Дилбәр ӘБҮНӘГЫЙМОВА: АРТИСТ ҮЗЕННӘН БЕРКАЙЧАН ДА КАНӘГАТЬ БУЛМЫЙ
Татарстанның атказанган артисты Дилбәр Әбүнәгыймованың Әлмәт Татар дәүләт драма театрында эшли башлавына киләсе елда 30 ел тула. Шул гомер эчендә ул 80нән артык роль башкарган. Актаныш районының Яңа Әлем авылы гүзәле үзенең төс-кыяфәте, буй-сыны, таланты-тырышлыгы белән тамашачы күңелен бик тиз әсир итә. Аның белән әңгәмә корып утыру да үзе бер...
Татарстанның атказанган артисты Дилбәр Әбүнәгыймованың Әлмәт Татар дәүләт драма театрында эшли башлавына киләсе елда 30 ел тула. Шул гомер эчендә ул 80нән артык роль башкарган. Актаныш районының Яңа Әлем авылы гүзәле үзенең төс-кыяфәте, буй-сыны, таланты-тырышлыгы белән тамашачы күңелен бик тиз әсир итә. Аның белән әңгәмә корып утыру да үзе бер җан рәхәте.
- Дилбәр ханым, сез Казандагы соңгы гастрольләрдә «Сагынуларга ни чара» (И.Зәйниев) спектаклендәге Сара роле белән аеруча истә калдыгыз. Авыр психологик кичерешләргә бай бу рольне ничек «исән-сау» уйнап чыга алдыгыз?
- Сәхнәдәге эмоцияләр бер төрле. Уйнап бетереп, сәхнә артына кергәндә мине Г.Камал театрының бертөркем артисты көтеп тора иде. Аларның чын күңелдән рәхмәт әйтүе хисләр буранын тагын кузгатып җибәрде. Төне буе йоклый алмадым. Рольне әллә ничә тапкыр күз алдыннан кичереп чыктым. Һаман да җиренә җиткереп бетерә алмаган төсле тоелды. Артист халкы беркайчан да үзеннән канәгать булып бетә алмыйдыр инде ул. Дөрес, кайбер спектакльләрдән соң, тулысынча канәгать булып, рәхәтләнеп йоклап та китәсең. Спектакль спектакльгә бервакытта да охшамый. Ә инде рәхәт, күңелемә ятышлы рольләр күп эләкми.
Минем эчке халәтемә драма әсәрләре күбрәк туры килә. Мин драмаларда бөтен йөрәгем аша кичереп, булган тормыш тәҗрибәмә таянып, рәхәтләнеп уйныйм. Сара роле өчен режиссерыбыз Байрас абый Ибраһимов зур рәхмәтләрен әйтте. Җизнигә дә бик ошаган (Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Юныс Сафиуллин). Аннан мактау сүзләрен күп ишетеп булмый.
Мине артистлыкка китәргә дә Юныс җизни кодалады. 14 яшьтә театр училищесына укырга кердем. Безнең курсны Шамил абый Бариев җыйган иде. Урыны җәннәттә булсын. Рабит Батулла, Гөлсем Исәнголова, Асия Хамитовалар укытты безне. 1985 елны Әлмәт театрының ул чактагы режиссеры Рөстәм Абдуллаев театр училищесын яңа тәмамлаган 9 кешене нефтьчеләр башкаласына җыеп алып китте. Тора-бара өчәү калдык театрда. Фәймә Бикморатова, Раушания Фәйзуллина һәм мин. Артист тормышы бик мәшәкатьле. Аңа бөтен кеше дә түзә алмый. Хезмәт хакы да тартып-сузып яшәргә генә җитә.
- Бер гаиләдән ике кызның (Г.Камал театры хезмәткәре, Ю.Сафиуллинның хатыны Рәсимә Сафиуллина Дилбәр ханымның бертуган апасы) артистлыкка укырга китүенә Юныс Сафиуллин гына этәргеч ясадымы, әллә үзегез дә кечкенәдән, артист булам, дип хыялланып үстегезме?
- Безнең әткәй дә, әнкәй дә бик матур җырлый. Абыйларым гармунда уйный. Авыл кешесе бит ул эшкә чумган, аның сәләтен үстерергә мөмкинлеге юк. Мин башта бию белән бик мавыккан идем. Театр училищесының 2 нче курсында укыганда бию укытучысы Нина Гацулина: «2 ел элек кайда булдың, синең аякларың балерина аяклары бит», - диде.
Мәктәптә укыганда, 6шар бию биеп, концертлар куя торган идек. Биюче булу уе кечкенәдән бар иде күңелемдә. Әмма театр артисты булырмын, дип башыма да китермәдем. Юныс җизнинең: «Әйдә, балдыз, артистлыкка укырга кереп кара», - дигән сүзе сәбәпче булды. Ике озын толымлы бәләкәй генә буйлы, ябык гәүдәле кыз идем. Озынрак күренер өчен биек үкчәле түфли киеп йөрдем.
- Киләсе елга театрда эшли башлавыгызга 30 ел тула. 80нән артык роль иҗат иткәнсез. Алар арасыннан кайсысы күңелегезгә аеруча якын?
- «Татар хатыны ниләр күрми»дәге (Г.Ибраһимов) Мәрфуга. Бу ролем өчен 1994 елны К.Тинчурин исемендәге театр фестивалендә «Эпизодик рольне иң яхшы башкаручы» номинациясендә җиңү дә яуларга насыйп булды әле. Бу әсәрне Зәкия апа Туишева куйды. Ул классик әсәрләргә бик әһәмият бирә иде. «Синең өчен үзем үләрмен» (М.Маликова) спектаклендә Зәрия, «Җырланмаган җыр»да (М.Кәрим) Дилбәр, «Тигезсезләр»дә (Ф.Әмирхан) Сәлимәне бик яратып уйный идем. Яшь кызлар рольләрен күп бирделәр инде. Рәхәтләнеп уйнап калдым.
1985 елны Рөстәм Абдуллаев безгә - театрга эшкә килгән бертөркем яшьләр өчен «А зори здесь тихие» спектаклен куйды. Тагын «Исәнмесез»дә (Т.Миңнуллин) Румия, «Монда тудык, монда үстек»тә (Т.Миңнуллин) Нурания, «Гүргә керер сер иде»дә (Р.Кинҗәбаев) Нурия, «Йөрәк ничек түзсен» тарихи драмасында (М.Маликова) Йолдыз, «Парлы ялгызлар»да (Д.Салихов) Гөлйөзем рольләре аеруча истә калган. Нәфисә Исмәгыйлева куйган «Ышаныч» (О.Богаев) спектаклендә Мария ролен яратам. Балалар өчен «Карачкы» әкиятендә уйнау кызык.
Безнең чор артистларыннан аеруча Раушания Фәйзуллина, Рамил Минханов, Рафик Таһиров белән уйнавы рәхәт. Театрга соңгы елларда гына килгән бертөркем яшьләребез дә бик талантлы. Алар белән тиз арада дуслашып-аралашып киттек. Яшьләр театрга яңа көч, яңа рух, яңа аһәң өстәде. Театрыбыз яшәрде. Бик әйбәт спектакльләр чыгардылар. Алар фестивальләргә дә күп йөри. Дөресен генә әйткәндә, безнең заманда андый мөмкинлекләр булмады. Яшь барган саен рольләрем кими, дип көтсәм дә, соңгы сезонда гына өч премьерада роль бирделәр. Кечкенә генә рольләрне дә сөенеп кабул итәм.
Мин катнаша торган репетиция, спектакль булмаса да, көн дә театрга киләм. Барыбер ниндидер яңалык булыр төсле тоела. Рольләр бүлү турында боерык чыкса, аны кат-кат укыйбыз. Бии, сикерә алганда күбрәк уйныйсы килә әле.
- Әти-әниегез сез уйнаган спектакльләргә киләме?
- Юк, әнинең йөрәге күтәрә алмый. Әнинең үз әтисе сугышта хәбәрсез югалган. Сугыш турында кино башланса да, телевизорны сүндерергә куша. «Сагынуларга ни чара» спектаклен Актаныш районы авылларында куеп йөрдек. Бик матур барды. «Халидә, ник чыкмадың спектакльгә, кызың бөтенебезне елатты бит», - дигән авылдашлар. Юк, чыкмады спектакльгә. Әни бөтен нәрсәне йөрәгенә якын ала. Ул - кечкенәдән тормыш авырлыкларын күп күргән буын вәкиле. Әтисез үскәч, әнисе белән төне буе мичкә ягар өчен салам-печән урлап йөреп, иртән торып, мәктәпкә китә торган булган. Аннан колхоз эшендә эшләгән, сыер савучы булган. Зур-зур капчыкларны очыртып кына йөртә торган нык бәдәнле кеше булып чыныккан. Безне дә эшкә өйрәтеп үстерделәр. Әтигә - 80, әнигә 74 яшь инде. Кайткан саен картая барганнарын күрәсең дә, йөрәк сыкрый. Аларны яшәртәсе килә. Алар рәхәт күргән буын түгел бит инде. Гомер буе колхоз эшендә изелгәннәр.
- Сезнең күңелгә күбрәк героинялармы, әллә характерлы рольләр ошый төшәме?
- Билгеле, характерлы рольләр. «Голубая» героиняны уйнауның кызыгы юк төсле. Героиня булса да, аның характеры булсын, сәхнәдә батырлык үрнәге күрсәтсен. «Татар хатыны ниләр күрми»дә: «Күзләреңне чокып чыгарам хәзер», - дия-дия талашырга кирәк иде. Бу спектакльдән соң, усал кыз, дигән даным таралды хәтта Әлмәттә. Чынлыкта мин усал түгел, шулай бит, Мәдинә?
Безнең әңгәмәгә «Туй» спектакле өчен грим салып утыручы артист Мәдинә Гайнуллина кушылды.
- Усал кеше күз яшьләре чыгарып уйный алмый. Дилбәр апа чынлыкта бик йомшак күңелле кеше. Өстәвенә, ул шулкадәр тәмле пешерә дә әле. Аның беленнәрен, бавыр коймакларын искә төшерсәм дә, авыздан сулар килә. Аның кулы тәмле. Гомумән, Дилбәр апа нәрсәгә тотынса да, аны җиренә җиткереп эшли, - диде ул.
- Чын күңелдән эшләсәң, бөтен нәрсә килеп чыга. Ул ашарга пешергәндә дә, роль иҗат иткәндә дә шулай. Ике балабыз бар. Кызыбыз Диләрә 23 яшьтә. Күптән түгел аны кияүгә бирдек. Улыбыз Айзат 2 нче сыйныфта укый. Тормышымнан канәгать мин, Аллага шөкер!
Чулпан ФӘРХЕТДИНОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев