Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә кунак килде

ЕФӘК ЮЛЫ ҖЫРЧЫСЫ

Нәкыш - Камил Муллашевка шатлык һәм рухи канәгатьлек китерә торган, аның гомере буе бирелеп хезмәт иткән, яраткан эше. Чын иҗатчы буларак, аның иҗат дәрте ташып тора һәм ул эшләргә ярата. Мәңге яшь күңелле, дөньяга оптимистларча каравы, сәнгатьнең әһәмиятенә ышану - рәссамны аерып торган төп сыйфатлар менә шулар. Ул беркайчан да...

Нәкыш - Камил Муллашевка шатлык һәм рухи канәгатьлек китерә торган, аның гомере буе бирелеп хезмәт иткән, яраткан эше. Чын иҗатчы буларак, аның иҗат дәрте ташып тора һәм ул эшләргә ярата. Мәңге яшь күңелле, дөньяга оптимистларча каравы, сәнгатьнең әһәмиятенә ышану - рәссамны аерып торган төп сыйфатлар менә шулар. Ул беркайчан да трагик һәм дәһшәтле, үз сүзләре белән әйткәндә, "кешеләрнең күңелен төшерә торган" әсәрләр язмый. Аның өчен тамашачыда уңай хисләр һәм эмоцияләр тудыру мөһим.


Рәссамның тормыш юлы иҗаты кебек җете төсләргә бай, кызыклы. Аның балачагы Кытайда үтә. (Әтиләре бирегә Казахстаннан күчеп урнашырга мәҗбүр була). Рәссамның бабасы, әтисе, әнисе үзләре Семипалатинск шәһәрендә туган. Әтисе - хаҗи - мәктәптә гарәп телен укыта, язу һәм каллиграфия өйрәтә. Әти-әнисе Көнбатыш Кытайда, Синьцзян провинциясенең Урумчи шәһәрендә гомер кичерә, зыялы, укымышлы һәм хөрмәткә лаек шәхесләр була.

Урумчида Камил Муллашевның әтисе нәшриятта эшли, рәссамнар белән дус яши. Әнисе кызлар гимназиясендә, хәтта гимназия диварларыннан тыш та белеме булмаган хатын-кызларны укыта, шуның өчен Кытай Халык Республикасы тарафыннан өч мәртәбә орден белән бүләкләнә. Камил кечкенәдән үк рәсем ясауга тартыла һәм бу мавыгуын үстергән әти-әнисен рәхмәт хисе белән искә ала: "Өебездә китапханә, кәгазь, пумалалар һәм эш өчен кирәкле башка әйберләр бар иде, кыскасы, иҗат өчен барлык шартлар да тудырылган иде..." Рәссамның әти-әнисе, үзләрендә сакланган совет паспортлары белән, 1963 елда Алма-Ата өлкәсенә, Узун Агаш авылына әйләнеп кайта. Аннан соң - Алма-Атага күченү һәм сәнгать училищесына укырга керү.

Камил ага Муллашев үзенең 70 яшьлек юбилеена атаклы рәссам булып җитеште. Талантлы рәссам, дөньяны үзенчә аңлаучы оста, билгеле һәм кирәкле шәхес. Аның оптимизм белән сугарылган иҗаты киң билгеле.

Зур рәссамнарга хас булганча, Камил Муллашев иҗаты да күп кырлы һәм күп планлы. Һөнәри мәктәпне ул Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтында уза. Аңа популярлык кинәт килде. Аның "Җир һәм вакыт. Казахстан" картинасы Бөтенсоюз күргәзмәсендә Третьяков галереясенә сатып алына һәм кат-кат репродукцияләнә. Рәссам анда республика образын шултиклем тирән эчтәлекле итеп күрсәткән ки, бу триптих үзеннән-үзе романтик символга әверелде.

Муллашев иҗатын шартлы рәвештә берничә этапка бүләргә мөмкин. I этап - 1970 еллар башыннан 1980 елларның II яртысына кадәр. Бу чорда "Иртә" хезмәте, "Җир һәм вакыт. Казахстан" триптихы туган. Алар реалистик манерада ясалган, табигый тәэсирләргә нигезләнгән, хәлләрнең тормышчанлыгы сакланган. Болар сюжетлы-тематик пландагы, заман чынбарлыгының тирән катламнарын үз эченә алган әсәрләр. Иҗатының беренче чоры реализм хисе белән сугарылган. Ул хезмәтләр - совет чорында язылган, үз чоры белән аваздаш.

Вакыт һәм Мәңгелек, Табигать һәм Кеше гармониясе берлеген саклау, космос идеясе, күчмә халыкларның традицион күзаллавы белән сугарылган, дөньяны бердәм космик башлангыч итеп кабул итү Камил Муллашев иҗатының буеннан-буена сузыла.

II этап - 1980 еллар уртасы - 1990 еллар уртасы. Муллашев үз чорына карата сизгер, аның һәрбер этабы моңа инандыра. 1980 еллар ахырына аны инде зур социаль темалар кызыктырмый, аның иҗатында идеяләр һәм стиль эволюциясе була, ачык сюжетлыгы тормыш белән, катлаулырак образлы элемтәләр белән алмашына. Бу чор яңа тәэсирле чаралар эзләү белән билгеләнә, сәнгатьтә ирек өстенлек итә, рәссам тулысынча хыялый күзаллауларга ирек бирә, аң асты мантыйгына иярә, хискә, интуициягә таяна. Рәссам сүзләренә караганда, "төсләргә ихтыяҗ, төсне сиземләү иреге белән хозурлану теләге" туа.

Муллашевның бу чордагы хезмәтләре пантеистик лиризм белән сугарылган. Яшәү энергиясе ирекле формаларда бәреп чыга.

Әгәр 1970 елларда К.Муллашев сәнгатенең йөрәге романтик эмоциональлек булса, 1980 елларда билгеләүче төсмер булып декоративлык тора, 1990 елларда инде картина традициясен яңартуга тартылу барлыкка килә.

Камил әфәнде өчен 1990 еллар җимешле булды. Бу чор милли һәм гражданлык консолидациясе чоры, рәссамнарны тарихи картиналар һәм милли мәдәният эшчәннәренең портретларын ясауга этәрә.

Муллашевның соңгы эшләре тарихны фикерләүгә корыла. Үткәндәге рухи кыйммәтләр күп мәгънәле. Соңгы еллар картиналарында тормыш мәсьәләләре - яхшылык һәм явызлык, яшәү һәм үлем үзәктә тора. Муллашев форманы катлауландыра, сюжетны яшерә, һәрбер персонаж һәм деталь символик мәгънәгә ия, сюрреализм элементлары барлыкка килә. Ул үз алдына катлаулы стилистик һәм колористик бурычлар гына куеп калмый, ә тирән фәлсәфә дә кора. Аллегорик характерда булса да, алар безнең заманга туры килә.

Үзенең иҗат юлында рәссам сәнгатьнең югары принципларына тугры кала. Татарстанның халык рәссамы, Казахстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Камил Муллашев иҗаты - ул республиканың рухи мәдәниятенең бер өлеше. Рәссамның хезмәтләре Мәскәүнең Третьяков галереясендә, Алма-Атаның А.Кастеев исемендәге Дәүләт сәнгать музеенда, АКШта, Франциядә, Германиядә, Лихтенштейнда, Төркиядә, Кытайда шәхси һәм дәүләт тупланмаларында саклана.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

.К.Муллашев.

.Г.Тукай.

.Сөембикә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев