Илфир ЯКУПОВ: КЫШ БАБАЙДАН ХЫЯЛЛАРЫБЫЗНЫҢ ЧЫНГА АШУЫН СОРЫЙМ
Быел татар театр дөньясын шаулаткан вакыйгалар бик күп булды. Фаҗигалеләре дә, шатлыклылары да, милли театрыбызны халыкара мәйданда шау-гөр китергәннәре дә... Шундый вакыйгаларның берсе - Камал театрына яңа директор билгеләнүдер, мөгаен. Яңа җитәкченең үзе, аның эш алымнары, ният-омтылышлары белән якыннанрак танышу өчен, без Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир...
Быел татар театр дөньясын шаулаткан вакыйгалар бик күп булды. Фаҗигалеләре дә, шатлыклылары да, милли театрыбызны халыкара мәйданда шау-гөр китергәннәре дә... Шундый вакыйгаларның берсе - Камал театрына яңа директор билгеләнүдер, мөгаен. Яңа җитәкченең үзе, аның эш алымнары, ният-омтылышлары белән якыннанрак танышу өчен, без Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Илшат улы ЯКУПОВ белән әңгәмә кордык.
- Хәерле көн, Илфир әфәнде! Сезнең...
- Сез, дигәннән... Мин үзем "сез" дигәнне өнәп бетермим. Бервакыт бүлмәбезгә Ркаил Зәйдулла килеп керде. Ул вакытта әле Шамил абый Закировның урынбасары булып эшли идем. Шунда: "Ркаил абый, сез..." - дип, ниндидер сүз башладым. Ул артына борылып карады да: "Без монда күбәүмени?! Ркаил бит берәү генә!" - диде. Шагыйрь хаклыдыр. Татарда аерым кешегә беркайчан да "сез" дип эндәшмәгәннәр, ханга да, син, дип мөрәҗәгать иткәннәр. Әдәп саклау йөзеннән, урысның "вы"сына ияреп, без дә "сез" дибез инде. Халыкара аралашу теле саналган инглиз телендә дә бит "сез" дип мөрәҗәгать итү юк. Шулай булгач, сез миңа... син миңа "син" дип әйт инде! (Көлә.)
- Илфир, әйт әле: синең театр белән мавыгып китүең ничегрәк булды? Сәнгать дөньясына нинди юллар алып килде?
- Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кердем. Марсель Сәлимҗанов һәм Фәрит Бикчәнтәев курсында белем алдым. Укуны тәмамлаганнан соң, 2003 елда, Мәдәният министрлыгының сәнгать бүлегенә әйдәп баручы белгеч булып эшкә килдем. 1 нче курстан ук инде без Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләрендә катнаша идек.
Хәер, мәктәптә укыганда ук миндә сәхнә тормышы белән кызыксыну бар иде. Шаяннар һәм тапкырлар клубына йөрдем, төрле кичәләрдә чыгышлар ясый идек. Сәнгатькә тартылуның башы, бәлки, шуннан киләдер.
- Югары сәнгать, артистлар тормышы... Һәрчак халыкның күз алдында булу... Ялыктырмыймы?
- Юк. Һәр хезмәтнең, һәр һөнәрнең үз тәме бар. Эшне яратып башкарсаң, берни дә комачауламый, дип уйлыйм.
- Бүген театр пьесаларга кытлык кичермиме? Драматургиядә ат уйнаткан элгәрләребезгә яшь алмаш үсәме?
- Мәгълүм булганча, 2003 елдан бирле "Яңа татар пьесасы" дигән конкурс үткәреп киләбез. Үзем дә Мәдәният министрлыгында эшләгәндә үк бу эштә катнаша идем. Министрлык безнең театр белән берлектә, "Челтәр компаниясе" (элекке "Татэнерго") ачык акционерлар җәмгыяте, бигрәк тә аның генераль директоры Илшат Шәех улы Фәрдиев ярдәме белән әлеге конкурсны хәзер дә уңышлы гына уздыра. Биредә бәйге тотканнар арасында яшьләр дә бар. Бүгенге көндә бик популяр булган Илгиз Зәйниев, шулай ук Сөмбел Гаффарова әнә шундыйлардан. 22 декабрь көнне - татар театрының туган көнендә конкурсның яңа җиңүчеләрен билгеләдек, аларны бүләкләдек. Илшат Фәрдиев кебек, мәдәният-сәнгатькә хәерхаһ шәхесләр күбрәк булса, мондый чараларны уздыру зур кыенлык тудырмый. Язсыннар гына. Яшьләр килсен, талантлар үзләрен сынап карасын.
- Ә бу яшьләрнең, гомумән, мәдәният-сәнгать, театр белән бәйле яшьләрнең телен тәнкыйтьчеләр ничек бәяли? Миңа калса, бүген яшь актёрларга "бәйләнү" сизелә. Урыс мохитендә үскәнлектән, татарча камил сөйләшмиләр, - дип, барысын да бер калыпка салалар...
- Мин алай дип әйтмәс идем. Телләр белү, төрле телләрдә, шул исәптән урыс телендә дә камил сөйләшү ул әле яшьләр бары тик шул телдә генә аралаша, дигән сүз түгел. Безнең артистлар татарча яхшы белә. Шуның өстенә чит телләрне камил белүчеләр, өйрәнүчеләр дә шактый. Мәсәлән, яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина испан телен өйрәнә, үзем инглиз телен үзләштердем, төрек телен дә әйбәт беләм, дип саныйм. Чит илләргә чыкканда, бу аеруча мөһим. Шунсыз мөмкин түгел.
Татар телен белү-белмәү мәсьәләсенә килгәндә, безнең театрда очраклы кешеләр юк. Актёрлар һәрчак үсештә. Ә инде телебезнең барлык нечкәлекләрен белеп бетермәүчеләр аны камилләштерү юнәлешендә эшли.
- Ә менә актёрлар әзерли торган уку йортларыбызда татар теле һәм әдәбияте ни дәрәҗәдә укытыла соң?
- Дөресен әйткәндә, әлеге фәннәр тирәнтен укытылмый. Дөнья әдәбиятенә, чит ил драматургларына, аларның әсәрләренә күбрәк басым ясала. Барлык драматургик процесс күзаллана. Шулай да укырга кергәндә татарча камил белмәгән студент, бу уку йортларын тәмамлап, театрга эшкә килгәндә, нигездә, телебезне яхшы ук өйрәнгән була. Һичшиксез, актёрлык осталыгы белән сүз осталыгы да үсәргә тиеш. Театрыбызда артистларга гына түгел, башка хезмәткәрләргә дә татар телен белү җәһәтеннән таләп зур. Мәсәлән, быел безгә эшкә икътисадчы килде. Казан федераль университетының финанс-икътисад бүлеген тәмамлаган әлеге яшь белгечебез дә татар телен камил белә. Кыскасы, яшьләрне татарча белми, дип гаепләмәс идем.
- Белүебезчә, Г.Камал театры чит ил театрлары белән дә нык аралаша. Бүген безгә алардан нәрсәләргә өйрәнәсе бар? Һәм бездән алар ниләргә өйрәнә ала?
- Һәр театрның үз иҗат юнәлеше бар. Нәрсәгәдер өйрәнү-өйрәтү үзмаксат түгел. Сәнгать субъективлыкны ярата. Миңа ошаган сиңа ошамаска мөмкин. Кем әйтмешли, бүген бер төсле кәеф, иртәгә - икенче төрле. Шулай да, әйтергә кирәк, безнең театр актёрлык осталыгы белән алдыра. Бездән күп театрлар шуңа өйрәнә. Әле күптән түгел Кытайда булып кайттык. Анда безнең игътибарны тамашачылар белән эшләү, административ-оештыру алымнары җәлеп итте. Алга таба аларны үзебездә дә кулланырга уйлыйбыз. Әле менә "Мулла" спектакленнән соң, 60-70 нче еллар традициясен яңартып, тамашачылар белән фикер алышу үткәрдек. Бу нәрсә Кытай театрында да бар икән. "Хан кызы Турандык"ны Кытайдан килгән режиссёр куйды. Аларда, мәсәлән, сакал-мыекларны, актёрларның битенә ябыштырмыйлар икән. Нечкә генә тимерчыбык белән колак артына тарттырып куялар. Ул залдан күренми, нәкъ келәй белән ябыштырган кебек тора. Мимика ясаганда да җиңел. Минем өчен бу үзенә күрә бер ачыш булды. Аларның гримнары да үзенчәлекле. Бездә грим салганчы әүвәл крем сөртәләр, аннары гына ниндидер төсне ягалар. Кытайларның грим составында крем бар икән. Кытай актёры башта ук билгеле төсне сөртә. Бу, әлбәттә, җиңелрәк һәм мондый гримның тәнгә дә зыяны юк. Без аны театрыбызга алып кайттык.
- Безнең театр актёрлык осталыгы белән алдыра, дидең. Ә менә кино сәнгатен алсак... Мин үзем театр белән киноны аерылгысыз, дип саныйм. Ә бездә башка халыклар да кызыгып карарлык фильмнарда уйнардай актёрларыбыз бармы?
- Актёрлар бар. Театр һәм кино, дигәндә, шуны искәртәсем килә: кинода актёр образга бер керә дә, бу шуның белән онытыла. Ә театрда артист үсә, үзгәрә, спектакль репертуарда вакытта бер образга ничәмә-ничә тапкырлар керә. Һәм һәрчак төрлелек сизелә. Ул йөрәге белән, хисләре-эмоцияләре белән эш итә. Шатлык кичергән вакытта уйнаган роль белән кайгылы чактагысы туры килми. Шулай итеп, образ кат-кат туа, төрләнә, үзгәрә, үсә. Күрәбез, театр артисты бәхетлерәк. Киносценаристлар язса, фильмнарда төшәрлек оста артистларыбыз бар безнең.
- Илфир, син - җаның-тәнең белән театрга бирелгән кеше, көне-төне эштә дигәндәй. Ә әти һәм гаилә башлыгы буларак, ниндирәк кеше син?
- Минем хатын үзе дә мәдәният-сәнгатьтән ерак тормый, Мәдәният министрлыгында эшли, театр тормышын яхшы белә. Әлегә ул бәби үстерә. Беренче балабыз тугач, ул бакчага йөри башлагач, бөтен мәшәкать миңа төште. Хәзер кыз да, малай да күбрәк хатын карамагында.
- Әти дә, әни дә сәнгать дөньясында кайный. Ә көннәрдән бер көнне балаларыгызның да шул дөньяга кереп китәсе килсә...
- Балаларның сәнгать дөньясына керү-кермәвен вакыт күрсәтер. Бу мәҗбүриләп эшләнә торган эш түгел. Мине дә әти белән әни сәнгать дөньясына керергә әйдәкләмәде. Әти, теш табибе, әни, укытучы бул, дип әйтә торган иде. Ә мин мәдәният һәм сәнгать университетына барып кердем. Әмма әти дә, әни дә моңа каршы килмәде. Кыскасы, балаларга сайлау мөмкинлеге бирергә кирәк, дип саныйм. Балаңа бәхет теләсәң, аңа ирек бир. Ул үз бәхетен үзе табарга тиеш.
- Бүген сәнгатьтә динамика көчле. Халык спектакльләрне театрга барып кына түгел, өйдә дә тамаша кылып ләззәтләнә. Сәхнә әсәрләрен диск рәвешендә яки башка юллар белән тамашачыларга ирештерү юнәлешендә хәзер ниләр эшләнә? Татар халкы бөтен дөньяга сибелгән, барысы да Казанга, театрга килә алмый бит.
- Бер хыялыбыз бар - спектакльләрне Интернетка урнаштыру. Кино белән театр мәсьәләсенә кире әйләнеп кайтсак, бу очракта инде фильм спектакльдән бәхетлерәк. Әйтик, Яңа ел тирәсендә безгә һәрвакыт бер үк фильмнарны күрсәтәләр, алар озын гомерле. Ә шундый мәңгелек темаларга багышланган спектакльләр, репертуардан төшеп калгач, әкренләп онытыла. Спектакльнең гомере чикле, шуңа күрә аны яздырып алу мөһим. Бу процессны ничек җайга салырга? Театрның моңа мөмкинлекләре җитәрлекме? Әлегә сораулар күп. Ярый, хуш, боларын хәл иттек тә, ди. Аның бит әле икенче четерекле ягы да бар: Русиядә иң зур проблема - ул авторлык хокукларына бәйле мәсьәлә. Ни өчендер бу өлкә депутатларның да игътибарыннан читтә кала. Иң авыры - юридик мәсьәләләр. Әсәрнең театрда нинди юридик формада куелуы, спектакльне яздырган очракта, аны телевидение каналының нинди юридик формада күрсәтүе һәм башка бик күп әйберләр аңлашылмый.
Иң кызганычы - спектакльләрнең шулай гаип булуы. Әгәр закон нигезендә бер система булдырылса, эш җайга салыныр иде. Бүген патентлы оешмалар ярдәмендә безнең документлар әзерләнә. Яңа ел сәгате 12не сукканда, мин Кыш бабайдан бу хыялларыбызның, ягъни Интернеттан видеофайл рәвешендә спектакльләрне сату мөмкинлеге тудыру һәм әлеге системаның җайга салынуын, чынга ашуын сораячакмын. Әлбәттә, моның өчен зур чыгымнар таләп ителә. Бу 1-2 ай эчендә генә эшләнә торган эш түгел. Шулай да бер ел эчендә җиңеп чыгарбыз, дип уйлыйм.
- Максатларыгыз зурдан, аңа ирешүдә сезгә уңышлар телибез. Дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез озакламый Г.Камал театры спектакльләрен өйләрендә дә карый башлар, дип ышанабыз. Шулай да, әйт әле, бүген театрга тамашачыларны җәлеп итү авырмы?
- Авыр дигән нәрсәне мин аңламыйм. Авыр... Алайга китсә, иртән тору да авыр. Эш, беренче чиратта, үзең өчен кызыклы булырга тиеш. Бүген театрда үз эшләренә бирелгән администраторлар эшли. Яңа алымнар уйлап табыла. Мәсәлән, күптән түгел Интернетта "Театр видеоязмасы" чыга башлады. Әлеге видеокөндәлек театрның эчке тормышын чагылдыра, яшьләрне җәлеп итәргә киң мөмкинлекләр бирә. Чыннан да, хәзер яшьләрнең театр белән кызыксынуы артты. Тамаша залының яртысы - яшьләр. Аллага шөкер, театрыбызга йөрүчеләр, театрыбызны яратучылар күп. Иншалла, алга таба да шулай булыр, дип уйлыйм.
Рамил ХАННАНОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев