Мәдәни җомга

Эльмир НИЗАМОВ: ИҖАТ ҺӘМ ИМАН – УЛ БЕР ҮК ӘЙБЕР

Эльмир Низамовны бүген татарның иң нәтиҗәле эшләүче композиторы, дисәм, ялгышмамдыр. Аның җырларын бүген күп кенә яшь җырчылар башкара. Композиторның "Алтын Казан" мюзиклы исә Республика көнендә Казансу ярында күрсәтелеп, зур уңыш казанды. Күптән түгел "Turkvision" халыкара бәйгесендә катнашкан егетебез Айдар Сөләйман ул язган җырны башкарып, лауреат булды. Эльмир Низамов яшь композиторларның...

Эльмир Низамовны бүген татарның иң нәтиҗәле эшләүче композиторы, дисәм, ялгышмамдыр. Аның җырларын бүген күп кенә яшь җырчылар башкара. Композиторның "Алтын Казан" мюзиклы исә Республика көнендә Казансу ярында күрсәтелеп, зур уңыш казанды. Күптән түгел "Turkvision" халыкара бәйгесендә катнашкан егетебез Айдар Сөләйман ул язган җырны башкарып, лауреат булды. Эльмир Низамов яшь композиторларның Мәскәү, Чиләбе, Самара, Киев, Санкт-Петербург шәһәрләрендә узган күпсанлы конкурслары лауреаты. Ул бүген җырлар, романслар, симфоник музыка, орган өчен әсәрләр иҗат итә. Аның музыкасында авангард омтылышлар традицион халыкчан тирәнлек белән табигый үрелеп китә. Эльмир Татарстаннан читтә, урыс арасында туып-үсеп, урыс мәктәбендә белем алса да, ана телебездә камил сөйләшә, әдәбиятебезне хөрмәт итә торган зыялы зат. Бүген ул - редакциябезнең кунагы. Сүзне аның үзенә бирик.


13 яшемнән композиторлык юлын сайладым

Сембер шәһәрендә туып-үстем мин. Әти-әнием Чүпрәле районыннан, мин туганчы ук Сембергә килеп төпләнгәннәр. Нәселебездә музыкантлар да, гомумән, музыка белән бәйләнешле кешеләр дә юк. Мине музыка мәктәбенә җитәкләп алып килүче булмады. 11 яшьләремдә үземдә музыкага ниндидер омтылыш сизә башладым. Шул ноталарны таныйсым, укыйсым, аңлыйсым, музыка дөньясына чумасым килде. Бу ниндидер тыелгысыз тартылыш иде. Шуннан тотындым әти-әнигә бәйләнергә. Музыка мәктәбенә бирүләрен елый-елый сорагач, әни түзмәде, якындагы мәктәпкә барып сөйләшеп, мине шунда урнаштырды. Миңа 11 яшь, яшьтәшләрем инде 3-4 нче елларын укый. Әни андагы укытучыларга әйткән: "Алып торыгыз инде, теләге басылгач, барыбер ташлый ул аны", - дигән. Февраль аенда килеп кергән идем музыка мәктәбенә, ярты елда бөтенесен куып җиттем. Беренче айда бик кыен булды, әлбәттә. Икенче елны "Иҗат күнекмәләрен үстерү" дигән предмет керә башлады, бу дәресләрдә безгә үзебезгә кечкенә генә әсәрләр яздыралар иде. Бу эш миңа бик ошап китте. Мин фортепиано сыйныфында укый идем, әсәрләрне дә фортепиано өчен яздым. Иҗат эшенә тартылуымны күреп, музыка мәктәбе директоры мине пианист һәм композитор Ольга Бурова белән таныштырды. Шулай итеп, 13 яшемдә композиция белән профессиональ шөгыльләнә, җитди концертларда, конкурсларда катнаша башладым. Шул чакта ук аңлаган идем - музыка минем төп эшем, һөнәрем, иҗатым булачак. 14 яшемдә "Яңа исемнәр" дип аталган төбәк конкурсында гран-при яуладым. Һәм үз алдыма максат куйдым: яхшы композитор булачакмын! Остазым Ольга Владимировна үзе дә Казан консерваториясендә белем алган кеше, татар музыкасының аерым үрнәкләре белән мине ул таныштырды.

Казанның җылысы тартып китерде

Сембердә музыка мәктәбеннән соң музыка училищесының фортепиано бүлеген тәмамладым. Укуны дәвам итәргә кирәк иде. Мин Мәскәү белән Казан консерваторияләре арасында сайлау алдында калдым. Башта Мәскәүгә барып, консерваторияне күреп, танышып кайттым. Шәһәр миңа ошамады, дөресен әйткәндә. Мәскәүдән соң Казан миңа бик җылы, якын булып тоелды. Урам исемнәре, кибет исемнәренең татарча язылуы, автобусларда тукталышларның туган телдә әйтелүе минем өчен шок иде! Болар барысы да минем йөрәгемне әйтеп бетереп булмаслык шатлык хисе белән тутырды. Бөтен шәһәр татарча сөйләшә, татарча яши кебек тоелып, бу мине җылытты, гаиләдә генә ишетеп үскән туган телемнең Казанны иңләп яшәве минем өчен искитмәле хәл иде! Казанда туып-үсеп тә, татарча белмәүче татарлар барлыгын белеп гаҗәпләнүләр исә соңрак булды.

Татар булып тугач, татар башкаласында укырга тиешмен, дип уйладым да, Казанны сайладым. Шулай итеп, 19 яшемнән мин Казанда. Консерваториянең композиция бүлеген сайладым. Беренче ярты ел минем өчен бик көтелгән, рәхәт яңалыклар чоры булды, минем өчен бөтен нәрсә яңа иде, ачыш иде. Мин ашкынып татар мәдәниятен, сәнгатен үзләштердем, әйтерсең лә гаять сусап үз ярыма кайтып төштем дә, ашкынып, татлы чишмәнең суын эчә башладым.

Консерваториядә татар теле дәресләрен Асия ханым Гыйләҗетдинова укыта иде. Мин аңа хәзерге татар шигъриятеннән музыка язарлык әсәрләр тәкъдим итүен сорадым. Ул миңа җавап итеп бер өем китап китерде. Чумдым укырга. Дөресен әйткәндә, арадан ике исем генә истә калды: Равил Фәйзуллин һәм Илдар Юзеев. Равил Фәйзуллин шигырьләре бигрәк тә күңелемә хуш килде, шунда ук "Ул - син" дигән татарча беренче романсымны яздым. 2 нче романсым да Равил абый шигыренә язылды - "Бәлки, син..." дип атала ул. Бертуктамый татар җыр сәнгатен өйрәндем. Татар җыр сәнгатенең 80 нче елларга кадәр гел үсештә барып, 90 нчы еллардан халтурачылык, зәвекъсезлек чәчәк ата башлау мине таң калдырды.

"Алтын Казан" ничек кайнады?

Җырлар, романслар язу белән беррәттән, заманча җитди инструменталь музыка иҗат итүдән дә туктамадым. 4 нче курста ук профессор А.Лупповка консерваторияне зур әсәр белән тәмамлыйсым килә, дип әйтеп куйдым. Ул мине шагыйрь Ренат Харис белән таныштырды. Шагыйрь миңа берничә сюжет алып килде, аларның берсе "Алтын Казан" дип атала иде. Ренат абыйга үз әсәрләремне уйнап күрсәттем һәм, шулай итеп, безнең иҗади дуслык башланып китте. Рок-операны мин бер ел яздым. 5 нче курс ахырында, 2012 елда Тинчурин театрында диплом спектаклем күрсәтелде. Анда Казан консерваториясенең опера студиясе солистлары җырлады. Бу минем өчен бик зур шатлык иде.

"Алтын Казан"ны шәһәрдә ачык мәйданда кую идеясен җиткерергә без Ренат Харис белән бергәләп шәһәр мэриясенә кердек. Казан тарихы турындагы легендага нигезләнгән рок-операның бер генә тапкыр куелган килеш "тузан җыеп" ятуын, аны шәһәребез кешеләренә күрсәтергә теләвебезне аңлаттык. Мэр Илсур Метшин безнең тәкъдимне яхшы кабул итте, финанслар белән шәһәр хакимияте белән Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәм кулы сузды. Нәтиҗәдә Мәскәүдән режиссер Михаил Панджавидзе чакырылды. Аның белән бергә күп нәрсәне үзгәртергә дә туры килде. Милли әсәрне шулай зур чыгымнар тотып, югары күтәреп кую бик яхшы, татарның дәрәҗәсен арттыра торган адым булды. Казансу буендагы ЗАГС бинасы янында премьераны чыгарыр көн дә җитте. Алдагы көнне көне буе яңгыр койды... Ләкин 30 августта көн аязды - безгә Аллаһ үзе ярдәм итте. Мюзикл бик яхшы узды. Казан бу кичне чынлап торып кайнады! Шәһәрнең мондый лазер сәнгате могҗизасын күргәне юк иде әле. Мюзиклда җырлаган яшь җырчылар - музыка сәнгатебенең алтын фонды, дияр идем. Филүс Каһиров, Эльмира Кәлимуллина, Артур Исламов, Айдар Сөләйман, Илүсә Хуҗина, Гөлнара Гатина һ.б.лар - аларны күтәрергә, иҗатларын халыкка ирештерергә кирәк! Алар татар музыкасын дөньяга танытырга хыялланучы кешеләр, барысы да яхшы белем алган, югары әзерлекле җырчылар. Ләкин менә шул сәләтле яшьләргә бүген эшләргә урын юк. М.Җәлил исемендәге опера-балет театры дөнья классикасы кую белән мәшгуль, аның юлы башка. Консерватория тәмамлаган милли яшь җырчыларга эшләргә урын юк. Алар йә эстрадага китәргә, йә читкә чыгып китәргә мәҗбүр. Үзебездә танылмасалар да, халыкара бәйгеләрдә җиңү яулыйлар. Алар бүген татар музыкаль театрына мохтаҗ. Татар музыкасын яңа баскычка күтәрерлек яшьләр бар бездә. Бер дигән мюзикллар, музыкаль әсәрләр бар. Ләкин аларны кайда куясың? Шул ук "Алтын Казан"ны тагын кайда күреп була, дип сорыйлар. Талантлы, белемле, теләсә кайсы музыкаль әсәрдә уйнарлык милли рухлы яшь җырчылар буыны чәчелеп-түгелеп беткәнче, татар музыкаль театрын ачарга иде. Бу турыда инде төрле даирәләрдә күп сүз булды, ләкин алга китеш кенә күренми. Композитор язарга, җырчы җырларга тиеш ул. Ә менә безне оештырырга, музыкаль театр итеп туплауны үз кулына алырга тиешле шәхес әле һаман күренми...

Сәләт - Аллаһтан бүләк

Еш кына сорыйлар: музыка ничек языла? Музыка ул төрлечә языла. Кайчагында шигырьне укыгач та, ул күңелдән музыка сорый, аңа көй язмыйча җан тынычланмый. Ә кайчагында җыр иртәгегә кирәк була. Утырасың да тырышып язасың. Тиз язылса да, ул яхшы да килеп чыгарга мөмкин. Көйне бит аны Аллаһы Тәгалә Үзе сала күңелгә, мин аны нотага төшерүче генә. Еш кына әйтәләр: ислам дине музыкага тотнаклырак карый бит, диләр. Ләкин мин исламда музыканы тыю күрмим. Аллаһы миңа бу сәләтне биргән икән, ул бит аны юкка гына бирмәгән. Димәк, мин аны үстерергә, халыкка күрсәтергә тиешмен. Иҗат кешесе ул иманлы булырга тиеш. Минем өчен иҗат һәм иман - бер үк әйберләр.

Эльмира СИРАҖИ.

P.S. Эльмир Низамовның яңа әсәре белән танышырга теләүчеләр 20, 21, 22 гыйнвар көннәрендә К.Тинчурин театрына "Кара пулат" операсының премьерасына рәхим итсен. Либретто авторы - Р.Харис, режиссеры - Г.Ковтун (Мәскәү). Рольләрне Г.Гатина, Р.Гатин, А.Исламов, Д.Ханбаба һәм консерватория хоры башкара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: