Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә кунак килде

КУРЧАК ТЕАТРЫНЫҢ ӘНКӘСЕ

Мәгълүм ки, кораб язмышы шактый дәрәҗәдә аның капитаныннан тора. Театрның тормышын да аның җитәкчелеге билгели. Театрда җитәкче ике - директор һәм режиссер. Бу очракта һәр икесенең үз урыннарын белеп, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп эшләүләре мәслихәт. Әлеге җәһәттән "Әкият" Татар дәүләт курчак театры җитәкчеләре - директор Роза Яппарова һәм баш режиссер...

Мәгълүм ки, кораб язмышы шактый дәрәҗәдә аның капитаныннан тора. Театрның тормышын да аның җитәкчелеге билгели. Театрда җитәкче ике - директор һәм режиссер. Бу очракта һәр икесенең үз урыннарын белеп, бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп эшләүләре мәслихәт. Әлеге җәһәттән "Әкият" Татар дәүләт курчак театры җитәкчеләре - директор Роза Яппарова һәм баш режиссер Илдус Зиннуров матур үрнәк. Беренчедән, алар республикабызның мәдәни тормышындагы бер генә мөһим вакыйганы да калдырмаска тырыша. Һәм кайчан күрсәң дә, гел бергә алар. Курчакларның әнисе һәм әтисе, диярсең. Үзара дуслык, аңлашу булганда проблемаларны да хәл итү җиңелрәк, әлбәттә. Әкияти сарайларга тиң нинди бина салдырдылар! Йорт җиткезү илбашлар алмашынган чорга туры килсә дә, эш өзелмәде. "Әкият" театры җитәкчеләренең эшне башлап җибәргән беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә һәм аны ахырына җиткергән Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләре бик зур. Әмма яңа бинада эшләп китү җиңел булмагандыр. Ут кую һәм тавыш яңгырату җайланмалары гына да 85 мең сумга төшкән. Йорт зуррак булган саен чыгымнар да үсә. Өстәвенә, балалар учреждениеләренә таләпләр дә зурдан.

Тормышта никадәр югарырак үрләр яуласаң, гомер бәйрәмеңне каршылау шулкадәр күңеллерәктер, мөгаен. Менә "Әкият" Татар дәүләт курчак театры директоры, Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Яппарованың да матур гомер бәйрәме якынлаша. Әйтергә кирәк, Роза Сәетнур кызы үзенең эшенә бик тә туры килә. Ул Казан дәүләт университетының филология бүлеген тәмамлаган. Татар, урыс, дөнья әдәбияте классикларының әсәрләрен укып күңелен баеткан, үзен педагог булырга әзерләгән. Курчак театры исә нәкъ менә педагогика һәм сәнгать чигендәге оешма ул. Шуңа өстәп Роза ханым ике дәүләт телен дә бик әйбәт белә. Университетны тәмамлагач, бераз "Социалистик Татарстан" гәзитендә эшләп алганнан соң, Бөгелмә шәһәрендә үзе укыган 3 нче мәктәптә укытучы, район гәзитендә дубляж буенча баш мөхәррир урынбасары булып эшләргә туры килгән аңа. Ә 1979 елда Казанга күчкәч ул Курчак театрына эшкә килә. Башта оештыручы педагог, аннары әдәби бүлек мөдире булып эшли. Роза Яппарова күренекле шагыйрь, язучылар Нәби Дәүли, Туфан Миңнуллин, Ренат Харис, Равил Бохараев, Зөлфәт Маликов, Борис Вайнер, Лев Кожевниковны нәни тамашачылар өчен әсәрләр язарга җәлеп итә. Һәм курчак театрлары өчен "Серле алан" дип исемләнгән пьесалар җыентыгын чыгаруга ирешә. Ә 1993 елда театр коллективы үзен оста оештыручы буларак күрсәткән Роза Яппарованы директор итеп билгеләүне сорап, Татарстан Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итә. Әйтергә кирәк, соңгы берничә дистә ел эчендә, ә биналы булгач бигрәк тә, курчак театры республикабызның матур вә мөһим бер бизәгенә әйләнде. Анда билетлар 1-2 ай алдан сатылып бетә. Берсеннән-берсе матур спектакльләрне карарга нәни тамашачылар зал тутырып йөри. Курчак уйнаучы артистлар республикабыз районнары, Русия шәһәрләре буйлап һәм чит илләргә гастрольләргә йөри. Театрыбыз Курчак театрлары эшлеклеләре халыкара оешмасы (УНИМА) оештырган фестивальләрдә катнашып, Германиянең Брауншвейг, Боттроп, Төркиянең Адана, Измир, Бурса, Анкара, Болгариянең Стара-Загора, Тырговиште, Франциянең Канны, Финляндиянең Иисалми, Хельсинки һ.б. шәһәрләрдә осталыгын күрсәтеп, үзенә белем туплап, гыйбрәт алып кайтты. "Әкият" Татар дәүләт курчак театрының бүгенге тормышы турында сөйләүне үтенеп, без директор Роза Яппаровага мөрәҗәгать иттек.


- Без гомер-гомергә ике телдә иҗат итүче театр булдык, бүгенге көндә дә театрыбызда татар һәм урыс төркемнәре актив эшләп килә, - дип башлады ул сүзен. - Яшерен-батырын түгел, бөтен Идел буенда - Чуашстан, Мари Иле, Мордовиядә курчак театрларында милли төркемнәр ябылды, чөнки тамашачы җыя алмадылар. Хәтта ут күршеләребез башкортларда милли телдә спектакльләр уйналмый диярлек. Башкорт язучылары әсәрләрен урыс теленә тәрҗемә итеп куялар. Безгә дә берничә шундый спектакль алып килгәннәр иде. Артистларның сөйләмнәре урысча бик үк камил булмаганга, шәхсән үземдә бу сәхнә әсәрләре бик уңай тәэсир калдырмады, чөнки сәхнәдән матур, дөрес яңгырашлы әдәби тел генә ишетелергә тиеш. Кызганыч ки, милли төркемнәр ябылганга күрә, гомерләре буе театрда эшләп зур тәҗрибә туплаган кайбер бик талантлы артистларга да урыс төркемнәренә кушылып, аларга ярдәмче булып йөрергә туры килә.

- Роза ханым, яңа матур бинага күчкәч татар тамашачыларының саны бераз булса да артмадымы соң?

- Дөрестән дә, яңа бинага күчкәч татар балалары күбрәк килә башлады. Элек без аена 1 татар спектакле куйсак, хәзер атнаның һәр чәршәмбе, шимбә, якшәмбесендә милли спектакльләр күрсәтәбез, димәк, аена 12 тапкыр татар спектакле уйнала дигән сүз.

- Татар тамашачысын театрга тарту өчен нинди чаралар күрелә?

- Чаралар күп. Шуларның берсе - татар тамашачысын җыючы билет сатучыларга хезмәтләре өчен арттырып түләү. Мәсәлән, урыс спектакльләренә билет таратучы 250 кешелек зур залны тутыра икән, аңа җыйган акчаның 10 проценты, ә татар спектакльләренә билет сатучы 100 кешелек кече залны тутыра алса, аңа табышның 15 проценты түләнә. Кече залны махсус үзем эшләттем. Буш урыннар күп кала торган булса бер дә күңелле түгел, ахыр чиктә театр сөюче тамашачы да бездән бизәр дип курыктым. Курчак театры - гомумән, камера сәнгате ул. Танылган киносценарист Резо Габриадзенең, мәсәлән, Тбилиси шәһәрендә үзенең марионеткалар театры бар. Анда тамаша залы нибары 46 урынга исәпләнгән. Зал кечерәк булган саен, балаларга тәэсир итү мөмкинлеге зуррак.

- Роза ханым, яңа бинага күчкәч билет бәяләре дә артты. Хәзер билет бәясе 300 сум. Тамашачы кыйммәтсенеп зарланмыймы соң?

- Иң башта зарланулар булды, әлбәттә. Әмма без куйган бәя артык зур дип уйламыйм, чөнки курчак спектаклен чыгару да бик кыйммәткә төшә. Бездә бер спектакльдә катнашучы курчаклар саны 28 гә җитә. Гомумән, театрыбызда аз курчаклы спектакльләр юк, чөнки сәхнә күренешләрен еш алмаштырып торып кына нәни тамашачыларның игътибарын тотып торып була. Ә курчаклар кыйммәт. Мәскәүдә, мәсәлән, курчак ясау остаханәсе бар. Анда бер курчакның бәясе 500 доллардан алып 1 мең долларга кадәр. Чит илдә курчак бәяләре тагын да кыйммәтрәк. Шәхсән үземә Русия курчак театрларында да, чит илләрдә дә күп булырга туры килә. Безнеке кебек югары дәрәҗәдә эшләнгән курчаклар бүтән беркая да юк диярлек.

- Бездә аларны кем эшли?

- Театрыбызда ирле-хатынлы рәссамнар Валентина һәм Александр Губскийлар озак еллар тугрылыклы хезмәт итте. Хатыны - алман кызы, ире - украин. Гаҗәеп эш сөючән, җаваплы кешеләр иде алар. Губскийлар гаиләсенең күптән инде шәһәр читендә яшисе килгән булган. Мәгълүм ки, шәһәр читеннән үзәккә эшкә вакытында килеп җитү җиңел түгел. Шуңа күрә мин аларга эшкә соңрак килергә дә рөхсәт иткән идем. Әмма рәссамнарым, соңга калып йөрергә цех хезмәткәрләреннән оят, дип театрдан бөтенләйгә китәргә булды.

- Губскийларга алмашка кем килер икән?

- МХАТның постановка бүлеген тәмамлаган Сергей Рябинин исемле егетне театрга баш рәссам итеп алдык. Былтыр Яңа елга аның белән "Волшебные снежинки" спектаклен куйдык. Әмма егет драма театрлары бүлегендә укыганга күрә, курчак театры үзенчәлекләрен белеп бетерми. Киләсе елга бик талантлы Санкт-Петербург рәссамы Захар Давыдов белән "Ханума" спектаклен куярга ниятләп торабыз. Санкт-Петербург театр сәнгате академиясен тәмамлаган рәссам Екатерина Спиридонованы эшкә алдык. Чыннан да, алмаш әзерләү бик мөһим. Безнең режиссерларыбыз да олы яшьтә. Шуны истә тотып Татарстан Мәдәният министрлыгы Рафаэль Таһиров исемле бик талантлы артистыбызны Санкт-Петербург театр академиясендә режиссерлыкка укыта. Киләсе елга ул рәссам Екатерина Спиридонова белән "Золушка" әкиятен куярга әзерләнә.

- Драматургларыбыз матур әсәрләр белән куандырамы соң?

- Әйбәт спектакль драматург өстәлендә туа, дигән бер акыл иясе. Кызганыч ки, соңгы елларда безгә әйбәт әсәрләр аз килә. Үз вакытында шагыйрьләр Ренат Харис, Зөлфәт Маликов, Равил Бохараев безнең өчен матур әсәрләр иҗат итте. Драматург Туфан Миңнуллинның да алты әсәре куелды. Урыс телле тамашачыларыбыз өчен Борис Вайнер яза. Шагыйрә Наилә Ахунованың да бер әсәре куелды. Лев Кожевников Мәдәният министрлыгында, аннары В.Качалов исемендәге театрда әдәби бүлек мөдире булып эшләгән кеше буларак сәхнә әсәре үзенчәлекләрен яхшы белә. Аның пьесалары театрларыбызда бүген дә зур уңыш белән бара. Бүгенге көндә репертуарыбызда "Кәҗә белән Сарык", "Су анасы" әкиятләре нигезендә Гәрәй Рәхим һәм Зиннур Хөснияр эшләгән инсценировкалар буенча куелган спектакльләр бар. Кызганыч ки, хәзерге заман драматургларыбыз курчак театры закончалыкларын, балалар психологиясен белеп бетерми. Бу бигрәк тә үзебезнең татар драматурглары язганнарында күренә.

- Роза ханым, быел сез Мәдәният министрлыгы белән берлектә беренче мәртәбә "Шомбай-фест" халыкара курчак театрлары фестивален зурлап оештырдыгыз. Дөресен генә әйткәндә, без журналистлар нәни тамашачы өчен спектакль куюның нинди җитди вә катлаулы эш икәнен күзалдына да китермәгән идек.

- Курчак театры иң башта өлкәннәр өчен оештырылган бит. Япониядә, Кытайда әле һаман да зурлар өчен курчак театрлары эшли. Италия, Франция, Чәхия һ.б. Аурупа илләрендә һәм Русия курчак театрларында зурлар өчен спектакльләр куела.

Фестивальдә, мәсәлән, Кострома курчак театрының язучы А.Чехов әсәре буенча куелган "Медведь" спектакле искиткеч шәп булды. Ул спектакль "Алтын битлек" алган. Дөрестән дә, мондый фестивальләр артист, режиссерларның иҗат офыкларын киңәйтә. Без, мәсәлән, күптәннән зурлар өчен спектакль куярга хыяллана идек. Фестивальдән соң бу теләк тагын да көчәя төште. Инде әйткәнемчә, киләсе елга "Ханума" спектаклен куярга җыенабыз.

- Роза ханым, шундый зур театр белән җитәкчелек итәр, халыкара фестивальләр үткәрер өчен бик күп көч кирәк. Сез яшьтән үк көчле шәхес идегезме, әллә яши-яши көч өстәлә бардымы үзегезгә?

- Әнием үлгәндә миңа нибары 7 яшь иде. Әнием үләсен алдан белгән, шуңа күрә мине әтием белән бик иркәләделәр. Елның һәр фасылында өстәлебездә җиләк-җимеш тулып тора иде. Күлмәкләрем күп, бер кешедә дә булмаган уенчыкларым бар иде. Шул сәбәпле әни үлгәндә бик йомшак күңелле, иркә бала булганмын. Әмма тормыш нык булырга өйрәтте. Рухи көч кан белән дә киләдер, мөгаен. Әтием гомере буе мәктәп директоры булып эшләде, ә әнием әдәбият укытучысы иде.

- Матур бинагыз булды. Инде хәзер тынычланып калгансыздыр...

- Директор булгач һаман нәрсә өчендер көрәшергә туры килә. Бүгенге көндә, мәсәлән, безнең гаражыбыз, декорацияләр ясый торган столяркабыз юк. Салкында торгач, машиналарыбыз кабынмый. Столярка иске бинаның ишегалдында бар. Әмма аннан безне куалар.

- Ә хатын-кыз буларак ниләр телисез?

- Һәр чорның үзенең шатлыклары. Хәзер бөтен хыялым - балаларымның, оныкларымның бәхете. Ике игезәк кызыбыз бар. Алар бер-бер артлы кияүгә чыкты, бер-бер артлы балалары туды. Иремнән бик уңдым. Ул күрше авыл егете, бер мәктәптә укыдык. Аннары ул педагогика университетында физика-математика белгечлеген алып чыкты. Югары уку йортын тәмамлауга ук өйләнештек. Ул миңа әти урынына да, ир урынына да булды. Үзе менә 25 елдан артык вакыт Г.Камал исемендәге театрда хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Икебез дә бер өлкәдә эшләгәнгә күрә, ирем соңга калып кайтуларымны, фестивальләргә, командировкаларга, иҗат кичәләренә йөрүемне аңлый. Һәр ел саен әле бер, әле икенче кызым һәм аларның балалары белән ял итәргә барабыз. Мин йөзәргә бик яратам, фитнеска йөрим. Хәзер бөтен шатлыгым әнә шул. Һәм, әлбәттә инде, театр.

P.S. "Мәдәни җомга" гәзите хезмәткәрләре матур гомер бәйрәмендә Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, "Әкият" Татар дәүләт курчак театры директоры Роза Сәетнур кызы Яппаровага саулык-сәламәтлек, иҗат уңышлары тели.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев