Мәдинә МӘХМҮТОВА: ИҢ МӨҺИМЕ – МИЛЛИЛЕК ҺӘМ ТАБИГЫЙЛЕК
Узган уку елында КФУның Филология һәм мәдәниятара элемтәләр институты югары сәнгать мәктәбенең рәсем һәм дизайн кафедрасы доценты Мәдинә Мәхмүтова "Елның иң яхшы югары уку йорты укытучысы" исеменә лаек булды. Бүген ул - безнең редакциябезнең кунагы. - Мәдинә ханым, бу җиңүгө ничек ирештегез? - Сүзне ерактанрак башлыйм әле. Студентлар белән төрле...
Узган уку елында КФУның Филология һәм мәдәниятара элемтәләр институты югары сәнгать мәктәбенең рәсем һәм дизайн кафедрасы доценты Мәдинә Мәхмүтова "Елның иң яхшы югары уку йорты укытучысы" исеменә лаек булды. Бүген ул - безнең редакциябезнең кунагы.
- Мәдинә ханым, бу җиңүгө ничек ирештегез?
- Сүзне ерактанрак башлыйм әле. Студентлар белән төрле республика, төбәк, халыкара фестивальләрдә алдынгы урыннар алып кайткач, югары сәнгать мәктәбе җитәкчелеге мине "Ел укытучысы" бәйгесенә тәкъдим итте. Мин инде аларның ышанычын акларга тырыштым.
Озакламый, май аенда, без бертөркем студентлар белән Чехиягә халыкара бәйгегә бардык. Үзебезчә бик нык әзерләндек. Студентлар үзләренең эшләрен - кысага куелган авыр-авыр картиналарын, кул эшләрен алды. Баксаң, аларны алып бару әлләни кирәк тә булмаган. Анда студентларның кыска гына вакыт эчендә - 1 сәгатьтә иҗат итү сәләтенә күбрәк әһәмият бирделәр. Бәйге көтелмәгән, без күнекмәгән форматта узды. Шулай да студентлар югалып калмады, нәтиҗәдә, берничә алдынгы урын алды. Август аенда студентлар белән Кырымга, "Гезлев къапусы" дип аталган Х халыкара Кырым татарлары һәм төрки мәдәният фестиваленә бардык. Аннан II дәрәжәдәге диплом һәм грамота алып кайттык.
- Сезнең бүлек нинди белгечләр әзерли?
- Узган ел дизайн һәм инглиз теле буенча белгечләр әзерли башладык. Аңа былтыр да, быел да 25 бюджет урыны бирелде. Быел татар филологиясе бүлегендә туган тел һәм этнодизайн белгечләре әзерләү гамәлгә кереп китте. Этнодизайн юнәлешен безнең югары сәнгать мәктәбе алып бара.
Алга таба тагын экодизайн белгечлекләре әзерли башларга ниятлибез. Барып чыгармы-юкмы, вакыт күрсәтер.
- Бу белгечләр ни белән шөгыльләнәчәк соң?
- Этнодизайнерлар - этника, экодизайнерлар экология өлкәсендә барын да белергә тиешле. Бүген, глобальләштерү һәм экологик һәлакәтләр алдында торган заманда аларга ихтыяҗ бик зур, дип саныйм. Без, замана кешеләре, матурлыкка омтылабыз - матур һәм модалы киенергә, заманча җиһазландырылган йортларда яшәргә, тәмле ашарга күнеккәнбез.
Ә алар ни дәрәҗәдә файдалы, сәламәтлеккә зыянсыз, милли - анысын бөтенләй дә уйлап тормыйбыз диярлек. Кигән киемебез, җиһазлар- синтетика, ашаганыбыз - концентратлар белән тулган. Ләкин алдынгы карашлы кешеләр, илләр бу турыда борчыла, чаң кага.
- Мондый белгечләрне тагын кайда әзерлиләр?
- Бу турыда Интернет челтәреннән "белешеп" карадым - ул әлегә "дәшми". Һәрхәлдә, төгәл беләм, Идел буе федераль округы вузларында мондый бүлекләр юк. Әгәр бүген без бу проблеманы кузгатмыйбыз, аларны хәл итүдә чаралар күрмибез икән - иртәгә соң булырга мөмкин. Гади генә мисал китерәм. Русия Фәннәр академиясе, Н.Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институты һәр халыкның милли киеменә багышланган журнал чыгара. Журнал белән бергә шул халыкның милли курчагын да саталар. Журналның тиражы - 120 мең. Мин аның һәр санын сатып алам. Әйтик, татар һәм башкорт киемнәренә багышланган саннарда зур хаталар киткән. Мәсәлән, башкорт костюмнарының бер үрнәге татарныкы итеп бирелгән. Шундый абруйлы институт та шундый примитив хата җибәрә икән, башкасын әйтеп тә торасы юк инде.
Аннан килеп, миңа быел Казанда үткән "Мөселман модасы" фестивалендә жюри әгъзасы булырга туры килде. Кызыклы коллекцияләр бар иде. Быел анда 30дан артык дизайнер катнашты. Тиздән шушы дизайнерларны, белгечләрне чакырып, "түгәрәк өстәл" үткәрергә җыенабыз. Модельерларыбыз актив, аларда эш дәрте бар. Безгә хәзер проблемаларны ачыклап, эш юнәлешләрен билгеләргә кирәк.
Якын киләчәктә Казанда мөселман модасы фестивале халыкара дәрәҗәдә үткәреләчәк. Бәлки алга киткән чит илләр белән аралашу бу өлкәдә фикер сөрешен уңай якка үзгәртеп җибәрә алыр.
Мөселман киеме кысаларында милли үзенчәлекләрне саклап калу, табигыйлеккә, комфортка омтылу - болар төп максатлар, дип беләм. Бүгенге көндә исә өслүп мәсьәләсендә дә, этника мәсьәләсендә дә әлләни алга китеш күрмим. Мөселман киеме даими кияр өчен тегелгәнме, әллә бәйрәм өченме - анысы да аңлашылып бетми. Ә бит безнең әби-бабаларыбыз ничек милли, зәвекъле, уңайлы итеп киенә белгән!
- Мәдинә ханым, курчаклар, дигәннән, сез курчак киендерүегезне, тегүегезне дәвам итәсезме?
- Әйе, бу эш миңа җан рәхәте бирә. Аннан соң, милли киемдәге курчакларны халык та бик яратып сатып ала. Ни әйтсәң дә, кешенең күңеле барыбер табигыйлеккә, милли асылына тартыла. Быел да минем берничә курчагым Русиянең иң яхшы 100 тауары конкурсында җиңеп чыкты. Аңа кадәр бу бүләккә 2010, 2012 елларда да лаек булган идем. Быел курчакларымны конкурска Татарстан һөнәрчелек палатасы тәкъдим иткән. Мин ул вакытта сәфәрдә идем.
- Сез сәфәрләрдән кайтып та кермисез кебек...
- Әйе, дөнья күрү, төрле мәдәниятләр белән танышу бик мөһим нәрсә ул. Ноябрь ахырында студентлар белән Мәскәүдә һәм Әстерханда үтәчәк фестивальләргә җыенабыз.
Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.
.Остаз дәрес бирә.
.Мәдинә Мәхмүтованың кайбер курчаклары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев