Мәдәни җомга

Рәшит КӘЛИМУЛЛИН: ТАТАРСТАН КОМПОЗИТОРЛАРЫ МУЗЫКАСЫН БӨТЕН ДӨНЬЯ ТЫҢЛЫЙ

11 февральдә Татарстан Композиторлар берлеге оешуга 75 ел тула. Әлеге иҗат оешмасы беренче көннәреннән үк республикабыз музыкаль тормышының үзәгенә әйләнә. Аның белән бер үк вакытта диярлек Татар опера һәм балет театры, Тел, әдәбият һәм тарих институты оеша. Һәр икесенең эшләп китүе өчен, башка белгечләр белән беррәттән, композиторлар, музыка белгечләре дә...

11 февральдә Татарстан Композиторлар берлеге оешуга 75 ел тула. Әлеге иҗат оешмасы беренче көннәреннән үк республикабыз музыкаль тормышының үзәгенә әйләнә. Аның белән бер үк вакытта диярлек Татар опера һәм балет театры, Тел, әдәбият һәм тарих институты оеша. Һәр икесенең эшләп китүе өчен, башка белгечләр белән беррәттән, композиторлар, музыка белгечләре дә кирәк була, әлбәттә. Алар беренче татар операларын яза, халык җырларын эшкәртә, фольклор җыентыклары нәшер итә. Композиторлар берлегенең радио, драма театрлары, Татар дәүләт филармониясе, Татарстан дәүләт симфоник оркестры, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең иҗади тормышында да роле гаять зур. Татарстан радиосы, мәсәлән, һәр көн саен эшен композитор А.Ключарев музыкасы белән башлап җибәрә, республикабыздагы һәр мөһим чара ХХ гасырның бөек аһәңсазы Рөстәм Яхин иҗат иткән Татарстан гимныннан башланып китә.

Юбилей уңаеннан без Татарстан һәм Русиянең халык артисты, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит КӘЛИМУЛЛИН белән очрашып, әңгәмә кордык.


- Рәшит әфәнде, әйдәгез, иң әүвәл Татарстан Композиторлар берлегенең оешу тарихын, аның нигезендә торган шәхесләрне искә төшереп үтик әле.

- Татарстан Композиторлар берлеге 1939 елда оеша. Беренче елларда ул 10 кешедән тора. Алар - композиторлар В.Виноградов, Ю.Виноградов, Н.Җиһанов, А.Ключарев, М.Мозаффаров, С.Сәйдәшев, Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин, Ф.Яруллин һәм музыка белгече Х.Терегулова. Әлеге күренекле затлар Мәскәү, Ленинград консерваторияләрендә белем ала. Бу шәхесләрнең күбесе татар профессиональ музыкасының нигезен корды, дияргә мөмкин. Алар арасыннан композитор Салих Сәйдәшевнең роле аеруча зур була. Белгечләрнең әйтүенә караганда, ул хәзерге заман татар профессиональ музыкасына, татар опера, балетына, симфоник музыкага нигез сала.

Берлекнең беренче җитәкчесе - мәшһүр композиторыбыз Нәҗип Җиһанов. Ул оешманы 40 ел буе диярлек җитәкли, Казан дәүләт консерваториясенә нигез сала, аның беренче ректоры була. Н.Җиһановны без җитди опералар, симфонияләр авторы буларак беләбез. 1939 елда аның "Качкын" операсы белән Татар дәүләт опера һәм балет театры ачыла. Композиторның "Алтынчәч", "Җәлил" опералары, "Кырлай" симфоник поэмасы, "Сабантуй" дип исемләнгән 2 нче симфониясе зур уңыш казана.

Ватан сугышы елларында берлеккә Мәскәү һәм Ленинградтан эвакуацияләнгән композиторлар А.Леман һәм М.Юдин килеп кушыла. 1945 елда Казан консерваториясе ачылгач, байтак профессиональ музыкант, композитор, музыка белгечләре әзерләнә. 1950 елларда берлеккә әгъза итеп композиторлар Ә.Бакиров, А.Вәлиуллин, Х.Вәлиуллин, А.Бренинг, А.Монасыйпов, Б.Мөлеков, И.Шәмсетдинов, Р.Яхин, О.Лундстрем, А.Луппов, музыка белгечләре Ч.Бәхтиярова, Я.Гиршман, Г.Касаткина теркәлә.

Ә 1957 елда Мәскәүдә узган Татар әдәбияте һәм сәнгате көннәре композиторларыбызның да осталыгын ачык күрсәтә. Анда бөтен музыкаль жанрлар - опера, балет, симфония, концерт, поэма, сюита, соната, романс һ.б. тәкъдим ителә. Шул вакытта кайбер музыкаль әсәрләр СССР Дәүләт премияләренә лаек була. 1960 елларда татар музыка сәнгатенә килеп кушылган композиторлар Ф.Әхмәтов, Р.Белялов, Р.Еникеев, Л.Любовский, М.Яруллин башлыча инструменталь һәм вокаль музыка жанрларында иҗат итә. Н.Җиһановтан соң дистә елдан артык берлек белән композитор Мирсәет Яруллин җитәкчелек итте. Без аны татар музыкасында беренче оратория ("Кеше", шагыйрь Р.Харис либреттосы) иҗат иткән композитор, педагог, киңкырлы җәмәгать эшлеклесе буларак беләбез. М.Яруллин Идел һәм Урал буе композиторлары музыкасы фестивален оештырып, башлап җибәрде. 1970-2000 елларда берлеккә килгән композиторлар Л.Блинов, А.Руденко, Л.Хәйретдинова, Ш.Шәрифуллин, А.Миргородский, Б.Четвергов, Ш.Тимербулатов, М.Шәмсетдинова, Р.Абдуллин, Р.Кәлимуллин, Р.Ахиярова, Л.Батыр-Болгари, И.Байтирәк, С.Беликов һ.б. татар музыкасының өслүб һәм жанр офыкларын киңәйтә, музыка белгечләре М.Нигъмәтҗанов, Ф.Бикчурина, Й.Исәнбәт, З.Сәйдәшева, Г.Кантор, М.Фәйзуллаева, Ф.Шәмсетдинова, К.Таҗи, Ф.Сәлитова, Т.Алмазова, А.Маклыгин, С.Латыйпова, Г.Гобәйдуллина һ.б. музыка фәне үсешенә зур өлеш кертә.

Татарстан композиторлары музыкасы һәрвакыт Русиянең эре шәһәрләрендә башкарыла килде, Зур, Мария театрларында моң ияләребезнең опера, балетлары куелды. Ф.Яруллинның "Шүрәле" балеты, Н.Җиһановның "Җәлил" операсы Болгария, Чехия, Германиядә сәхнәләштерелде. Мин үзем берлекне 1989 елдан бирле җитәклим. Оешмабызның 1990-2000 еллардагы эшчәнлеге Татарстан композиторлары музыкасының халыкара мәйданга чыгуы белән дә характерлы. Бу елларда "Аурупа-Азия", "Muz-Transit" фестивальләре һ.б., София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге оештырылды. 1999 елда Татарстан Композиторлар берлеге, Русиядә беренчеләрдән буларак, халыкара ISCM заманча музыка ассоциациясенә керде һәм ел саен "Дөнья музыкасы көннәре" дигән зур халыкара фестивальдә катнаша башлады. Бүгенге көндә Татарстан Композиторлар берлеге, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала Русиядә иң абруйлы өченче берлек булып санала.

- Ә бүгенге көндә берлек ничек яши?

- Бүгенге көндә берлектә 56 кеше теркәлгән. Шуларның 38е -композиторлар, 18-е музыка белгечләре. Безнең әгъзалар арасында Татарстанда гына түгел, республикабыздан читтә яшәп иҗат итүчеләр дә бар. Мәсәлән, Рафаил Бакиров - Магнитогорскида, Зөлфия Рәүпова, Зөбәрҗәт Садыйкова, Фәридә Сәлитова - Мәскәүдә, Наилә Әлмиева - Санкт-Петербургта, Илдар Харисов - Берлинда, Мәсхудә Шәмсетдинова Америкада яши. Соңгы елларда безгә талантлы яшьләр килде. Светлана Зорюкова, Лилия Таһирова, Радик Сәлимов, Юлия Бекбулатова, Эльмира Галимова, Елена Анисимова, Эльмир Низамов инде үзләрен җитди музыка осталары буларак раслап та өлгерде.

Композиторларыбыз барысы да актив иҗат итә, аралаша, төрле чараларда катнаша. "Аурупа-Азия" халыкара заманча музыка фестиваленә, мәсәлән, 20 ел булды. Советлар Союзы таркалганнан соң беренче оештырылган заманча музыка фестивале ул. Анда 50ләп ил композиторларының музыкасы башкарыла. "Жемчужина Татарстана" дип исемләнгән проект чагыштырмача яшь әле. Ул республикабыз композиторлары әсәрләрен чит төбәкләрдә башкаруны күздә тота.

Беренче зур концертларыбыз Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбургта узды. Тыңлаучы музыкаларыбызны бик яратып калды. Чит илләрдә безнең музыканы җирле оркестрлар белән башкару матур гадәткә әйләнде. Берлин шәһәрендә Концертхаус бар. Аның бинасы сугыш вакытында җимерелгән булган. Аннан соң яңадан торгызылган. Бүген ул - иң абруйлы концерт залларының берсе. Зал 1,5 мең тамашачыга исәпләнгән. Шунда бик югары дәрәҗәдә безнең концертыбыз булды. Ә Иерусалим шәһәрендәге Генри Краун залы тагын да күбрәк - 2 мең тамашачыга исәпләнгән. Анда да безнең композиторларыбыз музыкасын тамашачы бик яратып тыңлады. Лейпцигтагы Һевандхаус залы дөньядагы иң шәп 5 концерт залы исәбендә йөри. Анда берьюлы 2,5 мең тамашачы музыка тыңлый ала. Татарстан композиторлары музыкасы яңгыраган көнне ул шыгрым тулы иде. Италиянең Флоренция шәһәрендә концертыбыз XIV гасырда төзелгән борынгы, затлы залда зур уңыш белән үтте. Римдә дә тамашачы композиторларыбыз музыкасын бик яратып калды. Былтыр Барселонада 2,5 мең тамашачыга исәпләнгән залда концертыбыз узды. Испания композиторлары җитәкчесе белән дә алмаш концертлар уздыру турында сөйләшү алып барыла. Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә шулай ук зур концертыбыз булды. Бу чаралар моң ияләребез өчен зур стимул булып тора. Киләчәккә дә планнарыбыз зурдан. Барселонада, мәсәлән, "Урыс музыкасы фестивале" уздырырга ниятлиләр. Анда безнең дә катнашырга исәбебез бар.

- Берлекнең юбилее Русия һәм Татарстанда Мәдәният елына туры килде. Быел музыкаль вакыйгалар да бик күп булыр инде.

- Чыннан да, югарыда әйтеп узган проектларны дәвам итеп, без яңаларын да башларга ниятләп торабыз. Юбилей чаралары, мәсәлән, 30 гыйнварда С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залындагы камера залында узган концерттан башланды. Анда минем фортепиано өчен әсәрләремне талантлы музыкант Таһир Камалетдинов башкарды. Аны берничә мәктәптән укучылар килеп тыңлады. Без бу концертны республикабызның төрле районнарында яңгыратырга уйлыйбыз. Тагын бер проектыбыз - элек яшәп иҗат иткән композиторларның кулъязма рәвешендә начар сыйфатта сакланган әсәрләрен кампитр ярдәмендә һәм яшьләрне җәлеп итеп, цифрга күчерү. Без аны уңышлы гына тормышка ашырып киләбез. Янә бер яңалыгыбыз - "Маятник" ансамбле. Аны үзебезнең композиторларыбыз оештырды, ягъни алар үзләре үк төрле уен коралларында да уйный. Җитәкчеләре - танылган гитарачы Виталий Харисов. Ансамбль концертларда актив катнашыр дип ниятләп торабыз. Быел шулай ук композиторлар Фәрит Яруллин белән Хөснулла Вәлиуллинның 100 еллыгын, А.Миргородскийның 70 еллыгын, Анатолий Лупповның - 85, Илфат Дәүләтшин белән Зөбәрҗәт Садыйкованың 50 яшьлекләрен уздыру күздә тотыла. Ә берлекнең юбилее уңаеннан Казаныбызда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта зур концертлар уздыру каралган.

- Быел Казан - төрки дөньяның мәдәни башкаласы да бит әле...

- Әйе, бу уңайдан да планнарыбыз бар. Татарстан Композиторлар берлеге, Мәдәният министрлыгы ярдәме белән, бөтен төрки дөньядан композиторларны җыеп, төрки музыка фестивале үткәрергә җыена. Ул октябрьдә башлана. Анда үзебезнең симфоник оркестр да катнаша. Анда төрле чорларда яшәп иҗат иткән моң ияләренең - аксакалларның да, яшьләрнең дә иҗаты колачланыр, иншаллаһ.

- Дәүләт Татарстан Композиторлар берлегенә ярдәм күрсәтәме?

- Әлбәттә, хакимият ярдәменнән башка югарыда саналган проектларны тормышка ашырып булмас иде. Билгеле булганча, берлегебез 1906 елда ук төзелгән бик борынгы бинада урнашкан. Анда 1918 елдан башлап мәхбүсләрне дә тотканнар. Шагыйрь Е.Боратынскийның оныгы, җәмәгать эшлеклесе, әдәбиятче А.Боратынский да шулар рәтендә булган. 1981 елга кадәр биредә коммуналь фатирлар урнашкан. Яңартылгач, ул безнең берлеккә бирелде. Әмма шуннан соң да ул шактый таушалды инде. Президентыбыз Р.Миңнеханов бу юбилей елында бинабызны төзекләндерергә ышандырды.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: