Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә кунак килде

Илһам БАЙТИРӘК: МИНЕ БИШЕК ҖЫРЛАРЫ ИРКӘЛӘП ҮСТЕРДЕ

Габдулла Тукайның 1985 елда дөнья күргән 5 томлыгының искәрмә һәм аңлатмалар бүлегендә Әхмәтсафа Байтирәк атлы зат турында телгә алына: "Әхмәтсафа Байтирәков (?- 1921) - Уральскида "Мотыйгыя" мәдрәсәсендә Тукай белән бер чорда укыган якын дусларыннан берсе. Ул, Тукайдан берничә яшькә олырак булып, иң алдынгы шәкертләрдән саналган. Мәдрәсәне тәмамлагач та, анда берничә...

Габдулла Тукайның 1985 елда дөнья күргән 5 томлыгының искәрмә һәм аңлатмалар бүлегендә Әхмәтсафа Байтирәк атлы зат турында телгә алына:

"Әхмәтсафа Байтирәков (?- 1921) - Уральскида "Мотыйгыя" мәдрәсәсендә Тукай белән бер чорда укыган якын дусларыннан берсе. Ул, Тукайдан берничә яшькә олырак булып, иң алдынгы шәкертләрдән саналган. Мәдрәсәне тәмамлагач та, анда берничә ел пишкадәм булып ята, әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Соңыннан "Фикер" гәзите чыга башлагач, Саратов өлкәсендәге Яңа Яндовка авылында мөгаллимлек иткән хәлдә, гәзитнең актив хәбәрчесе була", - дип язылган анда. Шунда ук бөек шагыйребезнең әлеге шәхескә атап язган шигъри юллары да китерелә (кыскартып бирелә):

Әхмәтсафа әфәнде - әйбәт язучы үзе;

Каләме - милләткә файда, язганы - хак көзге.

Фамилиясе Байтирәк, аның кебекләр сирәк;

Мондый кешеләр кайда? - Безнең милләткә кирәк.

Танылган композитор, байтак симфоник әсәрләр, күпсанлы җырлар авторы Илһам Байтирәк - нәкъ менә шушы нәселне дәвам итүчеләрнең берсе.


- Дәү әтиемнең әтисе Әхмәтсафа Байтирәкнең Габдулла Тукай белән дустанә булганлыгын белү, минем өчен бик тә зур дәрәҗә инде, диде Илһам. Дәү әтием сөйләвенчә, әтиләре аларны китапка тирән хөрмәт белән карарга өйрәтеп үстергән. Ул да безнең шундый рухта үсүебезне теләде. Өебездә китап бихисап иде. Ә иң кадерлесе - Габдулла Тукай китаплары булды.

- Ә шулай да әдәбият юлын сайламыйча, музыкага тартылгансың?

- Әтием Илгиз - табиб, әнием Галимә - музыка мәктәбен тәмамлаган укытучы, яшь белгечләр була. Аларны Буа районына эшкә җибәргәннәр. Мин шул районда туганмын. Аннан әти-әнием бер елдан ук Казанга күчеп килгән. Күп кенә җырчылар, композиторлар, гомумән, иҗат кешеләре кече яшьтән үк талантларын тоемлап, ничек тә шул максатка ирешү хыялы белән янып яши. Ә мин иҗатка беренче адымымны 4 нче сыйныфта укыганда гына ясый алдым. Дөрес, әниемнең бишек җырлары мине сабый чагымнан ук иркәләп үстерде-үстерүен. Җырның, көйнең илаһилыгына мине әнием төшендерде дә инде. Укытучы булгач (ул мәктәптә урыс һәм татар телләрен укытты), аның ярты эше өйгә кайта иде. Һәм әни укучыларының дәфтәрләрен тикшергәндә, һәрвакыт диярлек салмак кына, үз алдына нинди дә булса көй көйли иде. Аңардан үрнәк алып, мин дә үзлегемнән "шыңшып" йөри башладым. Әтием дә (дәү әтием тәрбияседер, дип уйлыйм) классик музыканы аеруча ярата иде. 4 яшемнән ул мине үзе белән симфоник музыка концертларына да йөртә башлады. Гаиләбез белән җыелып, радиодан еш кына Моцарт, Чайковский, Верди, Дворжак музыкаларын тыңлый идек. Һәм музыкага тартылуымны күреп, әти-әнием миңа 4 нче сыйныфта укыганда пианино сатып алды. Ярыйсы гына көйләр уйнавымны, музыканы тоемлавымны сиземләптер инде, 10 яшемдә мине 5 нче музыка мәктәбенә, фортепиано классына укырга бирделәр.

- Бераз соңга калыбрак укый башлагансың икән шул...

- Шуңа күрә дә миңа берничә ел кичке мәктәптә белем алырга туры килде. Әмма ләкин бу соңаруым миндә максактчанлык та тәрбияләгәндер, бәлки. Мин инде ул елларда кемнәрнеңдер көйләрен кабатлап түгел, үзлегемнән тоемлап, көйләр дә чыгара башлаган идем. Күңелем түрендә туган ниндидер илаһилык тынгылык бирмичә, укудан кайтуга, үзеннән-үзе пианинога тартыла идем. Бераздан музыка училищесын яңа гына тәмамлаган, Флера Гайнетдинованы безнең укытучыбыз итеп билгеләделәр. Яшь булса да, талантлы белгеч иде ул. Флера апа һәр укучысына да иҗади якын килеп, музыка серләрен аңларга өйрәтте. Минем дә музыкага омтылышымны күреп ала белде.

Шунда Флера апа мине музыка мәктәбебездә композиция классын алып баручы композитор Лоренц Блинов белән дә таныштырды. Һәм менә шул укытучым көндезге мәктәпкә күчү мөмкинлеге барлыгын әйтте дә инде. Ул елны музыка мәктәбенең 3 нче сыйныфын тәмамлаганнан соң, шул остазым киңәше белән, имтиханнар тапшырып, 4 нчене сикереп, мин 5 нче сыйныф ишеген ачып керү бәхетенә ирештем.

- Димәк, син укытучыларыңнан уңдың? Талантыңны күрә белүчеләр тәрбиясенә эләгү, иҗатка омтылучы өчен, үзе бер бәхет инде ул.

- Ничек кенә әле. Лоренц Иванович, чын педагог буларак якынайтты. Аның дәресләренә һәрбер укучы үзлегеннән көй язып килергә һәм шуны һәммәбез алдында да уйнап күрсәтергә тиеш иде. Укытучы- быз: "Менә бу урынын болайрак уйнасаң, отышлырак булачак, яңадан уйла әле", - дип, үз фикерен әйтә, кимчелегебезне күрсәтә, ничегрәк уйнарга кирәклеген өйрәтә, ләкин үзе һичкайчан да, менә болай языгыз, дип, язганыбызны каләме белән төзәтмәде, үзен кабатлавыбызны таләп итмәде. Укучысының үзенә охшатып уйлавын - уйнавын максат итеп куймады, үзенчәлекле фикер йөртүебезне, үз стилебез булуын хуплады. Әмма ләкин язган көебезнең бөтенләй дә чиле-пешле икәнлеген тойса, шундук катгый рәвештә: " Бу әсәрең, үскәнем, барып чыкмаган, юк ит", - дия торган иде. Мин бу укытучымда белем алган елларда ярыйсы гына көйләр дә яза белә идем инде. Әле хәтта Зәки Нури сүзләренә "Көзне көткәндә" дигән романс та иҗат иткән идем. Фортепиано өчен язылган ике сюитамның "Авылда" дип исемләнгәне 1982 елны яшь композиторлар конкурсында беренче премияне дә яулады.

Ул чакта остазым: "Чын композитор буласың килсә, сиңа халкың көйләренә якынрак килергә кирәк", - дип, мине музыка училищесы укытучысы Шамил Шәрифуллин белән дә таныштырды. "Татар көе моңга шулкадәр бай, аның төсмерләре төрледән-төрле. Аны тоя, нечкәлекләренә төшенә генә белергә кирәк. Әгәр дә халыкчан композитор буласың килә икән, иң башта халкыбыз җырларының милли нечкәлеген тоемларга тырыш", дип, Шамил абый, миңа борынгы җырларыбызның чын милли асылын аңлатты. Остазым, татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә диярлек халык аваз иҗатын өйрәнгән, җыеп йөргән белгеч буларак, мине керәшен, Себер, Кырым татарларының җырлары белән дә таныштырды, татар көенең, моңының төрле этник төркемнәрдә төрлечә яңгыравын ачып бирде.

- Илһам, ә менә үз әсәрләрең кайчанрак яңгырый башлады?

- Консерваторияне тәмамлаганда, минем төрле жанрларда иҗат ителгән көйләрем байтак иде. Әмма таныклык алганчы, без студентлар, диплом эшебез итеп, симфоник оркестр өчен махсус әсәр язарга тиеш идек. Шул симфоник әсәребезне консерватория оркестры ярты ел дәвамында өйрәнеп, аны чыгарылыш имтиханында уйнаганнан соң гына, диплом яклаучыга тиешле билге куела. Уку бик җиңелдән булмаганга, консерваториягә ел саен бары ике генә студент кабул ителә. Югары уку йортын тәмамлый алу бәхете ул елны минем үземә генә елмайды. Музыкасын да яздым, ләкин ул елны консерватория оркестры уйный торган бина реконструкциягә ябылу сәбәпле, симфоник оркестрыбызны тараттылар. Нишләргә? Оркестр өчен махсус язылган әсәрне пианинода гына уйнасам, ул кирәгенчә яңгырамаячак. Укытучыларым, башка оркестр белән сөйләшеп кара, диде. Минем бәхеткә, Санкт-Петербургтан килгән яшь дирижер Александр Козловның Татарстан дәүләт симфоник оркестрында эшли генә башлаган чоры иде. Ул: "Әсәрегезне калдырыгыз, ошаса, алынырмын", - дип, ноталарымны алып калды. Ут йотып йөргән көннәремдә, аңарга шылтыраткач, дирижерның: "Уйнаячакбыз", - дигән сүзләрен ишетеп, ничек шатланганымны белсәгез иде.

Укытучыларым да: "Сиңа, Илһам, бик тә кулай туры килде. Студентыбыз әсәрен әле моңа кадәр консерваториябез тарихында бер генә мәртәбә дә Дәүләт симфоник оркестрының башкарганы юк иде», - дип, миңа канатлар куйды. Дирижер соңыннан: "Әсәрегез әйбәт, ләкин аны оркестр белән еш уйнап булмас, радиога яздырырга тырышыгыз", - дигәнрәк киңәш бирде. Рәхмәт, радионың музыкаль тапшырулар редакторы Рафаэль Ильясов мөрәҗәгатемне хуплады, һәм ул әсәрем радиога яздырылып, аннан бик еш яңгырады.

- Беренче уңышың алдагы иҗатыңа да йогынты ясамый калмагандыр, билгеле?

- Әлеге әсәрем соңыннан башка дирижерлар башкаруында да симфоник концертларда да еш яңгырады. Аны хәтта телевизор караучыларга да берничә ел рәттән тыңлаттылар.

- Күптән түгел С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан дәүләт симфоник оркестрының "Татарстан композиторларының яңа музыкасы" дигән концерты булып үтте. Биредә син дә "Чөнки яратам" увертюрасы белән катнаштың. Ул яңгыраганда чишмә чылтыравы да, тургай сайравы да, сандугачның моңлануы да, татар кызлары чулпыларының чыңлау авазлары да ишетелеп киткәндәй булды. Тыңлаучы да бик яратты музыкаңны. Оркестр уйнаудан туктагач, әсәреңне, дәррәү кул чабып, алкышларга күмделәр.

- Безгә, симфоник оркестр өчен иҗат итүчеләргә, соңгы вакытларда мондый зур залларда музыкабызны яңгырату бәхете, кызганычка, сирәгрәк эләгә. Фуат Мансуров исән вакытта, бу олпат шәхес ел саен яңа әсәребезне тыңлаучыга җиткереп барырга тырыша иде. Әмма соңгы елларда бу эш ничектер тукталыбрак тора. Шуңа күрә дә, Татарстан дәүләт симфоник оркестры концертында, танылган татар композиторлары белән беррәттән, минем дә әсәремнең уйналуы, чыннан да зур куаныч булды. Һәм бу концертны оештырган ТР Композиторлар берлегенә, аның рәисе Рәшит Кәлимуллинга һәм Татарстан дәүләт симфоник оркестры җитәкчесе Александр Сладковскийга мин чын күңелемнән рәхмәтлемен. Без, симфоник оркестр өчен язучы композиторлар Композиторлар берлеге теләктәшлегенә аеруча мохтаҗ.

- Ә симфоник музыка язучы композиторның тормыш-көнкүреш мәсьәләләре ничегрәк тора?

- Талантым алай ук акча китермәсә дә, тормышым - иҗатымда. Ансыз яшәүнең мәгънәсен күрмим. Һәм яши дә алмас идем. Аннан, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләрме әле. Миңа да төрле эшләрдә эшләргә туры килә. Кайвакыт әле сайлаган һөнәрем үзе үк иҗатыма этәргеч тә ясый. Китап нәшриятендә музыка бүлеге редакторы булып эшләгән дәвердә, миңа күп кенә талантлы шагыйрьләрнең үзләре белән дә аралашырга туры килде. Һәм мин аларның әсәрләре белән танышып, шигырьнең никадәрле тәэсир көченә ия булуын аңладым. Күңелемне тибрәткәннәренә көйләр дә яздым.

- Симфоник оркестрларга музыка яза алган композиторның күңелен ниндирәк шигырьләр кузгата икән?

- Көй язу - үзе бер могҗиза. Һәм ул миңа һаман да сер булып кала. Кемнеңдер шигырен укыганнан соң, юл саен, аваз саен көй язып утырып булмыйдыр ул. Шигырь укылуга, бөтенләй онытылырга да мөмкин. Ә юк... Онытылмый ул. Йөри-йөри күңел түрендә ниндидер көй яңгырый башлый. Баксаң, бу моң укылган теге шигъри юлларга туры килә икән лә, дип уйлап куясың. Һәм, чыннан да, алып карасаң, нәкъ шул шигырьнең көе. Хәтта, кайчандыр күңелең түрендә уелып калган бер мизгел дә капылт көй булып туарга мөмкин. Әле кайвакыт , үземне симфоник оркестр концертында утырган кебек хис итеп, язачак көемне төшемдә дә күрәм. Мондый әсәрнең моңа кадәр яңгыраганы юк иде бит, дип, уянам да тизрәк өстәл янына ашыгам. Мин төрле жанрларда язам. Романс та, вокаль цикллар да, эстрада җырлары да... Әмма ләкин "җиңел" җырлар язмыйм һәм язган җырларымның һәрберсе күңелемә якын. Бикә Рәхимованың "Сәрвиназ" дип аталган шигыренә көйне студент елларында ук язган идем. Бикә ханымның шигырьләрен бер утырып укыганда гына, бәлки, аңлап та булмыйдыр. Алар үзенчәлекле, һәр сүзендә мәгънә бар. Мин көйгә салган Гөлшат Зәйнашева, Галимҗан Гыйльманов, Рәмис Аймәт, Рафис Корбан, Равил Рахмани һәм башка күп кенә шагыйрьләрнең шигырьләре дә күңелемдә илһам уята алды. Ә менә Бикә ханымның "Сәрвиназ" шигырендә сурәтләнгән хатын-кыз образы мине шулкадәрле дә иләсләндергән иде, кызым тугачтын, аңа нинди исем кушу турында уйлап та тормадык.

- Кызым, дидең. Димәк, иҗатыңны әле гаиләң дә җылыта. Иҗат кешесе өчен сайлаган парыңның сине аңлавы бигрәк тә мөһимдер. Пар канатың белән дә таныштырып үтсәң иде.

- Китап нәшриятендә эшләгән дәвердә җырлар да яза башладым, дигән идем бит. Шул чорда җыр-бию ансамбленең хорында җырлаучы Флера исемле кыз белән якыннанрак таныштым. Үзенчәлекле тавышлы кызый мине куандырып, җырларымны да җырларга алынды, күңелемне дә әсир итте. Без аның белән, җырларымны туплап, "Көтәм сине" дигән аудиокассета да чыгардык. Үзе дә җырга һәвәс булгач, хатыным беренче тыңлаучым да, беренче тәнкыйтьчем дә. Гомумән, иҗат кешесе өчен тормыш юлдашының кем булуы бик тә мөһим. Бүгенге көндә мин үземне дә, иҗатымны да аның ярдәменнән башка күз алдына китерә алмыйм. Терәгем дә ул минем, илһамландыручым да!

- Илһам, менә әле күптән түгел генә, үзең укыган 5 нче музыка мәктәбендә синең иҗат кичәң булып узды. Балалар шундый да матур итеп җырларыңны җырлады, симфоник оркестр өчен язылган әсәрләреңнән өзекләр уйналды.

- Балалар әсәрләренә дә китап нәшриятендә эшләгән елларымда якынайдым. Ул елларда музыка мәктәбендә укучы балалар өчен язылган көйләремне барлап, җырларның текстлары һәм ноталары язылган китаплар да чыгара алдым. Музыка мәктәбенә яңа йөри башлаган балаларга катлаулырак жанрларда иҗат ителгән әсәрләрне тыңлау - өйрәнү кыенрак бирелә. Яшь талантларны симфоник оркестр аһәңенә якынайту өчен, аларның симфоник музыканы да өйрәнүен истә тотып, "Гөлчәчәк" исемле симфоник әкият тә яздым. Аның аудиокассетасы да бар.Музыка мәктәпләрендә укыту әсбаплары буларак, әсәрләрем, җырларым кулланылышта икән, димәк, алар кирәк.

Республикабызда яшь музыкантлар өчен төрледән-төрле конкурслар, фестивальләр үткәрелеп тора. Һәм аларда катнашучы музыка мәктәбе укучылары ул бәйгеләрдә уйнау өчен минем әсәрләремне дә өйрәнә. Ә бәйге алдыннан, тыңлатып карау өчен, үземне дә еш кына репетицияләренә чакыралар. Иҗатыңның кирәклеген тою, эшеңне дәвам иттерүчеләрнең барлыгын белү - бу да бит иҗатка зур этәргеч бирә.

Нурия СӘЙЯР.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев