Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә кунак килде

Евгений ЕВТУШЕНКО: ДӨНЬЯНЫ НАМУС ҺӘМ ӨМЕТ ЯШӘТӘ

«Әдәби ишегалды» проектының берсендә дөньякүләм танылган шагыйрь Евгений Евтушенко да катнашты. Ә шул ук көнне кичен әдәбият сөючеләр бу олуг шәхес белән очрашырга М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасына җыелды. КФУ бакчасында, элеккеге ректор Михаил Нужин бюсты янында оештырылган бу «әдәби ишегалды»н Казан шәһәре башкарма комитетының...

«Әдәби ишегалды» проектының берсендә дөньякүләм танылган шагыйрь Евгений Евтушенко да катнашты. Ә шул ук көнне кичен әдәбият сөючеләр бу олуг шәхес белән очрашырга М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасына җыелды.


КФУ бакчасында, элеккеге ректор Михаил Нужин бюсты янында оештырылган бу «әдәби ишегалды»н Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева һәм Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы урынбасары Алсу Әсәдуллина ачып җибәрде. Аннары мәртәбәле кунак тоткарланган арада шагыйрьләр Лилия Газизова, Алексей Остудин, Казан яшь тамашачы театры артистлары Арсений Курченков һәм Михаил Меркушин, «Доминанта» вокаль-инструменталь ансамбле һ.б. чыгыш ясый торды. Әдәбият җыенына килгәч, беренче эш итеп Евгений Евтушенко каләм тибрәтүче яшьләргә сүз бирде, үзе исә һәрбер чыгышны хуплап торды. Кайбер чыгышлар җәһәтеннән үзенең фикерләре белән дә уртаклашты.

- Кешелеккә дини сугыш яный. Ә ул үз динеңне башкаларныкыннан өстен куюдан башлана. Безгә бу гадәттән кичекмәстән котылырга кирәк, - диде шагыйрь милләт, динара низагларга багышланган бер шигырьгә мөнәсәбәтен белдереп. Евгений Евтушенконың «Поэт в России больше, чем поэт» дигән шигъри юллары канатлы гыйбарәгә әйләнде. Шул сүзне беренчеләрдән булып әйткән әдип, әлбәттә инде, бүгенге көндә Украинада барган канлы вакыйгаларга да үз мөнәсәбәтен белдерде. «Кайберәүләр бөтен украин халкын бандерачылар дип белә. Әмма бу - ялгыш фикер. Украинада да, Русиядә дә туганнар каберлегендә украиннар да, урыслар да бергә кочаклашып ята. Алар сезнең буынны фашизмнан коткарганда һәлак булган», - диде шагыйрь, яшьләргә мөрәҗәгать итеп. Соңыннан Евгений Александрович Русиядә Әдәбият елы буларак үтәчәк 2015 елга кайбер ниятләре белән уртаклашты. Шагыйрь зур әдәбият кичәләре оештырырга хыяллана, аннары бертөркем актерлар һәм шагыйрьләр белән Русия шәһәрләре буйлап йөреп чыгарга җыена.

Кичен М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында булып узган шигърият кичәсендә зал халык белән шыгрым тулы иде. Кичәне җырчы, режиссер, Татарстанның халык артисты Эдуард Трескин алып барды. «60 ел эчендә Евгений Евтушенконың шигырьләре 97 илдә яңгырады, 72 телгә тәрҗемә ителде», - дип башлады ул сүзен. Кичәнең беренче бүлегендә шагыйрь үзенең «Дора Франко» дип исемләнгән поэмасын укыр алдыннан аның язылу тарихы белән таныштырып үтте. «1968 ел минем өчен бик авыр ел иде, чөнки мин берьюлы берничә хатын-кызга гашыйк булдым һәм арадан кайсын сайларга белмичә аптырап йөрдем, берсен дә рәнҗетергә теләмәдем», - диде ул. 1968 ел - совет гаскәрләре Чехословакиягә бәреп кергән кара чор да әле ул. Евгений Евтушенко ул чактагы йөрәк әрнүләрен бик тәэсирле тасвирлады. Шагыйрь Чехиядәге оппозициягә ачыктан-ачык теләктәшлек белдергәннән соң, 20 ел дәвамында Прагага кертелмәве, 1988 елда да анда фоторәссам буларак кына бару мөмкинлегенә ирешүе, фоторәсемнәреннән оештырылган күргәзмәне ул чакта 100 мең кеше тамаша кылуы турында әрнеп тә, горурланып та сөйләде.

Ул елларда йөрәк әрнүе тагын да көчлерәк булган, билгеле. Ник дигәндә, Советлар Союзының тоткан кыйбласына бик күпләрнең күңелендә шик туа башлаган чор була бу. Һәм акылдан язмас өчен шагыйрь беразга гына булса да илдән китеп торырга карар кыла. Чили шагыйре Пабло Неруда аңа Латин Америкасына барырга ярдәм итә.

- Испан телен нибары 3 көн өйрәндем, әмма көненә 12шәр сәгать шөгыльләндем, һәм һич уйламаганда Кубага килгәч, Фидель Кастро белән очрашкан вакытта 5 минутлык нотык тоттым, - дип сөйләде ул. Шагыйрьнең 1968 елгы мәхәббәтләренең берсе - чибәр колумбия кызы, фотомодель, соңыннан үзе дә фоторәссам булган Дора Франко. Аңа багышланган поэма - илебез идеологиясе кысаларына сыймаган дәртле мәхәббәт турында. Аны укыганда әле генә сәхнәгә таякка таянып чыккан шагыйрь яшәреп киткәндәй булды. Евгений Евтушенконың икенче бүлектә яңгыраган, 1955 елда СССР һәм ГФР футболчылары очрашуы турындагы шигыре дә, «Казан университеты» поэмасыннан атаклы математик һәм ректор Николай Лобачевскийга багышланган бүлеге дә хәзерге заман белән бик тә аваздаш иде.

Шагыйрьнең «Бүгенге капитализмның кешелекле йөзе бармы?», дигән соравы да «Намус, вөҗдан һәм ышаныч булса, дөнья бетмәячәк» дигән сүзләре дә күпләрне уйландыргандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев