Мәдәни җомга

КҮЗЛӘРЕ СЕРЛЕ, БИЮЕ МОҢЛЫ

Казанда, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Р.Нуриев исемендәге XXVI халыкара классик балет фестивале бара иде. Сәхнәдә - А.Хачатурянның «Спартак» спектакле. Күзләрем кинәт Ана бүре партиясен биюче кызга төште һәм күңелемне ниндидер җылылык биләп алды. Бу балетта Гадитан кызын да шул ук артист биеде. Һәм театрыбыз репертуарындагы...

Казанда, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Р.Нуриев исемендәге XXVI халыкара классик балет фестивале бара иде. Сәхнәдә - А.Хачатурянның «Спартак» спектакле. Күзләрем кинәт Ана бүре партиясен биюче кызга төште һәм күңелемне ниндидер җылылык биләп алды. Бу балетта Гадитан кызын да шул ук артист биеде. Һәм театрыбыз репертуарындагы күп биючегә исәпләнгән әлеге иң зур балетта мин тагын Гадитан кызын гына күрдем. Карый торгач, кызның тирән, уйчан, матур күзләрендә кечкенәдән үк таныш вә бик тә кадерле бер нәрсә чагылып киткән кебек булды. Яшерен-батырын түгел, үзебезне Нуриевле халык, дисәк тә, татар балаларының бик сирәге генә опера һәм балет театрына йөреп, театр бинасының мәһабәт колонналары арасында куышлы уйнап, зур-зур көзгеләреннән үзләренең чагылышына соклана-соклана биеп үсә. Шуңа күрә яши-яши матурлыгын, затлылыгын танысак та, балет сәнгате күңелебездә түр урынны алганчы шактый еллар үтәргә мөмкин. Аның каруы, балаларыбыз татар рухын тоярга, татар сүзен ишетергә зар-интизар булган ата-аналарына ияреп, татар драма театрларына, әйтик, Г.Камал, К.Тинчурин, Г.Кариев исемендәге театрларга, «Әкият» курчак театрына еш йөри. Кечкенәдән нәрсәгә ияләшәсең, шул кадерле булып китә, билгеле. Һәм «Спартак» балетында Ана бүрене, Гадитан кызын биегән кызның күзләрендә мин нәкъ менә шул балачактан ук таныш нәрсәне тойдым.

Фестивальгә икенче тапкыр инде мин япон кызы Шоко Накамураны, корея егете Ким Киминны, яисә Зур театрның танылган биючесе Николай Цискаридзены түгел, нәкъ менә серле күзләре белән күңелемне әсир иткән кызны күрер өчен килдем. Л.Минкусның «Дон Кихот» балетында Китри партиясен биегән Зур театр артисты Евгения Образцовага, Базиль образын гәүдәләндергән Мария театры биючесе Ким Киминга сокланмый мөмкин түгел иде, әлбәттә. Әмма сәхнәгә чегән биюен башкаручы кызның чыгуы булды, Евгения белән Ким генә түгел, бөтен дөнья онытылды. Аның килешле буй-сыны, нечкә биле, озын, төз аяклары, горур башы, дулкынланып төшкән куе кара чәчләре, затлылык, укымышлылык, тирән акыл билгесе булган нечкә-озын борыны, гөлчәчәк таҗының яфракчыкларыдай нәфис, алсу иреннәре, ә иң мөһиме, кыйгач кара кашлары астыннан серле караган шомырт кара күзләре кабат күңелемне астын өскә китереп айкады. Арттагы рәттә утыручы берәүнең, бүтән театрдан килгәндер бу, мөгаен, бигрәк оста бии, дип пышылдавын ишетүгә, күңелемдә кискен ризасызлык, ачу кайнап чыкты, гүя иң кадерле нәрсәгә һөҗүм итәргә җыеналар иде.

Билгесез кызның серле күз карашы белән кабат Л.Минкусның «Баядерка», А.Аданның «Корсар» балетларында очраштым. Дж. Вердиның «Дама с камелиями» балетында Олимпия партиясендә ул шактый озак һәм, гадәттәгечә, оста, матур, илһамлы биеп, күңелемне кинәндерде. Шулай итеп, фестиваль дәвамында шушы кыздан кала бүтән бернәрсә дә күрмәдем диярлек.

Ә «Дама с камелиями» спектаклендә тәнәфескә чыккач, күзләрем кинәт Г.Камал исемендәге театрның танылган артисты Фәридә Сафинаның күз карашы белән очрашты, һәм спектакль дәвамында мөлдерәмә тулган күңелем тәмам мәтәлчек атты. Фәридә ханымның күз карашында мин «Зәңгәр шәл»дәге Мәйсәрәне, «Асылъяр»дагы Маһины, «Беренче театр»дагы Гафифәне, «Хуҗа Насретдин»дагы Зөбәрҗәтне, «Казан егетләре»ндәге Фәүзияне таныдым. Фәридә ханымның күз карашы, теге серле кызның күзләре кебек үк, балачактан күңелгә сеңгән кадерле хис-тойгыларны кузгатып җибәрде. Бәрәкалла! Шул ук күзләр, шул ук караш! Күңелемне әсир иткән биюче күпләребезнең яраткан актрисасы Фәридә Сафинаның кызы булып чыкты. Биюченең күзләреннән бөркелгән җанга якын җылылыкның хикмәте аңлашылды хәзер.

Ә биюченең исеме - Айсылу Галиуллина.

- Кызым кечкенәдән минем белән театрга йөреп, сәнгатькә тартылып үсте, - дип сөйләп китте Фәридә ханым. - Тора-бара Айсылуның драма театрыннан бигрәк музыкага, биюгә күңел салуын сизә башладым. Аны бию түгәрәгенә бирдем. Берьюлы гомуми белем бирү, музыка мәктәпләрендә уку, бию түгәрәгенә йөрү авыр булгандыр, билгеле. Шулай бервакыт кызым кайсыдыр фәннән «3»ле билгесе алып кайткач, әллә мәктәп, түгәрәкләрнең берәрсен ташлыйкмы икән, дип тә уйладык. Кайсысын ташлыйбыз соң, кызым, дип сорагач, гомуми белем бирү мәктәбен, әлбәттә, мин барыбер биюче булам, дип, сәнгатькә бирелгәнлеге белән шаккатырган иде ул. Ә инде бию түгәрәге җитәкчесе вакыт үткәрмәскә, профессиональ белем алырга киңәш иткәч, без Казан хореография училищесына килдек. Балет, бию, сәхнә өчен яратылган мондый камил тән төзелешле, сыгылмалы, йомшак хәрәкәтле балалар безгә сирәк килә, кайда адашып йөрдегез сез моңа кадәр, дип каршылады безне танылган балерина һәм педагог Нинель Юлтыева. Шулай Айсылуым училищеда укып китте. Аны кызыл дипломга тәмамлады. Дәүләт имтиханы вакытында Мәскәүдән килгән кабул итү комиссиясе рәисеннән бик күп мактау сүзләре ишеттек. Аннары Айсылуны М.Җәлил исемендәге театрга эшкә алдылар. Башта ул кордебалетта биеде. Аннары аңа корифей дәрәҗәсен бирделәр. Хәзер инде ул икенче солист булды. Бөтен спектакльләрдә дә катнаша. Чит илләргә гастрольгә йөри. Чит ил импрессариоларыннан да мактау сүзләрен ишетеп куандык. Әле күптән түгел Һолландиягә баргач, Айсылуга икенче килүендә осталык дәресе үткәрергә тәкъдим иткәннәр, чөнки кызым инглиз телен бик әйбәт белә.

Биючеләрнең уңышында педагогларның да өлеше зур, әлбәттә, шуңа күрә без Айсылуның мөгаллиме, Татарстанның халык артисты Сания Хантимерова белән дә очрашып сөйләшергә булдык. Әйтергә кирәк, Сания ханым хореография училищесында укыган чакта, 9 ел буе Ленинградта яшәп, чын мәгънәсендә сәнгать бишеге булган бу шәһәрнең затлы матурлыгын күңеленә сеңдергән, 21 еллык сәхнә гомерендә балет спектакльләрендәге бөтен төп партияләрне дә башкарган биюче. Шуның өстенә ул берничә буын биючеләр тәрбияләде. Аның беренче шәкертләреннән булган күренекле балеринабыз Луиза Мөхәммәтгалиева бүген инде үз шәкертләрен тәрбияли. Кыскасы, С.Хантимерованың яшьләргә бирер гыйлем, тәрбия, осталык байлыгы бик зур. Ул, кирәксә - кино, кирәксә - музыка турында шәкертләренә сәгатьләр буе сөйли ала һәм сөйли дә, чөнки артист һәр яктан мәгърифәтле булырга тиеш. Артистның акыллы яисә надан булуы сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук күренә, дияргә ярата Сания ханым үзе.

- Училищеда Айсылуга классик бию буенча Ирина Хәкимова, дуэт төрендә - Виталий Бортяков, актерлык осталыгы буенча Луиза Мөхәммәтгалиева күнекмәләр бирде. Алар барысы да оста балет артистлары, мөгаллимнәр. Мин исә Айсылуга сәхнәләштерелгән халык биюләрен өйрәттем, - дип сөйләп китте С.Хантимерова. - Айсылуның табигатенә шәрекъчә нәзакәтлелек, йомшаклык хас. Драма артисты осталыгы әнисеннән киләдер, мөгаен. Өстәвенә, кыз бик тырыш, үҗәт, белемне бик тиз сеңдерә. Училищены да ул кызыл дипломга тәмамлады. Бу - сирәк була торган хәл. Айсылу әле һаман да ара-тирә миңа килеп, теге яки бу хәрәкәтне бергәләп шомартуны үтенә. Кыскасы, Айсылу Галиуллинада табигатьтән килгән сәләт, сәхнә өчен яратылган буй-сын, чибәрлек, ә иң мөһиме - биюендә моң бар...

Айсылуның серле күзләре, моңлы биюе балет сәнгатен күңелемә тагын бераз якынайта төште кебек...

. Айсылу Дж.Вердиның "Дама с камелиями" балетында Олимпия ролендә.

.Татарстанның халык артисты Сания Хантимерова (уңнан сулга), Татарстанның атказанган артисты Фәридә Сафина, Айсылу Галиуллина.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: