Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә кунак килде

Разил Вәлиев: “Берлекләр эшне яхшырту өчен кирәк”

Бүгенге әңгәмәдәшебез – республиканың халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев.

- Республикада мәдәниятнең күп кенә тармаклары буенча иҗат берлекләре бар. Алар җидәү, ахры. Бүгенге шартларда  нинди вазифалар башкаралар, гомумән, аларның кирәге бармы?

- Моннан 84 ел элек,  СССРда Язучылар берлеген оештырган вакытта, аның инициаторы һәм беренче рәисе М.Горький болай дигән: “Без берлекне иң беренче чиратта яшьләр белән эшләү өчен оештырабыз, шушы эшне җайга салу кирәк”.

Чынында исә бик күп китаплар авторы, төрле бүләкләр алыр­га өлгергән, халык арасында киң танылган М.Горький өчен берлектә әгъза булып тору әллә ни файда бирмәгәндер. Ә берлек яшьләр арасыннан талантларны эзләп табарга, юнәлеш бирергә, китапларын чыгаруда булышырга, аларның исемнәрен халыкка җиткерергә кирәклеген М.Горький яхшы аңлаган. Минем карашымча, бөек язучы сүзләре бүгенге көн өчен дә бик актуаль. Яшьләр белән эшләү бик мөһим. Аннан соң Габдулла Тукай сүзләре дә бар бит әле. “Мин коеп куйган шагыйрь генә түгел”, - дигән ул. Колагының күпне ишетүен, күзләренең күпне күрүе турында әйткән. Г.Тукайның бу фикерләре дә безнең өчен актуальлеген  югалтмады.

Бүген безнең телебезгә, милли мәгарифебезгә, мәктәпләребезгә һөҗүм бара. Туган телне мәктәпләрдә ата-аналар гаризасы белән генә укыту мәсьәләсе күтәрелеп чыкты. Димәк, бу - бүген көн тәртибендәге үзәк мәсьәлә. Милли мәдәниятнең дә проблемалары бихисап. Тукай әйтмешли, язучылар, шагыйрь­ләр, галимнәр, дин әһелләре бу мәсьәләләрдән һич кенә дә читтә торырга тиеш түгел.

Тагын шунысын да искәртәсе килә, шушы көннәрдә Россия парламенты идарәсеннән яңа закон проекты керде. Россиядә телләр турындагы законга төзәтмәләр кертелә. Без проектны Дәүләт Советының соңгы сессиясендә карадык, мөрәҗәгать кабул иттек. Бәлки Россия парламентында татар телен, башка телләрне өйрәнү, укыту буенча безнең сүз ишетелер. Безгә киләчәктә дә бу мәсьәләдә аяк терәп сөйләшергә кирәк булачак. Безнең сүзне Россия ишетсен өчен әдәбият, мәдәният әһелләре генә түгел, киң җәмәгатьчелек вәкилләре дә бу эштә  катнашсын иде.

- Мәдәниятнең зур бер тармагында иҗат берлеге юк. Мин монда татар артистларыннан кала башка төр башкаручыларны – җырчыларны, биючеләрне, аккомпаниаторларны, нәфис сүз осталарын күздә тотам. Бәлки, аларның да иҗат берлеге кирәктер. Бүген башкаручыларга таләп бик нык кимеде, дияргә була. Сәләте бармы-юкмы, һәркем сәхнәгә үрмәли.

- Әйе, Татарстанның театр хезмәткәрләре берлеге бар. Әмма сез әйткән башкаручылар бу берлек әгъзасы булып тора алмый. Аларның эш-гамәлләре башкача. Чыннан да, күбесенең башкару сәләте, профессиональлек дәрәҗәсе түбән. Башкарган әсәрләренең, җырларының сыйфаты да канәгатьсезлек тудыра.

- Сез бер чыгышыгызда иң начар, түбән сыйфатлы шигырь - җыр текстларында, дигән идегез.

- Нәкъ шулай. Кызганыч, андый җырлар концертларда даими яңгырый. Иҗатларына таләпчән килүче профессионаллар да моны күрә, канәгатьсезлекләрен белдерә. Хәтерлисездер,  күптән түгел “Мәдәни җомга”да халык артисты Фидан Гафаровның: “Сәхнәне нәрсәгә әйләндереп бетерделәр?! Тозсыз сүзләр, билдән түбән юмор... Сәнгатьтә тәм калмады. Эстетик ләззәт алып булмый”, - дип язып чыкты.

Әгәр башкаручылар берлеге барлыкка килсә, таләпне нык арттырып, бәлки шактый проб­лемаларны хәл итеп булыр иде. Кайбер мәсьәләләрдә хөкүмәткә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Андый мөмкинлектән дә файдаланырга кирәк. Адәмне кеше иткән сыйфат – аның мәдәнияте диләр бит. Әгәр мәдәният язмышы профессиональлектән ерак торган, акча чире белән генә җәфаланган затлар кулына күчсә, тулаем милләтнең дә юкка чыгуы ихтимал. Мондый хәлгә юл куярга ярамый.

- Минемчә, иҗат берлекләренә алганда да таләпне арттырырга кирәк. Әйтик, бүгенге Язучылар яки Журналистлар берлеге әгъзалары арасында кеше кызыксынып укырлык әйбер яза белмәүчеләр дә аз түгел. Союз әгъзаларының санын ясалма рәвештә арттыру, теләсә кемне кабул итү кирәк микән? 

- Язучылар берлегендә генә дә өч йөздән артык әгъза бар. Аларның төрлесе төрле вакытларда кабул ителгән. Билгеле, бүген иҗат берлегендәге һәркемне актив эшли дип булмый. Бу минем фикер генә түгел, мөгаен, бик күп­ләр шулай уйлыйдыр.  Шулай да хәзер аларны пассив  эшли дип берлектән чыгару бик үк шәп нәрсә булмас  иде.  Моның мораль ягы да, башка яклары да бар бит. Ә киләчәктә Язучылар берлегенә кабул иткәндә таләпчәнрәк булырга кирәк. Әгәр таләпчәнлекне югалтсак, берлекләрнең дәрәҗәсе көннән-көн төшә генә барачак. Кайсы гына берлек булса да, монда кешенең иҗади потенциалы күздә тотылырга тиеш. Аның иҗат потенциалы югары дәрәҗәдә булмый икән, тулаем иҗат берлегенең дә дәрәҗәсе түбәндә калачак. 

- Элек һәр редакциядә Журналистлар берлегенең бүлекчәләре бар иде. Редакциянең тәҗрибәле журналистларыннан бер-ике кеше сайлап куелды. Алар  Журналистлар берлеге белән элемтә тотты, редакция журналистларының иҗатларын тикшерүне оештырды, әгъзалык взносларын җыеп берлеккә тапшырды. Бәлки мондый системага кабат кайтыргадыр.

- Әгәр иҗат берлеге актив эшли икән, редакцияләрдән өстәмә кешеләр билгеләүнең кирәге дә юктыр. Мине бүген бүтән тараф борчый. Элек газеталарда, республика газетасымы ул, яшьләрнекеме, һәр атнада әдәби әсәрләр басыла, без аларны көтеп ала идек. Газетаның чираттагы саны белән танышуны гадәттә шуннан башладык. Менә шул гамәл юкка чыкты. Матбугатта әдәбиятка игътибар кимеде.

- Моның өчен редакцияләрнең генә түгел, Язучылар берлегенең дә тырышлыгы кирәктер.

- Әлбәттә, шулай.

- Г.Тукай бүләгенә кандидатларны нигә иҗат берлекләре генә тәкъдим итми? Аларны бүген төрле оешмалар күрсәтә.

- Бу турыда Язучылар берлегендә дә сүз булды. Берлекләр тәкъдим итсә, бәлки көчлерәк язучылар күрсәтелер, диючеләр дә булды. Әмма моны җәмәгатьчелек фикере белән исәпләшмәү, дип аңлаулары да бар. Минемчә, төрле оешмаларның кандидатлар күрсәтү  хокукын калдырыр­га кирәк. Ә үз фикерләрен иҗат берлекләре дә белдерергә тиеш. Кандидатлар шуннан соң гына теркәлсә, гаделрәк булыр. 

– Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театрының Чыңгыз Айтматов повесте буенча куелган “Анам кыры” спектакле дә быел Тукай премиясенә тәкъдим ителгән иде. Әлеге спектакль турында матбугатта нигездә тән­кыйть мәкаләләре чыкты. Мөгаен,  аны тәкъдим итәргә кирәк булмагандыр.

- Түбән Кама драма театры – талантлы коллектив. Анда сәләтле режиссерлар һәм актерлар эшли. “Анам кыры” спектаклен дә мин начар димәс идем. Спектакль турында Ркаил Зәйдулла рецензиясе дә дөнья күрде. Ркаил аны бик югары бәяләде. Спектакль Казахстанда да күрсәтелде, тамашачы аны яратып карады. Кайбер очракларда бәянең бик үк гадел булмавы да ихтимал. Шуңа күрә бер үк әсәргә төрлечә бәя бирелә. Кайвакыт республика күләмендә тиешенчә бәяләнмәгән әсәр дә Россия күләмендәге конкурста җиңеп чыга. Андый очраклар да бар. 

- Зилә Сөнгатуллина бер мәкаләсендә Г.Тукай бүләге комиссиясендә чын профессионалларның аз булуы турында ачынып язган иде. “Анда сәнгатьне аңлаган, гадел һәм объектив карашлы кешеләр булырга тиеш. Кемне дә булса бәяләү өчен, иң беренче чиратта, үзең зур шәхес булырга тиешсең”, - дип язды ул. Сез нинди фикердә?

- Бүген комиссиядә төрле иҗат берлекләренең рәисләре эшли.  Алар да шәхесләр бит. Барысы да сайлап куелган. Берлек җитәкчеләренең комиссиядә булуы һич тә начар түгел. Аларга тагын берничә иң атаклы иҗат әһелен өстәсәң, һич кенә дә начар булмас.

- Республикада профессиональ рәссамнар саны күп түгел, әмма әллә ничә рәссамнар берлеге эшләп алды. Берәү генә җитмиме? 

- Җитә, билгеле. Рәссамнар берлеге өчәү дә, бишәү дә булып алды. Иҗат кешеләре арасында конкуренция, көндәшлек булырга мөмкин. Әмма тарткалашып яшәргә кирәкми. Рәссамнар берлеге – ул бераз үзенчәлеклерәк. Ул күбрәк бит әсәрләрне пропагандалау, дөньяга таныту белән шөгыльләнә.

- Барлык рәссамнар өчен абруйлы, оештыру сәләте югары булган бер җитәкче җитәдер ул.

-Җитә. Дус, тату яшәсәң, нәтиҗәнең дә югарырак булуы мөмкин.

- Иҗат берлекләренең эшчәнлеген тагын ничек ях­шыр­тырга мөмкин?

- Эшне яхшырту өчен, беренче чиратта, тиешле шартлар булырга тиеш. Бүген башкаларга караганда Язучылар берлеге яхшырак эшли дип санала. Аның эш шартлары яхшырак. Бинасы бар. Клубы бар. Тегендә-монда чыгарга машиналары бар. Күпмедер дәрәҗәдә акча бирелә. Шартлар бар, дип тынычланып утырырга ярамый, билгеле. Үзләре дә активлыкны көчәйтү турында уйланырга тиеш. Шул чагында гына нәтиҗә яхшыра барачак.

Әңгәмәдәш – Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев