Мәдәни җомга

ПОШАЛЫМ ЧАНАСЫННАН ТӨШКӘН ЕГЕТ

Яңа елның беренче көннәре, урамда җепшек, атналар буе кояшның әсәре дә юк... Шул чагында бүлмәбезгә сүрән кәефләрне күтәрердәй итеп балкып, җырчы Рөстәм Закиров килеп керде. "Пошалым чаналары" җыр бәйрәмен бишенче тапкыр оештырып йөрүе, шул бәйгегә чакыра керүе икән. Рөстәм - татар җыр дөньясында үз урынын тапкан, сабыр гына, артыгын ашыкмый-кабаланмый...

Яңа елның беренче көннәре, урамда җепшек, атналар буе кояшның әсәре дә юк... Шул чагында бүлмәбезгә сүрән кәефләрне күтәрердәй итеп балкып, җырчы Рөстәм Закиров килеп керде. "Пошалым чаналары" җыр бәйрәмен бишенче тапкыр оештырып йөрүе, шул бәйгегә чакыра керүе икән. Рөстәм - татар җыр дөньясында үз урынын тапкан, сабыр гына, артыгын ашыкмый-кабаланмый гына үз җырын җырлап йөрүчеләрдән. Беркайчан да чәчрәп чыгып, популярлыкка да омтылмас, шул ук вакытта югалып та тормас: Рөстәмнең һәрвакыт яратып тыңлаучы үз тамашачысы бар. Зур сәхнәгә чыгып җырлый башлавына да быел 25 ел тулган. "Татар җыры-88" конкурсында яңгыравыклы тавышы белән "Алмагачлары"н җырлап башкала тамашачысы каршына чыккан Арча егете 1993 елда үткән "Татар җыры"нда Гран-прине үк яулаган иде. Ул чагында әле "Татар җыры" хәзерге замана такмакларын шәрә ботлар болгау белән катыштырган ялтыр-йолтыр шоу түгел, ә чын милли җыр, милли моң бәйгесе иде. "Татар җырчыларыннан доллар тотып караган беренче җырчы булдым мин", - дип көлә Рөстәм, бу көннәрне искә алып. 1000 долларлык Гран-прине аңа, ялгышмасам, Президент Минтимер Шәймиев үзе юллаган иде. Шул вакытлардан бирле 20 ел үткән дә киткән. Рөстәм белән әңгәмәбез - иҗат гомере, табышлар, үкенечләр һәм... "Пошалым чаналары" турында.


- Рөстәм, туган авылына синең кебек еш кайтып, халык белән мәш килеп аралашып йөрүче сәнгать әһелләре әлләни күп түгел кебек. "Пошалым чаналары" җыр ярышын быел бишенче тапкыр үткәрергә әзерләнеп йөрисең. Буш вакытың күпме, әллә артык акчаң бармы - гомумән, бу эшкә ничек тотынасы иттең?

- "Пошалым чаналары"н үткәрүнең идеясе ничектер үзеннән-үзе туды. Миңа авылларга багышланган берничә җыр башкарырга туры килде. Арадан бер-икесе - әйтик, "Мәмдәл" җыры популярлашып та китте. Аннары якташларым - күрше Югары Пошалым кешеләре үз авыллары турында җыр яздырып, шуны башкаруымны үтенде. Пошалымнар Арча районында өчәү - Югары, Урта, Түбән Пошалымнар. Шуңа күрә дә минем берсен генә аерып аласым килмәде, калган икесе үпкәләр кебек тоелды. Өчесенә дә багышлап җыр яздырасым, гомер буе аралашып яшәгән бу өч авылны җырга кертәсем килде. Шулай тырыша торгач, Арча төбәгендә туып-үскән шагыйрә Сания Әхмәтҗанова мин теләгән шигырьне иҗат итте, Илфат Дәүләтшин аңа көй язды, һәм 2004 елда ярыйсы гына җыр туды. Җыр булгач, аны якташларга шәпләп тәкъдим дә итәсе килде. Халыкны җыеп, бизәлгән атлар, чигүле сөлгеләр, каклаган казлар, агач чаналар белән бизәп, бер бәйрәм оештырдык, анда җыр конкурсы да булды. Конкурста беренче елны ук 40ка якын һәвәскәр катнашты. Югары Пошалым авылында гомер-гомергә агач осталары яши, алар ясаган чаналарга, башка җиһазларга карап туймаслык. Шуңа күрә исем эзләп әлләни интекмәдек - авылдашларның тормышын бизәгән бу матур чаналарны җыр конкурсы исеменә дә кертеп куйдык.

- Конкурс ничек уза? Арча авылларында шәп җырчылар бармы?

- Конкурста яшь чикләве юк, җырлый белә икән, бишектән төшкәне дә, ак сакаллысы да катнаша, үзен күрсәтә ала. Чыгышларга һәр ел саен танылган, хөрмәтле җырчылар бәя бирә. Элекке елларны Миңгол Галиев, Зөһрә Шәрифуллина, Римма Ибраһимова, Фирзәр Мортазиннар кайтты, быел жюри рәисе - җырчы Илсаф, аңа Резедә Шәрәфиева, Люция Мусина, Алмаз Хәмзин, Сания Әхмәтҗанова, Илфат Дәүләтшин ярдәм итәчәк. Быелгы бәйгегә бөтен Арча районыннан 70ләп кеше катнашырга теләк белдерде. Конкурс 3 көн дәвам итәчәк. Беренче көнне, 7 февральдә һәвәскәрләрне тыңлап, кичке концертка 20ләп кешене сайлап алабыз. Кичен шулар арасыннан 12сен сайлыйбыз. Икенче көнне алар Арча мәдәният сараенда чыгыш ясый һәм шунда җиңүчеләр игълан ителә, акчалата бүләкләр тапшырыла. 9 февраль көнне "Пошалым чаналары"ның җиңүчеләре Казанда, филармониянең концертлар залында чыгыш ясаячак. Тамашада Алмаз Хәмзин, Резедә Шәрәфиева, Илсаф, Люция Мусина һ.б. сәнгать осталары да катнаша.

- Авыл җырчыларына репертуар мәсьәләсендә таләпләр куеламы?

- Әйе, алар Арчага багышланган җыр, халык җыры, 70-90 нчы елларда иҗат ителгән ретро-җырлар тәкъдим итәргә тиеш.

- Бу халыкчан җыр ярышын үткәрүдә ярдәмчеләрең бармы, әллә берүзең ерып чыгасыңмы?

- Бүләкләү өлешендә ярдәм итүчеләр бар, район хакимияте хәерхаһ мөнәсәбәттә. Иң мөһиме - аяк чалучы юк! (Көлә). Авыллар таркалып барган чакта, авыл кешеләре өчен бер бәйрәм, рухи бер вакыйга булсын, дип йөрү инде. Сугышка кадәр туган авылым Урта Пошалымда 139 хуҗалык булган, хәзер 55 нигез калгандыр. "Пошалым чаналары"ның йомгаклау концертын Казанда үткәрү - авылда кайтыр нигезе дә беткән якташлар өчен бер очрашу җыены да ул. Сүз уңаеннан әйтим әле, филармониядәге концертта билет номерлары буенча 10 Пошалым чанасы уйнатыла, ягъни концертка килеп, чана кочаклап кайтучылар да булачак.

- Рөстәм, әңгәмәне бераз башка юнәлешкә авыштырыйк әле. Хатының Люция Мусина да җырчы, тик сезнең сәхнәдә парлап җырлаганны күргән юк кебек. Башка җырчы парлар кебек, "гаилә подряды" ысулы белән иҗат итмәвегезнең берәр сере бармы?

- Сер дип булмый инде аны. Безнең хатыным белән иҗат мәсьәләләрендә карашларыбыз төрле, шул гына. Һәркайсыбыз үз юлы белән, үз җыры белән бара. Аннан соң икәвең бергә гастрольгә чыгып китү дә кыенрак - башта балалар кечкенә булды, аларны чит кеше кулына калдыруны дөрес эш дип санамадым. Бала тәрбияче кулында түгел, әти-әнисе карамагында үсәргә тиеш. Улым Айрат хәзер 12 яшендә, кызым Миләүшәгә 8 яшь тула. Музыка мәктәбендә укыйлар, улым саксофонда уйный.

- Үзең оста баянчы, ә улыңны саксофон классына биргәнсең - аңлашылып бетми...

- Үзем өйрәтәсе булыр, дип курыктым, шуңа күрә саксофонга бирдем дә (көлә).

- Рөстәм, син һәрчак ачык йөзле, яхшы кәефле кеше булып күренәсең. Синең бу тормышта берәр нәрсә өчен үкенгәнең булдымы?

- Үкенерлек зур гөнаһларны хәтерләмим. Беркайчан да акча артыннан кумадым. Бер генә үкенеч бар - үз вакытында белем алмыйча, әрәм булган еллар өчен. 9 нчы сыйныфтан соң һөнәр училищесына механизаторлыкка укырга кердем. Аннары - армия хезмәте. Аннан кайткач, клуб мөдире булдым. Менә шушы 7 елны тиешле сәнгати белем алырга сарыф итәсе булган да бит... Безне гаиләдә ничек үстерделәр соң? «Һи, сездән буламыни ул, сездән нәрсә көтәсең?» кебек "очындыру" сүзләрен ишетеп үстек без. Шуңа күрә җырлый белгән өчен генә укып кеше булырга, дигән уй башка да килмәде. Мәктәптә яхшы укыдым, дип әйтә алмыйм, тик күңелдә, педучилищега кереп, укытучылыкка укып, төп йортта калып, мәктәптә эшләү турында хыял посып кына булса да ята иде. Әмма белем алырга, дип максат куеп, әти-әни тарафыннан хупланмагач, ул шулай яшерен хыял булып кына калды да.

- Шулай да башкалада узган "Татар җыры"на курыкмыйча чыгып киткәнсең.

- Югары Пошалым авылыннан Фәрит абый Гатауллин җитәкләп алып чыгып китмәсә, анда барып катнашасы кеше түгел идем. "Татар җыры"нда җиңүдән соң гына пединститутның музфагына укырга кердем, Миңгол абый Галиевнең шәкерте булдым бит. Шулай да белемне үз вакытында алсаң, яхшырак инде ул. Менә хәзер дә күп өлкәләрдә белемем җитмәвен сизәм. Бала яшьтән төрле өлкәләр буенча әйбәт белем алып, киң карашлы шәхес булып үсәргә тиеш, дип саныйм.

- Син үзең җырлаган репертуардан канәгатьме? Җырлыйсы килеп хыялланган әсәрләр бармы?

- Рөстәм Яхин җырларын күбрәк җырлыйсы, классик җырларга таянасы килә. "Әнвәр Бакировның "Әйткән идең" җырын күптәннән яратып җырлыйм. Концерт программаларыма яңа җырлар өстәгәндә мин бик таләпчән. Артык көчәнмичә, хәл кадәренчә иҗат итәм. Булган тавышны саклап, җырларны сыйфатлы аранжировка белән бизәп, иҗат итеп яшәү - минем максат, минем юл. Җырларны музыкаль яктан яхшылап бизәргә кирәк, дип саныйм, чөнки безнең профессиональлек әлләкем түгел - Зыкина шикелле, күкрәк киереп җырлап җибәреп кенә тамашачыны "аһ!" иттерә алмыйбыз... Сәхнәгә чыккан җырчы җырлый башлаганчы ук көйнең кереш бизәлеше тыңлаучыны әсир итәргә тиеш, дип исәплим...

Эльмира СИРАҖИ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: