Луиза МОРАТОВА: УКУЧЫЛАРЫМ ДӨНЬЯ БУЙЛАП СИБЕЛГӘН
Казан медицина көллиятенең акушерлык һәм гинекология фәне укытучысы Луиза Шамил кызы Моратова, горурланып, әнә шулай ди. Горурланырсың да! Аның укучылары арасыннан бик күбесе югары белем алып, тормышта үз юлларын тапкан бит! Чит җирләрдән тыш, Татарстанда эшләүчеләре дә нихәтле! Республика клиник хастаханәсенең баш акушеры Наташа Сорокина, Биектау үзәк район хастаханәсенең акушер-гинекологы...
Казан медицина көллиятенең акушерлык һәм гинекология фәне укытучысы Луиза Шамил кызы Моратова, горурланып, әнә шулай ди. Горурланырсың да! Аның укучылары арасыннан бик күбесе югары белем алып, тормышта үз юлларын тапкан бит! Чит җирләрдән тыш, Татарстанда эшләүчеләре дә нихәтле! Республика клиник хастаханәсенең баш акушеры Наташа Сорокина, Биектау үзәк район хастаханәсенең акушер-гинекологы Әлфия Ризванова, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева, Түбән Кама медицина көллияте укытучысы Тәнзилә Баһаветдинова һ.б. Казан медицина көллияте үзенең 175 еллыгын бәйрәм иткән мәлләрдә, без әлеге уку йортының хөрмәтле укытучысы Луиза Шамил кызы белән әңгәмә кордык.
- Луиза ханым, көллияттә сез 40 елдан артык эшлисез. Шулкадәр озак эшләү дәверендә аерата нинди истәлекләрегез яңара?
- Минем өчен бигрәк тә 1980-90 еллар истәлекле. Бу елларда безнең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары, җырчылар, шагыйрьләр, композиторлар белән җылы, дустанә мөнәсәбәтләр булдырылды. Ай саен студентлар белән театрларга йөрдек, әдәбият һәм сәнгать әһелләре белән очраша идек. Минемчә, медицина хезмәткәрләрен тәрбияләү һәм әзерләүдә әлеге иҗади кичәләр мөһим роль башкарган. Шул елларда Казан һәм Ломжа шәһәрләре медицина көллиятләре арасында үзара дуслык күпере салып, студентларны, укытучыларны, студент төзү отрядларын әлеге күркәм шәһәргә җибәрә идек. Казан дәүләт медицина институты һәм медицина академиясенең акушерлык һәм гинекология кафедрасы хезмәткәрләре белән дә хезмәттәшлек итә идек. Студентлар даими рәвештә фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнә иде, алар белән еш кына Бөтенрусия конференцияләрендә дә катнашкан булды. Мәсәлән, Екатеринбург, Тверь, Ростов һ.б. шәһәрләрдә фәнни эшләребез белән чыгыш ясадык.
- Ялгышмасам, сез бар гаиләгез белән табиб һөнәрен сайлагансыз...
- Дөрес әйтәсең! Әнием Галия Габдрахман кызы Бикинеева Лаеш хастаханәсендә 40 елга якын баш табибә, хирург булып эшләде. Алар гаиләдә 16 бала булган. Шулар арасыннан бары тик әнием генә югары белем алган. Мине аңарга бик тә охшаган, диләр - алны-ялны белмим, тик торырга яратмыйм. Әнием гомере буе кандидатлык диссертациясе якларга хыялланып йөрде. Бик тәҗрибәле табибә, хәтта баш миенә дә операцияләр ясый иде ул. 2011елда Лаеш шәһәрендә әниебезнең 100 еллыгына багышланган искә алу кичәсен уздырып кайттык. Шунысы сөендерде, әллә нихәтле еллар узуга карамастан, аны һаман да беләләр, кадерләп искә алалар.
- Сез дә туп-туры әниегез юлыннан киттегезме?
- Мин 10нчы сыйныфта укыганда, математика дәресләрен ярата идем. Укытучыбыз мәсьәләләрне дә гади генә итеп аңлатып бирә иде.
Мәктәпне тәмамлагач, сыйныфташлар белән документларыбызны Казан авиация институтына тапшырып карарга булдык. Алтыбыздан бер мин генә, конкурсны узып, Казан авиация институты студенты булдым. Ләкин әнием кебек табибә буласы килү хыялы тынгылык бирмәгәндер, мөгаен. КАИны ташлап, Казан медицина институтына укырга кердем. Сеңлем Амалия дә башта КАИда укып йөргән иде, соңыннан укуын ташлап, медицина юлын сайлады. Ә апабыз Лемоза, бездән аермалы буларак, документларын туп-туры Казан медицина институтына илтеп тапшырды. Апам - терапевт, сеңлем - педиатр, мин исә акушер-гинеколог һөнәрен сайладык.
- Кулыгызга диплом алгач нишләдегез?
- Яшь чакта без барыбыз да романтиклар булганбыз инде. Булачак ирем Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлаганда, мин аны Кустанай өлкәсенә барып, чирәм җир күтәрергә кодаладым. Ул шулай эшләде дә. Мин исә ул вакытта Казан медицина институтында укый идем һәм кышкы каникулларда бик теләп аның янына Казахстанга кунакка барып кайттым.
Бер елдан ул үзе Казанга күченеп кайтып, "Теплоконтроль"дә инженер-механик булып эшли башлады. Гаилә корып, институтны тәмамлагач та, безне әлеге яшьлек хыялыйлыгы маҗаралы ерак юлларга тартты. Мин Көньяк Казахстанның Лениногорски шәһәренә, акушер-гинеколог булып эшләргә риза булуымны аңлатып, хат язып салдым. Ләкин әниләрем безне Татарстанның Лениногорски каласына чаклы гына җибәрде. Шулай итеп, без Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә яши башладык. Бер елдан соң, янәдән Казанга күченеп кайткач, 5нче бала табу йортында акушер-гинеколог булып эшләдем. 4 ел 3нче бала табу йортында баш табибә булып эшләргә дә туры килде. Эш шулхәтле күп иде, хәтта өчәр көн өйгә кайтмыйча торган көннәр дә булды. Әлбәттә, эшләгәндә төрлесе килеп чыга. Кешеләргә ярдәм итәлсәң, уңышлы итеп бала таптырсаң, әйтеп бетермәслек бәхет бит ул! Ана карыныннан чыккач, баланың тәүге тапкыр аваз салуы - аңлатып бетермәслек сөенечле халәт. Ул елларда хатын-кызлардан баланы табигый рәвештә таптыралар иде. "Кесарево" дигән операцияләрне сирәгрәк эшли идек.
- Луиза ханым, ә менә Казан медицина көллияте белән ничегрәк «бәйләнешеп» киттегез?
- Хастаханәдә эшләп йөргәндә, көллияттә укучы студентларны практикага җибәрә башладылар. 1969-70 уку елында мине әлеге уку йортына (ул вакытта Казан медицина училищесы дип аталган - А.Г.) укытырга чакырып алдылар. Әгәр дә партия әгъзасы булсам, билгеле, мине эштән җибәрмәсләр иде. "Хастаханәгә капиталь ремонт ясасаң, китә аласың", - диделәр. Партиянең Идел буе райкомының беренче секретаре сүзендә торды. Шулай итеп, мин 1970 елдан Казан медицина көллиятендә акушерлык һәм гинекология фәнен укыта башладым.
- Мин сезне тыңлыйм-тыңлыйм да гаҗәпләнеп куям. Табигать сезгә күпкырлы сәләт биргән. Математика, медицина һәм сәнгать. Сезне көллияттә сәнгатькә гашыйк кеше дип кенә түгел, атаклы сәнгать остасы дип тә беләләр.
- Минем әнием яшьлегендә СССРның халык артисты Фоат Халитов белән спектакльләр куеп йөргән, үзе гомере буе бик моңлы итеп җырлады. Кечкенә чакта әти-әнием безгә ул вакытта бик дефицит саналган рояль сатып алып бирде. Апам да, сеңлем дә әлеге музыка коралыннан тиз туйды. Ә мин уйнарга өйрәнеп, мәктәптә чыгышлар ясый идем. Аннары әнинең Фатыйма апасы "Сәйяр" труппасы артисты Насыйбулла Чикинда кияүдә иде. Еш кына мин аларга кунакка бара, театрларга, төрле мәдәни чараларга йөри идем. Инде шул елларда ук мин сәнгать дөньясына кереп киттем. Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Илһам Шакиров, Галия Кайбицкая, башка сәнгать әһелләрен якыннан белә идем, хәтта кайберләре белән кунакка да йөрешә идек. Көллияттә эшләгәндә, аларны студентлар белән очрашуларга чакыра башладык. Күренекле композитор Рөстәм Яхин бездә берничә тапкыр булды. Көллиятне тәмамлап чыккан студентыбыз - хәзер инде халкыбызның яраткан җырчысы Зөһрә Сәхәбиева да заманында Казан медицина көллиятен тәмамлаган бит. Ул ире Хәйдәр Бигичевне студентлар белән очрашуга 3-4 тапкыр алып килде. Камал театры артистлары Равил Шәрәфи, Нәҗибә Ихсанова, Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Наилә Гәрәева, Фирдәвес Хәйруллина - барысы да көллияткә килергә ярата иде. Алар бүген дә бик теләп милли чараларда катнаша. Шулай ук Фасил Әхмәтов, Луиза Батыр-Болгари, Айрат Арслан, Илдар Юзеев, Эмиль Җәләлетдинов, Закир Шаһбан һ.б. сәнгать һәм әдәбият әһелләре безгә бик яратып килә иде. "Яңа Гасыр" телеканалы белән берлектә көллияттә композитор Рөстәм Яхинга багышланган документаль фильм төшерү дә истә калган. Әлеге истәлекле фильмны төшергәндә аның бик күп иҗатташ дуслары катнашты, хатыны Хәлимә ханым да килгән иде. "Яңа Гасыр" каналында күп тапкыр "Җырлыйк әле" тапшыруында катнаштык.
- Тормышта үз урынын тапкан күпкырлы сәләткә ия кешенең гәзит укучыларыбызга теләкләре нинди икән?
- Һәр кешегә дә үз мәхәббәтен табарга, һәм беренче урынга матди кыйммәтләрне түгел, рухи байлыкны куярга киңәш итәм.
Альбина ГАЗИЗУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев