ЧИТ ИЛ ГАЛИМНӘРЕ МИРАСЫБЫЗ МӘГАРӘСЕНДӘ
Күпләргә яхшы мәгълүм булганча, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәге профильле оешмалар арасында Татарстанда гына түгел, Русиядә дә әйдәп баручыларның берсе санала. Аның төп вазифасы һәм эшчәнлеге гасырлар дәвамында халыкта сакланган язма ядкәрләрне һәм документларны ачыклау һәм җыйнау, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең шәхси архивларын...
Күпләргә яхшы мәгълүм булганча, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәге профильле оешмалар арасында Татарстанда гына түгел, Русиядә дә әйдәп баручыларның берсе санала. Аның төп вазифасы һәм эшчәнлеге гасырлар дәвамында халыкта сакланган язма ядкәрләрне һәм документларны ачыклау һәм җыйнау, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең шәхси архивларын туплау, фәнни тасвирлама ясау, систе-малаштыру һәм аларны фәнни кулланылышка кертүдән гыйбарәт.
Безнең үзәк, хәзерге статуска ия булганчы ук, киң танылу алган иде. Аның фондларындагы материаллар белән Татарстан һәм Башкортстан республикалары, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрнең галимнәре эшләде һәм фәнни тикшеренүләрендә киң файдаланды.
Ерак һәм якын чит илләрнең, аерым алганда, АКШ, Германия, Франция, Польша, Венгрия, Иран, Төркия, Япония, Кытай, Әзәрбәйҗан, Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан тикшеренүчеләре дә үзләрен кызыксындырган материалларны еш кына безнең Үзәккә килеп тапты. Мәсәлән, XIV гасырга караган кулъязма нигезендә "Oguzname Destani" (Анкара, 1998) дигән факсимильле басма дөнья күрде; Бохум университеты (Германия) галиме Михаэль Кемпер (хәзер ул Амстердамда эшли - Р.И.) "Sufis und Gelehrte in Tatarien und Baschkirien, 1789-1889. Der islamische Diskurs unter russischer Herrschaft. - Berlin: Klaus Schawarz Verlag, 1998" ("Суфии и ученые в Татарстане и Башкортостане, 1789-1889. Исламский дискурс под русским господством") дигән хезмәтен нәшер итте.
Бу бәрәкәтле традиция хәзерге вакытта да уңышлы дәвам иттерелә. Соңгы бер-ике ел эчендә генә дә якын һәм ерак чит илләрдән байтак кына галимнәр безнең фондлардагы материаллар белән эшләде. Мәсәлән, алар арасында Вашингтон университеты аспиранты Жыпар Дүшәмбаева (АКШ), Казахстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Р.Сөләйманов исемендәге Шәрекшенас институтының уйгырларны өйрәнү үзәге бүлек мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлбәһрам Молотова, шул ук бүлекнең кече фәнни хезмәткәре Эльвира Молотова бар.
Чит ил вәкилләре арасында үзәкнең гыйльми эшчәнлеге белән турыдан-туры танышырга теләүчеләр дә бар. Андыйлардан Иран тышкы эшләр министры урынбасары Сайеш, шул ук оешманың дипломатик вәкиле Хансари, Сөләйман Дәмирәл исемендәге университет профессоры Дандай Ыскаков (Алма-Ата), Казахстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Төрки академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Кайырбәк Кәмәнгәр (Астана), әл-Фәраби исемендәге Казах милли университетының гарәп кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Акбота Әхмәтбәкова, Кырым инженерлык-педагогика университеты каршындагы Кырым татарларының телен һәм әдәбиятен өйрәнү үзәге директоры Исмаил Кәримов (Симферополь), Әзәрбәйҗан Милли академиясенең М.Фөзули исемендәге Кулъязмалар институты гыйльми сәркәтибе Али Алиев, шул ук институтның гарәп теле белгече Әһкәм Багыков, бүлек мөдире Мөхсун Нагисойлу һәм башкаларны атап үтәргә мөмкин.
Мондый аралашулар ике як өчен дә бик файдалы, әлбәттә. Әйтик, әзәрбәйҗан коллегалар, килешү буенча, "Җөмҗөмә солтан" дастанының "Кәлләнамә" исеме белән үзләрендә саклана торган берничә нөсхәсен безгә күндерде.
Шушы көннәрдә генә үзәктә янә чит илдән кунаклар булды. Алар - әл-Җәзаирның, ягъни Алжирның Константина шәһәрендәге әмир Габделкадыйр исемендәге университет профессорлары Бәшир Кардусси, Җәмәгъи Шибайки, Фатыйх Хәлими. Әңгәмә барышында кунаклар үзләре эшли торган югары уку йортының тарихы, андагы факультетларның эшчәнлеге белән таныштырды. Алжирның милли каһарманы, хәрби җитәкче, галим һәм шагыйрь Габделкадыйр турында Бәшир әфәнде сөйләгән мәгълүмат шулай ук зур кызыксыну уятты.
Үз чиратында без дә Алжирда кулъязмалар туплау-саклау белән шөгыльләнә торган оешмалар турында кызыксындык. Кунакларга үзәктәге эш шартлары ошады, аеруча фондлардагы материалларның сакланышыннан алар бик тә канәгать калуын әйтте.
Рәмил ИСЛАМОВ,
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире,
филология фәннәре докторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев