Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә кунак килде

Фатыйх СИБАГАТУЛЛИН, Вахит ИМАМОВ: Безнең ачы тарих сабаклары

Күңелләрне сызландырып, янә Хәтер көне үтеп китте. Нәкъ без алдан фаразлаганча, быел да матәм көненә ике-өч йөздән артык кеше җыелмады. Быел аны Казансу буендагы милли-мәдәни үзәк янында качып-посып түгел, ә үзәктәге Камал театры мәйданында уздырырга да рөхсәт бирделәр югыйсә. Ни үкенеч, бүгенге заман милләт ул һәм кызларының хәтере, бер саплам...

Күңелләрне сызландырып, янә Хәтер көне үтеп китте. Нәкъ без алдан фаразлаганча, быел да матәм көненә
ике-өч йөздән артык кеше җыелмады. Быел аны Казансу буендагы милли-мәдәни үзәк янында качып-посып түгел, ә үзәктәге Камал театры мәйданында уздырырга да рөхсәт бирделәр югыйсә. Ни үкенеч, бүгенге заман милләт ул һәм кызларының хәтере, бер саплам җеп шикелле, һаман кыскара һәм тарая гына бара.
Милләтебезнең кара көне, коллыкка төшүебезнең сәбәпләре хакында "Казанны кем аударган?" исемле язмабыз "Мәдәни җомга" битләрендә дә дөнья күрде. Чорыбызның бик күп асыл шәхесләре анда язылганнарга битараф кала алмаган. Хәтер көненнән соң ике тәүлек узуга ук редакциябезгә Россия Дәүләт Думасы депутаты, янартау шикелле милләтпәрвәр Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин килеп керде. Ул - соңгы елларда халкыбызга "От Атиллы до Президента", "Великие татары", "Какая религия лучше", "Татары и евреи" китапларын бүләк иткән күренекле шәхес. Һәм без тәндәге ачы яра сыман гел сулкылдап торган Хәтер көне турында әңгәмәне редакциябездә дә дәвам иттек.
Ф.Сибагатуллин: 1552 елда Казан каласын җимереп бетергән һәм ханлыгыбызны яулап алган өчен, без һаман булса Явыз Иван рухына йодрык болгыйбыз, аның тетмәсен тетәбез. Ә, асылда, беренче мәртәбә Казан каласын әле 1487 елда ук Явыз Иванның бабасы Иван Өченче яулап алган, шуннан соң безнең бабаларыбыз Мәскәүгә ясак түли башлаган, әле тәмам аяктан егылырга 65 ел элек үк ханлыгыбыз Мәскәү авызына карап яши торган, мөстәкыйльлеген җуйган дәүләт булып калган. Безнең коллыкка төшүдә бер Явыз Иванны гына гаепләү, бар гөнаһ яки вәхшилекне фәкать шушы патша өстенә генә өеп аңлату бик үк дөрес түгел. Сез "Казанны кем аударган?" исемле язмагызда безнең җиңелү һәм коллыкка төшү сәбәпләрен дөрес аңлаткансыз. Без бабаларыбыз ясаган хаталардан ачы сабак тупламыйча торып, кабат мөстәкыйльлеккә ирешү юлында бердәмлеккә, камиллеккә ирешә алмаячакбыз. Хәтер көненә бик санаулы гына милләт улларының җыелуы да - шуның ачык билгесе. Һәм аны үткәрүнең дә ачык кыйбласы юк, милләтпәрвәрләребез хөкүмәттән тәгаен рәвештә ни таләп итәргә, яшь буын алдына нинди бурычлар куярга кирәклеген тулысынча аңлый алмый сыман.
В.Имамов: Йөзьяшәр имәннәр яки карагайлар туфаннарда дөбердәп ауган чакта бик еш кына аларның тамырлары да җир өстенә актарылып чыга. Агачларның сынган, яргаланган кәүсәләренә, ботакларына гына түгел, ә элек җир куенында качып яткан тамырларына карап та имән-наратларның элеккеге мәгърурлыгын, егәрен чамалыйбыз. Казан ханлыгы да гомер буе Явыз Иван теш казнасыннан йолкып аткан яки сугып сындырган черек теш хәлендә генә булмаган бит инде. Бабаларыбыз бар Евразияне дер селкетеп яшәгән шанлы дәверләрне күз алдына китерү өчен, әйдә, без дә тарих төпкеленең төбенәрәк чумыйк. Тарихны, әлбәттә, җиңүчеләр яза, моны чамалыйбыз. Әнә, Мәскәү дә ничәмә-ничә еллар буена Дмитрий Донскойның 1380 елда Куликово кырында Алтын Урда гаскәрен тар-мар итү турындагы легенданы күккә чөя, күкрәк сугып мактана. Ә, асылда, Дон елгасы буендагы Куликово кыры һаман табылмаган. "Менә шушында булырга тиеш" дип археологлар үткәргән казып тикшерүләр нәтиҗәсендә дә әлеге кырдан нибары бер дистә генә тарихи истәлек кенә табып алдылар. Ләкин табылган "тарихи ядкәрләренең" дә җидесе-сигезе йә XII, йә XV-XVI гасырларда ясалган "дәлил" булып чыкты. Чынлыкта исә, руслар үзләренең "Задонщина" әсәрендә "Куликово сугышында бөек ватаннарын саклап башын салган руслар саны 260 меңгә җитә", дип күперткән "канкойгыч" бәрелеш кырында сыңар гына кабернең дә эзе юк, ә күмәк каберлек яки туганнар каберлеге турында сүз алып бару да мөмкин түгел. Ягъни юк ул басу, 640 елга якын гомер узып бара, аны һаман эзләп таба алмыйлар. Дмитрий Иванович та һичнинди шанлы Донской тәхәллүсен йөртмәгән, аны XIX гасыр азагында карагруһчы тарихчылар таккан. Шуңа карамастан, Куликово кырында Дмитрий Донской Алтын Урда гаскәрен тулысынча тар-мар иткән дип лаф оралар. Ләкин хәтта инде Куликово сугышы булгандыр, дип гөманлап карасак та, анда Алтын Урданың берләштерелгән гаскәре түгел, ә Мамай мирза Кырым тарафыннан җыеп килгән аерым төмәннәр генә яу кылып йөрүгә ташлама ясап була. Кырым - ул Алтын Урда империясенең бер олысы гына. Нәкъ шушы елда Алтын Урда дәүләтенең Сарай каласындагы тәхетен Сыгнак каласыннан килгән Туктамыш хан эләктергән. Ул Сарайда Мамай мирза утыртып калдырган Айбәк ханны чәнчелдереп аткан. Менә шуңа рәнҗегән Мамай мирза, берникадәр генә төмән җыеп, Мәскәүдәге Дмитрий кенәздән ярдәм сорау өчен рус җиренә барган. Ә Туктамыштан ярлыкау алып өлгергән Дмитрий кенәз, елгырланып, Сарайдагы яңа хуҗасын тәхеттә ныгыту өчен "сепаратист" Мамай мирза белән яуга кергән. Бүгенге укучы өчен көлкеме, түгелме - Куликово кырында җиңүгә ирешкәч тә, Дмитрий кенәз, шатлыгын уртаклашу өчен, иң беренче чиратта, үзенең хуҗасы Туктамыш хан янына чапкын юллаган бит! Ягъни рапорт биргән!
Ф.Сибагатуллин: Мамай мирза да һичничек тар-мар ителмәгән, берничә төмәне белән исән-сау көенчә Кырымына кайткан. Кафа каласында аны Кырымга килеп урнашкан генуэз сәүдәгәрләре, юлбасарлар төсле, яшертен үтергәннәр. Ә Мамай мирза Кырымнан алып кайткан төмәннәр шул кышта Туктамыш хан каршына барып тез чүккән. Әйе, сез хаклы, Куликово кырына чыккан Мамай мирза төмәннәре - һичничек тә Алтын Урданың берләштерелгән гаскәре түгел, ә олы дәүләт армиясенең кыйпылчыгы гына. Һәм "Задонщина"дагы "260 мең рус корбаны" - чираттагы, ялган бер уйдырма. Мәскәү тарихчылары уйдырманы да әнә шулай күккә чөя, күкрәк суга белә, ә җиңелү яки хурлыкка калуларын телгә алырга һич тә яратмыйлар. Ә югыйсә, Кулиководагы "бөек җиңү"нең дәвамы да бар бит. Әнә шул "җиңү" шатлыгыннан исереп гайрәтләнгән Дмитрий кенәз яңа хан Туктамышка баш бирергә теләмичә, Сарай каласына ясак түләүдән туктый. Шуңа җавап йөзеннән һәм, билгеле, үзенең гади бер "губернаторын" урынына утырту өчен 1381 елның августында Туктамыш хан дүрт төмән гаскәр белән Мәскәү каласы янына килеп җитә. "Бөек полководец" Дмитрий кенәз, хәтта үзенең көмәнле хатыны Евдокияне дә ташлап, Кострома ягына чыгып кача. Мәскәү сәүдәгәрләре Литва ягыннан очраклы рәвештә килеп чыккан Остей атлы 22 яшьлек егетне гарнизон башлыгы итеп сайлап куярга мәҗбүр була. Тик ул гына Мәскәүне хурлыкка төшүдән саклап кала алмый. Туктамыш таләбе буенча, сәүдәгәрләр капкаларны ача. Аннан инде татар бабаларыбыз Мәскәүне дә, аның тирәсендәге вак-төяк калаларны да атна буе талый. Сәере шул: булганлыгы да исбат ителмәгән Куликово сугышы турында лаф орулар җиденче гасыр буе һич тукталмый, ә Туктамыш ханның Мәскәүне тез чүктерүе, "бөек полководец"ның Костромага чыгып качуы, Куликово сугышы алдыннан бөек кенәз киемен яшь боярга биреп, үзе гади сугышчы киемендә качып йөрү кебек коточкыч куркаклыклары хакында бер дә кычкырмыйлар.
В.Имамов: Аянычы шул-шул, бабаларыбыз дәүләтнең шанлы чагындагы кадерен сакламаган. Алай гына да түгел, дәүләтнең гаярь чагын, куәтен һәм көчен үз куллары белән юкка чыгарган бит. Шушы ук чорны алыйк. Туктамышка үч итеп Сәмәрканд ышыгына чыгып качкан Идегәй мирза андагы Аксак Тимерне котыртып, хәтта ялвара-ялвара, аны 200 мең җайдаклы гаскәре белән бергә Алтын Урда өстенә алып килә. Империянең мөстәкыйльлеген һәм, билгеле ки, тәхетен югалтыр­га теләмәгән Туктамыш, шулай ук 200 мең җайдаклы гаскәр туплап, Аксак Тимергә каршы кузгалырга мәҗбүр була. Финал мәгълүм: Туктамыш 1382 елда - Кондырча, 1395 елда Кавказдагы Терек елгасы буенда коточкыч җиңелүләр ачысын татый. Шәрык елъязмаларына да ышану авыр: алар һәр ике яуда да, ике яктан да берәр йөз мең яугир һәлак булган дип раслый. 1812 елгы Бородино бәрелешендә, мәсәлән, французлар - 35 мең, ә рус ягы 55 мең кеше югалткан. Мондый үлчәү белән килеп карасаң, Бородино - ул Кондырча яки Терек буендагы сугышлар белән чагыштырырлык та түгел. Әмма, ни әкәмәт, Мәскәү тарихчылары XIV гасыр азагында Россиянең хәзерге территориясендә булып узган әлеге дәһшәтле бәрелешләрне телгә дә алып тормый. Шәрык халыклары кичергән югалтулар - алар өчен бөтенләй башка үлчәм, сөенечле кыйммәт.
Ф.Сибагатуллин: Менә шул, читтән дошман чакырып китергән икейөзле Идегәй мирза аркасында Алтын Урда гаярьлеген җуя башлаган да инде. 1419 елда Идегәйнең башына җиткән чакта Алтын Урда империясе көпшәкләнеп беткән һәм бердәмлеген җуйган дәүләт хәленә кала. Шуңа күрә аннан әүвәл Кырым, аннары Казан ханлыклары аерылып чыга. Казан ханлыгы калыккан еллар аеруча сокландыргыч, шанлы. 1437 елда Олуг Мөхәммәд хан Биләү-Белев каласы янында үзенең өч мең яугире белән әүвәл әле Мәскәү кенәзе юллаган 40 меңлек гаскәрне тар-мар итсә, алдагы яу барышында инде кенәз Василий Икенченең шәхсән үзен дә әсирлеккә төшерә. Әсир Василий кенәзне Түбән Новгород каласына (игътибар итегез: ул бу чорда Казан ханы кулында) алып кайталар. Шуннан аны мәскәүлеләр ике йөз мең алтын тәңкә бәрабәренә коллыктан сатып ала. Ләкин җигән (племянник) тиешле Шелудяк кушаматлы кенәз аны зинданга ташлый һәм күзләрен төртеп тишә. Шуннан ары Мәскәүнең сукырайтылган кенәзе тарихка Василий Темный тәхәллүсе белән кереп кала. Мәгәр Мәскәү кичергән хурлыклар моның белән генә дә тәмамланмый. Шул ук Олуг Мөхәммәд хан таләбе буенча, Мәскәү үзенең борын төбендәге Городец каласын Казан ханының улы Касыймга шәхси биләмә рәвешендә бирергә мәҗбүр була. Соңрак ул тәүге хуҗа исеменнән Касыйм ханлыгы булып китә. Ягъни Казан ханлыгы Мәскәү җирендә буфер дәүләт төзеп кую кебек җиңүгә дә ирешә. Бер уйласаң, шушы җиңүләрнең кадерен бел дә янә ишәйт кенә! Юк инде, юк, шушындый бөеклекне дә кабат үз кулларыбыз белән юкка чыгарганбыз! 1478 елда Казанда Ибраһим хан вафат булып, тәхеткә аның өлкән улы Илһам менгәч, Нурсолтан ханбикә, Миңлегәрәй ханга кияүгә чыгып, Кырымга китеп бара. Бер улы Абдуллатыйфны үзе белән алса да, ни әкәмәт, икенче улы Мөхәммәтәминне Мәскәү каласында, Иван Өченче кенәз тәрбиясенә калдыра. Ә карагруһчы руханилар мохитенә эләккән Мөхәммәтәмин шундый булып тәрбия күрә ки, ул инде "атасы" дип таныган Иван кенәздән үзен Казанның "кануни" тәхетенә кайтарып утырту өчен гаскәр сорый башлый. Беренче поход нәтиҗәсез уза. Әмма 1487 елда кенәз Холмский җитәкләп килгән гаскәр Казан каласын яулый һәм Мөхәммәтәминне тәхеткә утыртуга ирешә. "Канун бозып тәхетне эләктергән" Илһамны Белоозеро каласына сөргенгә озаталар һәм ул шунда җанын тәслим кыла. Күрәсезме: Мөхәммәтәмин дә нәкъ Идегәй мирза 1382 елда кылган ялгышны кабатлый бит! Ул да тәхет хакына газиз ватанына дошман алып килә! Монда да нәтиҗә шул ук: хәзер инде Казан каласы мөстәкыйльлеген җуя, Мәскәү кенәзенә ясак түли башлый һәм моннан ары гел Мәскәүдән рөхсәт алып, шыпырт кына яшәргә мәҗбүр ителә.
В.Имамов: Казан ханлыгы да акрынлап, карыш-карыш чигенеп, азатлыгын җуйган, бик кызганыч. Әнә, алда телгә алдык, Болгар ханлыгы чорында да, Олуг Мөхәммәд заманында да Түбән Новгород каласы Казан ханлыгының биләмәсе булып гомер сөргән әле. Ә бу Казаннан 400-500 чакрым ераклык­тагы ара, ханлык чикләре Ука елгасына барып җиткән, дигән бәя. Хәтта рус елъязмачылары үзләре дә Сәхибгәрәй һәм Сафагәрәй ханнарны "Муромга чаклы килеп ясак җыйды", дип телгә алган әле. Әмма ни үкенеч, Явыз Иванның әтисе Василий Өченче 1524 елда Сура ярында үз исемендәге кирмәнне төзеп куя һәм Казан ханлыгы биләмәләренә тәүге хәнҗәр кадый. Ә Сура елгасы - Казаннан ике йөз чакрым чамасы гына ара. Димәк, Казан ханлыгын инде итәкләрен җыеп яшәргә мәҗбүр иткәннәр, кулына сукканнар, дигән сүз бу. Аннан соң инде, нәкъ әтисе үрнәгендә, 1551 елда Явыз Иван да Зөя елгасы тамагына килеп, андагы утрауда яңа кирмән кора. Монысы инде кулга сугу гына түгел, ә итәккә утлы күмер ташлауга тиң, зур хәвефтер.
Ф.Сибагатуллин: Атаклы Шәкүр карак турындагы истәлекләрдә мондый юллар бар. Ул соңыннан "Зөя төрмәсеннән качкач, Казанга хәтле юлны шәп чаптарда ярты сәгатьтә үттем", дип искә алган. Ярый, Шәкүр каракның чаптары чыннан да шәп булгандыр, инде ярты ук булмаса, бер сәгатьтә үтсен. Эш бит анда түгел. Иң гаҗәбе һәм коточкыч сәере: кенәз Серебряный Зөя утравында кирмән төзегән чакта һәм аны инде төзеп бетергәч тә, Казаннан бер генә сәрдәр йә морза да күкрәккә кадаган хәнҗәр шикелле калыккан кирмән өстенә һичбер төрле яу белән килмәгән бит! Татар рухын җуйган, ризалашкан, сынган. Сәбәп нидә? Кайбер тарихчылар Сөембикәне гаепли. Сәер дә бит: беренче ире Җангалине дә, икенчесе булган Сафагәрәйне дә билгесез җанкыярлар һәлак иткән. Бөтенләй үк билгесез дә түгел: ике ханны да үзебезнең татарлар юк иткән! Истәлекләрдән мәгълүм: Җангали Сөембикә белән өйләнешкән чакта унбиш яшьтә булган. Сөембикә үзенең әтисе Йосыфка "ирем мине яратмый", дип юллаган хатлар да билгеле. Нугай Урдасында моны бик тиз генә хәл иткәннәр сыман. Сөембикәнең ике абыйсы Казанга килеп төшкән һәм озак көттермичә яшен төсле хәбәр: Җангали хан вафат!.. Мәркәзнең үзеннән күтәреп чыгарга лаеклы шәхес булмагач, Казан тәхете тирәсендә 1487 елдан бирле гел кан кою, туктаусыз көрәш бара. Хан тәхетенә йә Кырымнан вәкил килеп эләгә, йә Мәскәү кулы белән Касыйм ханлыгыннан китереп утырталар. Хәтта Себердән Күчүм ханны да чакырып карыйлар, ул бичара зыялы мәркәз әһелләре өчен һич үз кешегә әверелә алмый һәм качып котылырга мәҗбүр була. Ә ханбикәлеккә күбесенчә нугай морзалары үзләреннән килен ташып тора. Нәтиҗәдә Казан белән соңгы берничә дистә ел буе гел "килмешәкләр" генә идарә итә, билгеле ки, алар йә Мәскәү, йә Кырым, йә Нугай ягына таба дилбегәне тарта. Шундый дәгъ­ва аркасында әүвәл Мөхәммәтәмин, аннары Шаһгали белән Сафагәрәй дә Казан тәхетеннән икешәр кабат куылырга һәм аны өчәр тапкыр яуларга мәҗбүр була. Ата - улны, ана - кызны танымас бу ызгышның һәркайсы тик оттырыш белән тәмамлана. 1551 елда ханлыкның Тау ягы, димәк ки Ука, Сура елгасына чаклы җәелгән олыслар, шул исәптән чирмешләр белән арлар да рус кулына күчә, безнең ханнар анда чыгып ясак җыюлардан, илне көчәйтүдән мәхрүм кала.
В.Имамов: Безнең тарихчылар Нугай Урдасының чикләрен дә тулысынча билгеләп чыгарга һич ашыкмый, ә югыйсә аның көнбатышын Чулман яры белән тамгалап кую да елларына карап урынлыдыр. Әйтик, Ык елгасы буенда, бүгенге Минзәлә районында урнашкан Бикбау авылын 1600 елдан да соңга калмыйча Бикбау атлы шәхес нигезләгән (аның улы Сөендек хөрмәтенә 1657 елда куелган кабер ташы исән). Шәҗәрә кәгазьләренә караганда, Бикбау үзе 19 гаилә белән бергә бүгенге Әгерҗе җирендәге Исәнбай авылыннан күчеп килгән. Димәк, Исәнбай авылы Казан ханлыгы чорында, 1550 елга чаклы ук гомер сөргән дип нәтиҗә ясау бик урынлы. Чулман ярында нәкъ шул елларда ук Ырыс, Боерган, Тулбай авыллары да чәчәк аткан (Ырыс та, дистәләгән башка борынгы авыллар да Куйбышев сусаклагычы төзелгәч су астында калган). XV гасыр ахырыннан алып XVI гасыр уртасына чаклы еллар - Мәскәүдән Казан өстенә туктаусыз яу походлары ясалып һәм туктаусыз таланып торган дәвер бит ул. Мәскәү-Казан юлындагы авыл һәм кирмәннәр бөлгән, ә Чулман аръягындагы авыллар чәчәк аткан. Сере тирән түгел - ошбу җирләр Нугай Урдасына буйсынган. Ырыс атлы морза, мәсәлән, Нугай илендәге идарәчеләрнең берсе булган. Аннары Алтын Урда тәхетендә 1361, 1367 елларда ике мәртәбә хан булып утырып алган, әмма һәркайсында дошманнары тарафыннан куылган Габдулла хан да (ул күбрәк Карабәк атлы кушаматы белән мәгълүм), Туктамыш хан рөхсәте белән, Кырымда, Идел тамагында, Җаек, Сакмар буенда туплаган һәм 17 мең арбага төялгән туганнарын 1380 елда нәкъ менә Ык белән Сөн елгалары буена алып килгән һәм биредә төпләнгән, әлеге мәгълүматларны тарих дәрес­лекләренә генә кертүче юк. Актаныш районының Пучы авылыннан ун чакрым ераклыкта, Ык елгасы буенда урнашкан гаҗәеп бер курган бар. Аны археологлар "V-VI гасырларда сарматлар нигезләгән булырга мөмкин", дип гөманлый, анда казу эшләре үткәрү өчен акча гына бүлеп бирүче юк. Ягъни безнең "бәп-бәләкәй" Татарстаныбыз тарихында да ак таплар хәттин. Теге район - нугайныкы, монысы башкортныкы дип шомланып яки яшереп яшәү урынсыз. Нугай Урдасы да чит-ят түгел, ул да татарныкы!
Ф.Сибагатуллин: Алда әйтеп уздык, Казан тәхете соңгы 60-70 ел буена нык какшаган, бик тотрыксыз булган. Шуңа өстәп, ханлыкның Тау ягы тулысынча рус кулына күчкән, чынлап әйткәндә, хан даирәсе Идел ярына ауга яки ялга да чыгып йөри алмаган, көнбатыш тарафыннан Казан дивары эченә кертеп бикләнгән. Һәм инде әйткәнебезчә, ханлыкның көнчыгыш чикләре дә Чулман яры белән киртләп куелган. Бер уч шикелле генә йомарланып калган Казан ханлыгының Явыз Иван алып килгән йөз мең рус яугиренә каршы (бу очракта Касыйм ханлыгыннан сатлык Шаһгали хан ияртеп килгән 50 меңгә якын татар җайдагын искә алып йөрәкне авырттырмыйк) һичьюгы 50 мең татарлы гаскәр туплардай мөмкинлеге беткән. Нугайлар йөз мең җайдаклы гаскәр туплый алган, дип фараз кылалар да, ләкин һич онытмыйк: анда да шул ук Сөембикәнең әтисе Йосыфның энекәше булган Исмәгыйль рус ягына сатылган, ике туган арасындагы дошманлык бик тиздән Исмәгыйльнең Йосыфны суеп үтерүе белән тәмамланган. Кырымда да шул ук хәл: Истанбул төрмәсеннән чыгарылган Дәүләтгәрәй Кырым ханы булып утырган Сәхибгәрәй белән аның улын Кавказга ясалган яу барышында суеп юкка чыгарган һәм тәхеткә менгән. Бөтен татар дөньясын менә шундый монафыйклык һәм хыянәт чорнап алган, әле кайчан гына җиһан тетрәткән милләт бөеклеген җуйган. Шуңа күрә дошман тырнагы астыннан шырпы эзләгәндә үз милләтең ясаган бүрәнәдәй хаталарны да таный белү мөһим. Дөрес, Хәтер көнен бер йөз, ике йөз кеше җыелып кына билгеләп үтү дә бик кызганыч. Бәлки, аның исемен үзгәртү һәм гомуммилләт төсмере бирү урынлыдыр.
В.Имамов: Бер мисал бар. Ерак кардәшләребез - Дунай буендагы болгарлар да, безнең шикелле үк, Хәтер көне уздыра торган милләт. Безнең зыялы халык яхшы белә булыр: Кубрат хан вафатыннан соң аның улларыннан берсе булган Әспәрух үз кабиләсен Дунай буена алып китә һәм без бүген Болгария дип белә торган дәүләтне нигезли. Алар - безнең Котраг Идел-Чулман буена алып килгән болгарлар белән бертуганнар. Алар Дунай буенда дәүләт төзүгә ирешкән, әмма тоташы белән христиан Европа уртасында дин һәм телләрен саклап кала алмаган. Византия империясе тәэсирендә Дунай болгарлары әүвәл чукынырга мәҗбүр булган, аннары инде телләрен алыштырган. Моны үзләре һич онытмый. Һәр елның 1 март иртәсендә җаны булган болгар күкрәгенә ике кызыл тасма тагып чыга, алар нәкъ менә шул югалган дин белән телне сагынуны аңлата да инде.
Ф.Сибагатуллин: Безгә дә, һәр ел саен Казан уртасына җыелып, шәһид киткән бабаларыбыз хөрмәтенә һәйкәл куюларын таләп итү бик аз. Менә бүген аеруча татар милләтенең мәгърифәте өчен кайгыру бик урынлы, чөнки федераль университет төзегән булып, Казандагы барча татар факультетларын ябып бетерделәр. Ә без бит бик борынгыдан бирле дан алган мәгърифәтле халык, Кол Гали кебек бөек шагыйрь, Якуб Ногман кебек тарихчылар рус халкының төшенә дә керми. Гомумән, Россиядә яки элеккеге СССР чикләрендә укымышлылыгы ягыннан татарлар белән тиңләшә алырдай милләт булмаган. Октябрь инкыйлабы алдыннан татар халкының 97 проценты укый-яза белгән, мәчетләр каршында төзелгән ике-өч еллык мәктәп тәмамлаган. Бүген хәл аяныч. Республикада саф татар телендә белем бирүче мәктәпләр бөтенләй юк. Инде зыялыларыбыз да нык оттыра икән. Татар ул һәм кызларының 17 проценты гына югары белемгә ия. Ә яһүд милләтендә бу күрсәткеч - 67 процент! Дөрес, руслардагы күрсәткеч 15 проценттан артмый, ләкин бу безнең өчен юаныч була алмый, һәр гаиләдә үз милләтебез өчен янып-көю кирәк. Димәк, шушы Хәтер көнендә яки аннан башка да җитәкчеләребездән Милли университет төзеп куюларын таләп итү бик урынлы. Мәгърифәтсез халык - умырткасыз, ә умырткасыз халык бирешүчән була. Без мәгърифәтле булганга күрә, әйтик, безнең милләт кызлары арасына гарәп динчеләре таккан хиҗаб кебек яулыклар ябыну гадәте күмәк рәвештә үтеп керә алмады. (Искә алыгыз: 1258 елда Хулагу хан Баһдад каласын яулаган һәм андагы хәлифәтне юкка чыгарган өчен гарәпләр татар милләтен хәтта бүген дә өнәп бетерми). Чөнки аның ише яулыкларны безнең әби һәм әниләр гомергә дә япмаган, ул чүлдә яшәүче гарәп хатыннарының гына баш киеме. Татар халкы - бөтен ислам дөнья­сында иң зыялы милләт. Безгә ваһһабчылык кебек яман чирнең үтеп керә алмавы да - зыялылык җимеше. Без - ата-ананың да, газиз милләтнең дә кадерен белүчеләр. "Бала бәхете - ана аягы астында", "Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел" кебек мәкаль-әйтемнәр дә безнең милләттән башка беркемдә юк! Ләкин үз-үзебезне юатып яшәргә һич ярамый. Безнең милләт бию осталыгы, гимнастика, балет өлкәсендә дан казанган, моны исбатлау өчен Галимә Шөгерова, Алия Мостафина, Рудольф Нуриев, Ирек Мөхәммәдев исемнәрен атау да җитә. Шул ук борынгы бабаларыннан сакланып калган кыйммәтле геннардыр - Дунай болгарлары да бу өлкәдә оста. Димәк, безгә шушы өстенлекне киңәйтергә, моның өчен үз калаларыбызда дөньякүләм гимнастика, балет мәктәпләрен нигезләргә кирәк. Татар халкы - зур мәдәниятле милләт, бездәге моң йөзәрләгән башкаларга эләкми, әйтик, моны Динә Гарипова белән Эльвира Кәлимуллина да Россия телевидениесе оештырган "Голос" бәйгесендә җиңеп исбатлады. Алардан тыш, бүген Россия күләмендә иң мәшһүр булып саналучы җырчыларыбыздан Альбина Шаһиморатова белән Ринат Ибраһимов та бар бит. Заманында алар Италия сәхнәләренә менеп, итальянча җыр­лап, бар дөньяны шаккатырган булды. Ә мин, шәхсән, аларның итальян йә французча түгел, ә бөек Ана телебездә җырлап, бар кыйтганы яулап алуларын теләр идем. Боларга кушып санасаң, бездә бар дип саналса да, туган телен җуйган опера һәм балет театры. Безнең беренче "Сания" операсы 1924 елда ук туган. Аннан - "Шүрәле". Йә, Шүрәлегә тиң булырлык персонаж безнең татар милләтеннән тыш тагын кайсы халыкта бар!? Республика хәзинәсендәге акчаларны менә кайсы өлкәләргә түгү һәм татар милләтен менә кай яклардан бар дөньяга таныту отышлырак. Ә ел саен йөзләрчә миллион доллар чыгым тотып, чит илләрдән чакырган футболчылар белән тулган "Рубин"ның безнең милләтне танытасы юк. Милләтне ул яулаган сыйфатлары буенча үстерергә, аның һәвәс якларын камилләштереп, үзләрен иң цивилизацияле, иң зыялы дип санаган Европа халыклары югарылыгына күтәрергә кирәк. Без камиллек, мәшһүрлек, зыялылык белән танылсак, аннары бездәге мөстәкыйльлеккә омтылышны чит илләр дә яклар. Уфтанулы Хәтер көннәрендә йөрәктәге әрнеткеч һәм ачы яралар белән бергә без милләтне алып барасы үрләрне искә алсак иде.
В.Имамов: Ә шулай да, безгә туган илебезне яклап шәһид булган бабаларыбыз рухына һәйкәл кую кирәк! Бу халык таләбе, җитәкчеләр аны ишетергә тиеш. Аннары әле 25 ел элек кенә мөстәкыйльлек алган һәм дәүләтле булган таҗик, кыргыз, казах, төркмән милләтләренең дә бүгенге тормышлары сокландыра. Тарих битләрендә ниндидер мөстәкыйль таҗик яки кыргыз ханлыклары булуы теркәлеп калмаган. Шуңа карамастан Урта Азия республикалары дала халыкларының спорт уеннары буенча дөньякүләм бәйгеләрен оештыра башлады. Аларда Ана теле, милли университет һәм мәгърифәт чәчәк ата, бездәге шикелле "оптимизация" чире белән мәктәп­ләрне юкка чыгару юк. Алар - азат, алар - бәхетлеләр! Нурсолтан Назарбаев кебек илбашлары хәтта казах дәүләте төзелүнең 550 еллык юбилеен үткәреп бәйрәм итте. Шул дәүләтләре белән идарә иткән 55 ханның портретларын ясап булдырдылар, хәзер рәсем нигезендә һәйкәлләр кою бара. Озак гомер үтмәс, Астанадамы, башка каладамы Бөек Ханнар аллеясы да калкып чыгар. Ул бәйрәмнән безнең җитәкчеләр дә читтә калмас, алар электән дус. Тик бер сорау талый: якын туган, зур кардәшләр булгач, нишләп алардан үрнәк алмыйлар соң? Безнең дә заманында Мәскәүне тез чүктергән Туктамыш, Гарәпшаһ, Сәхибгәрәй, шуларга өстәп, Казан ханлыгын төзеп биргән Олуг Мөхәммәд кебек шанлы ханнарыбыз булган. Без дә үткән тарихыбыз, бөек бабаларыбыз белән горурланып яшәүгә лаек халык!
РЕДАКЦИЯДӘН: Әңгәмәбезгә өстәп, киләсе санда укучыларга Һади Атласиның тарихи язмасыннан "Казан ханлыгының соңгы көннәре" дигән өзекне тәкъдим итәбез. Сез дә аяныч тарихыбыз­ны күзаллагыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев