Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә кунак килде

ТАТАР КАРУЗОСЫ

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә татарныкын гына түгел, рус, итальян, неаполитан җырларын да чит ил тамашачысы сокланырлык итеп башкара алган солисты Рамил Хәкимовны башка милләтләр «татар Карузосы» дип исемләгән икән. Ансамбль оркестрының баш дирижеры, Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафин Рамилнең татар сәнгатенә тугрылыклы, үзенә бик таләпчән, тыйнак булуын билгеләп...

Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә татарныкын гына түгел, рус, итальян, неаполитан җырларын да чит ил тамашачысы сокланырлык итеп башкара алган солисты Рамил Хәкимовны башка милләтләр «татар Карузосы» дип исемләгән икән. Ансамбль оркестрының баш дирижеры, Татарстанның халык артисты Рәшит Мостафин Рамилнең татар сәнгатенә тугрылыклы, үзенә бик таләпчән, тыйнак булуын билгеләп үтә.


Рамил Казанда туып-үскән. Аның әтисе үзәкләрне өзәрлек итеп баянда уйнаган, әнисе матур итеп җырлаган. Рус мәктәбендә укыса да, өйдә туган телдә сөйләү гадәте булганга һәм җәйләрен авылга кайтып йөргәнгә, татарчаны онытмаган егет. Балачактан ук дөньякүләм танылган җырчылардан Карузо,Паваротти, Хворостовскийны, үзебезнекеләрдән Бигичев, Насретдинов, Аббасовның җырлаганын яратып үсә ул. Телевидениедән «Культура» каналын карарга ярата. Музыка училищесының икенче курсында укыганда ук Рамил, С.Сәйдәшев исемендәге вокалчылар конкурсында катнашып, лауреат исемен ала. Жюри составындагы Татарстанның халык артистлары Георгий Ибушев һәм Рөстәм Маликов егеткә зур киләчәк юрый.

Училищега укырга кергәндә үк Рамилнең көчле тембрлы тенор тавышы ачыклана. Билгеле булганча, вокалчылар укый-укый гына, шактый вакыт үтү белән тавышны «куюга» ирешә. Ә Рамилнең тавышы табигатьтән куелган. Өстәвенә, укучының тавыш мөмкинлекләрен дөрес чамалап, аны тагын да ача белгән профессор Эльвира Хәбибуллина сыйныфына эләгү бәхете елмая.

Укырга кергәндә үк зур диапазонлы, җырга гаҗәеп сәләтле яшьләр сирәк очрый. Профессиональ телдә әйткәндә, Рамилнең вокалга сәләте аңкау белән баш резонаторының тоташ булуында чагыла. Училищеда фольклор укытучысы Татарстанның халык артисты Венера Гәрәева егетне татарча моңлы итеп җыр башкарырга өйрәтә һәм укуын тәмамлаганчы ук аны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакыра. Укуын тәмамлаганда Рамил бөек тенор Робертино Лореттиның бөтен репертуарын диярлек башкарып чыккан була инде. «Ансамбльдә 15 елга якын эшләп, Р.Хәкимов һәр чыгышы саен зур уңышка ирешә. Шуңа да карамастан, җитәкчеләребезнең Рамилне күрмәүләре, иҗатын тиешенчә бәяләмәүләре бик аяныч, ә бит бүгенге көндә безнең Татарстанда аның белән чагыштырырлык тенор юк, дисәм дә ялгышмам», - дип җырчыга үзенең бәясен бирде Венера Гәрәева. Остазы шулай ук Рамилнең зур талантка ия булуына карамастан, «йолдызлык чиренә» бирешмәвен, кешелек сыйфатларын югалтмавын, саф күңелле, һәрвакыт ярдәмгә әзер торган кеше булып калуын билгеләп үтте. «Рамил Хәкимов - ансамбльнең йөзек кашы», - диде ул.

«Р. Хәкимов 2001 елдан Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бер үк вакытта халыкчан һәм классик юнәлештә җырлаучы бердәнбер җырчысы, - дип өсти хормейстер Нияз Гәрәев. - Ансамбльгә килгәндә үк ул «алтын фондка» керерлек репертуар туплаган була - болар «На качелях» (К.Валькадос һәм Л.Денс), «Вернись в Сорренто» (Э.Куртис, Дж.Куртис), «Малыш» (американ халык җыры), «Ямайка» (итальян халык җыры), «Санта Лючия» (неаполитан халык җыры). Бер үк вакытта татар халык җырларын да җиренә җиткереп башкара».

Р.Хәкимов репертуарында җырлар яңа төсмерләргә байый, халык көйләрен һәм композиторлар әсәрләрен ул бик җылы, эчкерсез башкара. Татар халык җырлары «Картуф», «Эрбет», «Рәйхан», Чиләбе өлкәсенең нагәйбәк татарлары җыры «Текер-текер бүдәнә», композиторларыбыз иҗат иткән әсәрләрдән «Дилбәр» (А.Монасыйпов), «Ватаным» (Р.Абдуллин, Р.Вәлиев), «Туган җирем Татарстан» (А.Ключарев, Г.Зәйнашева), С.Сәйдәшевның «Наемщик» музыкаль спектакленнән Батырҗан ариясе, Җ.Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясеннән Галимҗан ариозасын һ.б. бик күп кенә җырларны, төрле-төрле булсалар да, бердәй оста башкарырга һәр җырчының да хәленнән килми. Нияз Гәрәевнең әйтүенә караганда, Рамилнең тембрына баритональ тенор яңгырашы хас. Аңа кыска, җиңел җырлар гына түгел, ә камил тавыш техникасын, төсмерләргә бай, куе тембр сорый торган драматик партияләр дә җиңел бирелә. Гомумән, ул операда да җырлый ала торган солист. Кайчандыр аны опера һәм балет театрына солист буларак тыңларга чакырганнары да булган. Әмма ул ансамбльдә калырга теләгән. Рамилнең эчке культурасы бар, җырны тою-сиземләве көчле, башкаруда иркенлек хас.

«Әйе, Карузо, Паваротти кебек дөньякүләм танылган җырчылар репертуарын, классиканы һәркем башкара алмый. Рамил үзенең җырлау манерасы, төс-кыяфәте, сәхнәдә үз-үзен тотышы белән башкалардан аерылып тора. Анда хәзерге заманда бик сирәкләрдә очрый торган сихри моң бар, җырлаганда интеллекты, акылы ап-ачык күренә», - дип җырчыга үзенең бәясен бирде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.

Р.Хәкимов татар халкының матурлыгын, рухи байлыгын данлаган җырларны Франция, Алмания, Испания, Бельгия, Италиядә зур горурлык белән башкара. Рамил осталыгын һаман камилләштереп тора. Ул - күп вокал конкурслар лауреаты һәм дипломанты. Аның композитор И.Якуповның «Синяя птица» ( «Бәхет кошы») ораториясендә һәм З.Рәүпованың «Ак бүре» операсында катнашуы иҗатының киң кырлы булуын күрсәтә.

Ансамбль репертуарындагы «Картуф», «Туган җирем Татарстан», композитор Р.Яхинның «Ак дулкыннар», «Кем белер кадереңне», З.Хәбибуллинның «Казан кызы» һәм башкаларны Рамил башлап җырлый. Аның тембры матур, яңгыравык, тавышы көчле, анда татар халкының җырлау манерасына хас йомшаклык бар. Югары ноталарны да Рамил көчәнмичә ала. Сәхнәгә килеп чыкканда ук аның йөз-кыяфәтеннән, образыннан ниндидер җылылык, нур бөркелә. Аны тамашачы да сизә кебек -Рамил җырлый башлаганчы ук залда алкышлар яңгырый. Әйе, ул чын мәгънәдә татар белькантосы! Шундый җырчының әлегә кадәр бер лаеклы исеме булмавы, чыннан да, бик гаҗәп тоела.

Филүсә АРСЛАН,
музыка белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев