Мансур ЯРМИЕВ: ХИКМӘТ БАЙЛЫКТА ТҮГЕЛ
Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры вазифасына керешкәнче, без Мансур Ярмиевне төрле иҗат коллективларында баянчы буларак та, төзелеш, юл-транспорт, финанс оешмаларын җитәкләгән оста оештыручы буларак та белә идек. Ул озак еллар "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясендә дә хезмәт куйды. - Мансур әфәнде, без сезне белгечлегегез буенча музыка укытучысы дип беләбез....
Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры вазифасына керешкәнче, без Мансур Ярмиевне төрле иҗат коллективларында баянчы буларак та, төзелеш, юл-транспорт, финанс оешмаларын җитәкләгән оста оештыручы буларак та белә идек. Ул озак еллар "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясендә дә хезмәт куйды.
- Мансур әфәнде, без сезне белгечлегегез буенча музыка укытучысы дип беләбез. Ә үзегез күбрәк башка тармакларда хезмәт куйгансыз...
- Мин ишле гаиләдә туып-үстем. Әтием Зиннур һәм әнием Миңнур өч малай һәм өч кыз тәрбияләп, аякка бастырды. Мин гаиләдә икенче бала. Әти апама баян алып бирде. Аңынчы бер туганнарыбызга йөреп, апа белән гармунда уйнарга өйрәнгән идек инде. Авылда узган һәр концертта икәүләп катнаша башладык. 7 нче сыйныфта укыганда вокаль-инструменталь гаилә ансамбле оештырып чыгышлар ясарга тотындык. 8 нче сыйныфны тәмамлагач апа да, мин дә Арча педагогика училищесына укырга кердек. Әти белән әни гомер буе колхозда эшләде. Безне укытуга да зур әһәмият бирделәр. Алтыбыз да югары белемле, гаиләле. Арча педучилищесында миңа Марсель Фәйзрахмановның егетләр ансамблендә җырларга насыйп булды. Концертларда бик нык катнаштык. Хәтта Болгариягә дә бардык.
Педучилищены тәмамлагач, юллама белән Сабага җибәрделәр. Минем үземнең алга таба да бик укыйсым килә иде. Ул вакытта Саба районы мәгариф бүлеге башлыгы Шамил абый Зиннуров иде. Студент вакытта Саба урман хуҗалыгы училищесында пионервожатый булып эшләгән идем. Укытырга да шунда билгеләделәр. Урман хуҗалыгы директоры Нургали абый Миңнеханов мине белә, гармунда уйнавымны бик ярата торган иде. Мәгариф бүлегеннән чыгып барганда юлыма очрады бит. Укырга китәсе килүемне аңа әйттем. Ул Шамил Зиннур улы белән сөйләшеп алды да, алар миңа Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетына кереп карарга киңәш итте. Музфакта яхшы гына укый башлаган идек, 1985 елны студентларны армиягә алырга, дигән боерык чыкты да, бөтен студент егетләрне 3 нче курстан армиягә алып киттеләр. Самарага барып җиткәч, безне, 650 кешене, ялгыш алып киткәнбез, гариза языгыз, кире кайтарабыз, диделәр. 3 кеше генә гариза язды.
Хәрби хезмәттә комсомол секретаре булдым. Тоцки шәһәренә җибәрделәр. Ул елларны Чернобыль һәлакәтенә юлыккан, әфган сугышыннан кайткан солдатларны җыялар иде. Без, комсомоллар, зыян-зәүрәт күргән, хәсрәттән сыгылып төшкән кешеләрне тынычландырып, юатып, аларга концертлар куеп йөри торган идек. Армиядән кайткач, шундук Казан төзелеш оешмаларының берсенең комсомол комитетына урнаштым. Рәгъде абый Халитовка рәхмәт, эшли-эшли укырга мөмкинлек бирде. Яшьләр торак комплексы берлеге төзеп, кооператив йортлар торгыза башладык. Аннан, комсомол бетерелгәч, автомобиль һәм слесарь җиһазлары заводына торак-коммуналь хуҗалык җитәкчесе итеп күчерделәр. Шуннан соң Икътисад министрлыгына эшләр идарәсе җитәкчесе урынбасары итеп чакырдылар. Куна-төнә Финанс министрлыгының яңа бинасын төзедек. Соңрак Татарстан автомобиль юллары оешмасына бүлек җитәкчесе вазифасына билгеләделәр. Анда 7 еллап хезмәт куйдым. Эшне шулай ук оешма бинасын төзекләндерүдән башладык.
Көтмәгәндә-уйламаганда, Айрат Сибагатуллин үзе җитәкчелек иткән "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясенә урынбасар итеп чакырды. Ул вакытта алар Горький урамындагы тарихи бинаны тулысынча "Татарстан-Яңа Гасыр"га калдырып, Шамил Усманов урамындагы бер бинага күченгән иде. Эшне тагын төзү-төзәтүдән башларга туры килде.
- Белүебезчә, театрда да сезне күченү, төзекләндерү мәшәкатьләре көтеп тора.
- Моңарчы театр урнашкан Алафузов йорты "Созвездие-Йолдызлык"ка бирелгән. Әмма аның котельные да, үз җир кишәрлеге дә бар бит. Алары театр карамагында. Ә шушы бинаның бусагасыннан атлап керәсең икән, идәннән-түшәмгә кадәр бөтен нәрсә өчен мин җаваплы. Алар бөтенесе Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында исәптә тора. Бина үзе "Йолдызлык"ныкы, ә эчендәге бөтен җиһаз театрныкы. Баксаң, аларның 4 студент артисты гына бар икән. Бөтен техник хезмәткәрләр театрныкы. Алар өчен театр эшләргә тиеш булып чыга. Хәзер, Аллага шөкер, әйбәт кенә эшләп киттек. Сәхнәне дә, көннәрне дә гадел бүләбез. Театрга Офицерлар йорты бинасын бирделәр. Әгәр Алафузов йортын ташлап китсәк, безне монда кире кертмәсләр иде. Ә Офицерлар йортына барсак, хәрбиләр аннан һаман чыгып китми. Аларның язмышы да безнекенә охшаш. Офицерлар йортының эче хәрбиләрнеке санала, бинасы, ишегалды театр карамагында. Ә аларның Казанда бернинди җитәкчеләре юк. Кайсы Самарада, кайсы Мәскәүдә, кайсы Екатеринбургта. Шуңа күрә Казанда Офицерлар йорты дигән оешманы бөтенләй бетерделәр. Хәзер менә ул бина да безнең карамакка күчте. Аның әйләнә-тирәсен чиста тоту, карын көрәү безнең өстә.
- Без элек-электән Г.Кариев театрын республикада иҗади яктан иң алдынгы коллективларның берсе буларак белә идек.
- Әйе, режиссер Ренат Әюпов куйган спектакльләрне тамашачы бик яратып кабул итә. Аның "почеркы" һәркемгә аңлаешлы, үтемле. Монда чын иҗат, сәнгать кешеләре тупланган. Минем бурыч - аларны сәхнә белән тәэмин итү. Ләкин шул ук вакытта бу театр үз-үзен күрсәтү мәсьәләсендә артык тыйнак кебек.
Мин театрга килгәч, эшне нәкъ менә телевидениегә спектакльләр яздырудан башлап җибәрдек. Төсле матур афишалар ясатабыз. Гастрольләрне ешайттык. Репертуардан төшеп калган 5-6 спектакльне кире кайтардык. Алар арасында "Башмагым" (Т.Гыйззәт), «Ничек миллионер булырга» (М.Гыйләҗев), «Алмачуар» (Г.Ибраһимов) кебек спектакльләр бар. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Нинди генә гозер белән мөрәҗәгать итсәк тә, җавапсыз калдырмады. Гастрольләргә чыгып йөрергә дә шактый акча бирде. Универсиада вакытында бик актив булдык. Аманулланың "Ак барс маҗаралары"н Универсиада узган һәр җирдә күрсәтергә тырыштык.
Яз көне исә иң зур гастрольләребез Уфага һәм Пермьгә булды. Татарстан шәһәр-районнарын әйтеп тә тормыйм. Хәзер дә еш чакыралар.
Хәйрия белән дә ныклап шөгыльләнәбез. "Алхимик" спектакле белән наркоманиягә каршы акциядә катнаштык. Балалар йортларында күп йөрибез. Җитәкчеләргә рәхмәт, Г.Камал театрының кече залында уйныйбыз, Казанның барлык мәдәният сарайларында арендасыз эшлибез. "Казан ятиме" (Р.Зәйдулла) спектаклен кую өчен грант оттык. Күптән түгел Илфат Камалиев Аманулланың "Суперсветофор" пьесасын сәхнәләштерде. Киләсе елга Санкт-Петербургка фестивальгә барырга җыенабыз. Прагада узачак фестивальгә видеоязмаларны җибәрдек. Бик яхшы фикердә калганнар. "Ләйлә-Мәҗнүн"не чыгарырга да ниятебез бар. Киләсе Яңа ел бәйрәмнәренә багышлап, "Кышкы әкият"не (Ш.Фәрхетдинов) күрсәтәбез. 7 гыйнварда Самара өлкәсендәге милләттәшләргә спектакль уйнап кайтырга уйлап торабыз. Планнар зурдан. Бәлки, алдан бөтенесен әйтеп бетерергә дә ярамыйдыр.
- Белүемчә, сез тиздән социология фәннәре буенча докторлык диссертациясе якларга җыенасыз. Фәнни эшегезне нинди темага яздыгыз?
- "Хәзерге Русия җәмгыятендә байлар һәм ярлылар" дигән темага. Телевидениедә эшләгән вакытта Дәүләт хезмәте академиясендә "Җәмгыять белән элемтә" дигән курс алып барган идем. Шул вакытта үзем дә сизмәстән байлар һәм ярлылар темасы белән кызыксынып киттем. Хөкүмәт ярлыларга нинди мөнәсәбәттә? Сайлаулар алдыннан гел шул фәкыйрьлек, хәерчелек турында сөйли башлыйлар да, аннары оныталар. Кем ул сукбай? Сукбайлар бит алар элек бөтенесе дә эшләгән. Гадәттә, күңелләрендә зур яра булып, үзләрен җиңә алмаган кешеләр сукбайга әйләнә. Мин аралашкан сукбайлар арасында Горбунов исемендәге завод цехында баш инженер булып эшләгән кеше дә бар. Ул "Соцгород"та торба астында яшәп ятты. Ул анда кечкенә генә землянканы шундый итеп эшләгән, гаҗәпкә каласың.
Мин күбрәк сукбайлар темасына басым ясадым. Дөресен әйткәндә, байлар турында әлләни язып та булмый. "Баер өчен эшләргә кирәк", - ди алар. Алар сөйләргә дә әлләни атлыгып тормый. Чөнки бүгенге байларның шактые урлап баеган. Байлар - аерым бертөрле холык-фигыльгә ия кешеләр. Дөрес, урлар өчен дә батырлык, тәвәккәллек кирәк. Аларның күбесен имансыз, шәфкатьсез, дип тә әйтергә ярыйдыр. Чөнки череп баер өчен дә еш кына кеше белән исәпләшмәү, кеше өлешенә керү, жәлли белмәү, комсызлык, хәйләкәрлек кирәк. Ләкин аларга кызыгырга ярамый. Алар байлыклары турында кайгырып, тыныч кына йоклый да алмый бит. Ярый, байлыгын балаларына калдырсын да ди, ул балалар бит, ахыр чиктә, барыбер ялкаулыкка ияләшә. Аның бәхете булмый. Байлыкта түгел бит эш. Урта хәлле кеше - иң бәхетле кеше бу дөньяда. Йокысы тыныч, эшләп тапкан акчасы хәләл.
Ярлы катлам үзе 7-8 төркемгә бүленә. Тырышкан кеше барыбер төшеп калмый. Листовка ябыштырып йөреп тә, пычак кайрап та акча эшләп була. Шуны әйтәсем килә, сукбай - ул ялкау кеше түгел. Ялкау кеше иртәнге 4-5 сәгатьтә торып, чүплектә дә казына алмый. Әгәр 7дә торсалар, чүплектә ризык калмый. Алар ялкау түгел. Алар фәкать безнең җәмгыять шартларында яшәргә генә өйрәнмәгән.
- Сукбайлыктан котылучылар бармы соң?
- Бар. Мин белгән 12 "бомж"ның 5есе кире гаиләсенә кайтты. Анда үземнең дә өлешем кергәндер, дип уйлыйм.
- Игелекле эшләрегез өчен рәхмәт сезгә.
- Бу теманы өйрәнгәндә мин Ислам дине белән кызыксынып киттем. Мәчеткә йөрим, намаз укыйм. Гарәп хәрефләрен танырга өйрәнеп, Коръән укый башладым.
- Кайбер театрларның директорлары артист булып та уйнап йөри. Мәсәлән, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры директоры Хөрмәтулла Үтәшев, Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры директоры Рөстәм Галиев... Профессиональ баянчы, җырчы буларак, үзегезнең дә спектакльләргә катнашып китәргә йөрәгегез җилкенмиме?
- Бар андый хис. Бу уемны артистлар да кузгатып, кызыктырып тора. Халидә Сөнгатуллина "Умырзая" спектаклендә: "Әйдә, минем ирем булып уйна әле", - дип тәкъдим дә ясады. Ләкин директор булгач, сәхнәдә уйнап йөрү кайгысы калмый. Чөнки артистка баш-аягы белән рольгә кереп китәргә кирәк. Ә мин кереп китә алмыйм. Чөнки башымда Офицерлар йорты тора, яңа спектакльгә каян акча табарга, дигән уй бораулый. Артистлар гастрольгә чыгып китте, исән-сау барып җитәрләрме, дип борчылам. Күңел биреп уйнар өчен җан тынычлыгы кирәк. Озак еллар сәнгатьтән ерак тармакларда эшләсәм дә, мин барыбер күңелем белән сәнгать кешесе. Музыка факультетында укыганда Зөфәр Билалов, Илсур Сафин, Асаф Вәлиевләр белән концертлар куеп йөри идек.
- Бәлки, театрның алда торган зур мәшәкатьләрен җиңеп чыкканнан соң, сезне сәхнәдә кабат күрә алырбыз әле?
-Мин дә ул турыда уйлыйм.
Чулпан Фәрхетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев