Мәдәни җомга

Безнең моңны халык яратсын!

Кунагыбыз - 50 яшьлек юбиляр композитор Илһам Байтирәк - Илһам әфәнде, сүзне шуннан башлыйк: сезнең музыкагыз моңлы, аһәңле һәм абсолют тональ. Югыйсә, әйләнә-тирә мохиттә бер дә гармония юк, ул стресс һәм проблемалар белән тулы. Сезнең иҗат һәм илһамның чыганагы нидә? - Табигать бай, анда фәкыйрь­лек юк. Ул үз-үзен чистартып яши....

Кунагыбыз - 50 яшьлек юбиляр композитор Илһам Байтирәк
- Илһам әфәнде, сүзне шуннан башлыйк: сезнең музыкагыз моңлы, аһәңле һәм абсолют тональ. Югыйсә, әйләнә-тирә мохиттә бер дә гармония юк, ул стресс һәм проблемалар белән тулы. Сезнең иҗат һәм илһамның чыганагы нидә?
- Табигать бай, анда фәкыйрь­лек юк. Ул үз-үзен чистартып яши. Табигать кешелек булмаса да яши ала. Ул мәхәббәт белән тулы, гармонияле, анда явызлык, агрессия юк. Әсәрләремә игътибар итсәгез, анда "мәхәббәт" темасы: "Яратканга күрә" увертюрасы, "Безнең мәхәббәт" вокаль-симфоник циклы, "Гашыйк бул син миңа" пьесасы һ.б. Бу очраклы хәл түгел. Әсәрләремнең күбесе мәхәббәт белән сугарылган. Мине шул илһамландыра.
Бу стильгә мин тиз генә килмәдем. Мелодик сәләт табигатьтән бирелгән. Минем композитор булып китүемә композиция укытучылары Лоренс Блинов һәм Шамил Шәрифуллин ярдәм итте, профессиональ осталыкка нәкъ менә алар өйрәтте. Ә музыкада мәхәббәт идеясен үстерү - хатыным Флүрәнең тәкъдиме. "Кешеләр концертка матурлык, мәхәббәт өчен, чистарыну, катарсис, уңай заряд алып китү өчен килә. Ә чынлыкта исә аларны депрессия, хаос, караңгылык һәм ниндидер чарасызлык көтә. Тормышта андый нәрсә болай да җитәрлек. Күпчелеккә бүген мәхәббәт җитми", - диде. Аның фикеренә колак салып, иҗатымда шушы стильгә килдем.
Әлбәттә, коллегаларым арасында тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Ләкин мин үз юлымнан тайпылмыйм, чөнки мәхәббәт моңы - мәңгелек тема ул.
- Сез хор, камера-инструменталь, вокаль, симфоник жанрларда иҗат итәсез. Ә үзегезне таныту өчен кайсы жанр
кулайрак?
- Күбрәк симфоник оркестр өчен язарга яратам. Монда кысалар юк, шуның аркасында бай яңгыраш барлыкка килә. Чиксез тембр, фактура, колористика мөмкинлекләре бар. Кино музыкасында, аеруча Голливуд фильмнарында симфоник оркестрга өстенлек бирелү юкка түгел. Соңгы вакытларда хәтта рок йолдызлары арасында да үзләренең чыгышларына симфоник оркестрларны чакыру модага керде. Мәсәлән, "Скорпионз" рок-группасы, Стинг, Крис Норман концертларында оркестр күргәнем бар.
- Белүемчә, Казан консерваториясенең композиция классында укыганда Шамил Шәрифуллин остазыгыз була. "Беренче симфония" дип аталган диплом эшегезне Санкт-Петербург дирижеры Александр Козлов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт симфоник оркестры башкара. Шул ук вакытта Татарстан радиосында яздырыла. Шуннан соң сезнең күренекле дирижер Фоат Мансуров белән аралашу канат җәя сыман.
- Әйе, диплом эшем мине Фоат Мансуров белән таныштырды. Очраклы сәбәбе дә бар. Традиция буенча, Казан консерваториясендә диплом эшләрен студентларның симфоник оркестры башкара иде. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында оркестрны ялга алданрак тараттылар. Өстәвенә, ул елны мин консерваторияне бердәнбер тәмамлаучы булып чыктым, симфониямне дә дәүләт имтиханында студентлар оркестры ярдәмендә башкару мөмкин түгел иде. Миңа Дәүләт симфоник оркестрына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Беренче карашка бу авантюра иде, ләкин мине кире какмадылар. Диплом эшемне оркестр хәтта Татарстан радиосында яздырды һәм мин дәүләт комиссиясенә югары сыйфатлы язма тапшыра алдым. Ул вакытта радионың баш редакторы Рафаэль Ильясов бик булышты. "Хәтерем ялгышмаса, Дәүләт симфоник оркестры студент-композитор әсәрен беренче тапкыр уйный, һәм бу шуның белән бик кыйммәтле. Шуңа аны бик сыйфатлы итеп яздырырга кирәк", - дип, ул иң яхшы тавыш режиссеры Всеволод Александров җитәкчелегендәге күчмә студияне оркестр репетициясе барган консерватория залына җибәрә. Шушы язма ярдәмендә симфониям Татарстан радиосы фондына да кертелде.
Ләкин студент кешенең әсәрен уйнау аркасында низаг булмыйча калмады. Оркестрның ул вакытта икенче дирижеры булган Александр Козлов, артык тырышып, репетиция ясаганда кайбер музыкантларның канәгатьсезлеген уятты. Бу хәл турында Ф.Мансуровка кадәр барып җитте. Ул минем музыка белән кызыксынган. Оркестрның язмасын тыңлаганнан соң, Фоат Шакирович: "Ник ызгышалар анда? Әйбәт музыка, аны оркестр белән мин дә башкарачакмын!" - дигән. Менә шуннан соң Фоат Мансуров белән дуслык башланды. Мин аңа яңа әсәрләремне күрсәтеп килдем, ә ул уңышлыларын үз концертларында башкара иде. Хәтта берничә сезонда оркестрның концертын Ф.Мансуров минем музыка белән ачып җибәрде.
- Безнең республикада шактый сәер вәзгыять. Үзебезнең Дәүләт симфоник оркестры була торып, композиторларның юбилей концертлары күләгәдә кала. Фоат Шакировичның "Фоат Мансуров һәм премьералар" дип аталган матур концерт традициясе бар иде: анда һәрвакыт Татарстан композиторларының яңа әсәрләре башкарылды. Ләкин хәзер премьералар түгел, хәтта юбилей яки аерым автор концертларын да күргән юк.
- Дирижер булып Александр Сладковский килгәч, "Татарстан композиторларының яңа музыкасы" дигән концертларны ел да бер булса үткәрү гадәте сакланды әле башта.
- Фоат Мансуров вакытында мондый концертлар сезонга ике тапкыр уза иде...
- "Татарстан композиторларының яңа музыкасы" сезонга бер тапкыр булса да куела иде, 2017 елдан башлап бөтенләй үткәрелми бит. Аның урынына Н.Җиһанов исемендәге "Мирас" фестивале барлыкка килде. Өч концертның берсе хәзерге татар композиторларының әсәрләренә багышланган иде. Ләкин анда яңа музыка түгел, ә композиторларыбызның иң яхшы әсәрләре генә тәкъдим ителә. Әлеге концерт программасын төзүдә Композиторлар берлегенең өлеше юк, чөнки ул - А.Сладковский проекты. Кызганычка, минем музыка да бу концертларда яңгырамады әле. Бу фестивальне оештыруга минем турыдан-туры катнашым юк. Хәзер, җитәкчебез Рәшит Кәлимуллин үтенече буенча, инде вафат композиторларның яраксыз хәлгә килгән, кулдан язылган партитураларын компьютерда эшкәртәм, аларны оркестр куллана. Ә минем музыкага килгәндә, аның уйналасы көннәре алда әле, дип уйлыйм.
- Сезгә дә иҗат газаплары хасмы?
- Яңа әсәр тудыру һәрчак авыр. Үзеңне озак әзерләргә кирәк, бу хезмәт бик күп көчне ала. Булдыра алмасаң, күңел төшә. Андый газапларны радиоалгычта кирәкле дулкынны эзләү белән чагыштырып була.
- Дулкынны тапсаң, ул вакытта канатлар үскән кебек буламы?
- Чынлап та, бу - иң бәхетле минутлар. Синдә космос белән бәйләнеш барлыкка килә, музыка ташкын булып ага. Шулвакыт искиткеч зур эш башкарырлык көч пәйда була. Син йокыны да, ашауны да онытасың, арыганлыкны да сизмисең. Илһамлану һәм иҗат процессы дигән нәрсә нәкъ менә шулдыр. Минемчә, иҗат кешеләре барысы да шундый минутларда үзләрен бәхетле хис итә. Концертта башкарылган әсәрең түгел, ә шушы әсәрне язу процессы сиңа бәхет, канәгатьлек китерә.
- Академик жанр белән беррәттән, сезнең иҗатның зур катламын эстрада музыкасы биләп тора. Җырлардан тыш, эстрада һәм джаз ритмнарында язылган инструменталь пьесалар да иҗат итәсез. Шуларның берсе - күп кенә концерт репертуарларына кергән, фортепиано дуэты өчен язылган виртуоз "Эстрада сюитасы".
- "Эстрада сюитасы" җиде пьесадан тора. Аларны мин җырлар өчен язган идем, ләкин аларга шигъри текстлар табылмады. Җырларымның барысын да шигъ­ри текстларга язмадым мин, кайчакта алар экспромт рәвештә туды. Күп вакыт киресенчә, шагыйрьләр минем музыкага шигырьләр яза. Кайбер көйләрем җыр булып китә алмады, миңа алар бик кызганыч иде. Аларны туплап, фортепиано дуэты өчен язылган "Эстрада сюитасы"на кертергә булдым. Моңа мине яңа милли бәйрәмебез - Республика көне этәрде. Сюитаның беренче өлеше - "Туган илгә ашкыну" дип атала. Бөтен кешенең җәйге яллардан өйгә, Казанга ашкынуын күз алдына китердем. Мин аны поездда кайту итеп күрсәттем. Ә бу вакытта Казан Респуб­лика көненә әзерләнә. Икенче өлеше - "Күңелле мәшәкатьләр". Өченче өлеше - "Болак буенча йөрү". 30 августта Болакның ике ягы да бәйрәм үткәрү өчен ябылып, кешеләргә тыныч кына йөрергә мөмкинлек бирелде. Бу миңа нык тәэсир ясады. Сюитаның дүртенче өлеше "Кичен Кабан күле буенда" дип атала, чөнки бәйрәмнең тагын бер мәйданчыгы шунда урнаша. Бишенче өлеше - "Велосипедчылар ярышы". Ул көнне автомобильләр ярышы, ат чабышлары, авиашоу үткәрелә. Үзем велоспорт буенча спорт мастеры буларак, мин велосипедчылар ярышын тасвирларга булдым. Алтынчы өлеше - "Җәйнең соңгы көне". Һәм соңгы аккорд - "Дуслык", ул бөтен халыкның салют вакытындагы берләшүен, күңел күтәренкелеген чагылдыра. Бу Татарстан суверенитетының беренче еллары иде. Ул чагында үткәрелә торган шау-шулы зур бәйрәмне бар халык сагына.
- Сөйләшүдән Казанны, милләтне, телне ни дәрәҗәдә яратканыгызны күреп торам. Мондый хис, хөрмәт балачактан салынганмы?
- Мин Буа районының Килдураз авылында тудым. Советлар заманында уку йортларын тәмамлаган студентларны эшкә авыл җиренә җибәрәләр иде. Әнием пединститутның музыка факультетын тәмамлаган, ә әтием - медицина институтын. Аларны Килдуразга җибәргәннәр. Иң кызыгы шунда, әтием әниемне Казанда бер тапкыр һәвәскәрләр концертында күргән булган, аның җырлавына бик сокланган. Күпмедер вакыттан соң алар Килдуразда очраша. Әтием моны язмыш дип уйлый, алар өйләнешә. Без анда миңа дүрт яшь тулганчы яшәдек. Аннары әтием аспирантурага укырга керде, без Казанга күчтек. Ул вакытта мин русча бер сүз дә белми идем. Балалар бакчасында бик кыенга туры килде. Татарстан башкаласында мине "татарин" дип үртиләр иде! Ләкин бирешмәдем, телемә, милләтемә мәхәббәтне сабый чактан саклап калдым.
- Кызыгызны татар йолалары буенча тәрбияләгәнсез.
- Мин кызыма бик сирәк, матур татар исемен куштым - Сәрвиназ. Татар җырларын яратучылар бу исемне яхшы белә. Ул исемдәге җырны Илһам Шакиров башкара. (Сүз уңаеннан, исемем аның хөрмәтенә кушылган.) Кешеләр кызымның исемен сораса, җырлап кына әйтәм: "Сәрвиназ, килә яз..."
- Бүген музыка сәнгате дөньясына композитор буларак аяк басучыларга ни теләр идегез?
- Көй-җырларыгыз үзегез өчен генә язылмасын. Тыңлаучылар яратырлык булсын. Якты, матур итеп язарга өйрәнегез, мәхәббәт, күңел җылысы һәм шатлыкны мул өстәгез. Моң, аһәң күп булсын, моңлылыктан, аһәңлелектән курыкмагыз!
Әңгәмәне Гөлназ СӘЛМАНОВА үткәрде.
Гүзәл СУНДУКОВА тәрҗемәсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: