Мәдәни җомга

ФӘЙМӘНЕҢ БӘХЕТЕ

Татарстанның атказанган артисты Фәймә Бикмора-тованың ире артист та түгел, хатынына театрдан китү шарты куеп та өйләнми. Ләкин тормыш без теләгәнчә генә бармый шул. Фәймә ханым "Мин театрдан китеп торуым белән күп рольләремне югалттым", дисә дә, үкенми, вакытында дөрес юл сайлавына сөенә. Дөрес, әйтүенә караганда, ул электән үк театр дөньясында үрләр...

Татарстанның атказанган артисты Фәймә Бикмора-тованың ире артист та түгел, хатынына театрдан китү шарты куеп та өйләнми. Ләкин тормыш без теләгәнчә генә бармый шул. Фәймә ханым "Мин театрдан китеп торуым белән күп рольләремне югалттым", дисә дә, үкенми, вакытында дөрес юл сайлавына сөенә. Дөрес, әйтүенә караганда, ул электән үк театр дөньясында үрләр яулауны максат итмәгән. 14 бала тәрбияләп үстергән әти-әнисе, бу бәхетле гаиләдә үрнәк алып үскән кыз башка юлга өстенлек бирә дә алмый, билгеле. Тату һәм бәрәкәтле гаиләдә үзе 12нче бала булып дөньяга килгән кыз һәрьяклы игътибар һәм наз тоеп үсә. Әниләре кыз балаларына хатын-кыз гаиләнең учагы, әтиләре исә ир балаларына ир кеше тормышны алып баручы икәнен кечкенәдән аңлатып, тиешле тәрбия бирәләр. Фәймәнең театр училищесына укырга керәсен белгәч тә, әнисе: "Кызым, бәхетең булмас инде, - дип борчылып елый . - Гаилә дә кора алмассың, балаларың да булмас", -дип бу уеннан кире кайтарырга тели. Исе китми әнисенең сүзенә, ирсез калган артист та юк, баласыз калган артист та юк әле, дип барыбер үз дигәненә ирешә.

Казан театр училищесын тәмамлап, Әлмәт Татар дәүләт драма театрына эшкә кайткач та бер-бер артлы зур-зур рольләр бирә башлыйлар аңа. Рөстәм Мингалимнең "Кунак кызы гел килмәс"ендә Галиябану, шушы ук авторның "Шүрәлеләр үч алмый"сында Ана шүрәле, Туфан Миңнуллинның "Тал бөресе имәндә" ("Яшьлек белән очрашу") спектаклендә Равилә, Рамилә, Ралимә, Борис Васильевның "Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде"сендә Лиза Бричкина, Фоат Садриевнең "Яшьли сөйгән ярлар"ында Римма, Нурихан Фәттахның "Сармат кызы Сәринә"сендә Мәлиха, Туфан Миңнуллинның "Исәнмесез"ендә Антонина кебек рольләрдә уйный. Ул кыска вакыт эчендә тамашачыларның мәхәббәтен казана. Театр тәнкыйтьчеләре аның уеннарына югары бәя бирә. Театрның ул вакыттагы баш режиссеры Рөстәм Абдуллаев Фәймәнең документларын Татарстанның атказанган артисты исеменә әзерләүләре турында әйтә. Ләкин нәкъ шул көннәрдә кискен борылыш ясауны таләп иткән хәл була.

Бер гастрольгә барганда алар автобуслары белән сигез тапкыр әйләнә. Шуннан кайткач Фәймәнең авыры төшә. "Гастрольләрдә ава-түнә , кышкы салкыннарда туңып йөрсәң, бала табалмассың, театрдан китеп тор", - дип киңәш бирә табиб. Әлбәттә, нинди хатын-кыз чын бәхетне әни булуда күрми икән? Фәймә бөтенләйгә ташламый театрны. "Балалар табып үстерәм дә, яңадан кайтам", ди. Нибары 23 яшь була аңа ул вакытта. Ире дә бик миһербанлы кеше булып чыга. Бер яктан да кимлек күрсәтми сөекле хатынына.

Язмыш һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бирә. Менә шул вакытта кеше ымсындыргыч юлларга кереп китмичә, иманы һәм йөрәге кушканны эшләсә, үкенмәячәк. Бәхеткә юл дөрес юлны сайлаудан башлана да инде.

Бүген Фәймә Бикморатова - ике бала анасы. Улы, әтисе юлыннан китеп, Мәскәүнең Губкин исемендәге нефть университетын тәмамлый. Чын ир кеше ул. Махсус гаскәрләрдә армия хезмәтен дә тутырып кайта. Хәзер Елховойдагы нефть оешмасында эшләп, Казан федераль университетында икенче югары белем ала. Кызы мәктәптә укыганда ук бию белән шөгыльләнә, музыка мәктәбендә фортепиано, думбра, скрипка классларын тәмамлый. Хәзер КФУның чит телләр институтында инглиз телен өйрәнүен дәвам итә. Күп тапкырлар чит илләргә стажировкага барып кайткан. Ана кеше балалары өчен бик куана, вакытында дөрес тәрбия бирә алуына да сөенә.

2001 елны, 14 еллык өзеклектән соң Фәймә Ибраһим кызы кабат яраткан театрына кайта. Өч ел буе рольсез йөрү газапларын бер үзе генә белә торгандыр. Китәргәме әллә, дип икеләнеп тә куя кайвакыт. Шул чакларында хәләл җефете туктатып кала аны. "Театрсыз ничек интегеп яшәгәнеңне күп күрдем, сине барыбер сәхнә үзенә тартып торачак", - дип фикерен үзгәртүгә ирешә. Авыр көннәр, ниһаять, үтә. Аңа кабат рольләр бирә башлыйлар. "Мәхәббәт кошлары"нда (И. Йомаголов) Хәния, "Узып барышлый"да (Д.Салихов ) Мария Павловна, "Кодача"да (З. Исмәгыйлев) Шәмсия, "Кыз урлау"да (М. Кәрим) Уңганбикә, "Булмас димә, дөнья бу"да (С.Белов) Ана, "Капчык"та (Д.Салихов) Кандел, "Туган-тумача"да (И.Зәйниев) Махруза, "Назлы кияү"дә (К. Тинчурин) Җиһан, "Сагынуларга ни чара"да (И. Зәйниев) Сара рольләрендә уйнау насыйп итә. Аның рольләре күзгә ташланып тора. Бигрәк тә милли йолаларны күрсәтүне максат иткән спектакльләрдә Фәймә Бикморатова образны җете буяуларга төреп бирә белә. Мәсәлән, аның "Кодача"дагы Шәмсиясе бик колоритлы күренә. "Халык авыз иҗатында еш очратырга мөмкин булган кода-кодагый, кайнеш-кодача, кияү белән кәләш образлары, аларга кагылышлы кызыклы күренешләр юмор һәм сатира күзлеге аша уздырылып, сәхнәдә артистлар тарафыннан самими җанландырылулары белән игътибарны үзенә җәлеп итә. Һәр артист үз персонажын күңел көрлеге һәм ялтыравыклы төсләр белән бизи, аларның һәркайсы үзе бер мәзәк. Раушания Фәйзуллина һәм Фәймә Бикморатова, Гөлнара Вәлиева, Рамил Минханов башкаруындагы образлар халыкның аерым игътибарына лаек була. Артистларның пластикасы, терелеге, җанлылыгы, җырлар һәм биюләр тамашачыны әсир итә". Бу-күптән түгел безнең арабыздан киткән театр белгече Дания апа Гыймранованың "Әлмәт Татар дәүләт драма театры" китабында язган фикере.

Фәймә ханым уңган хуҗабикә, армас бакчачы да. Ул бакчасында җәй дәвамында алтмышар чәчәк атучы төрле сортлардагы, төрле төсләрдәге 18 төп роза үстерә. Чәчкәләре бөтен дөньяга хуш исләр бөрки башлагач сөйләшергә, серләшергә ярата ул алар белән. Әлбәттә, артист халкы уйналмаган рольләр хакында хыяллана. Ч.Айтматовның " Анам кыры" кебек драматик рухлы әсәрләрдә Ана образы кебек тирән кичерешләргә бай образлар тудырырга теләвен сөйлидер. Дөньяда көн саен гыйбрәтләр ишетеп-күреп торганда комедияләрдә уйнавына уңайсызланадыр. Үзе язган шигырьләрне укыйдыр...

Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.

.Спектакльләрдән күренешләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: