Мәдәни җомга

БЕР ЕЛГАНЫҢ ИКЕ ЯРЫ АЛАР

Үзенең көтелмәгән ачышлары, яңа танышулар белән кызыклы бу тормыш. Моннан биш ел элек мин фәкыйрегезне Балык Бистәсенә кунакка чакырдылар. Яшьлегемдә җиде ел чамасы гомерне шунда эшләгән булгач, минем өчен анда һуш китмәле яңалык юк сыман. Шулай да, Корноухово, Бәтке авылларында сугыш ветераннары өчен төзелгән яңа йортлар һәм шуларның ачкычын кулларына...

Үзенең көтелмәгән ачышлары, яңа танышулар белән кызыклы бу тормыш.

Моннан биш ел элек мин фәкыйрегезне Балык Бистәсенә кунакка чакырдылар. Яшьлегемдә җиде ел чамасы гомерне шунда эшләгән булгач, минем өчен анда һуш китмәле яңалык юк сыман. Шулай да, Корноухово, Бәтке авылларында сугыш ветераннары өчен төзелгән яңа йортлар һәм шуларның ачкычын кулларына алган картлар йөзендәге тантананы күргәч, хозурланып йөрдем.

Район мәдәният йортына әйләнеп кайтсак, анда олы бәйрәм. Яшел Үзәндәге сәнгать мәктәбендә укытучы Вил абый Шәрәфетдинов үзенең рәсем күргәзмәсен бирегә алып килгән. "Аның Балык Бистәсенә нинди катнашы бар?" - дип кыбырҗыган идем, яшьлегендә Ямаш, Котлы-Бөкәш авыл мәктәпләрендә укыганлыгын белеп, гел шаккаттым. Мин Балык Бистәсендә эшләп йөргән чакта ул да яшь булган бит, сәхнәләргә менеп өлгермәгән, шуңа белмәгәнмен.

Ә иҗаты кызык. Ул һәрнәрсәне тик үзенчә күрә. Туган авылының күренешен кулына рәссам каләме тота белүче кем дә ясый ала, ә Вил абыйга, әнә, авылга алып керүче күпер һәм урам уртасында балкып утыручы мәчет кадерлерәк. Сере тирән түгел, ул мәчетне 1900 еллар үрендә төзегәннәр, утыз ел үтүгә манарасын кыеп төшергәннәр һәм фәкать яңа гасырда гына янә башын калкыткан ул.

Һади Такташ, Афзал Шамов, Мирхәйдәр Фәйзи, Фәтхерахман Әхмәдиев, Салих Сәйдәшләрне тасвирлаган портретлары гаҗәп. Сәйдәш үзе сугышны күрмәсә дә, илебезгә атаклы һәм кабатланмас "Совет Армиясе маршы"н бүләк иткән даһи. Урыс яки яһүд-мазар булса, аның хөрмәтенә куелган һәйкәлләр Россияне урман сыман каплап китәр иде. Ә болай, һәр тантана саен, аның маршын кычкыртып башкаралар, авторының исем-фамилиясен генә телгә алучы юк. Бәлки, бу ил гаскәреннән аерылгысыз икәнен истә тоткангадыр, Вил абый да Сәйдәшне хәрби шинельләргә төреп иҗат иткән. Ходай Тәгалә пышылдаганны гына кәгазьгә төшерүче Такташ портреты да гаҗәеп шәп.

Рәсемнәре арасында үземнең "Сәет батыр" китабына нигезләнеп ясалган пугачевчы якташларга багышланган күренешләрне очрату, әлбәттә, минем өчен зур сөенеч иде. Ләкин, тыйнаклык-әдәп саклаган булып, әңгәмәне озак күпертмәдек. Ә аның Мөхәммәтҗан Шакирҗанов (Александр Матросов) батырлыгын кабатлаган Бари Шәвәлиев портретларын һәм сыннарын сокланмыйча карау мөмкин түгел иде. Күршедәге Түбән Тегермәнлек авылыннан чыккан бу каһарман егеттән җиһанда бер- дәнбер фоторәсем генә сакланып калган булган. Анысы да - хәрби билет өчен төшерелгән, бармак башы чаклы гына нәни сурәт. Вил абый Бариның бертуган энекәше Габделвәли һәм сеңлесе Рәхиләне күреп һәм, билгеле, хәрби билет сурәтен дә күз алдында тотып, каһарманның өр-яңа портретын иҗат иткән. Соңрак Бари Шәвәлиевның сынын да ясатып, аны Тегермәнлек авылында һәйкәл итеп калкыткан. Анысы искереп беткәч, менә быел гына, Бариның Вил абый ясаган һәйкәлен, мәрмәрдән башкарып, туган авылында кабат торгыздылар.

Биш ел элек, тәүге тапкыр күрешкән чагында, мин Вил абыйның гаилә хәлен дә, гомерен һәм иҗатын да төпченә алмый калдым. Шулай аймыл булдык. Ләкин, алда кисәткәнчә, тормыш кызык, тормыш сәер бит ул.

"Мәдәни җомга" газетасына күчеп эшли башлагач та, редакциябезгә өлкән яшьтәге ханым килеп керде.

- Мин әдипләрнең фронтлардан язган хатларын архивлардан күчереп, барлап куйдым, әмма бер матбугат та аларны дөньяга чыгарырга атлыгып тормый икән, - дип үпкә белдерде ул.

Без бәхәсләшеп тормыйча да язмаларны үзебезгә алып калдык һәм дистәләгән язучыларыбызның фронт хатлары, әнә, газетабыз битләрендә дүрт ай буена дөнья күреп килә. Бер әдипнең "Мокытлык дәрәҗәсендәге тыйнаклык", дигән гыйбрәтле сүзләрен кабатлатмас өчен, башка күзләр бәяли белергә тиешлесен дә өстәп куям: Бөек Җиңүнең 70 еллыгын "Мәдәни җомга" шикелле үк яктырткан башка матбугат юк!..

Ә риясыз ханымның асылы-кемлеге тора-бара гына ачыкланды. Фронтта гомерләре кыелган яки илгә кайткач яралардан тынган әдипләрнең исемнәрен, иҗатларын, данын озайтырга тырышып йөрүче бу фидакарь - танылган язучы Афзал Шамов кызы Әлфия апа, ә мин биш ел элек рәсемнәренә гашыйк булып калган Вил абый Шәрәфетдинов - аның ире икән! Асылда да кысан һәм гаҗәеп бу дөнья!

Әлфия апаны атна саен диярлек күреп торам, гаҗәпләнү һәм соклану хисләреннән һич арына алмыйм. Бучаклы да риясыз һәм бучаклы да фидаи җан булса да була икән!

Ул архивларда утырып һәм элеккеге матбугат битләреннән, әдипләрнең гаиләләреннән һәм балаларыннан, оныкларыннан юллап, язучыларның фронттан өйләренә, дәүләт оешмаларына һәм бер-берсенә юллаган меңнән артык хатларын эзләп тапкан, сүзен-сүзгә, өтерен-өтергә күчереп барлаган һәм, ахыр чиктә, шуларны китап итеп дөньяга чыгару, халык күзенә ирештерү өчен ничәмә-ничә айлар буена саңгырау җитәкчеләр бусагасын таптап көч түккән бит! Шушы эшкә бар гомерен биргән, хезмәтләре өчен бер тиен дә түләү сорамаган; сукыр җитәкчеләр, миһербанлык күрсәтеп йә гаделлек саклап, аны бирмәгән дә. Ә Әлфия апа айлар-еллар буена йөз суын түксә-түккән, әмма әдипләрнең фронт хатларын аерым китап итеп чыгартуга барыбер ирешкән бит!

Ул хәзинәнең беренче өлеше "Сугыш уты белән өтелгән язмышлар" исеме астында апрель уртасында дөнья күрде. Күләме белән кирпечтән дә калын һәм авыррак булган җыентыкка 43 язучының фронттан юллаган 546 хаты тупланган. Шуларга өстәп, Әлфия апа китап ахырына фронтовик язучыларның төрле орден яки медальләргә тәкъдим ителгән 37 кәгазен дә биргән (әмма әлеге тәкъдимнәрнең тик утызын гына өстәгеләр санга санаганнар һәм шул "фәрештәләр миһербанлыгы" әдипләргә орден булып кайткан). Үкенеч һәм гарьлек: хөкүмәт әлеге китапны фәкать 150 данәдә (!!!) нәшер итү өчен генә сәдака рәвешендә акча "таба алган"... Бу җыентык һәрбер татар теле һәм әдәбияты мөгаллименең өстәл китабы булырга тиешле бит. Әлфия ападагы миһербанлыкның меңнән бер өлеше булса да җитәкчеләргә күчә алырмы икән?..

Әлеге гыйбрәтнең тагын бер сабагын әйтми кала алмыйм. Фронтовик әдипләрнең хатлар тупланмасы Җиңүнең 20 еллыгы, 30 еллыгы хөрмәтенә үк чыга ала, моның өчен 70 еллык юбилейны көтеп тору кирәк түгел иде. Бу эш инде 40-50 ел элек үк Язучылар берлеге идарәсенең дә, Фәннәр академиясе, бу эш өчен турыдан-туры җавап бирергә тиешле Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты яки Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең дә бурычы булып торган. Ни үкенеч, алар арасында Әлфия апа шикелле фидаи табылмаган һәм ахыр чиктә олы институт, зур-зур коллективлар бурычын үз җилкәсенә әдип кызы, гап-гади бер татар кызы алган...

Ирексездән, янә бер тарафка игътибар итми булмый. Бөек Ватан сугышы атлы афәт илебездәге һәрбер гаиләне, шул исәптән безнең милләтне дә көйдереп, кара кайгыларга батырып үтте. Шул сугышта бабасын яисә якын бер туганын югалтмаган бер генә нәсел дә юк. Каһәрләнгән сугыш татар әдипләренең дә яртысын канлы яу эченә бөтереп алды, дистәләбе шуннан кайта алмыйча башын салды. Остаз һәм маяк буларак, алар бүгенге әдипләргә дә җитми. Тол яисә ятим булып калган балалары да гел аларны юксынып һәм сызланып яши. Аллага шөкер, бик күп дәвамчылар әтиләрдән калган мирасны дөньяга чыгару һәм яңарту өчен янып яши. Кайсы да булса әдипнең юбилеен үткәрәбез, яңа китапларын очратабыз икән, беренче чиратта, без шул вафат булган язучыларыбызның балаларына һәм оныкларына бурычлыбыз. Ләкин менә Әлфия апа Шамова, алар кебек, фәкать үз әтисенең язмышына гына бикләнүне белми. Ул фронттан язган әдипләрнең хатларын барлаганда үз әтисе - Афзал Шамовның гына ядкәр-мирасларына бикләнеп калмаган. Ул сугышта кан койган яисә бөтенләй әрәм булган әдипләрнең барча мирасын билгесезлек сазлыгыннан суырып тарих битләренә кайтарган. Ул һәр әдипкә кечкенә генә һәйкәл коеп чыккан. Шундый киң күңеллелеге, миһербанлылыгы һәм олы җанлылыгы өчен дә рәхмәт аңа.

Җыентыкның икенче томы да әллә кайчан әзер. Әлфия апа анысына янә җиде йөздән артык хат туплаган, язучыларның сугыш чорына караган фотолары байтак. Җитәкчеләр яңа җыентыкны август аеннан да соңармыйча нәшер итәргә вәгъдәли. Без Әлфия апа алдында баш иябез.

Вахит ИМАМОВ.


. Әлфия Шамова.

.Вил Шәрәфетдинов. Артта - Фәтхерахман Әхмәдиев рәсеме.

. Әлфия Шамова әзерләгән китап.

. Мирхәйдәр Фәйзи.

. Һади Такташ.

. Салих Сәйдәшев.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: