Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә кунак килде

СӘФӘР АРТЫННАН СӘФӘР

Төрле сәфәрләргә күнегеп беткән без фәкыйрегезөчен узган ел бер дә мактанырлык булмады: Татарстаннан читкә бер мәртәбә дә чыгылмаган. Быел май башларында берьюлы ике чакыру алдым. Халыкара конференциягә. Икесе дә Казахстанга: берсе - Төркестан каласына, икенчесе - Астанага. Беренче сәфәремнең бару юлы шактый озакка сузылды. Без «Казан, Казан!» дип шактый мактанабыз....

Төрле сәфәрләргә күнегеп беткән без фәкыйрегезөчен узган ел бер дә мактанырлык булмады: Татарстаннан читкә бер мәртәбә дә чыгылмаган. Быел май башларында берьюлы ике чакыру алдым. Халыкара конференциягә. Икесе дә Казахстанга: берсе - Төркестан каласына, икенчесе - Астанага.

Беренче сәфәремнең бару юлы шактый озакка сузылды. Без «Казан, Казан!» дип шактый мактанабыз. Әмма кайбер мәсьәләләрдә совет чорыннан да арткарак калганбыз икән. Элек Казан-Ташкент поезды йөри иде. Хәзер ул юк. Ә Уфадан, Чиләбедән Үзбәкстан башкаласына андый поездлар йөреп тора (Ә бит Урта Азия тарафларында миллионга якын милләттәшебез яши. Икътисади, мәдәни багланышлар хакында әйтеп тә торасы юк).

Әйләнгеч, озак булса да, Киров-Самара поезды белән сәфәргә чыгып киттем. Аннары Мәскәү-Ташкент поездына күчеп утырырга туры килде.

Поезд очсыз-кырыйсыз Казахстан далаларыннан, чүлләреннән бара да бара. Без урман-агачларга, иген басуларына, адым саен очрап торучы авыл-калаларга күнеккән. Биредә исә алар йә бөтенләй юк, йә бик сирәк. Терлек көтүләре дә бик күренми. Шунысы кызык: зыяратлар үзләре бер авыл-бистә кебек: кабер өсләрендә кирпеч-таштан зур-зур корылмалар торгызылган. Ниһаять, Казаннан чыгып өч тәүлек вакыт узуга, Төркестан станциясенә килеп төштем.

Төркестан (борынгы исеме - Ясы, Яссы) - Урта Азиянең борынгы шәһәрләреннән берсе. Ул Сыр-дәрья буенда, хәзерге Казахстанның Көньяк өлкәсендәге кала. 2000 елда ЮНЕСКО карары белән аның 1500 еллыгы билгеләп үтелде. Бу тантаналарда Татарстанның Ф. Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге рәсми делегация составында без фәкыйрегезгә дә катнашырга туры килгән иде. Биредә 1990 еллардан бирле Әхмәд Ясәви исемендәге Халыкара казах-төрек университеты эшләп килә (Татарстанда хәтта бу типтагы лицейларны да яптылар). Мәһабәт биналары, җиһазланган лаборатория-кабинетлары бар. 2004 елда мине бу университетның «шәрәфле профессоры» итеп тә сайлаганнар иде.

Шактый гына күренекле затларның эшчәнлеге, мөһим вакыйгалар Төркестан белән бәйле. Биредә күпләгән казах ханнары җирләнгән. Төрки дөньяның мәшһүр шагыйре, фикер иясе, суфые Әхмәд Ясәви (1166 елда вафат була) бу калада гомер кичерә. Аның истәлегенә искиткеч гүзәл биналар корылган. Шәһәрдә гаҗәеп бай экспонатлар тупланган музейлар бар. Юкка гына Төркестан каласын «Мөселманнарның икенче Мәккәсе» дип йөртмиләрдер. 200 меңләп халык яшәгән бу шәһәр үзенең матурлыгы, чисталыгы, яшеллеге белән хәзер дә күңелләрне җәлеп итә. Аны кайвакыт «Казахларның рухи башкаласы» дип тә атыйлар.

Мәгълүм ки, соңгы вакытта, бигрәк тә Украина вакыйгалары уңае белән, элек казах дәүләтчелегенең булу-булмавы мәсьәләсе куертыла башлады. Хәтта югары дәрәҗәдәге аерым ил җитәкчеләре тарафыннан аның Н.Назарбаевтан гына башлануын әйтү дә булды. Мөстәкыйльлек юлында уңышлы рәвештә алга баручы Казахстан җәмәгатьчелегендә бу төр фикерләр кискен ризасызлык тудырды. Шушы вәзгыятьне күздә тотып, 2015 елның 19-21 маенда Төркестан каласында Казах ханлыгының төзелүенә 550 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни-теоретик конференция уздырылды. «Казах ханлыгының Казах дәүләтчелек тарихындагы роле һәм әһәмияте» дип исемләнгән бу чарада Казахстанның хөкүмәт вәкилләре, депутатлар, галимнәр, әдипләр, җәмәгать эшлеклеләре белән беррәттән, Россия, Төркия, Әзәрбәйҗан, Иран, Көньяк Корея, Үзбәкстан, Кыргызстанның гыйлем әһелләре, сәясәтчеләре дә катнашты. Әйтергә кирәк, конференция бик нык әзерлек белән, югары дәрәҗәдә узды. «Казах ханлыгы», «Казах ханнары» монографияләре, төрле хезмәтләр, альбомнар нәшер ителгән, сувенирлар әзерләнгән. Бу гыйльми чара Ясәви исемендәге университетның 800 кешелек конференц-залында барды. Аның вестибюлендә, махсус залларында бу илнең дәүләтчелек тарихына мөнәсәбәтле төрле чыганаклар, макетлар, рәсемнәр, шул исәптән 78 казах ханының зур-зур портретлары да куелган (киләчәктә аларның бюстлары да ясалачагын искәрттеләр).

Тәүге пленар утырышта Казахстан хөкүмәтенең вице-премьеры Бирдебәк Сапарбаев, белем, фән һәм мәдәният министрлары Аслан Сәринҗипов, Арыстан Мөхәммәдиулы, Көньяк Кореяның, Иранның Казахстандагы илчелек вәкилләре Сонг Гым Ёнг, Асгар Сабери һәм кайбер башка рәсми затлар чыгыш ясады. Шушы ук өлештә тәбрикләү өчен без фәкыйрегезгә дә сүз бирделәр.

Чыгышымны бераз юмор белән башладым. «Миңа кадәр вице-премьер, министр, илчеләр сөйләде. Мин исә сезне Казахстан кияве буларак тәбриклим (минем хатын - Караганданыкы)». Шуннан 800 кешелек зал бик каты итеп кул чапты.

Алга таба казах-татар, Россия-Татарстан-Казахстан бәйләнешләре хакында сөйләдем. Бер тәнкыйть фикере дә әйтергә туры килде. Конференц-залдагы күргәзмә өлешендә төрки дөньядагы мәшһүр затларның портретлары урнаштырылган: Йосыф Баласагуни, Кашгарый, Ясәви, Нәваи, Мәхтүмколый, Гаспралы, Бирде Кербабаев, Ч.Айтматов һ. б. Әмма алар арасында Тукай юк. «Сезнең С.Моканов, С.Сәйфуллин, Б.Майлин, Б. Исхаков һ.б. бик күп әдипләрегез, галимнәрегез «ХХ йөзнең беренче яртысында Тукай төрки дөньяның иң күренекле шагыйре», дип раслый. Ә күргәзмәдә бу хакыйкать исәпкә алынмаган»,- дидем мин. Ахырда хөкүмәт вәкиле бу кимчелекне төзәтербез, дип вәгъдә итте.

Шулай ук пленар утырышта «Төрки-татар әдәбиятында дәүләтчелек идеясе» темасына урысча доклад сөйләргә туры килде. Без фәкыйрегезгә мондый игътибарны мин казах халкының татарга булган традицион хөрмәт билгесе рәвешендә кабул иттем.

Конференциядә тарихи тематика гына түгел, ә мәдәният, әдәбият, сәнгать, үзара багланышлар турында да доклад-чыгышлар яңгырады.

Әхмәд Ясәви университеты составындагы Тюркология фәнни-тикшеренү институты директоры, профессор, әдип, күпләгән китаплар авторы, татарга бик тә теләктәш булган Күлбәк Ергобәк инициативасы белән «Төрки телле китапханә» эшли башлаган. Анда инде төрек, казах, үзбәк һәм башка телләрдәге күпсанлы китаплар тупланган. Татарча басмалар да бар. Мин дә дистәләгән китап бүләк иттем. Бирегә гыйльми командировкага барып, эшләп утырырга да мөмкин. Күп әйбер кул астында. Вице-премьер әмере белән бу китапханә өчен махсус зур бина да төзеләчәк. Ул Әрмәнстандагы «Матенадаран» тибында булырга тиеш дип планлаштырыла. Күлбәк әфәнде татар каләм әһелләренә татар телле һәм төркигә мөнәсәбәтле китапларны җибәрүләрен үтенде (Адресы: 161200, Республика Казахстан, Южно-Казахстанская область, г. Туркестан, улица Тургут Озал, д. 10, Библиотека тюркоязычной литературы).

Икенче сәфәр, әйткәнемчә, Казахстан башкаласына булды. Астанага бармаганга инде бер елдан артык вакыт узган иде. Шул чор эчендә ул тагын да үскән, матурайган. Биредәге хезмәттәшләр (Каербәк Кеменгер, Куныпия Алпысбаев) шәһәрне күрсәтеп йөрде. Парламент партиясе «Ак җол» вәкилләре белән дә очрашу булды. Татарстанга, Казанга мөнәсәбәтләре әйбәт.

31 май - Казахстанда сәяси тоткыннарны, шәхес культы чоры корбаннарын искә алу көне. Шул уңай белән илдә күп төрле чаралар уздырыла. Шуларның иң зурысы Астанадан 40 чакрым ераклыктагы АЛЖИРда, ягъни «Акмолинский лагерь жен изменников Родины» дигән төбәктә булды. Биредә бөтен Союздан берничә дистә мең кеше газап чиккән. Аларның шактые шунда юкка да чыгарылган. Бу мемориал комплекста тоткыннарның лагерьда яшәешен чагылдырган экспонатлар, материаллар гаять күп. Гранит ташларга аларның исемнәре язылган. Татар фамилияле кешеләр дә күп. Ленинградтагы Пискарев каберлеген хәтерләткән бу мемориал яшәешнең кадерен белергә өйрәтә, золым-вәхшилеккә каршы нәфрәт тудыра.

1 июньдә Астана каласындагы Л.Гумилев исемендәге Евразия милли университетында күренекле галим, язучы, академик Рымгали Нургалиевның (1940-2010) тууына 75 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни-теоретик конференция үткәрелде. «Әдәбият фәненең теоретик мәсьәләләре» дип исемләнгән бу чарада Казахстанның Н. Оразалин, Ә. Кекилбайулы, С. Каскабасов, Ш. Ибраев, У. Калиҗан, Е. Сыдыков һәм башка күренекле әдипләре, галимнәре, парламент депутатлары, хөкүмәт вәкилләре, шулай ук Төркия, Россия, Кытай галимнәре катнашты. Бу конференция дә, Төркестандагы кебек, бик әйбәт оештырылган иде. Докладларда, әдәбият мәсьәләләре белән беррәттән, тарих, тел белеме, сәнгать, этнография һәм кайбер башка тармакларга мөнәсәбәтле проблемалар да яктыртылды. Конференция докладлары күләмле җыентык рәвешендә басылып та чыккан. Пленар утырышта мин «Казах-татар әдәби бәйләнешләре» темасына доклад сөйләдем һәм Рымгали Нургалиев хакында истәлекләр белән уртаклаштым. Бу күренекле затны мин 1962 елдан бирле белә идем. Ул без студент чакта Казан университетына Г.Ибраһимовның 75 еллык юбилей конференциясенә килеп, бик эчтәлекле доклад сөйләгән иде. Шунда Рымгали Рәдиф Гаташ һәм минем белән дуслашып китте. Алга таба да, сирәк булса да, хәбәрләшеп, очрашып тордык. Астанадагы конференциядә миңа секция белән җитәкчелек итәргә, Рымгали Нургалиев музеендагы, Каюм Насыйри кабинетындагы (ул күптән түгел ачылган) төрле чараларда катнашырга туры килде.

Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ,
филология фәннәре докторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев