Мәдәни җомга

Рамил КУРАМШИН: МОҢ ҺӘР ХАЛЫККА ДА АҢЛАЕШЛЫ

Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин - талантлы музыкант булу өстенә, матур көйләр иҗат итүче, җитди, үткен язмалары белән матбугатта әдәбият-сәнгать мәсьәләләрен күтәрүче, күренекле сәнгать әһелләре турында язып, мәдәни тарихыбызны барлаучы да. Рамил Курамшин Нижгар төбәгенең Кызыл Октябрь районы, Кышкы Пожар авылында туып үсә. Билгеле булганча, Нижгар төбәге - татар халкына...

Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин - талантлы музыкант булу өстенә, матур көйләр иҗат итүче, җитди, үткен язмалары белән матбугатта әдәбият-сәнгать мәсьәләләрен күтәрүче, күренекле сәнгать әһелләре турында язып, мәдәни тарихыбызны барлаучы да.

Рамил Курамшин Нижгар төбәгенең Кызыл Октябрь районы, Кышкы Пожар авылында туып үсә. Билгеле булганча, Нижгар төбәге - татар халкына күп кенә күренекле шәхесләр биргән як. Х.Фәезханов, К.Нәҗми, Р.Нәҗметдинов, Р.Ваһапов, Л.Фәттахов, Г.Вәлиев, М.Әхмәдиев, Х.Бигичев һәм Й.Рәхимовлар - әнә шундыйлардан. Соңгылары - аталы-уллы Рәхимовлар турында филология фәннәре докторы Мәсгуд ага Гайнетдинов үзенең "Гасырлар мирасы" дип аталган китабында болай яза: "... Сергач ягының иң күренекле татары кем, дигән сорауга мин, Исмәгыйль хәзрәт Рәхимов дип җавап бирер идем. Исмәгыйль хәзрәт үз авылларында дәүләт хисабына эшли торган урыс-татар мәктәбе ачып җибәрә, 1882 елда Новочеркасскида мәчет һәм мәктәп бинасы төзетә һәм шунда укыта. 1885 елда Севастопольдә аның тарафыннан мәчет һәм мәктәп ачыла. Хәзрәткә хаҗ сәфәреннән кире кайтырга насыйп булмый, аның эшен улы Йосыф дәвам итә. Бөек опера җырчыбыз Шафыйка Котдусова да Йосыф хәзрәтнең кызы - Сергач ягы муллалары нәселеннән..."

Бу җәһәттән Рамил Курамшинның да татар дөньясында үз кыйбласы, үз моңы, үз урыны бар. Аның балачак һәм яшьлек еллары Г.Сөләйманова, З.Басыйрова, Р.Ваһапов, И.Шакиров, Ә.Афзалова, Г.Рәхимкулов, М.Рахманкулова, В.Шәрипова, Ф.Насретдинов, М.Булатова, Р.Билялова, М.Мозаффаров, Н.Җиһанов, З.Хәбибуллин, Ә.Бакиров, А.Ключарев, Р.Яхин кебек мәшһүр сәнгать осталары иҗаты чәчәк аткан чорларга туры килүе үзе бер бәхет булгандыр. 60-70 нче еллардан соң моң-көйләребезнең саега төшүен, милли тамырларыбыздан читләшә төшү галәмәтен Рамил Курамшин күп сәнгатькярләргә караганда иртәрәк сизеп алды һәм, музыкант буларак та, каләм иясе буларак та, бу ясалма "заманчалык"ка каршы чыкты, милли рухыбызны, милли йөзебезне саклап калу зарурлыгы турында чаң сукты. Җыр-музыка - ул күңел ачу чарасы гына түгел, ә милләтнең рухын саклаучы милли идеология дә, ди Рамил.


- Күптән түгел "Сүз" нәшриятендә синең "Чордашларым - моңдашларым" дип аталган яңа китабың дөнья күрде. Аннан алда, 2007 елда Татарстан китап нәшриятендә "Баян өчен пьесалар" китабың һәм быел июль аенда "Балачак бәйрәмнәре" дигән, балалар өчен иҗат ителгән җырларың тупланган җыентыгың басылып чыккан иде. Соңгысы җыр дәресләре өчен менә дигән кулланма да булып тора. "Чордашларым-моңдашларым"да исә синең күренекле сәнгатькярләребезгә олы ихтирам белән язылган мәкаләләрең дә урын алган.

- 80 нче елларда урыс һәм Аурупаның заманча агымнарына йөз тотып, бездә татар моңына игътибар кими башлады. Кызганычка, бүген дә шулай дәвам итә. Башта шул музыкаль темага бераз язгаладым. Азрак каләм чарлангач, музыкаль сәнгатебезгә чын мәгънәсендә зур хезмәт куйган күренекле шәхесләр турында яза башладым. Берничә ел элек китап чыгарырга киңәш иттеләр. Җыеп, рәткә китергәч, китап дөнья күрде. Рәхмәт "Сүз" нәшриятенә.

- Без сине күп кенә конкурсларда жюри әгъзасы буларак та күрәбез.

- 1988 елда Рәшит Ваһаповның тууына 80 ел тулу уңаеннан Түбән Новгородның Октябрь районы Актүк авылында аның исемендә үзешчәннәр конкурсы булды. Шунда мине 2 ел рәттән жюри әгъзасы итеп чакырдылар. "Ягымлы яз"ның беренче конкурсында да жюридә утырырга насыйп әйләде. Аннары 2007 елда, миңа 60 яшь тулганда, Арча педагогика көллиятеннән музыка укытучысы Флорид Гасимов минем исемдәге баянчылар конкурсы үткәрергә киңәш итте. Бу уку йортының музыка бүлегендә җыр укытучылары әзерләп чыгаралар. Шулай итеп, Г.Тукай исемендәге көллияттә 2 елга бер тапкыр бу конкурсны үткәрергә дип килештек.

- Син "Татар моңы"нда да жюри әгъзасы бит әле.

-Татар моңы югала башлаган елларда башланды бу конкурс. 5 ел инде башкаручыларга бәя бирүдә катнашып киләм. Моннан 3 ел элек Татарстан ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков башлангычы белән үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар өчен "Балкыш" фестиваль-конкурсы оештырылды. Анда бөтен төр жанрлар да керә: җыр, бию, фольклор коллективлары, хор-ансамбльләр, уен коралларында ярышу һ.б. Арада менә дигән җырчылар бар. Әгәр замынында укып белем алган булсалар, алардан менә дигән җырчылар чыгар иде, дим. Алар күп булалмый, әмма алар бар! Мин аларны җырлаштырып йөрүче эстрада "йолдызлар"ына җырлатып күрсәтер идем. Мәсәлән, Казаннан 80 яшен узган Зөлхәбирә апа - тип-тигез тавышлы, бөтен бормалары да үз урынында. Галия Камалованың түбән, табигатьтән куелган тавышы да - Зифа апа Басыйрова тавышына тартым...

- Синең бүгенге сәнгатебезгә карашыңны да беләсе килә иде.

- Һәр халыкның йөзен милли көй-җырлары билгели. Бүгенге эстрадада кемгәдер "охшарга" тырышу (подражание), ил күләмендә урысларга охшарга тырышу күзәтелә. Алар да үзләренчә Көнбатышка табына. Ә мине аларның гасырлардан килгән милли көйләре, җырлары, биюләре кызыксындыра. Бүгенге көндә Аурупаның үзен дә теленнән генә аерып була. Элек бит аларның да үз милли көй-җырлары булган. Мәсәлән, Даниядән килгән музыка белгече, бездә милли музыка юк, ди. Фаҗига бит бу! Милли көй-моңнарыбыз яшәсен, дисәк, аны балачактан тыңлап үсәргә кирәк. Шәһәрдә туып үсеп, моң дәрьясында тәрбияләнмәсәң, хет биш консерватория тәмамлап та, синнән берни чыкмавы бар, чөнки консерваториядә милли моңга өйрәтмиләр һәм өйрәтә дә алмыйлар. "Татар моңы"нда да формаль җырлаучылар, баянда уйнаучылар байтак.

Без моңның гөрләп торган чагында туып-үстек. 80 нче елларда читләшү китте. Мин филармониядә эшләгәндә дә проблемалар юк иде дияргә була. Хәзер ни музыка, ни контроль, ни тәнкыйть юк. Сәнгать советы бик кирәк нәрсә, ул яхшыны-яхшы, начарны начар дип әйтергә, һәм начардан чыгу юлларын күрсәтергә тиеш. Бүгенге яшьләр арасында музыка белгечләре юк дияргә дә була.

- Миллилекне, милли рухны ничек сакларга соң?

- Дөресен әйтергә кирәк, Казан ханлыгы яулап алынганнан бирле, беренче чиратта, татарга каныгалар. Чөнки ул гомер-гомергә дәүләт тоткан халык булган. Дәүләтчелек аның геннарына сеңеп калган. Без ХХ йөз ахырында да беренче булып дәүләт мөстәкыйльлеге игълан иттек, бездән күреп башкалар кузгалды. Бүген, әнә, "Президент" атамасын барысы да ташлады, Мәскәүдән боерык килүгә "башлык"ка әйләнделәр. Ә без әлегә бирешмибез - чөнки бездә дәүләтчелек рухы яши. Гомер буена татарны зыялы, акыллы катламы тоткан. Ул катлам, Аллага шөкер, бар әле, бар! Русиядә Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты булган бердәнбер шәхес бар, ул - безнең Муса Җәлил. Бу горурлык түгелмени?! Аллага шөкер, андый мәшһүрләребез байтак безнең. Менә алар турында сөйләп, шундый шәхесләр белән таныштырып, милли горурлык уятырга кирәк. Ә милли горурлыгы, милли аңы булган халык беркайчан да бетмәячәк. Кешелек тарихы бу нәрсәне күптән исбатлады.

Яисә менә Габдулла Тукайны алыйк. Укып барам - "Мәдәни җомга" гәзитендә Зиннур Мансуров Тукайның иң игътибарга лаеклы гыйбарәләреннән торган язмалар чыгарды. Шагыйрьнең моннан 100 ел элек әйткән сүзләре бүгенге көнгә төп-төгәл туры килә. Балаларга дәрестә укытырлык гыйбарәләрне Тукай кичә генә язган диярсең. З.Мансуров бик кирәкле хезмәт язып, аның бөтен иҗатын шәрехләп чыккан.

- Сер түгел сәнгатебезне, бигрәк тә җыр сәнгатен үзешчәнлек басып алды, хәзер хәтта үзешчәннәрдән түбәнрәкләр дә профессионал булып йөри. Ә профессиональ сәнгатьне яклап сүз әйтүчеләрне ишетмәскә, күрмәмешкә салышалар.

- Чирен яшергән - үлгән, ди. Гел мактауга һәм мактатуга гына корылган дөнья инкыйразга илткәнен аңлап бетермибез, ахры. Кара әнә, алманнарны, алар Беренче Бөтендөнья сугышы елларында да төрле төрки халыкларның әсирләреннән җырлар, көйләр яздырып алган, алар өчен мәчетләр төзегән. Алар үз милләтләренең киләчәген күзаллап яшәгән бит. Беренче чиратта, милли рухны тәрбияләргә кирәк. Казанда гомер итеп, ничек татарча белмәскә мөмкин? Моңа дәүләт кенә түгел, ата-аналар да гаепле түгелмени?! Әйе, сәнгатебез үзешчәнләнә бара. Моңсыз «йолдызлар»ны күтәреп, акча эшлиләр (мин моны җинаятькә тиңләр идем), ә кайда акча, анда миллилек тә бетә, безнең әрсез эстрада да яшьләрне татарлыктан ераклаштыра бара.

Филүсә АРСЛАН,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: