-11 урыннарны алган, 1996 елда АКШның Атланта шәһәрендә XXVI Олимпия уеннарында катнашкан йөгерешче. - Алайса ул бик тузган иде. Ә шәһәр мактанычы итеп кунакларга күрсәтелүче ипподром ялт итеп тора. Аларның икесен чагыштыргач, күздән яшь тамызып, җирле телевидение аша: "Атларга шартлар бар, ә кешеләргә юк", - диеп чыгыш ясарга туры килде. Югарыдагылар сүзне ишетте, корылманы яңартырга акча табылды.
16 яшьтә авылдан китеп техникум һәм физкультура институтын тәмамлаган, күп илләрне, төрле милләт халыкларын күргән Ф.Солтанова Казан академиясен исә мактап туймады:
- Зур киңлектә җәелгән бинагыз, дөнья таләпләренә җавап биреп, ирекле хәрәкәткә чакырып тора. Мондагы шартлар сыйфатлы белем алырга юл ача. Уку-укыту бәхетенең кадерен белегез. Осталыкны арттыру өчен, рухланып алга барыгыз. Сезнең хөрмәткә ил гимнын уйнаганны елый-елый тыңларга язсын. Иң югары биеклеккә менүегезне, уңышка ирешүегезне бөтен дөнья күрсен. Әмма хәзергә Татарстаннан Олимпия уеннарында катнашучы йөгерешчеләр аз әле.
2002 елда зур спорт белән хушлашкан марафончы туган ягында үз призына ярышлар үткәрелүне дә горурланып искә төшерде:
- Үзем дөньяга килгән апрель аенда, Актанышта, 12 нче тапкыр шәхси кубогыма йөгерү ярышы уза. Район үзәгендәге музейда йөгерешчеләргә яулаган кубокларым, медальләрем күрсәтелә. Әгәр өйдә торса, аларны караучы булмас иде. Ә болай залдагы экспонатлар, шәхси әйберләр төрле ярышларның кайтавазын хәтердә яңартып, башкаларны да бу үрнәккә кушылырга чакыра. Чаллыда исә кечкенә балалар унынчы тапкыр шәхси призыма йөгерә. Шулай берчакны аларга коллекциямдә җыелган 158 керпе уенчыгын тараттым. Истәлегем булсын!
Россияне дөнья спорты теленә керткән, кеше көлкесенә калдырган допинг куллану темасы да читтә калмады. Әлеге четерекле хәлгә аңлатма болайрак ишетелде:
- Ипи һәм сөт белән тамак ялгаган авыл егет-кызларына моның кагылышы сизелмәде. "Син булдырасың!" - дигәч, колхозчы балалары кар өстеннән дә йөгерде. Күнегүләр салкынлык 30 градуска җиткән көннәрдә дә, яңгыр яуганда да тукталмады. Авыр юл, күләмле күнегүләр чыныгуның төп чыганагына әйләнде. Ярышларга мондый сыналган ысул белән әзерләнгәч, куәтне арттыручы дару куллануга, ыгы-зыгыга урын калмады.
Урыннан: "Хәзер Татарстанда җиңел атлетикага мөнәсәбәт бик үк әйбәт түгел, - дигән тавыш ишетелде. - Элеккене хәзерге белән чагыштырсаң, уку һәм күнегүләр ясау өчен шартлар тамырдан яхшырды. Ә көткән нәтиҗә юк. Сезгә, илгә кайтып, эшне яңартып җибәрергә вакыт җитмәдеме?"
Сорау җавапсыз калмады:
- Безнең тренерлар үзләре йөгерде. Алар эшләрен яхшы белә иде. Күрсәткечләрне яхшырту өчен җитәкчелекне яңартырга кирәк. Бәлкем, бүгенге көндә спортчы яшьләр үзләре дә сүлпәндер? Алар, безнең замандагы кебек, үз-үзләрен чикли белмиләрдер. Мин, мәсәлән, танцыга йөрмәдем, кияүгә чыгуны кичектердем, баланы соңарып алып кайттым.
Татарстанга кайтуыма, тренерлык эшен башлауга килгәндә, җиде ел элек - ирем дөньядан вакытсыз киткәч, мондый тәкъдим булды. Әмма улым хакына кайтуны кичектердем. Ул 12 ел мәктәптә укып, бер көн дәрес калдырмады. Спортта һәм җәмәгать эшендә катнашып, тиешенчә балл җыеп, университетның химия-инженерлык факультетына дәүләт хисабына укырга кабул ителде. 800, 1500 метрга йөгерүдә дә уңышлары бар.
Хәзер илгә кайту мәсьәләсе көн тәртибенә яңадан куела инде. Америкада яшәүче Россия гражданының мондый хокукы бар. Көтегез!
АКШ паспорты да бирелгән татар кызы Фирая Солтанова хәзергә Флоридада тренерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Франция, Белоруссия, Россия... спортчыларына, тәҗрибәсенә нигезләнеп, эшлек­ле киңәшләрен бирә, осталык дәресләре үткәрә. Шәкертләрен халыкара ярыш­ларда катнаштыра. Мануаль терапия белгече буларак, умыртка баганасын дәвалый, массаж ясый.
Дөнья күләмендә танылган йөгерүченең Казанга кайтырга, академия студентлары һәм белгечләре белән очрашырга вакыт табуы, осталык дәресе үткәрүе дә хуплауга лаеклы күренеш. Спорт факультеты деканы Роберт Бикмөхәммәтов әйткәнчә, уку йорты Фирая Солтанова кебек спортчы белән араны эзмәскә, аның халыкара ярышларда сыналган тәҗрибәсен кулланышка кертергә тиеш.
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев