Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә кунак килде

Чәчәкләр студиясендә кунакта

Казан үзәгендә апалы-сеңелле Гөлнар Фәйзрахманова белән Диләрә Гадеева булдырган "Милли" чәчәкләр студиясе эшләп килә. Гап-гади чәчәкләр салоны гына түгел ул. Бу студиядә, исеменә җисемен китереп, чын татар рухы чолгап ала. Студиядә Гөлнар оештыру эшләрен башкара, ә Диләрә - чәчәкләр телен аңлаучы төп флорист. - 6 февральдә студиябезгә ике ел булды....

Казан үзәгендә апалы-сеңелле Гөлнар Фәйзрахманова белән Диләрә Гадеева булдырган "Милли" чәчәкләр студиясе эшләп килә. Гап-гади чәчәкләр салоны гына түгел ул. Бу студиядә, исеменә җисемен китереп, чын татар рухы чолгап ала. Студиядә Гөлнар оештыру эшләрен башкара, ә Диләрә - чәчәкләр телен аңлаучы төп флорист.
- 6 февральдә студиябезгә ике ел булды. "Милли" сүзе бик җылы һәм йомшак яңгырый, өстәвенә татарча да, русча да бер үк төрле языла, шуңа күрә әлеге исемгә тукталырга булдык, - диде Диләрә.
Элек-электән килгән гадәт буенча, чәчәк бәйләме бүләк иткәндә, янына открытка да "кыстыралар". "Милли" чәчәкләр студиясе әлеге гадәт-йоланы кабат уятып, татарча язылган открыткалар әзерләгән. Соңгы елларда татарча открыткалар сатуга чыга башлады. Ләкин, нигездә, анда матур шигырь юллары гына языла. Ә менә "Милли" чәчәкләр студиясе һәрвакыт креативлыкка, яңалыкка омтыла. Күп кенә популяр эстрада җырлары авторы Ренат Галиәскәр һәм каллиграф Аида Нәзирова белән хезмәттәшлек нигезендә бик үзенчәлекле открыткалар иҗат ителгән. "Ошыйсың син миңа, корт чаккыры", "Вакытың булса, төшкә кер", "Тәмлүшкәле төшләр үзеңә", "Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә", "Ашадыңмы син?" кебек "җылы" эчтәлекле, чын татарча открыткалар яшь җилкенчәк күңеленә аеруча хуш килгән. Әлбәттә, мондый бүләкне яраткан кешеңә генә биреп була. Киләчәктә открыткаларны тематик яктан баетырга телиләр. Сөю-мәхәббәт темасы белән генә чикләнмәскә кирәк, ди алар. Мәсәлән, әти-әниләргә, әби-бабайлар, сеңел-абыйларга да ярашлы, матур теләкле открыткалар булдыруда исәпләре.
Гөлнар белән Диләрә Казанда туып-үсә. Әти-әниләре тумышлары белән Мамадыш районыннан. Апа-сеңелнең балачагы Мамадыш районы Алгай авылында уза. Җәйге каникулларда әби-бабасына булышырга ашыгалар. Шул рәвешле шәһәр кызлары барлык кул эшләрен өйрәнеп үсә. Диләрә моны гел искә ала:
- Әбием матур итеп чигәргә өйрәтте. Авыл Сабан туена һәр ел кулъяулык чикмичә калмадык. Гореф-гадәтләрне әле дә саклыйбыз. Авылга кайткан саен, мичтә коймак та пешерәбез әле...
Кечкенәдән рәсем ясарга яраткан Диләрә урта мәктәптә укыганда, параллель рәвештә сәнгать мәктәбендә дә белем алган. Аннары укуын Казан федераль университетының сәнгать бүлегендә дәвам итә. Студент вакытта флористика белән мавыгып, махсус курслар тәмамлый. 17 яшеннән бирле флористика белән шөгыльләнә. Бүген инде үзе дә осталык дәресләре үткәрә. Үзе дә һәрвакыт үсештә: чәчәк бизәү сәнгате дә үзгәреп тора, шуңа күрә Диләрә төрле курсларда белем алуын туктатмый, бу юнәлештәге яңалык­лар белән даими кызыксына.
Милли чәчәкләр студиясе дигәч, татар күңеленә якын лалә белән кыр чәчәкләре күз алдына килә. "Милли" студиядә бу хакта һич тә онытмыйлар. Өстәвенә барлык чәчәк бәйләмнәрен милли орнаментлар төшерелгән тасма белән бизиләр. Бүләкнең иясе кем булачагына карап, "әтиемә", "әниемә", "дәү әтиемә", "дәү әниемә", "апама", "абыема" кебек махсус язу төшерелгән савытларга да салып бирү мөмкинлеге бар.
"Милли" чәчәкләр студиясендә, сатып алучыларны кызыксындыру өчен, безнең төбәкләрдә һич күренмәгән чәчәкләрне чит илдән махсус заказ белән кайтарталар. Мәсәлән, шәмәхә төстәге каллалар барлык башка чәчәкләр арасында күзгә ташланып тора. Соңгы вакытта мондый букетларны үз итүчеләр күбәя бара икән.
Бүләк ителгән чәчәкләрне ничек сак­ларга соң? Флористлардан бу хакта белешү дә комачауламас. Иң әүвәл чәчәкне төрелгән кәгазеннән, пакетыннан чыгарырга кирәк. Аннары, суга куйганчы, 2-3 сантиметр озынлыкта сабак очларын үткен пычак яки секатор белән кисәргә. Бүләк ителгән чәчәк бәйләмнәренең суын көн саен яки ике көнгә бер алыштырып тору зарур. Иң мөһиме - су салкын булсын! Флористлар чәчәк суына төрле сыекчалар, химик порошоклар сала, дип уйларга күнеккәнбез. Диләрә моны кире кага: "Чәчәкләрнең суына бернинди химикатлар салганыбыз юк", - ди ул. Туйларга дигән чәчәк бәйләмнәренә генә, озак матур булып торсын өчен, махсус сыекча бөркергә мөмкиннәр.
- Без бер чәчәк бәйләмен икенчесенә охшатып ясарга теләмибез. Һәрчак яңа төр чәчәк бәйләмнәре уйлап чыгарырга тырышабыз. Егетләр чәчәк бәйләменә заказ биргәндә, яраткан кешеләренең холкын сорыйбыз. Букет өчен чәчәкләрне дә шул сыйфатларга карап сайлыйбыз һәм бизибез, - дип озатты Диләрә.
.Гөлнар Фәйзрахманова һәм Диләрә Гадеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев