Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә кунак килде

Җәүдәт МИҢНУЛЛИН: ХӘЙРИЯЧЕЛӘР ДӘҮЛӘТ ВАЗИФАСЫН ДА БАШКАРГАН

Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллин 1953 елның 7 ноябрендә Татарстанның Кама Тамагы районы Чаллы авылында туган. 1980 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. 1988 елда диссертация яклап, тарих фәннәре кандидаты була. Фәнни хезмәтенең темасы - XVII гасыр - XIX гасырның беренче яртысында татарларда хосусый актларның чыганак буларак характеристикасы. Фәнни җитәкчесе...

Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллин 1953 елның 7 ноябрендә Татарстанның Кама Тамагы районы Чаллы авылында туган. 1980 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый. 1988 елда диссертация яклап, тарих фәннәре кандидаты була. Фәнни хезмәтенең темасы - XVII гасыр - XIX гасырның беренче яртысында татарларда хосусый актларның чыганак буларак характеристикасы. Фәнни җитәкчесе - профессор Миркасыйм Госманов. 2008-2011 елларда Казан дәүләт университетының фәнни китапханәсе директоры вазифасын башкара. Хәзерге вакытта ул - КФУның Тарих, Шәрекъне өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтының татар халкын өйрәнү кафедрасы доценты. Галим татар иҗтимагый-сәяси җәмгыятьләренең тарихын өйрәнә, археографик экспедицияләрдә катнаша. Җәүдәт Миңнуллин Казан федераль университетының гыйльми совет әгъзасы да булып тора. Шулай ук ТР Милли музее, Милли китапханәсенең дә гыйльми шурасы әгъзасы ул. 2010 елдан "Җыен" фонды "Шәхесләребез" сериясеннән чыгара торган китапларның фәнни редакторы вазифасын башкара.

Җәүдәт Миңнуллин - 4 китап, татар тарихы һәм мәдәнияте буенча 200 фәнни мәкалә авторы. Аның хезмәтләре урыс, татар, алман, инглиз, төрек, венгр телләрендә басылган. Галим даими рәвештә халыкара конференцияләрдә катнашып, татар халкы тарихы, мәдәниятенә багышланган лекцияләр укый. Бу көннәрдә галим үзенең түгәрәк гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Бүген ул - редакциябезнең кунагы.


- Җәүдәт әфәнде, иң әүвәл укучыларыбызны тарихчы-археограф һөнәре белән якыннанрак таныштырсагыз иде?

- Үземнең эшчәнлеккә килгәндә, 1979 елны Свердлау өлкәсенә беренче кат экспедициягә чыгып киттем. Андагы Уфа-Шәкүр дигән зур татар авылында XIX гасыр башында төзелгән хосусый актлар кенәгәсенә тап булдым. Ул гарәби язулы иске татар телендәге әсәр иде. Аңлау өчен бик катлаулы. Башта иске имлядан кириллицага күчердем. Анда иске архаик сүзләр бик күп. Кайбер сүзләрнең мәгънәләре үзгәреп тә кулланыла башлаган. Шуларның һәммәсен дә өйрәнеп чыгарга туры килде.

Хосусый акт - ул кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне теркәп барган китап. Анда сату-алу, туу, үлү, өйләнү, китап алу, китап сату, икмәк уңышы, һава хәлләре - һәммәсе дә теркәлгән. Бу безнең халкыбызда элек-электән юридик культура булганлыгын күрсәтә. Боларның язуы гарәп хәрефе булса да, үзләре борынгы татар телендә язылган. Татарларның теле элек-электән камил булган.

- Экспедицияләр вакытында истә калырлык вакыйгалар, хәтердә калырлык кызыклы кешеләр очрадымы?

- Узган ел экспедицияләргә йөри башлавыма 33 ел тулды. Халык арасында йөргәндә бик кызыклы очрашуларга тап булдык. 1981 елда Курган өлкәсенә чыгып киттек. Зур татар авылы - Әлмән бар анда. Бер татар абзые белән сөйләшеп утырабыз. Йорты ике яклы. Заманы өчен ярлы кеше түгел. Сүз иярә сүз чыгып, үзенең яшьлеген сөйләп алды ул. Яшь чакта Зәки Вәлиди гаскәрендә йөргән. Башта кызыллар ягында сугыштык, аннан аклар ягына чыктык, кабат кызылларга килеп кушылдык, ди. 1914 елдан 1917 елга кадәр сугышта йөргән. "Зәки Вәлиди безне гел сугышка өндәде. Берсендә Кәрвансарай шәһәрендә митинг җыеп, тагын сугышка чакырып ята бу. Без тәмам арыган, туйган инде сугыштан. Шунда, на штыки Валиди, дип кычкырдык. Вәлиди шул минутта юкка чыкты". Әйткәнемчә, 1981 ел бу, Зәки Вәлидинең исемен дә телгә алырга ярамый торган чор. Абзыйдан сорыйм: "Ә революциядән ничек исән калдың", - дим. "Качтым мин, үзебезнең якка кайттым да милициягә эшкә кердем. Шуннан мине тикшерүче булмады", - ди абзый.

Тагын бер вакыйга. Миркасыйм абый белән әлеге дә баягы Курган өлкәсенә чыгып киттек. Курганның архив идарәсендә экспедициягә килүебезне теркәтергә кирәк. Миркасыйм абый мине җибәрде. Төн уртасында барып төштем Курган станциясенә. Сәгать 4. Бер ир кеше китап укып утыра. Карасам, Тукай шигырьләре. Бу урыс агае колхозда агроном булып эшли икән. Авылның укымышлы кешеләреннән. Тукай иҗатына гашыйк. Шигырьләрнең урысчага тәрҗемәсен укый. Татар язучыларыннан ике кешене - Муса Җәлил белән Габдулла Тукайны белә. Фикерләре белән уртаклашты.

Төрле мәзәк хәлләр дә булды. Бервакыт Түбән Новгород өлкәсендә бер әбинең йортына кердем. "Миндә Коръән бар", - ди. Чыгарып та күрсәтте. Ә ул XVII гасырда миссионерлар тарафыннан чыгарылган Инҗил китабы булып чыкты. Гарәп хәрефләре белән басылганга, шуны гомер буе сандыгына салып саклаган.

Археография - тарих фәненең язма чыганакларны җыю, өйрәнү белән шөгыльләнә торган тармагы. Казан университетында көнчыгыш кулъязмаларын җыю эше университет оешкан еллардан ук башлана. Ә системалы рәвештә 1963 елдан бирле бара. Бу эшне Миркасыйм абыйлар оештырып җибәргән иде. Шуннан бирле без даими археографик экспедицияләргә йөреп торабыз. Элеккеге СССР, хәзерге Русия территориясендә бу юнәлештә даими эшләүче безнең университет кына калды инде дип әйтергә мөмкин.

Әлеге экспедицияләрнең әһәмияте хәзер дә зур. Чөнки татар халкы - ул илен югалткан, барлык мөлкәте, мирасы таланган халык. Бу табылдыклар безнең өчен өлешчә архив ролен дә башкара. Халыктан җыйган чыганакларга таянып, без тарихны торгызабыз, телебезне баетабыз. Күптән түгел Киров өлкәсендә йөреп кайттык. Шундагы татар авылында "Вакаифнамә" дигән бер мәҗмуга таптык. Ул урысларның елъязмасын хәтерләтә. Шунда Кырым сугышы турында мәгълүматлар бар. "Мөселман гаскәре кяферне җиңде, чуар такталарны чыгарып аттылар", - диелгән. Чуар такта ни-нәрсә икән, дип уйладык. Соңыннан аңлашылганча, иконаларны шулай атап йөрткәннәр икән. Шул ук чыганаклардан мин самавырның элек "кайнак" булганын, маңкорт кәлимәсенең дә Чыңгыз Айтматовныкы түгел, ә борынгы татар сүзе икәнен белдем.

- Бер очтан мөгаллимлек эшчәнлегегез турында да әйтеп үтсәгез иде?

- Соңгы елларда мин XIX гасырның икенче яртысы - ХХ йөз башында татарларда хәйрия җәмгыятьләрен өйрәнәм. Болар - хатын-кыз хәйрия оешмалары, яшьләр, мәдәни агарту оешмалары, дини-иҗтимагый оешмалар. Гражданлык җәмгыятендә иҗтимагый оешмалар була, ягъни халык үз мәнфәгатьләрен үзе кайгырта. Дәүләте булмаган халык өчен бу бик мөһим. Гасыр башында бездә алар ярлыларга булышу гына түгел, ә дәүләт үтәргә тиешле вазифаларны башкарган. Русия империясендә иң беренче хәйрия оешмалары татарларда барлыкка килгән һәм иң күбе дә бездә булган. 350 оешма. Ә башка халыкларда ул аз. Башкортларда 3-4, үзбәкләрдә дә шул чама. Бер инглиз галиме XVI-XVII гасырларда инглизләрдә хәйрия эшенең торышын өйрәнгән. Аның өйрәнүләреннән туган төп фикер: инглизләрне милләт итеп оештыручы - ул хәйрия оешмалары. Мин үз өйрәнүләремнән соң аның фикеренә үз мөһеремне сугам.

Дәреслекләр язуда да катнашам. Татар тарихы, татар тарихыннан хрестоматия, иске татар теле дәреслекләре яздым. Аларның һәммәсен дә студентларга укытабыз.

- Татар халкын өйрәнү бүлеге яшьләр арасында популярмы? Студентларыгыз кемнәр?

- Әлегә безнең бүлеккә бюджет урыннары бирелми. Безгә Татарстан хөкүмәте булыша. Бөтендөнья татар конгрессы соравы буенча хөкүмәтебез хисабына уку урыннары булдырылды. Студентлар арасында чит төбәкләрдән килүче яшьләр күп. Казахстан, Башкортстан, Чуашстаннан килүчеләр бар. Татар тарихы белән кызыксынучы яшьләр бик аз, әлбәттә. Чөнки стимул бирүче юк. Яшьләрне инженер булырга, нанотехнологияләр белән кызыксынырга өндиләр, чакыралар. Ә гуманитар фәннәрне искә алучы да юк. Бер җирдә дә андый рекламаны ишеткән юк. Халыкның башы тәмам буталды инде. Югыйсә, һәр милләтне милләт итүче - ул тел, әдәбият, мәдәният, гуманитар фәннәр бит.

- Хәзерге студентлар экспедициягә йөрергә яратамы?

- Элек безнең уку йортына армиядән кайткан, дөнья күргән егетләр күбрәк килә иде. Алар юл йөрүдән дә, палаткаларда кунудан да курыкмый иде. Ә хәзер мәктәп тәмамлап кына килгән яшьләрне ерак юлга ияртеп чыгып китәргә куркыныч. Һава шартларына да, юл мәшәкатьләренә дә түзмәүләре бар.

- Сез, XIX йөз башында татарларда хәйриячелек җәмгыятьләре эшчәнлеген өйрәнәм, дидегез. Татар халкы хәзер дә хәерче милләт түгел. Нинди эшләр белән шөгыльләнгән татарның "ак байлары"? Яшьләргә үрнәк йөзеннән татар хәйриячесе образына күз ташлыйк әле.

- XIX гасыр башының бик атаклы хәйриячеләре - Хөсәеновлар. Оренбур өязе, Каргалы авылында туып-үскән нәсел. Өч бертуган. Иң өлкәне - Әхмәт бай яшь чагында көтү көткән. Кырда йомран тотып, суеп, тунап, аның тиресен якалык итеп сата башлаган. Мин эшне 5 тәңкәдән башладым, дия торган булган ул. Әхмәт бай дөньяның эре шәһәрләре белән эш иткән. Лондонның, Берлинның үзәгендә кибет, канторлары булган. Дөрес, ул Аурупада әлләни уңышка ирешә алмаган. Укый-яза да белмәгән байны денсез сәүдәгәрләр талау юлына баскан.

Уртанчылары Гани Урта Азиядә эш җәелдергән. Ул бик ышанычлы кеше булганга, әзме-күпме акча туплаган кешеләр, акчамны саклап тор әле, дип аңа биреп торган. Иң кечеләре Мәхмүт Оренбур өязендә сәүдә иткән. 1906 елга кадәр алар акчаларын бүлешмичә бергә эшләгән. Болай тату эшләүче эшмәкәрләр хәзер бар микән?

Алар ел саен 60лап татар авылында коелар казыта, күперләр салдыра торган булган. 40-50 укытучыга ел әйләнәсе хезмәт хакы түләп торган. Китаплар бастырган, Оренбур "Хөсәения" мәдрәсәсен салдырган, аны тулысынча үз иганәсендә тоткан.

Җәмгыятьтә, гадәттә, балалар түгел, ә оныклар бабаларының кәсебенә керешә. Без 20 ел эчендә халыктан милли үзаң таләп итәбез. Тарих өчен бу бик аз. Шуңа күрә бүгенге байлар милләт өчен, мәгариф, мәдәният өчен малын сарыф итәргә өлгереп җитмәгән, дип саныйк. Америкада шундый тәртип бар - ел саен халык алдында илнең хәйрия эшләре буенча хисап тотыла. Шуннан күренгәнчә, ул илдә һәр ике кешенең берсе хәйриячелек белән шөгыльләнә. Бу мәсьәләдә алар безгә үрнәк булып тора.

Зәкятне башка төрле өченче икътисад дип тә атыйлар. Ул социаль тигезсезлекләрне йомшарта. Җәдитчеләр зәкятне муллаларга бирүгә каршы чыккан, мәктәп-мәдрәсәләргә бирергә чакырган. ХХ йөз башында Русиядә 14 меңнән артык хәйрия оешмасы булган. Татарда хәйрия оешмалары авылларда да эшләп килгән.

- Җәүдәт әфәнде, сез - төрле төбәкләрдә сибелеп яшәүче милләттәшләребезнең байтагы белән сөйләшеп чыккан кеше. Анда милләтне тәрбияләрдәй, югары культуралы чын татарлар очратасызмы?

- Экспедицияләргә чыккач, кай төбәккә барсак та, авылның мулласына, авыл советы рәисенә мин керәм. Кайвакыт ил агасы дип әйтерлек муллалар белән сөйләшеп утырырга туры килә. Авылдашларының барлык мәсьәләләрен хәл итәргә булышып, тормышны тәртипләп алып баручы, казый дә, укытучы да, полиция хезмәткәрен дә алыштыручы муллалар бар. Алар белән теләсә кайсы темага әңгәмә корып була. Пенза, Пермь ягы татарларын бик яраттым. Матур күңелле, асыл сыйфатларга ия татарлар яши анда.

Кайбер яклар белән аралашуы авыр. Татарның сәүдәгәрлеге канында, күрәсең, "Нәрсә сатасыз?" - дип каршылыйлар. Күп гаиләләрдә балалар урысча сөйләшә. Өлкән генә кешеләр дә татар халкының, дәүләтенең тарихын белми. Кызганыч, балалар да мәхрүм аннан. Соңгы елларда көчәеп киткән христиан динен пропагандалау читтәге милләттәшләрне йотып бетерергә дә мөмкин. Армиядә булган егетләр, безне поп чукындырды, дип кайта. Мәктәпләрдә укытыла башлаган дин дәресләре дә сыйныфтагы берән-сәрән татар балаларын урыс диненә тартуга кайтып калачак. Чөнки аларга үз диннәрен укытучы табылмаячак.

- Русиядә языла торган яңа тарих дәреслеге хакында ни уйлыйсыз?

- Заманында "Краткий курс по истории коммунистической партии" исемле дәреслек бар иде. Ул да Илбаш күрсәтмәсе буенча язылган. Бүгенге вәзгыять тә шуны хәтерләтә. Гаммәви мәгълүмат чаралары нык үскән заманда бөтен кеше өчен бер тарих язарга омтылу җәмгыятьнең фикерен әлләни үзгәртмәс, дип уйлыйм. Халык инде артык күп белә. Интернет та бик күп төрле мәгълүмат бирә. Яңа тарих дәреслеге язарга алынуны дәүләтнең идеология эзләве, дип кабул итәм.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев