Гөлчәчәк НӘҖИПОВА: ТӨБӘКЛӘРГӘ МУЗЕЙЛАР БИК КИРӘК
Быел 5 апрельдә Татарстан Милли музее үзенең 120 еллык юбилеен билгеләп үтте. 8-12 сентябрь көннәрендә шушы вакыйга нисбәтеннән Казанда "Күп мәдәниятле дөньяда музейларның миссиясе" дигән темага Халыкара музейлар форумы узачак. Әлеге форум алдыннан без Татарстан Милли музее генераль директоры, тарих фәннәре докторы, Халыкара музейлар советы (ИКОМ) вице-президенты, Музей хезмәткәрләре ассоциациясенең...
Быел 5 апрельдә Татарстан Милли музее үзенең 120 еллык юбилеен билгеләп үтте. 8-12 сентябрь көннәрендә шушы вакыйга нисбәтеннән Казанда "Күп мәдәниятле дөньяда музейларның миссиясе" дигән темага Халыкара музейлар форумы узачак. Әлеге форум алдыннан без Татарстан Милли музее генераль директоры, тарих фәннәре докторы, Халыкара музейлар советы (ИКОМ) вице-президенты, Музей хезмәткәрләре ассоциациясенең Татарстан бүлеге рәисе, Россия мәдәният хезмәткәрләре иҗат берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы НӘҖИПОВА белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
- Тормыш гел үзгәреп тора. Кайбер кыйммәтләр югала, яңалары барлыкка килә. Бүгенге катлаулы заманда музейларның әһәмияте нәрсәдә?
- Музейлар барлыкка килгәндә, аларның максатын тарихыбызга бәйле мирасны саклау һәм аларны халыкка күрсәтү дип аңлаганнар. Әлбәттә, тормышның һәр тарихи этабында күп нәрсә, шул исәптән, максатлар да алмашына. Әмма музейларның әһәмияте, тоткан юнәлеш үзгәрми - үткәннәребезнең кадерле ядкәрләре булган рухи мирасны саклау, халыкка күрсәтү. Төп игътибарыбыз шуңа юнәлтелгән. Фондта саклана торган экспонатларны безгә килүчеләр, балалармы, өлкән кешеләрме, галимнәрме - алар аңларлык, белем дә, мәгълүмат та алырлык, кирәк икән хезмәтләрендә кулланырлык, хәтта кәефләрен күтәреп җибәрерлек итеп күрсәтү. Әйтик, сәнгать музейларына килүчеләр андагы экспозицияләрне ләззәтләнеп карап йөри, шул вакытта ул соклана, шатлана, нәфрәтләнә. Татарстанның баш музее - ул тарихи ядкәрләр йорты. Ләкин безнең экспонатлар арасында да шундыйлары бар, аларны карагач, хисләнеп күңел ачыла. Экспозиция залларыннан үткәндә, экспонатлар миңа энергия биргән кебек тоела. Фондларыбыз саклана торган бүлмәләрдә ул тагын да күбрәк.
Һәр дәүләттә, шәһәрдә, районда музейларның үз функциясе бар. Милли музей - ул Татарстанның иң зур, бай мирасы. Бу мирасны сакларга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк. Әлбәттә, бу - бик зур эш. Дәүләт эше.
- Белгәнебезчә, Милли музейның бар ителүендә меценатлык зур роль уйнаган. Хәзер кыйммәтле коллекцияләрен Андрей Лихачев кебек музейга бүләк итүчеләр бармы?
- Андыйлар бар әле. Берничә көн элек кенә бер татар егете 1847 елгы рәсемнәрне Боратынский музеена алып килде. Ул аларны, антиквариат кибетендә күреп, үз акчасына сатып алган. Без бу ядкәрләрне яңа экспозициядә күрсәтәчәкбез. Ул шундый зур байлык, андый рәсемнәр башка бер генә музейда да юк. Танылган галим Марсель Әхмәтҗанов 1000 данәгә якын тарихи ядкәр алып килеп, бушлай тапшырды. Шундый кешеләр бик күп. Әлбәттә, матди хәлләре бик авыр булган гаиләләр үзләрендә сакланган истәлекләрне китергәч, акча сорый. Без аларны аңлыйбыз - таләпләре хаклы. Ленинград өлкәсеннән зур бер коллекцияне алырга ниятләп торабыз. Ул "Кар десанты" экспедицияләрендә табылган, балчык астыннан казып алынган әйберләр: снарядлар, солдатларның шәхси кирәк-яраклары. Алар арасында хәтта "полуторка" машинасы да бар. Әлеге тупланманың хуҗасы инде вафат. Аның варисы бу коллекцияне безнең музейга билгеле бер суммага тәкъдим итә.
- Милли музейда югары квалификацияле белгечләр эшли. Алар Россиянең татарлар яши торган кайбер төбәкләрендә һәм республиканың күп кенә муниципаль музейларында экспозицияләр корып бирде. Быел исә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан интернет-музей да сезнең хезмәткәрләр тырышлыгы белән эшли башлады...
- Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган интернет-музейны бик кыска вакытта корырга кирәк иде. Сайтны, ясаучыларын үзебез табып, акча түләп эшләттек. Татарстанның 43 районыннан экспонатлар туплау - бик авыр эш. Бу интернет-музейга муниципаль музейлар, һәйкәлләр, каһарманнар, "Хәтер китабы" - барысы турында да мәгълүмат керде. Әлбәттә, район хакимиятләренең дә, музейларның да, ветераннарның да ярдәме зур булды. Бу интернет хәтер мәгарәсе хәзер социаль челтәр кебек эшли, аның яңалыклар бүлегенә көн саен мәгълүмат керә. Сайтны төзегән иҗат төркеме аны үзе үк алып бара. Әмма алар гел бушлай эшли алмый. Моның өчен махсус дәүләт ярдәме кирәк - Милли музейның финанслары гына җитми.
- Шундый заман килде: кайбер кешеләр, рухи кыйммәтләргә караганда, матди байлыкларны өстенрәк куя. Музей хезмәткәрләре хәтер мәгарәсенә яшьләрне, балаларны җәлеп итү өчен төрледән-төрле чаралар үткәрә, төрле уеннар уйлап таба... Хәзер музейларга йөрүчеләр күпме?
- 10 ел элек музей экспозицияләрен күрергә килүчеләр исәбе бер елга 100 меңгә җитми иде. Соңгы 2 елда халыкның музейларыбыз, андагы ядкәрләр белән кызыксынуы сизелерлек артты. Туристлар бик күп килә. Хәтер мәгарәсен мәктәп укучылары, студентлар үз итә башлады. Балалар әти-әниләре, әбиләре белән килә. Дөрес, укучыларның әүвәлгечә класслары белән бергәләп музейларга экскурсияләр оештыруы кимеде кебек. Әмма музейлар белән бик актив эшләүче мәктәпләр дә бар әле. Балаларны елга берничә тапкыр алып киләләр. Хәтер мәгарәсенә килүчеләр исәбе елдан-ел арта бару безне бик сөендерә.
- Белүемчә, фондларны саклау өчен тәгаенләнгән бинаның шактый еллар дәвамында ремонтланмавы Милли музейның эшчәнлеген тиешенчә җәелдерү эшенә аяк чала...
- Әйе, фондларга урын җитми һәм алардагы кадерле ядкәрләрне күрсәтү мөмкинлегебез юк. Экспозицияләребез күп, күләмле, алар бик тыгыз урнашкан. Бүлмәләр экспонатлар белән шыгрым тулы. Әлбәттә, фонд саклау урыннарын ремонтлап чыгу һәм җиһазлау, торгызу өчен акча бирерләр, дип өметләнәбез. Бүгенге көндә фондларыбыз да, мөмкинлегебез, белгечләребез дә бар. Корган планнарыбыз, уй-ниятләребез дә күп. Әмма барысы да җиһазга, бинага барып төртелә. Бердәнбер кыенлык - акча җитми.
- Россия төбәкләрендәге хәтер мәгарәләре Татарстан Милли музеен, аның эшен үзләренә үрнәк итеп куялар, эшчәнлегегезне өйрәнергә еш килүләрен беләм...
- Хезмәтем буенча күп йөрергә, төрле музейларда булырга, еш аралашырга туры килә. Мин һәрвакыт Казанны яратуларын, безнең музейны да ихтирам итүләрен тоям. Эшебезне үрнәк итеп алучылар да хәтсез. Форумда катнашырга теләк белдерүчеләрнең күп булуы да, музеебыз белән Россиядә генә түгел, якын һәм ерак чит илләрдәге белгечләрнең дә кызыксынуын ачык күрсәтә. Эшлекле җыенга килү өчен Италия, Финляндия, Бөекбритания, Нидерланд, Германия, Литва, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әзәрбәйҗан, Әрмәнстан, Грузия кебек илләрдәге, Россиянең Петрозаводскидан алып Владивостокка кадәрге төбәкләрендәге музейлардан 425 кеше теркәлде. Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән форумга Кырымдагы хезмәттәшләребез дә киләчәк. Эшлекле җыенда Севастополь, Феодосия, Симферополь, Керчь, Бакчасарайның музей җитәкчеләре һәм фәнни хезмәткәрләре дә катнашуы көтелә.
- Мондый эшлекле җыеннар еш уздырыламы?
- Ул форум буларак икенче тапкыр уза. Чынлыкта мондый җыенның беренчесе Татарстан Милли музееның 100 еллыгы уңаеннан 1995 елда фәнни-гамәли конференция буларак узган иде. Шуннан соң ул һәр 5 ел саен үткәрелеп килде. Әлбәттә, үз казаныңда гына кайнап яшәргә ярамый. Үзара киңәш-табыш итәбез, бер-беребездән өйрәнәбез, музейлар эшчәнлегендә юнәлешләрне билгеләү, нинди темаларга игътибарны көчәйтү һәм башка мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшәбез. Шунысын да искәртәсем килә: түгәрәк даталы бу елларда хөкүмәт тарафыннан да музейга игътибар көчәя төшә. Шунлыктан юбилей уңаеннан үткәрелгән җыеннарның музеебызга тәгаен ярдәме дә булган. Әйтик, 1995 елда Милли музейның фасады тәртипкә китерелгән иде. Шуннан соң 5 ел дәвамында экспозиция заллары төзекләндерелмәде, хәрабә хәлендә тотылды. 2000 елда хәзер Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Премьер -министр булып эшләгән чагы иде. Ул музейга үзе килде, аның нинди хәлдә икәнен күреп китте. Шуның икенче көнендә үк акча күчерергә дигән карар булды. Музей залларын реставрацияләү эшләре башланып китте. 115 еллык юбилеебызны билгеләп үткәндә, безгә 4 музейны зурдан кубып төзекләндерү өчен акча бирелде. Ленин музей-йортын зурлап ачтык, тиздән Горький һәм Боратынский музейлары беренче килүчеләрен кабул итәчәк. Мәктәп эчендә урын тапкан Толстой музее да үз эшен башлап җибәрәчәк.
- Быелгы форумда нинди мәсьәләләрне тикшерү ниятләнә?
- Форумның исеменнән үк күренгәнчә, "үзгәреп торучы бу дөньяда, күп динле һәм күп милләтле илдә музейларның әһәмияте" дигән мәсьәлә төп тема булыр, дип уйлыйбыз. Чыгыш ясаучылар арасында Владимир Толстой (Россия Президентының мәдәният буенча киңәшчесе), Михаэль Хенкер (Мюнхен), Эндрю Эрскин (Лондон), Бьорн Стенверс (Амстердам) һәм халыкара музейлар җәмгыятендә яхшы билгеле төрле белгечләр бар. Җыенда төрле фикер алышу мәйданчыклары, секцияләр эшләячәк. Әйтик, 39нчы мәктәптә укытучылар, педагоглар, музей җитәкчеләре катнашында, музейлар һәм мәктәпләрнең үзара хезмәттәшлек итүе, тәрбия һәм укыту мәсьәләләрен активлаштыру турында бергәләп киңәшләшүләре күз алдында тотыла. Бу буталчык заманада музейлар һәм мәктәпләрнең кулга-кул тотынып эшләве кирәк. Үзара аралашып яшәүне һич югы совет чорындагы дәрәҗәгә җиткерү мәслихәт. Ул вакытта музейга иң күп килүчеләр мәктәп балалары иде. Алар хәзер дә музейга туган якларының тарихын, табигатен, мәдәниятен өйрәнү өчен килергә тиеш. Тарихын, үткәннәрен яраткан баланың үз-үзен тотышы да башка була. Бүген исә укучылар музейга килүчеләрнең 10 процентын гына тәшкил итә.
Икенче фикерләшү мәйданчыгы, башкача әйтсәк, түгәрәк өстәл, туризмга багышлана. Бүген ил күләмендә туризм мәсьәләсендә сәясәт шактый сәер: кунакханәләр, рестораннар төзиләр, сервис турында кайгырталар, хәтта таксилар, хезмәт күрсәтү өчен белгечләр әзерлиләр, ә районнардагы музейларга игътибар юк. Кая гына килсә дә, истәлекле урыннары, тарихи һәйкәлләре, төбәкнең үткәннәрен күрсәткән музейлары юк икән, андый урыннар туристларны кызыксындырмый.
Тагын бер секция эшенең темасы тарихның четерекле мәсьәләләренә багышланыр, дип ниятләнә. Тарихка караш үзгәргәндә, аны музейларда ничек күрсәтергә? Әйтик, күптән түгел миңа Санкт-Петербург шәһәрендә үткән халыкара форумда катнашырга туры килгән иде. Казанда Горький һәм Ленин музейлары торгызыла, дип чыгыш ясадым, нинди катлаулыклар килеп чыгуы турында сөйләдем. Шунда Америкадан килгән бер дустыбыз, "Россиядә һаман да Ленин музейлары бармыни?"- дигән сорау бирде. "Ничек булмасын, - ул тарихи шәхес, ил башында торган зат", - дип җавапладым. Менә шуннан ук күренгәнчә, "Бүген музейда Ленинны ничек күрсәтергә?" дигән сорау килеп туа ала. Һәр музейның үз тарихы, үз үзенчәлеге.
Форум көннәрендә кунакларны Зөя утрау-шәһәренә, Борынгы Болгар каласына алып барачакбыз. Хәзер нинди музейларыбыз барлыкка килүен күрсәтеп, мактанып та алырга ниятлибез. Шушы зур дәүләти эшебезне күрсәтергә кирәк, әлбәттә. Ул Россия төбәкләрендәге хәтер мәгарәләре өчен аерым бер үрнәк. Андый тарихи-мәдәни һәйкәлләр, музейлар башка бер җирдә дә юк.
Сөембикә КАШАПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев