Татарлык телдә генә булмасын
Милли бизәкләр төшереп тегелгән кием-салым, көнкүреш әйберләре, йорт җиһазлары соңгы елларда сатуга чыкты. Бу юнәлештә сәүдә иткән интернет-кибетләр дә ачылды. "Ансат" ширкәте әнә шундый милли рухтагы оешмаларның берсе. Төп җитештерү цехы Казанның Борисково бистәсендә урнашкан. "Ансат"ның җитәкчесе Рәшид Хәсәншин бик уңган ир-егет, әмма бик тыйнак, үз хезмәте, яулаган үрләре турында...
Милли бизәкләр төшереп тегелгән кием-салым, көнкүреш әйберләре, йорт җиһазлары соңгы елларда сатуга чыкты. Бу юнәлештә сәүдә иткән интернет-кибетләр дә ачылды.
- Әтиебез Рәшид 2012 елдан бирле йомшак мебельләрне яңарту эше белән шөгыльләнә, ягъни диван, кәнәфи кебек җиһазларның тышлыкларын яңага алыштыра. Әрәм китмәсен дип, калган тукыма, тире кисәкләреннән мендәрләр, уенчыклар ясый торган идек. Аннары иремдә милли орнаментлар белән бизәлгән сумкалар, рюкзаклар ясап карау теләге уянды. Шуннан эш киңәюгә барды. Хәзер сумкалар, рюкзаклар, клатчлар, бизәнү әйберләре сала торган нәни букчалар, паспорт тышлыклары, түбәтәйләр, жилет, башмак, читек, намазлыклар җитештерәбез. Болар барысы да күннән эшләнә. Заманча материал - экокүннән тегелгән рюкзаклар да тәкъдим итәбез. Тиреләрнең затлысын Италиядән кайтартабыз, - дип сөйләде Альбина.
Казанда туып-үскән Альбина белән Айрат дүрт яшьлек Данияр һәм бер яшьлек Әмир исемле улларын тәрбияли. Альбина әлеге ширкәтне рекламалау, төрле элемтәләр булдыру һәм үсеше өчен җаваплы. Айрат барлык җитештерү, әзер продукцияне клиентларга тапшыру эшләрен алып бара. Эшләр җайлы барсын дипме, ширкәткә шундый исемне дә Айрат кушкан. Бизәкләрне махсус технологлар ясый. Төп милли бизәкләр үзенең формасын һич югалтмый.
- Яшьләр электән килгән милли бизәкләребезне, йолаларыбызны онытмасын иде. Безнең татар икәнлегебез әллә каян күренеп торсын. Татар булуыбыздан оялмыйк, - ди Айрат. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев