Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә кунак килде

Курганнан Казанга килгән...

Җырчы Ярамир Низаметдинов мәктәп музеена бүләк иткән диск "Әнкәйләргә" дип атала. Монда һәвәскәр шагыйрь һәм көйче Рафис Гаптелганиевнең шул исемдәге әсәре үзәккә куела. Яшь иҗатчы җәмгысе 30 лап җыр тәкъдим итә. Моның унлабы "Бер аваз" дуэты тарафыннан, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов белән икәүләп башкарыла. Казанның Татар дәүләт филармониясендәге бер...

Җырчы Ярамир Низаметдинов мәктәп музеена бүләк иткән диск "Әнкәйләргә" дип атала. Монда һәвәскәр шагыйрь һәм көйче Рафис Гаптелганиевнең шул исемдәге әсәре үзәккә куела. Яшь иҗатчы җәмгысе 30 лап җыр тәкъдим итә. Моның унлабы "Бер аваз" дуэты тарафыннан, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов белән икәүләп башкарыла.
Казанның Татар дәүләт филармониясендәге бер концертта Ярамирның әнисе, башлангыч сыйныфлар укытучысы Изольда да әлеге тамашаның шаһите була. Ана Чехословакиянең атаклы хоккейчысы Ярамир исеме кушылган улыннан чәчкә кабул итә. Шундый ук хөрмәт аңа туган җирендә - Курган өлкәсендәге Эчкен, хәзерге Юлдус (Йолдыз) авылы мәдәният йортында, улының чираттагы концертында да күрсәтелә.
Ярамир Эдгар улы үзе белем алган, олы тормыш юлына озатып калган урта мәктәпкә дә бик рәхмәтле. Укытучыларның, укучыларның хәлен белешеп тора. Якташларына тәүге дискын (2014) бүләк итә. Советлар Союзы Герое Хамазан Гыйззәтуллин исемен йөрткән мәктәп директоры Гөлсимә Байтирәкова шәкертенең уңышларына бик куана. Казандагы Нәҗип Җиһанов исемендәге Татар дәүләт консерваториясе студентының зур сәхнәгә менүе турында горурланып сөйли. Мактануының очраклы түгеллеген искәртеп, шәкерткә сәнгать белгечләре биргән югары бәяне искә төшерә. Аның үрнәгендә, экскурсия үткәргән укучылар да музейда бу сүзләрне яратып кабатлый: "Татар моңы" халыкара телевизион конкурсы аша сәхнәгә күтәрелгән бу егет бик кыска вакыт эчендә вокал һәм сәхнә серләренә төшенә, осталыгын арттыра, репертуар әзерли. Табигатьтән бирелгән, сирәк очраучы ультра югары тенор тавышлы бу егеткә төрле жанрдагы вокал әсәрләр тиз һәм җиңел бирелә. Рус мохитендә үскән, русча аралашкан, рус мәктәбе программасы аша узган Ярамирның канында татарлык, миллилек, татар җырчысы булырга тырышу ярылып ята. Репертуарындагы башкару өчен катлау­лы халык көйләре: "Шахта", "Рәйхан", "Ахун авылы", "Бардым урманга" моңа мисал булып тора. Ул татар сәнгатенең атаклы җырчылары Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Рәшит Ваһаповлар калдырган бай мирасның дәвамчысы булыр".
Югыйсә, урта мәктәпне тәмамлагач, әлеге мөмкинлек кулдан ычкындырыла яза бит. Чөнки биш яшьтә әнисе уйнаган гитарага кушылып җырлаган, мәктәптә укыганда, бәйрәмнәрдә чыгыш ясаган Ярамир Низаметдинов спорт өлкәсенә якыная башлый. Шадрин дәүләт педагогика институтының физик культура һәм социаль куркынычсызлык факультетына укырга керә. Баксаң, моңарчы, 2005 елның маенда, Курган өлкәсенә Казаннан килгән Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев озын буйлы, үзенчәлекле тавышлы егетнең киләчәген сәнгатьтә күрә. Телефонын язып бирә, театр училищесына имтихан тапшырырга киңәш итә, укырга кергәндә булышачагын белдерә. Әмма әнисе ара ераклыкны, укытучының хезмәт хакы түбән булуны сәбәп итеп, малаен озын сәфәргә җибәрми. Кул сузымындагы район үзәгендә белем алганда, Ярамир буш вакытта "Дуслык" татар-башкорт мәдәният үзәгенә йөреп, татар төбәкләрендә куелган концертларда катнашып юана. Югары уку йортының мәдәният чараларында исә аңа төркем данын яклап чыгыш ясарга туры килә. Моның берсе "Безнең ишегалды малайлары" җыр конкурсы була. Ул җирле радиога яздырыла. Чыгыш ясаучылар уңышын бәяләгәндә тамашачылар - тыңлаучылар тавышы исәпкә алына. Я.Низаметдинов, күпчелекнең яклавын тоеп, финалга уза һәм җиңә. Тәүге җыры дискта теркәлә. Онык моны хәлсезләнеп урын өстендә калган дәү әнисенә, "Рәйхан" һәм "Шахта" кебек көйләрне сузып моңланган Гөлфурага тыңлата. Күңел кыллары нечкәргән әбекәй күзләреннән шул чакта яшь ага.
- Улым, ярты юлда тукталып калма, Казанга бар! - ди ул васыятен әйтеп.
Бишенче курсны тәмамлаганчы җыр­лап йөргән Ярамир бер үк вакытта педагогика институты белгечләренең дә игътибарына юлыга. Аңа Чиләбе мәдәният һәм сәнгать университетына, Екатеринбург консерваториясенә юллама бирелә. Тик Шадринда милләттәшләр белән татарча сөйләшкәндә дә чит караш сизелгәч, яшь җырчы башка халык сәнгате мохитен үз итми. Егет, дәү әнисенең әйбәт киңәшен истә тотып: "Армиядә хезмәт итеп кайтам да, Казанга китәм!" - ди.
Кабарда-Балкар Республикасында солдатта булганда (2011-2012), бу теләк тагын да ныгый. Мондагы халык җирле телдә тау татарлары дип йөртелә икән бит. Сөйләмнәре аңлашыла. Әлеге җирлектә ватанпәрвәрлек хисе ташып чыга. Өйдән еракта, Нальчикта, сагынуга түзә алмыйча, тәүге җыр языла. Ул, 121 нче полк чикләрендә генә калмыйча, Россия Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләренең автор җырлары конкурсына килеп эләгә. Дондагы Ростов шәһәрендә ярымфиналга уза. Мәскәү өлкәсендәге Балашихада беренче урынны ала.
Армия Я.Низаметдиновка Казанга бару хыялын тормышка ашырырга да булыша. Әнисе Изольда, биш яшьтән тәрбияләгән яңа әтисе Станислав Сабиров, сеңлесе Стефаниягә акча җибәреп торудан тыш, Ярамир үзе дә озын юлга чыгып китәрлек мая туплый. Курган өлкәсенең татар мәдәнияте үзәге әгъзасы, Татарстанга еш юл ялгаучы Әхмәдулла Хәбибуллин аша Казанга документларын җибәргәч, мәдәният һәм сәнгать университетына үзе дә килеп төшә. Музыкаль башлангыч белеме булмау сәбәпле, имтиханны театр факультетына тапшыра. Телефоннан шалтыратып, җырчы Миңгол Галиевне дә ярдәмгә чакыра. Сынауны уңышлы биреп, укырга кабул ителә.
Бәхетле билетлары белән куандырган 2012 елның августында Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы да уза. Монда Курган өлкәсеннән биш вәкил чакырыла. 800 кешелек делегатлар сафына Ярамир да эләгә. Ул милли мәдәният үзәгендә узган концертта җырлый. Икенче көнне Арча Сабан туена җыелучыларга музыкаль сәлам тапшыра.
Сентябрьдә көттереп килгән уку да башлана. Ул татар телендә бара. Курган өлкәсеннән килгән студентка байтак сүзләр аңлашылмый. Кулга сүзлек алырга туры килә. Җитмәсә, җыр дәресе дә айга бер тапкыр гына керә. Студент моны да азсына. Өстәмә күнекмә алырга теләп, вокал факультеты профессоры Венера Ганиева янына килә.
- Рәхим ит! - ди аңа күренекле җырчы. - Сине бөтенләйгә үзебезнең арага кабул итәбез!
Тик бер ай тирләп-пешеп шөгыльләнгәч, Ярамир халыкчан борылмалар агышында югалып кала. Үзенең академик тавыш иясе икәнлеген белә, ягъни опера җырларын башкарырга көче җитүне чамалый. Консерваториядә музыкаль белем булмаучылар өчен махсус төркем барлыкны да ишетә. Тәвәккәлләп шунда китә, тыңлауда катнаша, 2013 елның февралендә укырга чакыру ала. Хәлне аңлаткач, В.Ганиева да шәкертнең юлына аркылы төшми:
- Кабул итсәләр, консерваториягә бар, максатыңа иреш!
Гадәттә, төп курска имтихан биргәнче, монда әзерләнү ике елга сузыла. Тик Ярамирның табигый сәләте, укытучылар миһербанлыгы бу вакытны дүрт айга калдыра. Курганнан Казанга зур өметләр белән килгән егет беренче курска кабул ителә. Татарстанның халык артистлары Нина Варшавская, Клара Хәйретдиновадан осталык дәресләре ала. Әмма икенче югары белем алу өчен башта бер елга - 75, соңрак 150 мең сум түләргә туры килә. Билгеле, бу аз акча түгел. Берара Я.Низаметдинов тиешле кертемне бирә алмый, дүрт айлык бурычы җыела. Алга: "Йә әҗәтне бирәсең, йә укудан китәсең", - дигән таләп куела. Кыенлык­тан котылу өчен, академик ял алырга туры килә. Әмма концертларда катнашып, акча җыеп, курска яңадан әйләнеп килгәндә, Россиянең атказанган артисты Клара Хәйретдинова курсларында буш урын калмый инде. Шулай да Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең кафедра мөдире, профессор Зилә Сөнгатуллина ерактан юл ялгаган милләттәшнең хәленә керә. Россиянең атказанган артисты, Әүхәдиев исемендәге училищеның вокал бүлеге кафедрасы мөдире, доцент Рәйдә Ермохина өйрәтүче итеп билгеләнә. Ярамир бәхетенә, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында татар артистларыннан труппа да җыела, консерватория студенты эшкә чакырыла. Күптән көтелгән вәзгыять бу. Алайса, соңгы берничә дистә елда мондагы сәхнәдә татар операларын кую сирәгәйде. Данлы чаклар күләгәгә посып, татарлык чигенде, милли гамәлләр телдә һәм сүздә генә калды. Шуңа күрә, хәзер татар операсы куелу, гадәти күренеш буласы урында, гадәттән тыш вакыйга итеп кабул ителә. Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивалендә дә моңарчы җырланган милли әсәрләр архивта кала, Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең күңел хакына гына да сәхнәгә чыгарылмый. Теләгәндә, милләтнең рухи хәзинәсе икәнлекне, дөнья сәнгатен баетуны истә тотып, аларны рәхәтләнеп программага кертергә мөмкин. Төрле кыйтгаларда концерт-тамашаларга чират тәртибендә чакырылган милләттәш опера җырчылары Альбина Шаһиморатова, Аида Гарифуллина, Илдар Әбдерәзәкев һ.б. Казан сәхнәсендә сирәк күренә. Татар фамилияле директор, җырчы Разия Тимерханова улы Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, бу юнәлештә тәнкыйть сүзе әледән-әле ишетелүгә карамастан, нигәдер, татарлыктан чигенү белән ризалашып яши. Гәрчә, Мәдәният министрлыгы янәшәдә генә булса да, мондагы җитәкчеләрнең дә хатаны төзәттерергә милли теләге һәм ныклы ихтыяры җитми. Мондый сүлпәнлек һәм кысынкылык шартларында, билгеле, Сара Садыйкова, Галия Кайбицкая, Фәхри Насретдинов, Нияз Даутов, Зилә Сөнгатуллина, Клара Хәйретдинова, Хәйдәр Бигичев... кебек опера җырчыларыбыз турында сагынып сөйләргә генә кала.
Инде, язгы күкрәүне хәтерләтеп, боз кузгала кебек. Әмма көтелгән биеклеккә күтәрелү җиңел генә булмас шикелле. Чөнки яшьләрнең сәхнәдә уйнау тәҗрибәсе юк. Ә опера җырчысына әйләнү өчен, З.Сөнгатуллина кебек тәҗрибәле белгечләр фикеренчә, уртача җиде ел вакыт кирәк. Бүгенге буын вәкилләренә катлаулы арияләрне өйрәнү күнекмәсе дә җитенкерәми. Чөнки аны яңгыратканда текст, музыка, сулыш алу, югары нота, тигез ритм һәм башка үзенчәлекләр бергә кушыла. Һәр нотаны композитор язган кебек башкару сорала. Татарча, русча белүдән тыш, итальянча, немецчә, французча да аралашу таләп ителә. Консерваториядә итальян теле дүрт ел укытылса да, немец һәм француз телен өйрәнү өчен курсларны эзләп табарга кирәк.
Шулай да, Я.Низаметдинов фикеренчә, класста җырлау бер хәл, ә операда роль башкару бөтенләй башка могҗиза. Сәхнәдә, хисләр белән кушылып, хезмәттәшләр янәшәсендә сихри уен бара. Театрда эчтәлек яхшырак аңлашыла, тавыш яңгырап ишетелә, тамашачы алдында имтихан бара.
2016 елда Германиягә барып, Берлин шәһәрендә Нәҗип Җиһановның "Җәлил" операсында шагыйребез Муса арияләрен татарча башкару күнекмәсе алса да, Ярамир Казан сәхнәсенә чиктән тыш дулкынлану белән аяк баса. Ул тиздән монда композитор Резедә Әхиярованың премьерасында катнашачак. Утыз яшьлек Я.Низаметдинов төп партияләрнең берсен башкара. Чират офыгында шулай ук башка әсәрләр дә шәйләнә. Татар труппасы өчен иҗади эшчәнлек башлана. Шатлыкка булсын!
Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.
.Булачак җырчы әнисе кочагында.
.Оркестрга кушылып...
.Лена Бичарина янәшәсендә.
.Опера театры сәхнәсендә.
.Роль башкарганча, киенергә кирәк.
.Фердинанд Сәлахов, Динә Гарипова, Ярамир.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев